Чәчмә әсәр
3 сентябрь 2025, 14:39

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (1)

Тиле бала ямьсез тавыш белән үкереп-чинап җибәрде. Әллә аның кыргый тавышыннан, әллә җил белән – тәрәзә каерылып ачылып китте, кисәк килеп бәрелүдәнме, пыялалар зыңгылдап урам якка коелып төште. Ватык тәрәзәдән җил бәреп керде, ул идәндә яткан кәгазь кисәкләрен бөтереп алды.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (1)Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (1)
Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Кыңгырау. Повесть (1)

Бүген авылда мәктәпне ябалар… Ябалар, дип әйтү бик үк дөрес булмас, сүтеп, күрше авылга күчереп салалар. Нигез ташларына хәзергә кагылмаска булганнар, бүрәнәләре терлекчеләр йортына китәсе ди. Өйләдән соң сүтә дә башламакчылар икән…

Айсылу карчыкка боларны үги улы Касыйм кайтып сөйләде. Балалар күрше авылга рус мәктәбенә йөриселәр икән. Өлкәнрәкләр инде күптән шунда укыйлар, кечкенәләр өчен Өтернәстәге шушы башлангыч мәктәп тә ярап тора иде әле. Аны да ябасы иткәннәр…

Өйләдән соң сүтә башламакчылар, ди. Сүтә… Бүрәнәләре кирәк булгач, алай ордым-бәрдем генә кыланмаслар кылануын, җимерттереп үк китмәсләр. Бүрәнәсен бүрәнәгә җыеп барырлар. Агачы ныктыр әле аның. Ерак урманга барып иң яхшы наратларны гына сайлап кискәннәр иде бит теге чакны. Кайткан еллары гына иде. Кайгысыннан карурманнарны кисеп аударырлык кара еллары иде… Айсылу карчык мәктәп тирәләреннән бер әйләнеп кайтырга булды. Ул укытудан киткәннән бирле анда инде берничә яшь кыз эшләп чыкты. Килделәр дә киттеләр, килделәр дә киттеләр. Җәй ахырында, Өтернәснең иң матур чагында киләләр иде дә ул кыз балалар, аһ итәләр иде. Ул тау итәгенә сыенып утырган җыйнак, бизәкле йортлар, ул бакча башларыннан гына агып яткан Әрә елгасы, ул Әрә буенда бөдрә әрәмәлекләр, болыннар… Аһ итәрлек тә шул, Өтернәскә беренче тапкыр килгән кеше «дөньяның җәннәте шушында икән» дип китә. Аннан кара көзләр башлана. Авыл урамнарына соры, салкын, ябышкак пычрак җәелә. Атлы да, җәяүле дә үтә алмый аннан. Яшь укытучы кыз да авыл хатыннары кебек аягына резин итек, өстенә сырган телогрейка киеп йөри башлый. Аннан әкренлек белән генә кыш килә. Озын, салкын, ялгыз авыл кышы. Һәркем үз өендә, олы урамга йомышы булса гына чыга. Һәркөн мәктәп белән ике араны таптаган укытучы кыз инде тизрәк кышның үтүен көтә. Өч-дүрт балалы авыл мәктәбенә ул икенче елны килми инде.

Быел менә бөтенләй ябарга булганнар. Күрше авыл якын, күренеп кенә тора, мәктәбе дә таш, Өтернәснең өч баласын гына сыйдырыр. Барыбер… йөрәге әллә нишләп куйды менә, мәктәпне сүтәләр икән дигәч. Иске булса да, авыл уртасында шау агачка күмелеп утыра иде әле.

Айсылу карчык йоклый торган почмакның тәрәзәсе дә шул якка чыга иде. Хәтта яз-көз көннәрендә кыңгырау биргән тавышларга хәтле ишетелеп тора иде. Айсылу карчыкның тәне эсселе-суыклы булып китте. Кыңгырау! Бөтенләй исеннән чыгарган бит! Тавышын әле яз көне генә ишеткән иде, куанган, уйланган иде… Ул мәктәпне сүткәч, әйберләрен дә кайсын кая таратып бетерерләр инде. Йә, чүп дип, чыгарып ташларлар…

Айсылу карчык кызурак атларга тырышты. Ерактан ук күрде: мәктәпне әле сүтә башламаганнар, ишеге генә төбенә чаклы ачылган, җилдә шапы-шопы бәргәләнеп тора. Ташландык мәктәп бакчасына бала-чага җыелган, алар, укытучы карчыкны күргәч, иске гадәт буенча чыгып йөгерергә уйладылар. Ләкин чыкмадылар, бакчаның куерак, караңгырак почмагына чумдылар.

Мәктәп бакчасына аяк баскач, Айсылу карчыкның башы әйләнеп китте. Борынга таныш ис – мәктәп исе, искергән кәгазь исе бәреп керде. Күптән килгәне юк икән -- баскычлар биегәеп киткән кебек. Үзе ул кыңгырауны укытучылар бүлмәсендә, өстәл астында гына тота иде. Бу яшь кызлар да шунда куйдылармы икән? Карчыкның юка гәүдәсе шәүлә кебек кенә шуып укытучылар бүлмәсенә үтә. Бүлмә туздырылып ташланган, идәнгә өем-өем иске дәфтәр, класс җурналлары өелгән, акбур кисәкләре тапталып көл булган. Глобус та, барабан-быргылар да күренми. Йә күрше авыл мәктәбенә озатканнардыр, йә…

Карчыкның калтыранган куллары өстәл астында капшанды. Кыңгырау юк иде! Карчык, тезләнеп, өстәл астын иелеп-иелеп карады. Кыңгырау юк иде… Ул тезләнгән урыныннан тора алмады, башын өстәл читенә төртеп, күзләрен йомды; уйлары караңгыланды, зиһене таралды. Елыйсы килде. Елый алмады. Тегеннән кайтканнан бирле, ул инде елый алмый иде.

Кинәт карчыкның колагына көмеш кыңгырау зеңгелдәгән кебек тоелды. Ул капшанып урыныннан торды, хәлсез аяклары белән кыңгырау тавышы килгән якка таба атлады. Дүртенче класслар бүлмәсеннән килә, юк, беренче… Кыңгырау тавышы, чыгарга урын таба алмагандай, бүлмәдән-бүлмәгә ташлана, коридор буенча еламсырап уза. Әнә инде тавышы бөтенләй дә ишетелми, тынды, беренчеләр укый торган бүлмәгә керде дә, тынды.

Карчык аңа бик озак барды кебек. Ачык калган ишектән класска керде. Башына: «Әле парталарны да чыгармаганнар икән», – дигән уй килде. Парта араларында укучы балалар утырадыр кебек тоелып китте. Ләкин класс буш иде. Шулчак кинәт тагы кыңгырау тавышы яңгырап киткәндәй булды. Карчык, әсәренеп, шул якка карады, карлыккан тавыш белән: «Кем бар анда?» – дип сорады. Парта астыннан акрын гына бер кара баш күтәрелде, аннан йөзе дә күренде. Бу – алты-җиде яшьләрендәге ир бала иде. Тик аның йөзен күргәч, карчык сискәнеп китте: баланың күзләрендә бернинди аң-нур әсәре юк, әйтерсең тар маңгай астында ук – ике буш чокыр; ачык авызының бер кырыеннан теле күренеп тора. Малай ике кулы белән көмеш кыңгырауны кысып тоткан, кыска кара бармаклары әйтерсең лә ак көмешкә батып кергән, ычкындырыр исәбе юк…

Малай тиле иде. Алай да карчык аңа ипләп кенә эндәшеп карарга булды.

– Улым, бир ул кыңгырауны миңа, – диде ул малайның күзенә туры карарга тырышып. – Бир, мәктәпнеке ул.

Малай җавап урынына мөгрәп кенә куйды. Тар маңгай җыерылды, йөзенә дәһшәт, ризасызлык билгесе чыкты. Карчык кулын кыңгырауга таба сузып карады, ләкин малай урыныннан кубарылып чыкты да икенче парта артына ташланды.

«Кем баласы икән соң бу?» – дип уйлады Айсылу карчык, борчылып. Йөзенә карап кына төсмерләп булмый. Юк, авылныкы булмас. Авылда ул һәркемнең тормышын белә. Берәрсенә кайткан бала булса гына. Ничек тә җайлап кына алырга кирәк кыңгырауны. Галимҗанның төсе булган кыңгырауны.

Аның якынлашуын күреп, малай парта астында бәргәләнә башлады. Чәченә Айсылу карчыкның кулы килеп кагылуга, яман тавыш белән үкереп җибәрде. Айсылу карчык баскан урынында катып калды.

Малай үкергән тавышка коридордан кемдер дөпелдәп йөгереп узды. Айсылу карчык зиһененә килгәндә, ул аның янында басып тора иде инде. Кыяметдин. Ашыгып килгәннән тулы тәне һаман тынычлана алмый. Изүе ачык, җиңе сызганган, протез кулындагы кара бармакларын бер җыя, бер җәя. Карчыкның бу бәндә белән сүзгә керешәсе килмәде. Тизрәк борылып чыгып китәргә уйлады. Баланы урамда көтеп торып, артыннан өенә хәтле барырга иде исәбе. Кыяметдингә карамый гына ишеккә таба борылды.

– Нигә акыртасың ул баланы? – Аягында чак җилбердәп басып торган карчыкка Кыяметдин үзе козгындай ташланды. – Сиңа гына һаман җитмәде, инде сүтеләсе мәктәпкә дә килеп җиткән. И-и-и, төрмә кошы…

Соңгы сүзләр Айсылу карчыкның йөрәгенә пычак булып кадалды. Егылып китмәс өчен ишек яңагына сөялде. Ул арада тиле бала да, парта астыннан чыгып, Кыяметдин картның симез бармакларына тар маңгаен төртте.

– М-м-м…– дип мөгрәде ул каш астыннан Айсылу карчыкка карый-карый. – М-м-ммм! – Аннан көмеш кыңгырауны өскә күтәреп, кизәнгәндәй хәрәкәтләр ясады.

– Нәрсә, улым, куркыттымы бу карчык? –- Кыямет- дин кыңгырауны кулына алып әйләндергәләде, җиңенә сөртеп, ялтыратып алды. – Кыңгырау кирәк булган… Кара аны, килеп җиткән… Сиңа кирәкме? Миңа да кирәк ул…

Бу кешедән барысын да ишетергә була иде. Ул инде аннан барысын да ишеткән иде. Һаман юллары аерылмый. Әйләнә дә бергә килеп төйнәлә, әйләнә дә… Менә хәзер… соңгы истәлек тирәсендә төйнәлде төеннәре. Ләкин Айсылу карчык моннан кыңгыраусыз чыкмаячак! Ул – Галимҗанның төсе, анда баласының нәни бармак эзләре саклана. Тегендә, төрмәдә, төннәрендә шул кыңгырау тавышын ишетеп, уянып китә иде… Берсе дә калмады! Яхшысы да, яманы да… Бары шушы кыңгырау гына… Сиксән еллык гомере эреде дә сүнде. Иренеке сүнде. Улыныкы. Бары кыңгырау гына калды. Анысы да. акылсызлар кулында.

– Кыяметдин, – дип башлады ул сүзен акрын гына. – Кыңгырау Галимҗанның төсе. Чәч тәңкәләреннән койдырып ясатып алып кайткан иде. Син аны үзең дә хәтерлисең. Бир миңа кыңгырауны…

Айсылу карчык Кыяметдингә таба берничә адым атлады. Карт урыныннан кыймылдамады, аякларын аерып басып, карчыкның якынлашуын көтте. Бер кулына, сытардай итеп, кыңгырауны кысып тоткан, икенче кулы – тиле малайның башында.

Карчыкка ул көмеш кыңгырауны бирмәячәк! Үлгәндә дә! Нигә икәнен үзе дә белми, әмма ләкин – бир- мәячәк!! Соңгы сүзен сүз итәр – үзенчә итәр.

– Кыңгырау дисең алайса… Кыңгырау исеңә төшкән. Минем дә менә монда утыра ул! Кабереңә дә алып китәргә уйлыйсыңмы аны?

– Сиңа да шунда барасы… Без анда инде… мең тапкыр киттек. Алтын-көмешләрсез генә… Барысын да сезгә калдырып. Инде соңгы тапкыр кайттык. Исәп-хисапны өзәргә. Бир…

Карчык, сөяктәй кулларын сузып, Кыяметдин өстенә килә башлады. Тиле бала ямьсез тавыш белән үкереп-чинап җибәрде. Әллә аның кыргый тавышыннан, әллә җил белән – тәрәзә каерылып ачылып китте, кисәк килеп бәрелүдәнме, пыялалар зыңгылдап урам якка коелып төште. Ватык тәрәзәдән җил бәреп керде, ул идәндә яткан кәгазь кисәкләрен бөтереп алды. Айсылу карчыкның ак чәчләрен битенә сипте; төптәй Кыяметдин карт та урынында чайкалып куйды, тиле баланы үзенә ныграк кысты. Тәрәзә тагын көч белән тупсага килеп бәрелде, калган пыяла кисәкләре инде бүлмә якка коелды.

Кайчан бу?! Ул вакытта да шулай иде бит! Тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп ватылды. Август ае иде бит… Ул чагында да. Менә шушылай каршысына басканнар иде… Әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта…

Ул арада бөтен дөнья яктырып киткәндәй булды. Әрә елгасы буена яшен кылычы кадалып төште. Күп тә үтмәде, чытырдаган тавыштан, мәктәп селкенеп куйды, түшәмнән шыбырдап туфрак коелды. Кыяметдин карт чүгеп куйды, терсәген күтәреп башын каплагандай итте, ләкин кыңгыравын ычкындырмады.

Дөнья дөбердәде, ду килде. Коеп яңгыр ява башлады. Мәктәпне сүтәргә җыенган төзүчеләр йөгерешеп эчкә керделәр. Караңгыланып калган бүлмә уртасында ап-ак күлмәктән басып торган карчыкны күргәч, барысы да имәнеп китте, телсез калгандай булдылар. Ләкин аның укытучы карчык икәнен белгәч, шыпырт кына идәнгә гезелешеп утырдылар, телдән ычкынырга торган тозлы-борычлы сүзләр дә тыелып калды, чөнки Айсылу карчык аларның барысын да укытып чыгарган Авыл Анасы иде.

Ыгы-зыгыдан файдаланып, Кыяметдин карт кыңгырауны чалбар кесәсенә шудырды. Малайны җитәкләп, чыгарга кузгалды. Айсылу карчык тагы аның юлына аркылы төште.

– Оланнар, – диде ул кемгә әйткәнен дә белмичә. – Оланнар, кыңгырауны алды. Мәктәп кыңгыравын… Галимҗан абыегыз кыңгыравын…

Галимҗанның кем икәнен белмәсәләр дә, кыңгырау барысына да таныш иде. Кыяметдин картның кулына асылынган укытучы карчыкны күргәч, нәрсә булганы да аңлашылды.

– Салып сөйләш, Кыяметдин абзый! – диделәр алар, ярым шаяртып, ярым чын. Кайсыдыр Кыяметдиннең чалбар кесәсеннән бүлтәеп беленеп торган кыңгырауга чирткәләп тә алды.

– Миңа соң, авыл советына гына илтеп бирермен дигән идем. – Кыяметдин карт, кыңгырауны чыгарып, учында чөйгәләп алды. Җайсыз төшкән саен, кыңгырау ыңгырашып куйгандай булды. – А как же! Дәүләт милке. Бу карчык сорар ул. Сорар… Ул аласын алып бетерде инде.

Ләкин кыңгырауны Айсылу карчыкка бирергә ашыкмады. Маңгай астыннан гына төзүчеләргә сөзеп карап чыкты, аннан кыңгырауны өстәл уртасына китереп куйды.

– Авыл советы белән килеп алганчы, кыңгырау шушында торасы, – диде ул кара бармаклары белән өстәлне төеп. – Көмеш бу! Юкка чыкса, кое-кому җавап бирергә туры килмәсен.

Барысы да уңайсызланып, тынып калдылар. Айсылу карчыкка күтәрелеп карарга да кыен, Кыяметдин карт сүзендә дә хаклык бар. Авыл советы икән, авыл советы. Бүген инде мәктәпне сүтеп булырга охшамаган, яңгыр, әнә, бөтен авыл өстенә җәелеп, котырынып ява. Яңгыр пәрдәсен ярып, тагы яшен яшьни, тагы күк күкри. Караңгы класс бүлмәсендә кешеләрнең йөзе яктырып-яктырып китә, күк күкрәгән саен, өстәлдәге көмеш кыңгырау да зыңгылдап куйгандай була.

Кешеләр берәм-берәм, башларын тотып, яңгыр астына чыгып йөгерделәр. Мәктәп ишеген кайсыдыр йозакка бикләп алды. Кыяметдин дә, тиле малаен күтәреп, түбән очка таба йөгерде. Айсылу карчыкның өе әнә генә, килгәндә коймаларына таянып, әкрен генә килеп җиткән иде. Көн чалт аяз иде. Августның соңгы җылы көннәре иде. Инде менә көз. Кара көз. Ә атларга кирәк. Яшәп бетерергә дә кирәк.

Кемдер җилкәсенә кием китереп сала. Төзүче егет. Айсылу карчык укыткан соңгы класс. Ул чакта ул ак чәчле карчык булгандыр инде, бу малай аны «әби апа» дип йөртә иде. Ак чәч… Ул үзенең кара чәчле вакытын хәтерләми дә инде. Тегендә, тезенә төшкән толымнарын кистереп ташлаганда, алар ап-ак иде инде. Ул вакытта аңа утыз өч яшь иде…

Кайтып та җителгән. Яңгырда чыланмаса да, бөтен тәне дерелди. Алай да, чүәкләре чыланган икән бит, яулыгы әнә башына ябышкан. Әллә нинди авырлык, әллә нинди авырлык. Нәрсәдер баса… Елый да алмый. Ә анда көне-төне елый иде бит. Елый да йөрәк белән егыла. Башкалар алай бәргәләнмәделәр шикелле, алар әнә хәзер елый. Ул еллар турында сөйләшә дә алмыйлар – елау, авыру… Ул менә хәзер елый алмый. Кипкән, корыган, ташка әйләнгән.

Килененең кайнатып биргән бер чокыр сөтле чәен эчте дә карчык тизрәк урынына менеп ятарга ашыкты. Яңгыр белән яшен китмәскә килгәннәр, ахры – кечкенә генә Өтернәсне каплап алганнар да авыл өстендә тантана итәләр. Тәрәзә пәрдәләрен ярып, яшен кадалып төште. Нәкъ Айсылу карчык яткан турыга, аның йөрәгенә төшә. Ничә еллар шулай аның йөрәгенә төште ул! Тегендә ятканда да, кайткач та. Ташны сукты, гел кара көйгән, ташка әйләнгән бәгырен сукты! Нигә аны гына сукты?! Нигә?! Нигә аны сайлап сукты соң ул яшен?! Ah-h-h-a-a…

– Әнкәй! – Килене эндәшә, ахры.

– Юк, килен, юк, сөякләр генә сызлый. Яңгырдан, ахры… Яңгырдан…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас