

Газизҗан карт үлəргə җыенды.
Əйе, əйе, җан тəслим кылырга да
түгел, фанидан бакыйга күчəргə дə
түгел – үлəргə… Гомере буе уратып-
уратып сөйлəргə күнекмəгəн, төгəл
механизмнар, анык төшенчəлəр
белəн генə эш итеп өйрəнгəн карт
үзен-үзе алдап ятсынмы?! Ашын
ашаган, яшен яшəгəн… Йөрəге
үткəн кыш ук хəлсезлəнə башла-
ган иде. Табиблар язган даруларны
эчкəлəп маташса да, язга чыккач,
бөтенлəй хəлсезлəнде, җəй ахыры
якынлашканда түшəккə үк егылды.
Əйе, туу бар, гомер итү бар, үлү бар...
Күптəн түгел стена календаре
битендə бер акыллының əйтеп
калдырган фикерен укыган иде ул:
“Дөньяңны матур итеп көтə белгəн
кебек, соңгы көнеңне дə матур итеп
каршыларга кирəк”. Бик ошады аңа
бу сүзлəр! Дөнья көтүе җимешле
булды дип авыз тутырып əйтергə
хакы бар картның. Ə үлеме? Үлем
җимешле була алмый бит инде.
Түшəктə яткан картның озын
көннəре, алардан да озынрак йо-
кысыз төннəре шушы мəсьəлəне
чишүгə багышланды, дисəк тə, ял-
гышмабыздыр. Əйе, үлемгə карата
“җимешле” бəһасын куллану дөрес
түгелдер. Картның гомере буе яра-
тып кулланган бер сүзе бар – “дас-
туйны”. Дастуйны яшəп, дастуйны
үлү – менə шулай аныграк булыр.
Кеше – мал түгел. Үзенең нинди
чирдəн вафат булуын белеп үлəргə
тиеш. Приборлар күрсəтүенə генə
таянып эшлəргə күнеккəн табиблар
моны, бəлки, белеп тə җиткерми-
дер – кырык ел колхоз механиза-
торы булып эшлəгəн Газизҗан карт
белə. Əле бер генə тракторның
да сиксəн өч елга чыдый алганы
юк. Тимернең иң катысы, иң сый-
фатлысыннан чүкелгəн моторлар.
Ə Газизҗан карт йөрəге чыдады.
Рəхмəт аңа! Инде тузса да, үпкəсе юк.
Август ае бик уңайлы, бик матур
вакыт. Яңгырлы елак көз түгел,
зыкы суык кыш түгел, җəй челлəсе
түгел – чуак җəй азагы, игеннəр
өлгергəн, алмалар пешкəн чак. Җир
əле коры, авылдашларына кабер
казырга да җиңел булачак.
Алтмыш ел бергə гомер кичергəн
карчыгы Мөслимə дə бөтенлəй ятим
торып калмый. Шəһəрдə яшəгəн
улы пенсиягə чыгарга җыена, Чык-
кач та килен кеше белəн авылга
кайтып ата йортында төплəнергə
нияте бар. Йорты əле нык, мал-
туары да бетмəячəк.
Зират “коменданты” Мидхəт бе-
лəн белəн бергə кереп, үзе һəм
Мөслимəсе барачак мəңгелек йор-
тына урын да сайлап куйган иде ул.
Тагы бер четерекле мəсьəлəсен
хəл итеп куйды хаста карт.
Хəлен белергə авыл фельдшеры
Мөршидə кергəн иде.
– Минем хəлем билгеле инде. Мае
бетеп сүнеп барган шəмне бер генə
кеше дə яңадан яндырып җибəрə
алмый, Мөршидə кызым. Сиңа бер
генə үтенечем бар: җансыз тəнемне
шəһəргə алып китеп, ярып изалама-
гыз инде. Үлем сəбəбен ачыкларга
дип…
Табиблар туры сүзле була бит
ул. Мөршидə “терелтəбез, əле
үлмисең” дип боргаланып маташмады:
– Кайгырма, Газизҗан бабай,
сиксəн өчкə җиткəн картларны яр-
дырмыйбыз ул. Диагноз бер – карт-
лыгы җитеп җан тəслим кылды..
Менə, мəсəлəн, сиксəн икедə киткəн
булсаң – башка караш…
– Димəк, яшəү нормасы билге-
лəнгəн? Кем билгелəгəн аны?
– Анысын инде, Газизҗан бабай,
өстəгелəр белə. – Мөршидə баш
бармагын түшəмгə юнəлтте. – Анда
синнəн-миннəн акыллырак адəмнəр
утыра…
Ничек кенə булмасын, картның
бу мəсьəлəдə дə күңеле тынычлан-
ды. Безнең халыкта “Кеше үлгəч тə
аның өч көнлек эше торып кала”, –
дилəр бит. Ə Газизҗан карт калдыр-
мый, бар мəшəкатьлəрен төгəллəп
үлеп китə!
Тукта! Ə Суыксу тугаендагы
печəне? Төгəл өч чүмəлə печəн!
Яңгырлар астында торып калып
чериячəк ич!
Карт капыл торып утырды,
хəлсезлəнгəн тавышына хəл кер-
теп, аш бүлмəсендə үз эше белəн
булашкан карчыгына дəште:
– Əнисе! Əнисе дим! Бире чык əле!
Мөслимəсенең йөзе хафалы иде.
– Нигə инде торып утырдың,
əтисе? Духтыр бит тормаска кушты.
Кая, торгач инде урын-җиреңне
алыштырыйм..
– Пастил кайгысымыни монда!
Минем малларга печəнне духтыр
əзерлиме?
– Соң, печəнне бит үткəн айда ук
сатып алып, абзар чормасына ту-
тыртып куйдык.
– Анысын тутырдык, ə Суыксу ту-
гаендагы “көзге өлеш”? Тоташ өч
чүмəлə печəн!..
Суыксу авылында электəн килгəн
бер гадəт бар. Халык колхоз бүлеп
биргəн печəнне чабып, җыеп кибəн
итеп утырта да, тапкан җиреннəн
табып, чалгы белəн сыпырына баш-
лый. Янəсе, кыш бавыры озын, көз
керү белəн кибəнен башламас өчен,
малларына əлеге “көзге өлеш”не
ашата. Хəзер инде колхозы да юк,
халык печəн əзерлəп изаланмый,
киптереп тыгызланган печəнне
фермерлардан сатып кына ала,
“көзге өлеш”нең нəрсə икəнлеген
дə оныткан. Бер йортта да кул чал-
гысы да калмаган. Картның гына
кадерлəп тотынган, əллə патша
заманында ук, əллə тəүге бишьел-
лыклар чорында чыккан чалгысы
исəн. Кайрак очы тию белəн чыңлап
җырлап җибəрə. Түшəккə егылыр
алдыннан, кыенлык белəн булса
да, Суыксу тугаенда өч-дүрт көн
селтəнде, чабылган печəн кипкəч,
аны тигез генə матур гына итеп
чүмəлəлəп куйды.
– Əнисе, – диде карт, көчкə тын
алып, – тракторчы Минеярга бар,
“Беларус”ена арбасы белəн печəн
төягечен генə таксын да, китереп,
лапас башына күтəрсен “көзге
өлеш”емне. Буш итмəбез. – Шушы
сүзлəрен əйтте дə күзлəрен йомды карт.
Мөслимə карчык барды. Тик Ми-
неярга түгел, Суыксу тугаена. Ярый
əле шулай эшлəгəн икəн, югыйсə,
бушка бимазалап йөреп, эш кешесе
алдында оятка каласы иде. Тугай-
дагы печəннəн авыл халкы сүзлəре
белəн əйткəндə “җиллəр искəн” иде.
Гарьлəнде Мөслимə карчык, кү-
зен нəн əче яшьлəре чыкты, тик
нишлəсен! Авылдашларының эше
түгел бу, шəһəр корткычларының
сөмсезлегедер дип, аз булса да
үзен тынычландырасы итте. Тугай-
да ярылып яткан эз дə бит трак-
тор я булмаса йөк машинасыныкы
түгел, текə иномаркага тагылган
текə арба эзлəре. Бар гомерен ме-
ханизатор бичəсе булып яшəгəн
карчык моны гына чамалый иде
инде. Алтмыш ел карт белəн карчык
бер-берсен алдаганнары булмады.
Соңгы көнендə Газизҗанын алдады
Мөслимə түти.
– Бардым, əтисе, – диде ул,
картының төссезлəнə башлаган
күзлəренə карамаска тырышып. –
Минеяр əле вахтасыннан кайтып
җитмəгəн, хатыны телефоннан
шылтыратып белеште. Өч көннəн
кайтам, кайту белəн Газизҗан
абзыйның печəнен китерəм, – диде.
Авыру бер сүз дə дəшə алма-
ды. Əллə карчыгының сүзлəрен
аңлавын, əллə мəрхəмəтле Мине-
ярга рəхмə тен белдерергə телəп,
ияген генə каккандай итте.
Кичкə таба шəһəрдəн уллары
кайтып төште. Икенче көнне Су-
ыксу авылы халкы бу дөньяда бар
эшлəрен тəмамлаган, берəүгə дə
бурычын калдырмый, “дастуйны”
киткəн Газизҗан картны соңгы юлга
озатты...