Чәчмә әсәр
1 сентябрь 2025, 05:29

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)

Гөлия берничə тапкыр Илгизгə күз ташлады, ул караган саен аларның карашлары очрашты, карашлар кисешкəн саен кызның тəне калтырап куйды. Əмма никадəр басып торса да, барыбер кайтырга кирəк. – Ярар, караңгы төшə, мин кайтыйм инде, – дип, Гөлия кайтырга кузгалды. Ул кузгалу белəн, Илгиз, аның каршысына төшеп: – Əйдə əле мин сине озатып куйыйм, я тагын мəтегə батарсың, – диде. Гөлия дə шаярган булды: – Əйдə, кайтырга курыкмасаң.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)

1
Авыл җирендə яшəгəн һəрбер кешегə, олысына-
кечесенə, һəрвакыт кирəк ул – көн дими, төн дими
һəр кешегə ярдəм итəргə əзер торучы кеше. ...Əйе,
ул авылның фельдшеры. Зөлфирə əнə шул һөнəрне
сайлап укып чыгып, шул авыл егетенə кияүгə барып,
шунда гомер итте. Тик бəхете генə кыска булды, Мара-
ты бик иртə бакыйлыкка күчте. Кызы Гөлияне дə берүзе
үстерде. Сорап килүчелəр булмады түгел, булды. Тик
берсенə дə күңеле ятмады. Маратның сыйфатларын
эзлəде ул аларда, тик таба алмады. Ахырда, кирəкми,
берсе дə Марат кебек булмас инде, диде.
Əлбəттə, берүзе калгач җиңел булмады, мал-туар
белəн торгач, ир-атсыз бигрəк тə авыр. Ярый əле, каен-
аталары шушы авылда өч өй аша гына тора, баштагы
елларда печəн-фуражын табарга алар ярдəм итте инде,
аннары инде Зөлфирə үзе дə җайлашып китте. Авыл-
да торгач, сыер тотмыйча булмый шул инде, Гөлиясен
дə үстерергə, укытырга, кеше итəргə кирəк бит. Үзенең
əнисе Сания əби дə шул ук авылда, авылның икенче ба-
шында, аргы якта яши. Гөлия, көн аралаш, əнисе сыер
саугач, əбисенə сөт илтə. Менə шулай əкрен генə җайга
салынган дөньясын алып бара Зөлфирə. Гомере кыска
булса да, Маратның кулы алтын иде. Зур булмаса да,
заманына күрə, матур сары бүрəнəлəрдəн өйне бик тиз
салып бетереп китте ул. Шуңа күрəдер дə Зөлфирəнең
бу йортка чит ир-атны кертəсе килмəде. Гөлия дə кабул
итмəс иде, чөнки ул əтисен бик нык яратты.
Менə бүген дə Гөлия, əнисе сыер савып бетү белəн,
аргы якка əбисенə сөт илтəргə китте. Кар инде күптəн
эресə дə, əле җир-су кибеп бетмəгəн. Гөлиянең сый-
ныфташы, ахирəте Дания дə шул очта яши, Гөлиянең
əбисе – Сания əбинең күршесе. Килеп җитəрəк,
Даниялəр капка төбендə бер төркем яшьлəрне күреп
калды. Алар көлешə, шаяра. Гөлия тиз генə əбисенə
сөтне кертте дə:
– Əбием, мин ашыгам, дəреслəрем дə күп, караңгыга
да каласы килми, ике көннəн тагын килермен, яме, –
диде дə чыгып йөгерде.
Аның Даниялəр капка төбендəге яшьлəр таралганчы
тизрəк чыгасы килде, чөнки анда Илгиз дə басып тора
иде. Илгизне күптəн белсə дə, Гөлиянең аның белəн
беркайчан да кызыксынганы булмады. Ə менə Яңа
елда алар быел ныклап таныштылар, хəтта Илгиз аны
биергə чакырды, əнə шул көннəн бирле кыз аны оныта
алмый, үлеп гашыйк булды. Гашыйк булмаслык та түгел
шул: озын буй, кап-кара бөдрə чəч, күк йөзедəй зəңгəр
күз, киң җилкə – гомумəн, бөтен яшь кызларның хыя-
лындагы камил образ.
Илгизлəр Даниялəргə каршы гына торалар. Шуңа
Гөлия Даниядəн һəрвакыт Илгизне сорашып кына тора.
Əле кичə генə Гөлия Илгизнең фотосын карап утыра
иде, əнисе килеп керде.
– Кызым, əллə Фəнис малаемы бу?
– Əйе, əни.
– И кызым, аның əнисе сине беркайчан да кабул
итмəячəк, онытырга тырыш, əле əллə нинди матур
егетлəр очрар.
– Ярар əни, мин бит аңа кияүгə чыгарга җыенмыйм ул,
да əле мине алам дип тормый.
Ə бүген менə тагын Илгизне очрады ул, шуңа күрə дə
аның тизрəк чыгасы һəм яшьлəр янында бераз туктап
торасы килде.
Гөлия бер чокырны сикереп чыгыйм дигəн иде дə, бер
аягы белəн мəтегə батты да куйды, “ай” дип кычкырып
та җибəрде. Капка төбендəге яшьлəр арасыннан иң
беренчелəрдəн булып аның янына Илгиз йөгереп килеп
җитте.
– Ни булды, чибəркəй? Ярдəм кирəкме?
Гөлия каушап калды. Илгиз белəн күзгə-күз очрашу-
ны əллə ничə тапкыр күз алдына китергəн иде ул, тик
болай түгел. Бит очлары кызарып чыкты һəм ул, тотлы-
га-тотлыга:
– Əлбəттə, кирəк, коткар инде, барыбер монда башка
кеше юк бит, – диде.
Илгиз аны пычракка баткан кəлүше белəн бергə
күтəреп алды да, коры җиргə чыгарып бастырып куйды.
Аннары Гөлия, бер кулы белəн Илгизгə тотынып,
җыелып торган гөренте суында кəлүшен юып алды
да яшьлəр белəн сөйлəшеп торды – аның моннан бер
дə кайтып китəсе килми иде. Гөлия берничə тапкыр
Илгизгə күз ташлады, ул караган саен аларның караш-
лары очрашты, карашлар кисешкəн саен кызның тəне
калтырап куйды. Əмма никадəр басып торса да, бары-
бер кайтырга кирəк:
– Ярар, караңгы төшə, мин кайтыйм инде, – дип, Гөлия
кайтырга кузгалды.
Ул кузгалу белəн, Илгиз, аның каршысына төшеп:
– Əйдə əле мин сине озатып куйыйм, я тагын мəтегə
батарсың, – диде.
Гөлия дə шаярган булды:
– Əйдə, кайтырга курыкмасаң.
Шулай акрын гына сөйлəшə-сөйлəшə Гөлиялəр капка
төбенə кайтып җиттелəр. Илгиз дүрт ел элек мəктəпне,
быел инде нефтьчелəр көллиятен тəмамлый икəн. Им-
тиханнарны биреп диплом алу белəн армиягə китəм
дип, Илгиз үзенең алдагы планнарын сөйлəде.
– Ə син мəктəпне тəмамлагач кайда барырга
уйлыйсың, Гөлия?
– Мин медицина институтына дип уйлап торам, ничек
булыр инде.
– Дания бит сине бик яхшы укый, гел бишле
билгелəренə генə, дигəн иде, керерсең. Үзебезнең
табиб була икəн алайса.
Гөлия, эчтəн генə, димəк, Илгиз минем белəн кызык-
сынган, дип уйлап куйды.
– Əйе, болай үземчə тырышкан булам инде, табиб
булу – минем кечкенəдəн уйланган хыялым бит.
Шулай бүген алар бер-берсе белəн ныклабрак та-
нышты. Илгиз иртəгə дə килергə рөхсəт сорап, хуш-
лашып кайтып китте. Ə Гөлия... Аңа бүген бөтенлəй
йокы кермəде, ниндидер шатлану, дулкынлану хислəре
белəн – төне буе боргаланып чыкты.
Илгиз икенче көнне кичен вəгъдə иткəнчə килеп
җитте, алар шулай атнадан артык көн дə очраштылар,
яшьлəр арасындагы хислəр көннəн-көн көчəя барды.
Егет тиздəн Əлмəткə имтиханнарын бирергə китте.
Гөлия, барлык имтиханнарын да бишле билгесенə
биреп, үзенең күптəн хыялланган алтын медален
алып, əнисен һəм дəү əнилəрен, дəү əтисен сөендерде.
Əйе, Зөлфирə өчен дə бик зур куаныч иде бу, кызы
мəктəпне алтын медальгə тəмамлады. Шушы сөенеч
хөрмəтеннəн мунча ягып, бəлеш салып каенана-
сы белəн каенатасын, үзенең əнисе Санияне кунак-
ка чакырды. Каенатасы мунчалар кереп чыккач, күз
яшьлəрен сөртə-сөртə, сүз башлады:
– Балам, Зөлфирə, – диде ул (алар беркайчан да
“килен” димəделəр, гел “балам”, “кызым” дип дəштелəр),
сиңа бик зур рəхмəт, оныгыбыз Гөлияне, Маратыбызның
бердəнберен, тырышып үстердең, җил тидермəдең,
тəртипле, итагатьле, өсте бөтен, тамагы тук булды.
Гөлия, сиңа əйтəм, əниеңнең дə, безнең дə йөзебезгə
кызыллык китермəссең, дип өметлəнəбез, – диде дə
кесəсеннəн кулъяулыкка төрелгəн төргəкне Зөлфирəгə
сузды. – Менə, балам, ал, Гөлиябезне укытырга бездəн
ярдəм, йөргəн юлларыгыз уң булсын, балалар! – Ма-
ратны искə алып догалар укып, елашып та алдылар.
Берничə көннəн Гөлия əнисе белəн Уфага барып,
медицина институтына документларын тапшырып,
əнисенең бертуган сеңлесе Зөлфиядə кунак булып та
кайттылар. Гөлиянең бəхетенə күрə, əле дə Зөлфия
апасы бар Уфада. Ул кырыктан узган, бизнес белəн
шөгыльлəнүче ялгыз хатын.
– Үземдə генə яшəр, – диде Зөлфия апасы, əнə
буш вакытларында, ял көннəрендə минем бутик-
та торырсың, бераз акча эшлəрсең үзеңə. – Хуш-
буй, бизəнгеч, кершəн-иннеклəр белəн сəүдə итə
Зөлфия, үзе алып кайта, үзе сата. Апасы Зөлфирəгə
дə: – Кайгырма, апа, үземдə торыр, күз-колак булыр-
мын, аңа да, миңа да ярдəм була, син əнə казларыңны
үстер, бакчаңны кара, казларны суешырга, бəрəңгене
алышырга Гөлия белəн кайтырбыз, – дип, күз кысып
куйды.
Соңрак Гөлия Уфага үзе генə барып, имтиханнарын
биреп, тиешенчə баллар җыеп, студент булып, тагын
əнисе белəн əбисен шатландырды. Сентябрьдə укулар
башланганчы, күбрəк əнисенə ярдəм итəргə тырышты.
Илгиз дə имтиханнарын биреп диплом алып кайтты.
Уллары диплом алган уңайдан Илгизнең əти-əнилəре,
туганнарын, күршелəрен, Илгизнең дус егетлəрен,
күрше кызларын кунакка җыярга булдылар. Шулар
янына Илгиз, Зөлфирə ападан рөхсəт сорап, Гөлияне
дə алып килде.
– Белмим инде, балам, бер дə хупламыйм мин бу
Фəнис малае белəн чуалганыңны, – дип озатып калды
Зөлфирə кызын.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Нурфия Имаметдин кызы Маннанова 1958 елның 28 июлендə Ярмəкəй
районының Иске Сүлле авылында туган. Рəтамак урта мəктəбен тəмамлап,
ике ел Туймазы медицина пыяла заводында эшли. 1980 елда сəүдə училищесы
дипломын алып, 1984 елда гаилəсе белəн Нижневартовск шəһəренə күчеп
китəлəр, ул анда сигез ел сəүдə өлкəсендə хезмəт сала. Буш вакытларын-
да мəдəният йортына җырларга йөри, ə 1992 елдан “Шатлык” халык вокаль
ансамбленең җитəкчесе булып эшли башлый. 2002-03 елларда “Самотлор”
телерадиокомпаниясендə “Мирас” тапшыруын алып бара.
Яшь вакытта ук кечкенə хикəялəр яза. Ə инде 2010 елда лаеклы ялга
чыгып, яшьлеге узган Туймазы шəһəренə күчеп кайткач, күңелендəге сю-
жетларны кəгазь битенə төшерə башлый. Бүгенге көндə Нурфия Имамет-
дин кызы өч əсəр иҗат иткəн: “Яралы һəм серле мəхəббəт”, “Соңлап килгəн
бəхет”, “Рəнҗеш газабы”. Əлеге вакытта Нурфия ханым Туймазы мəдəният
йортының “Асылъяр” ансамблендə җырлый һəм дүртенче əсəре өстендə эшли.

Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)
Нурфия МАННАНОВА. Рəнҗеш газабы (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас