

4.
Кояшлы, аяз тагын берничө көн узды. Кириллның Текә Ярдагы тормышы да акырынлап мәгълүм бер эзгө төште. Иртән иртүк тора, диңгез буена төшеп гимнастика ясый, коена, кызына, иртәнге чәйне эчеп алгач, берниче сәгать диссертациясе белән утыра, төшке аш алдыннан янө коенып кайта. Төшкелекне ашагач, берәр гөзит яки китап тотып, бакчаның аргы бышындагы тын почмакка юнәлә, анда инде йомшак гамакта тирбәнергә, туйганчы чия ашарга, яисә бал кортларының бер көйгә гөжләвен тыңлый-тыңлый черем итеп алырга була. Җир өстенә дегет төсле куе караңгылык иңгөч, баскыч төбенә чыгып күктәге якты йолдызларга сокланырга, чикерткәләр җырын тыңлап, диңгезнең ничек итеп сулыш алуын тыңлап утырырга була. Төнге җиләс җил әледән-әле өзек-өзек җыр авазларын, кызларның көлгән тавышларын алып килә. Бу – урамның югары очында Текә Яр яшьләре. Тик Кириллның аларда әлләни гаме юк. Ул чишмә буена җыелган яшьләр арасында үзен кызыксындырган, үзенә ничә көннәр тыңгылык бирмәгән кызның юклыгын яхшы белә.
Тәрөзә аша да, урамга чыгып та күпме генө күзәтмәсен, диңгез буенда күпме генә көтеп карамасын, килгән көнне очраклы рәвештә пляжга төшеп баруын күргән бәхетле минутларны санамаганда, ул күрше кызын башка бер генә тапкыр да туры китерә алмады. «Концлагерь» капкасы төбендә Полипчукларның мотоциклы көн дә бер вакытта «тыр-пыр» килсә дә, күрше ишек алдыннан шотланд овчаркасының шатланып шыңшуы яки ризасызлык белдереп өрүе әледән-әле ишетелгөлөп торса да, серле кара кыз гүяки мәңгегә юкка чыкты.
Бүген дә шул хәл кабатланды. Кирилл иртәнге чәен эчеп тә өлгермәде, капка төбендө таныш мотоцикл тырылдады, бераздан этнең ризасызлык белдереп шыңшуы ишетелде. Ул, гадәттәгечә, эшенә утырды. Тик ярты сәгатьләр уздымы икән, кояшны куе кара болытлар каплап алды, бүлмә эче кинәт караңгыланып китте, нигәдер укыйсы да, эшлисе дә килми иде. Ул урманнан әйлөнеп кайтырга булды.
Тиздән таныш сукмак аны нарат урманына алып керде. Бу тирәдә агачлар куе булганга вак-төяк куаклыклар бөтенләй очрамый иде. Бераздан, сукмактан читкә чыгып, Кирилл туп-туры тауга күтәрелә башлады. Нигәдер Сергей, аның белән соңгы сөйлөшү исенә төште. «Гаҗәеп югарылыкка ирешкән цивилизация хәрабәләрен» казу ничек бара икән? Шундый хәлнең булуы мөмкинме? Гомумән…
Көтмәгәндә урман эче яктырып киткәндәй булды, алда җыйнак кына аланлык күренде. Кирилл шул якка бармакчы иде, туктап калырга мәҗбүр булды: нәкъ аның каршында, күп булса биш-алты метрда авызын зур итеп ачкан куркыныч эт пәйдә булды, аның усал итеп ырылдаганы ишетелде. Ул артка чигенде, тик овчарка туп-туры аның өстенә ыргылды, этнең сырт йоннары кабарып үрә баскан иде. Кирилл каушаудан әле бер, әле икенче якка ташланды. Бәхетенә шул чак боеручан тавыш яңгырады:
– Дези, бире кил!
Эт янә бер ырылдап алды, әмма шунда ук кире борылып, буйсынучан кыяфәт белән аланның аргы читенә китеп барды. Кирилл шунда гына корып ауган агач өстендә югалган күршесен күреп алды. Менә сиңа мә! Ул борылып китмәкче иде. Шул чак кыз аны үзе күреп алды. Тез өстендә яткан китабын ябып, тиз генә аягүрә басты, аңа таба атлады:
– Зинһар, гафу итегез! Дези сезне нык куркытты бугай.
– Юк, алай ук түгел. Дөресен әйткәндө, әлбәттә.
Кыз егетнең башыннан алып аягына хәтле күз йөртеп чыкты:
– Ялгышмасам, сез минем күрше шикелле.
– Әйе, мин Елизавета Александровнадан бүлмә алып торам.
– Мәскәүдән килдегезме?
– Юк, Биектау дигән бәләкәй генә шәһәрдән.
– Укытучымы?
– Әйе… Каян белдегез? Мин, чыннан да, педучилищеда физика укытам.
– Димәк, сез физик? – диде кыз чын-чыннан кызыксыну белән.
– Әйе, күпмедер дәрәҗәдә шулаерак. Һәрхәлдә, физика минем яраткан өлкәм.
– Текә Яр кай ягы белән җәлеп итте соң?
– Ничек дияргә икән… Бирегә килү хакында уйлаганым да юк иде. Тик танышым… Ихтимал, сез аны беләсездер, Сергей Пугов. Ул биредә, Лизавета Александровнада ике ел рәттән ял иткән кеше. Бирегә килергә ул үгетләгән иде. Ә үзе ниндидер казу эшләренә китеп барды, мин менә биредә, күргәнегезчә.
– Казу эшләренә китте дидегезме? Археологмыни?
– Юк, ул тарихчы, тарих укыта. Тик казу эшләре артык кызыклы бугай. Кайдадыр Төркия чигендә археологлар гаять зур үсешкә ирешкөн цивилизация калдыкларына юлыкканнар, имеш. Хәзер фән дөньясында һәммәсе дә шул сенсация белән шашкан.
– Андый фаразлар хакында ишеткәнем бар. Тик никадәр дөрес булуын гына өйтүе кыен.
– Кем белсен инде, казу нәтиҗәләре күрсәтер. Тик принципта… Борыңгы истәлекләрне казыганда күпме сенсацион, хәтта акылга сыймаслык фактларның раслануы хакында, ихтимал, ишеткәнегез бардыр. Технология өлкәсендә дә, төзелеш техникасы өлкәсендә дә, бабаларыбызнең астрономия өлкәсенә караган фикерлөрендә дә. Күпләр моны Җиргә ниндидер чит планетадан килгән кешеләр белән бәйләп карау ягында. Бәлки, монда чит планетадан килүчеләрнең катнашы да юктыр, болар һәммәсе күптән юкка чыккан цивилизацияләрнең калдыкларыдыр бәлки.
– Алай булса, югары үсешкө ирешкөн ул цивилизацияләр нигә юкка чыкканнар соң? Әллә борыңгы чорларда ук атом сугышлары яки шундыйрак хәлләр инде булганмы?
– Юк, андый хәлләрнең булуы икеле. Тик кешеләрнең үз-үзләрен, шулай ук үзләре яши торган мохитне бернинди сугышларсыз да һәлак итүләре бик мөмкин. Төрле елларда миңа Уралдагы рудникларда, Арал диңгезе буйларында, Себердәге агач хәзерләү предприятиеләрендә булырга туры килде. Андагы хәлләр коточкыч. Табигать канлы күз яшьләре түгә. Баксаң, сезнең үзегездә үк… Күптән түгел Афоня Болдин дигән якташыгызны очраттым. Ихтимал, ишеткәнегез бардыр.
– Бу хакта сөйләшмик! Үтенеп сорыйм! – Кыз борчылып кулларын җыерды. – Бу куркыныч, коточкыч хәл. Ихтимал, сез Уралда, яки Себердә күргән хәлләрдән дә куркынычрактыр әле. Хәер, боларның һәммәсе – бер үк агачның җимешләре.
– Әлбәттә. Әгәр кешеләр үзләре яшәгән даирәгә мөнәсәбәтләрен үзгәртмәсәләр, табигатькә һөҗүмнәрен хәзергечә темплар белән дәвам иттерсәләр, тагын ике-өч дистә елдан… бүгенге цивилизациябез дә юкка чыкмагае… Галимнәргә һәм власть башында утырган түрәләргә менә ни хакында уйларга кирәк. Инде борыңгы архитектура истәлекләрен казуга килгәндә… Бүген иң мөһим мәсьәлә шулмыни? – Белмим. Бик гади мәсьәлә түгел. Ни диярсез… әгәр чыннан да үткәннәргә мөрәҗәгать итеп карасак?.. Сез безнең бабалар белән дә шундыерак хәл кабатланган булуы бар дип уйлыйсыз түгелме соң?
– Мин моны мөмкин хәл дип саныйм.
– Ул чагында сез ничектер кимсетебрәк караган казу эшләре бүгенге кешеләргә җир өстенә якынлашып килгән һәлакәтне аңларга ярдәм итә алмасмы?
– Юкка чыккан цивилизация истәлекләрен казу эшләреме? – Кирилл әңгәмәдәшенең фикерләү сәләтенә сокланмый булдыра алмады. Сез борыңгы цивилизацияләрнең һәлакәтен китереп чыгарган сәбәпләрне ачу юлы белән кешеләрне бүгенге табигатькө саграк карарга өйрәтү мөмкин дип саныйсызмы?
– Ә сез алай санамыйсызмы?
– Юк, нишләп санамыйм ди. Сез мине оста эләктердегез. Тик бары…
Нәкъ шул минутта аларның баш очында күзләрне камаштырып яшен яшьнәде, коточкыч тавыш чыгарып, күк күкрәде, кинәт чыккан көчле җил җирдә аунап яткан агач кисәкләрен, ботак-сатакларны бөтереп алып һавага күтәрде, җиргә эре яңгыр тамчылары килеп төште. Көчле җил кызның күлмәк итәкләрен тарткалады, ул ачык тезләрен көчкә каплап өлгерде.
– Карагыз инде, нишләтә бит? – диде кыз, тау ягыннан ишелеп килгән куе шәмәхә болытларга күрсәтеп. – Һич югы тиз генә теге агач төбенә йөгерик.
– Яшен яшьнәгәндә агач төбенәме! Һич ярамый! Яшен белән шаярмыйлар. Шушында калабыз.
– Ничек инде. Зонт та алмаган идем.
– Хәзер, берәр нәрсә әмәлләп карыйм. – Кирилл тиз генә курткасын салды, җиңнәреннән һәм итәкләреннән тотып аны ауган бер агачның ботакларына тарттырып куйды. – Килегез монда.
– Шул коткарыр дисезме?
– Дөрес тарттырылган булса, коткарыр.
Кыз ышанып җитмәде, шулай да егет янына килеп басты. Дези аларның аяк очына чүгәләде.
Җил кинөт тынды. Яңгыр исе чиләкләп коюында булды. Аны-моны сөйлөшкәләп алар хәзер бер-берләренә шулкадәр якын торалар иде, Кирилл, ниһаять, күршесен җентеклөп күзәтү-өйрәнү бәхетенә иреште. Кыз үтә гади итеп киенгән иде: өстендә арзанлы ситсыдан тегелгән күлмөк, аякларында ак төстәге босоножкалар. Алка, муенса кебек бизөнү әйберләре такмаган, косметиканың эзе дә юк. Бары тик пөхтәләп таралган чәчләре һәм сизелер-сизелмәс булып кына килеп торган кыйммәтле хушбуй исе кызның затлы нәселдән булуы турында сөйли иде. Хәер, чын, табигый аксөяклек галәмөтләре аның тавышына да, сөйләү һәм тыңлау рәвешенә дә, кул-тән хәрәкәтләренә дә хас иде. Хәтта аның яңгыр астында басып торуында ук ниндидер нәзакәт бар иде. Коллары янында, ихтимал, рим матроналары үзләрен шулай тотканнардыр. «Бу кыз каян килеп чыккан монда? Чыгышы, милләте буенча кем ул?» – Кириллның башында шундыерак сораулар әвәрә килде.
Кыз рус телендә бернинди акцентсыз, чиста итеп сөйли иде. Шулай да аның бөтен барлыгында ниндидер гайре табигыйлек, күзгә күренмәс сәерлек сизелә иде, шул аны гади җир кешеләреннән аерып тора иде. Йөз сызыклары да, муен борылышлары да гадәти түгел. Тәне дә гадәти түгел: кул һәм битләре үзгә бер алтынсу шоколад төсендә булып, мондый төскә күпме кызынып та ирешеп булмасын Кирилл төшенә иде. Әмма иң сәере кызның күзләре иде. Хикмәт аларның төсендә һәм формасында түгел, аларда ниндидер төпсез тирәнлек бар, алар сихерли торган күзләр иде. Шул төпсез тирәнлеккә карыйсы да карыйсы, бертуктаусыз, мәңге карыйсы иде.
Әмма яңгыр ничек башланган булса, шулай ук көтмәгәндә туктап та калды. Болытлар офык артына кереп югалды. Балкып кояш чыкты. Урман кабат кошлар чыр-чуына күмелде. Дези, тиз генә корыдан ачык җиргә чыгып, кагына-селкенә башлады. Эт артыннан хуҗасы да кузгалды. Ул чәчләрен рәтләде, күлмәк итәген сыпыргалады, ипле генә итеп өстән агып төшкән шарлавыкны атлап чыкты.
– Оста икәнсез, менә дигән зонт ясап бирдегез. Тик хәзер өйгә кайтырга кирәк. Һәм бик тиз. Тау артыннан әнә тагын болыт чыккан. Монда гел шулай: бер тотындымы туктый белми.
Ул, башка берни әйтми, хәтта борылып карамыйча да, юл буйлап түбән төшеп китте, тик капка төбенә җиткәч кенә туктап калды. Ашыгып аңа ияргән Кирилл да туктады, тагын берничә минутка гына булса да бу кызны ничек итеп тоткарларга икән дип баш ватты. Тик башына бер генә дә юньле фикер килмәде.
– Менә кайтып та җиттек, диде ул ни өйтергә белмичә.
– Әйе шул. Исән булыгыз, – диде кыз капкага тотынып, Дези белән икебезне яңгырдан саклаган өчен рәхмәт.
– И-и-и… Нинди рәхмәт ди ул. Ә, мин… Гафу итегез, исемегезне сорарга да онытканмын, исемегез ничек әле?..
– Үзегезнекен әйтергө оныткан төсле үк…
– Мин Кирилл, Кирилл Градов булам. Ә сез?
– Башкалар кебек үк, мине Ольга дип йөртергө мөмкин.
– Аннары. Башланган сүзне тәмамларга өлгермәдек ич. Яңгыр бит… Фикерегез бик кызык иде.
– Гафу итегез, миңа керергә кирәк, диде Ольга, аны бүлеп. Инде безнең әңгәмәгә килгәндә… Иртәнге якта кайда булуымны беләсез. Икенче очрашканда Дези да бүгенге күк усал каршы алмас, дип уйлыйм.
Фото: Freepik.com