Чәчмә әсәр
2 сентябрь 2025, 15:47

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кеше баласы ничек балыкчы була?

– Балык, кап-кап, Иң зуры гына кап, Бәләкәе кирәкми…

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кеше баласы ничек балыкчы була?Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кеше баласы ничек балыкчы була?
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Кеше баласы ничек балыкчы була?

Хәйрулла бабай авылда, Эстәрлебашта үтил: иске чүпрәк, кәгазь, бакыр, җиз, сөяк җыя… һәм бик бай яши иде. Балаларыннан ике улы бар: зурысы Мостафа шәһәрдә яши, кечесе Муса мәктәпнең соңгы сыйныфларында укып йөри.

Минем Мансур абый балык тота. Кесәсендә ботинка, күн итек тазарта торган кара кремнан калган түгәрәк калай капкачлы савыт. Эче тулы төрле зурлыктагы балык тота торган тимер кармаклар. Миңа дүрт яшь тулып килә – әле пожарныйга күчмәгәнбез. Мансурдан ялынып кармак сорыйм:

– Бер генә кармак бир әле миңа?

– Кит, чуаш (гаилә кушаматым)! Сорама да, бирмим дә. Үземә дә җитми әле.

– Һы, җитми?! Крем савытың туп-тулы бит.

– Унбиш тиен акча бирсәң, бер кармак бирәм. Бир!

– Андый акча юк бит минем.

– Әтидән сорап ал.

– Әтинең дә акчасы юк.

– Соранма, акчасыз бирмим барыбер. Барган җиреннән азга гына туктый да:

– Балнис, ышкул йортларында туп-тулы төрле кәгазь аунап ята. Шуннан кәгазь җый да, Каран Биктимерләрнең урам очында, балнис янында, Утил Хәйрулла бабай өендә утил җыя. Шуңа илтеп бир җыйган кәгазеңне. Алмашка кармак сора. Миндә юк сиңа кармак, соранып та торма, Чуаш, бирмим барыбер…

Бер иртәне өйалдындагы бүлмәгә кереп әнинең балтырганга йөри торган баулы капчыгын рөхсәтсез алдым да киттем балнис ягына кәгазь җыярга.

Мансур дөрес әйткән, бик күп икән анда кәгазь. Байтак йөреп, теге уртача зурлыктагы киндер капчыкны кул белән баса-баса дыңгычлап тутырдым кәгазь белән. Киттем Каран Биктимерләр урамына, Утил Хәйрулла бабайның өен эзләп. Таптым, урамнары башланган җирдә икенче өй икән. Капкалары такта. Кәгазьле капчыкны җиргә куеп, түгәрәк тимер тотканы ике куллап борып, бәләкәй, кеше керә торган капкаларын ачып кердем ишегалларына. Мин керү белән бәләкәй генә, йөнтәс эт әллә каян килеп чыкты да, миңа каршы өрә-өрә ташланды. Ә мине әти эттән курыкмаска өйрәтте.

– Этнең күбесе өреп үзе килеп җиткәнче үк куркытырга маташа. Өстеңә өреп килсә дә, курыкма, тик алга атлавыңны гына бел.

Туктамыйм, атлыйм. Ә эт өрә, тик бик якын килми. Өрә-өрә артка чигенә. Шулчак кырдан эндәшкән тавыш ишетелә. Башны борып карыйм – таш амбарның ачык капкасы төбендә озын гәүдәле бер бабай басып тора. Буйлы киң төпле ыштан кигән, алдына озын күн алъяпкыч буган, башында кыры йонлы түгәрәк колаксыз бүрек, аякларында зур күн итекләр.

– Кем кирәк сиңа? Нигә килдең?

– Хәйрулла бабай, әссәләмү галәйкү-үм! Кәгазь җыеп алып килдем. Балык тотарга кармак кирәк иде.

– Кил болайга! Кер минем арттан.

Мине таш сараена алып керә дә, кулдан кәгазь тулы капчыкны ала. һавада селкетеп карый:

– Сиңа кармак кирәкмени?

– Ы-ы! Кармак! Балык тотарга!

Миңа карап елмая:

– Балыкка йөрергә бәләкәйсең бит әле син.

– Минем бәләкәй икәнне судан балык күрми бит ул. Кармак салгач зур дип белә.

– Ә-ә, шулаймыни?! Телгә ничава гына икәнсең? Кем малае син?

– Лотфулла Писер малае.

– Шулаймыни-и! Лотфулланың шушындый бәләкәй малае бар икән. Белми идем.

– Мин бәләкәй түгел инде. Дүрт тула быел.

– Алай икән. Кәгазең азрак бит. Бер кармакка җитеп бетми.

Дәшмирәк торам да киңәш итәм:

– Син, Утил бабай, җитмәсә дә бир инде. Мин сиңа күп итеп рәхмәт әйтермен.

Көлә – ошадым мин бабайга.

– Ярар, бирим. Шушының кадәр кәгазь китер тагын.

Бер капчык кәгазь җиткән бит инде бер кармакка. Утил! Саран ахрысы. Китермәсемне алдан белсәм дә, риза булган булып баш селким, алдыйм Утилне!

– Ярар! Китерермен, иртәгә үк!

Бер дүрткелле агач тартманы үрелеп диварга ныгытылган такта шүрлектән ала да, шуны ачып миңа бер кечкенә кармак бирә:

– Моны чебен кармагы диләр. Илләмә моңа балыкның зуры эләгә инде. Кабып йота – ычкына алмый.

Югалмасын дип тел өстенә салып, төшеп китмәсен дип авызны ипләп кенә яптым да, юлда бер кеше белән сөйләшмәскә дип киттем кайтып. Кайткач, теге кармакны ипләп кенә авыздан алып, бер кәгазьгә төреп, бер гөл чүлмәге астына кыстырдым. Әнинең токмач кисә торган пычагын алып, әтинең балта үткерли торган кайрагында үткерләдем дә, киттем авыл очындагы (безгә якын!) «Күл» дип йөртелгән тугайлыкка, кармак сабына тал кисеп алып кайтырга. Бардым, сайлап бармактан азрак юанрак бер озын талны кисеп, ботакларыннан әрчедем дә, очын кисеп ташлап, өйгә күтәреп алып кайттым. Әнинең ямау өчен тоткан киндер букчасын табып алып, шуның эченнән өзелми торган киндер чуаш җебен озын итеп пычак белән кисеп алдым. Тимер кармакка җепнең бер очын бәйләдем, икенче очын теге талның нечкә очына бәйләп куйдым – кармак әзер булды. Киттем кармакны күтәреп, үзебезнең урам очында аккан Эстәрле елгасына балыкка. Атлыйм урам буйлап, ә минем балыкка китеп барганны күрергә урамда бер кеше юк. Шул чак, тыкрыктан күрше урамда яшәгән тиле-миле Габделәхәт килеп чыкты. Аяк-кулы кыеш-мыеш, үзе сөйләшә белми. Миңа карады да: «Вах!» – дип кая барганны сорый.

– Балыкка барам, Габделәхәт! – дим.

Бу миңа тагын: «Вах!» – ди, кулын селти. Ул аның: «Балыкны күп итеп тот» – диюе.

– Ярар, Габделәхәт, күп итеп тотармын.

Барып җиттем. Кармакны җебен сабына ураган җирдән азат итеп, суга ташладым. Балык тоткан малайлардан ишеткәнне такмаклыйм:

– Балык кап-кап,

Яр башында ялтырап ят!

Уемча, йөзеп барган балык корсагы белән кармакның очлы башына эләгергә тиеш! Кармак су астында йөзә, ә балык эләкми. Мин әле балык эләксен өчен кармакка селәүчен кидерергә кирәк икәнен дә, җепкә тәләкә бәйләргә кирәклеген дә белмим. Хәтта тәләкәнең исемен дә белмим әле. Яр башында байтак тапандым. Кармакны судан чыгарып-чыгарып карыйм – юк балык. Байтак вакыт узгач минем янга Мөхмиләрнең Гәрәе килде. Миннән дүрт яшькә олы, урам аны Гуркый дип йөртә.

– Син нәрсә, Зәки, балык тотасыңмыни?

– Ы-ы.

– Чиртәме?

Ә мин «чиртәме»нең дә нәрсә икәнен белмим, суга караган булып дәшмим. Гурный минем судагы кармак җебенә карый: Әллә тәләкәң дә юк инде? Мин «тәләкә»нең дә нәрсә икәнен белмим. Дәшмим.

Гурныйның ачуы килә башлады:

– Телеңне йоттыңмы әллә? Нигә җавап бирмисең, Пи-сер баласы?

– Тәләкәнең нәрсә икәнен белмим. Шуңа күрә дәшмим.

– Бир әле кармак сабыңны. Минем кулдан кармак сабын ала да судан кармакны тартып чыгара.

– Кармагыңның селәүчене дә юк бит.

– Нәрсәгә ул селәүчен?

– Соң, балык кармакка кидергән селәүченне ашыйм дип каба да, йөзеп китә башлый. Ул тартканга су өстендәге тәләкә суга бата. Тартып аласың, кармакны кабып эләккән балык синеке – яр башында ята сикергәләп.

Җирдә яткан бер агачны сындырып, кармак җебенә тәләкә итеп бәйли. Яр туфрагын казып бер селәүне таба да, урталай өзеп яртысын кармакка кидерә. Кидергән селәүгә төкерә дә, кармак сабын кизәнеп, селәүченле кармакны суга ташлый.

Миңа аңлатма бирә:

– Карап кына тор, тәләкә су астына төшеп китсә, тарт та ал…

Миңа карап сөйли, ә тәләкә чумды су астына. Мин дөнья ертып акырам:

– Тарт, Гуркый, тарт! Тәләкә чумды бит!

Гәрәй шапылдатып кармакны судан тартып ала, ә ул буш. Балык та юк, селәү дә…

– И-и, Писер баласы! Акырып балыкны куркыттың бит. Минем җирдә яткан такыя эченә куйган ярты селәүне кармакка кидереп аңа тагын төкерә дә суга ыргыта:

– Балык, кап-кап,

Иң зуры гына кап,

Бәләкәе кирәкми…

Ул такмаклап бетерүгә – тәләкә суга чумды. Гәрәй тиз генә кармакны тартты – судан көмеш кебек елтырап, бармактан азрак зуррак бер балык килеп чыкты. Кармактан ычкынып җиргә барып төште дә әй сикерә, әй сикерә үләндә. Мин балыкка песи кебек ыргылып, аны тотып алдым да, ярда сикергәлим, акырам шатланып:

– Балык! Балык! Минем кармакка эләкте-е! Балык! Ба-лы-ык!

Гәрәй көлеп, кармактан яртылаш шуып чыккан селәүне кире кидерә. Миңа әйтә:

– Анавы яткан таякны ал да, ярдан тагын селәү казы. Шатлыгы ыштаны тулы Писер баласының.

Гәрәй берничә балык тотты да, кармакны миңа бирде:

– Тот кармагыңны! Ничек тотарга икәнне күрдең – инде үзең өйрән. Ташбаш бу балыкларның исеме.

Үзем дә берничә ташбаш тотып такыяга тутырып өйгә кайттым. Тәрәзә төбенә тезеп куйдым да, исәп – дусларга күрсәтеп мактанырга. Хирахау Халитен алырга киттем. Ташбашларны күрсәтергә дип алып килгән идем, сәкедә тәрәзә янында песи яланып утыра. Ашап бетергән балыкларны…

 

Фото: Freepik.com

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас