

(Дәвамы.)
Илгиз белəн Гөлия ишегалдына килеп кергəндə,
Илгизнең сеңеллəре Алсу белəн Дания яшелчəлəрне
юып, кисеп, өстəлгə куеп йөри иде. Илгизнең əтисе
Фəнис, Гөлияне күрү белəн, каршысына килеп, кул
биреп исəнлəште:
– И, Зөлфирə кызы буласыңдыр инде, əтиеңə
охшагансың, бигрəк иртə китте шул, яхшы кеше иде, –
диде. Аннары өстəп куйды: – Əйдə, кызым, уз, түрдəн
уз.
Илгизнең əнисе Сəрия исə, өйдəн килеп чык-
кач, Гөлияне бөтенлəй күрмəмешкə салышты, хəтта
исəнлəшкəненə җавап кайтармады. Аның бу кыланы-
шы, əлбəттə, кызның кəефен бозды, тик ул моңа игъ-
тибар итмəскə тырышты, чөнки əнисе кисəтеп куйды ич
инде. Бу бəйрəм мəҗлесе дə, гомумəн, ул моңа кəефен,
күңелен күтəрмəде, чөнки күп тə үтми Илгизнең үзенең
тəртибе ошамый башлады. Гөлия аның янына барып,
акрын гына:
– Миңа кайтырга кирəк, син мине озатып йөрмə, үзем
генə кайтам, ярыймы? – дип караган иде дə, кайда инде,
Илгизнең каны кызган, сыраны артыграк эчеп ташлады
бугай.
– Гуля, Гулечка, юк инде, юк, мин сине алып килдем,
мин озатып куям.
– Мин Гулечка түгел, Илгиз, мин – Гөлия.
Бəйрəм бөтенлəй ошамады Гөлиягə, ничектер бер
чите китек тоелды. Күршелəр озак тормады, əнилəре
дə, яшьлəргə комачауламыйк, дигəн булып, өйлəренə
кереп китте. Сəрия аз гына вакыт эчендə берничə тап-
кыр Гөлиягə усал караш ташларга өлгерде, əнисенең
сүзлəре хак икəн. Чынлап та, бу йортта Гөлияне бер-
кайчан да кабул итмəячəклəре көн кебек ачык иде.
2
Кыз аларның капкаларын ачып чыкканда ук Илгизгə
карата үзендə ниндидер салкынлык сизде. Егет тиз
генə аны куып җитте, биленнəн кочып алды, аннары,
ялгыш тайпылып киткəн булып, күкрəклəренə дə ка-
гылып алды. Моны бөтенлəй көтмəгəн Гөлия кинəт бо-
рылды да кулын күтəреп Илгизнең яңагына сукмакчы
булган иде дə, Илгиз үзенең зур йонтач куллары белəн
аның нечкə нəфис кулын элəктереп алды. Шулвакыт
Гөлия Илгизнең күк йөзедəй матур күзлəрендə нинди-
дер куркыныч усал очкыннар күреп алды.
– Миңа беркайчан да, беркем дə кул күтəрмəячəк,
матурым, Гулечка-Гөлия, аңладыңмы? – диде дə, бераз
йомшара төшеп, – гафу ит, Гөлия, ялгыш булды, – дип
өстəп куйды. – Əйдə инде, бергə килдек, бергə кайтыйк.
Гөлия чынлап та берүзе кайтырга курыкты, чөнки төн
иде инде, дөм-караңгы. Кайтканда Илгиз юл буе нидер
сөйлəде, əмма кыз аны тыңламады, аның яңа гына яна
башлаган мəхəббəте пыскып сүнə дə башлаган кебек
булды. Кайтып җитəрəк егет кичəге яңгырдан соң кибеп
бетмəгəн җирдə таеп егылып, күлмəгенең бер җиңен
пычратты. Гөлия, бу Илгиздəн ничек тə котылу юлын
уйлап табарга кирəк, дип уйлап кайтса да:
– Ярар, əйдə безнең мунчада җылы су бар, юып би-
рермен, – диде.
Алар кайтып җитеп, əкрен генə капканы ачып кереп,
мунчага таба узды, Гөлия мунчадан җылы су алып чы-
гуга, Илгиз өстендəге күлмəген салып, аның кулына
тоттырды. Киноларда гына күрə торган куркыныч актер-
ларны хəтерлəткəн йонлы түшле Илгизне күргəч, курку-
ыннан бераз калтыранып куйды, шулай да сиздермəскə
тырышып, күлмəкне аның кулыннан алып юа башлады.
Каны ару гына кызган Илгиз аңардан күзен ала алма-
ды. Əллə чынлап та Гөлия шундый чибəр, əллə Илгиз
сыраны күбрəк эчеп ташлады. Ə Гөлиянең башында
бер генə уй: тизрəк күлмəген юып бирергə дə тизрəк
озатырга кирəк моны, чөнки матур зəңгəр күзлəр, ни-
чектер, ямьсез генə түгел, куркыныч булып күренə баш-
лады аңа.
Кызның нечкə биллəре, куе җиз төсендəге, дулкын-
дулкын асылынып төшкəн озын чəчлəре, иелгəч ту-
лышкан алмаларны хəтерлəткəн күкрəклəре, эчкəн
сырасыннан һаман айнып бетмəгəн Илгизгə тынгы
бирмəде.
Гөлия күлмəкне юып бетереп коры сөлгегə төреп
бераз корытты да:
– Мə, күлмəгеңне ки дə кайтып кит инде, Илгиз, –
диюгə, егет күлмəкне тартып алды да эскəмиягə ыр-
гытты, һəм үзе, ярсыган ат шикелле, Гөлияне күтəреп
алып, мунча коридорындагы сəкегə алып кереп салды.
Гөлия, күзлəрен зур итеп ачып:
– Илгиз, нишлисең син, Илгиз, тимə миңа, тимə, кыч-
кырам! – дип пышылдады.
Илгиз тиз генə борылып мунча ишеге келəсен биклəп
куйды да, борылып, олы гəүдəсе белəн бəлəкəй генə
Гөлия өстенə ауды.
Кыз: “Илгиз!” – дип əче итеп бер генə тапкыр кычкы-
рып өлгерде, Илгиз кулы белəн аның авызын капла-
ды да: “Матурым, Гөлиям, курыкма, мин сине яратам,
бар да яхшы булачак, ышанасыңмы, яратам!” – дип,
тагын əллə нинди сүзлəр яудырды, тик кыз ул сүзлəрне
бөтенлəй ишетмəде, бары тик көченнəн килгəн кадəр
көрəште, лəкин булдыра алмады. Илгиз инде Гөлиянең
сүзлəрен ишетерлек түгел иде. Зөлфирəнең күз кара-
сыдай үстергəн йөрəк парəсен, күбəлəктəй очып йөргəн
чиста, саф кызын харап итте Илгиз.
Ул кинəт айнып киткəндəй булды. Ə Гөлия... Хəле
язып та, сөйлəп тə аңлатырлык түгел иде шул аның,
Илгиз белəн көрəшеп, нидер əйтергə түгел, еларга да
хəле калмаган иде. Бөтен тəне авырта, кыйнап ташла-
ганнармыни, башында бер генə уй: үлəргə! Аның бары
тик үлəсе килə иде, ə ничек...
Илгиз аны кочаклап юатырга тырышып караган иде
дə, Гөлия, яшьлəренə тыгыла-тагыла:
– Кагылма миңа, мин сине күралмыйм, минем сиңа
булган мəхəббəтем үлде, ишетəсеңме, күземнəн югал,
мин үлəм, яшисем килми! Ишетəсеңме, яшисем кил-
ми! – дип, əче итеп кычкырмакчы булган иде – Илгиз
тагын аның авызын каплады.
– Юк, юк, Гөлиям, матурым, ни сөйлисең син, гафу
ит мине, гафу ит, яратам бит мин сине, əйдə иртəгə үк
əнилəр белəн сөйлəшик, никах укытыйк!
– Ни сөйлисең син, нинди никах? Синең əниең минем
сəламемне дə алмады, ул миңа борылып та карамады,
ə син никах сөйлисең, минем сине күрəсем дə килми,
бар, чыгып кит, миңа юынырга кирəк!
Илгиз ишекне ачып əкрен генə тыштагы эскəмиягə
чыгып утырды, ни булганы аның башына барып җитте
бугай, əмма лəкин соң иде инде. Ул Гөлияне чынлап
та яратам, дип уйлый иде. Тик, яраткач, шундый эш
эшлилəрмени? Ə бит Гөлия дə аңа гашыйк булган иде...
Əйе, гашыйк булу белəн ярату икесе ике нəрсə икəн
шул...
Менə бүген Гөлия дə аңлады инде: ул аңа бары тик
гашыйк булган, əле ул аны яратып өлгермəгəн. Берəр
вакыт еллар узгач гафу итəр микəн ул Илгизне? Юктыр,
мөгаен...
Илгиз кинəт сикереп торып мунча ишеген тартып ка-
рарга булды, ишек эчтəн бикле иде:
– Гөлия, Гөлия, ач ишекне, ишетəсеңме, ач, ачмасаң,
хəзер ватам! – Илгиз курка төште, берəр нəрсə булып
куймасын тагы.
– Бар, кайтып кит, мин сиңа барыбер ишек ачмаячак-
мын!
– Гөлия, Гөлиям, əйдə мин иртəн килəм, əниең белəн
сөйлəшəм, без никах...
– Килеп кенə кара! – дип бүлдерде Гөлия. – Килсəң,
барысына ничек булганны сөйлəп бирəм.
– Ярар, ярар, килмим, кичен синең яныңа килермен,
яме, тик син миңа сүз бир, бернəрсə дə эшлəмим, дип
сүз бир.
– Бар, кайтып кит, бер əйбер дə эшлəмим. Кичтəн
килеп кенə кара, барысын да сөйлим.
Илгиз кайтып китте. Гөлия пычранган киемнəрен юып,
кер бавына тезеп элеп куйды.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.