

(Ахыры.)
Бар иде аңарда акча, бар иде. Тик җəй башында
машина алам дип хыялланган Фəрит көзгə хəтле
көтə алмый иде шул.
Шакир чыгып киткəч, аш-су бүлмəсеннəн хатыны
Фəүзиянең борчулы тавышы ишетелде:
– Нишлəп биреп тормадың, үлеп китсə, йөзлəренə
ничек карарсың?
– Туганыңа бурыч бирмə, туганыңа бурычка кермə,
– дигəн ди бер акыллы баш. Аларга бирсəң, юллап
алалмассың. Миңа машина алырга акча син биреп
торасыңмы, чүпрəк баш? – дип тавыш күтəрə башла-
ган иренə Фəүзия башка эндəшмəде.
Соңыннан кеше аша ишеттелəр. Калган туганнар
ничек итсə итеп, тиешле сумманы җыйган. Зарема
операцияне уңышлы кичереп, ире һəм балалары
янына исəн-сау əйлəнеп кайтты. Фəрит шулчак
энесенə акча биреп тормаганга ара-тирə үкенеп тə
куйгалады. Тик, гаражына кереп елкылдап торган
машинаны күрүгə аның барлык үкенечлəре юып
ташлагандай юкка чыга.
Аннары тагы, тормыш бүгенге көн белəн бетми,
ярдəм иткəн чак булыр əле, дип, үз-үзен тынычлан-
дыра иде ул. Əмма аккан судай еллар узган саен
гомер йомгагының да сүтелə баруына, байлык арт-
кан саен “нəфес” дигəн чирнең дə котыра баруына
гына əһəмият биреп бетермəгəн икəн. Бер туганы
ярдəм сораганда, “өйгə почмак суктырырга агач
алган” булып чыкты, икенчесе килсə, “мунчага яңа
бура алуга тотынганлыгы” билгеле булды. Ə шулай
да, кече туганнары баштагы мəллəрдə Фəритне
төрле бəйрəм яки билгеле датага багышлап оешты-
рылган аш-су табыннарының берсенə дə дəшми
калмады. Тик дөнья куган Фəрит белəн Фəүзия генə
вакыт табып бу ихлас чакыруларга бара алмадылар.
Шулай итеп, еллар узды, аралар суынды. “Бай
абый”ның килеп вакыт əрəм итмəячəген алдан ук
белгəнгə күрə, туганнар да аларга эн дəшмəс булды.
Фəрит кабаттан төнге төшендə күргəннəрен бар-
лап алды, уйлары да, бернигə карамый, һаман
кирегə йөгерде...
...Авылда күплəргə үрнəк булган тату гаилəдə үсте
алар. Əти-əнилəре көне буе колхоз эшендə булып,
балаларын тəрбиялəргə махсус вакытлары булмаса
да, аларның яшəү рəвеше үзе бер тəрбия иде. “Алма
агачыннан ерак төшми” дигəндəй, балалар да алар-
га охшап кечелекле, ке шелек ле, киң күңелле һəм
бер-берсенə ярдəмчел булып үсте, һəрхəлдə аллы-
артлы гүргə кергəн Сабирҗан белəн Мəр зиянең бу
җəһəттəн күңеллəре тыныч иде. Əмма тормыш күпкə
катлаулырак булып чыкты. Адəм заты чиксез
диңгездəге көймə кебек. Ə диңгезнең төрле чагы
була... Давыллары кайчак ялгыз көймəне генə түгел,
ə олы кораб ларны да йомычка урынына ботарлап
төпкə батыра. Юк, үзен хөкем итмəде Фəрит, һаман
туганнарын яши белмəүдə гаеплəде. Ялкаулыклары
көчле, миннəн – олы абыйларыннан – үрнəк алмый-
лар. Аларга бəйрəм итəргə генə булсын. Шуңа күрə
очын-очка ялгап чак яшилəр, ə Илгиз туганыбыз
бөтенлəй эчкечелеккə бирелде. Аңа бүген йөз грамм
аракы булса, тормышы түгəрəк, – дип, күңеленнəн
генə инде ничəнче тапкыр туганнарын əрлəп алды
ул.
“Олы өйгə ни кирəк, кече өйгə шул кирəк” дигəн
кебек, бəлəкəй генə табынга да зурдан кубып
əзерлəнергə туры килде. Шуңа күрə бу көннəрдə
Фəритлəрнең машинасы авыл белəн район үзəге
арасын берничə тапкыр урады. Төнлə күргəн төше
тəэсирендə, еллар дəвамында канына сеңгəн саран-
лыкны читкə куеп, Фəрит булачак табынга əйберне
мул алды. Бердəн, туганнары алдында мактанасы,
дəрəҗəсен күрсəтəсе килү тойгысы булса, икенчедəн,
күңелендə балачактагы кебек түгəрəк табынга туган-
нарын җыю, бер сөйлəшеп утыру, аларны ихлас
кунак итү чаткылары да кабынып-кабынып алды...
Көндезге бетмəс-төкəнмəс мəшəкатьлəрдəн арып-
талып, йокы бүлмəсенə кереп аугач, Фəүзия иренə
эндəште:
– Кемнəрне чакырырга уй лыйсың?
Түшəмгə карап уйга чумып яткан ире җавап
бирмəгəч, кабат сүз башлады:
– Мин əйтəм, əллə Илгизлəрне чакырмыйкмы,
димен. Эчеп-исереп табын ямен җибəрмəс лəрме?
– “Муж и жена – одна сатана” дип, урыс юкка əйтми
икəн, мин дə шул турыда уйлап ята идем, – дип,
Фəрит торып ук утырды.
Шулчак төшенə кергəн түгəрəк табынны туганы
Илгиздəн башка күз алдына китереп карады, əмма
берни дə килеп чыкмады. Аларның əти-əнилəре үз
гомерлəрендə бала аермадылар шул.
– Юк, барысын да бергə чакырабыз, бер кичкə
ничек тə түзəрбез əле, – дип кире урынына яткан
Фəрит тиз генə йоклап китə алмый интекте. Əйлəнеп-
тулганып ята торгач, хатынының йомшак җиренə
төртеп алды: – Карале, табынга күпме чыгым китəр
икəн?
Фəүзия дə йокламый булып чыкты. Шушы сорауны
гына көткəндəй, исəп-хисап машинасы кебек саннар
тезə башлады:
– Аракыга – ике мең биш йөз кырык, тегесенə –
җиде йөз алтмыш ике... монысы – биш йөз уналты
сум да, кушабыз бер йөз туксан икене, кушабыз өч
йөз илле бишне, хəтереңдə калдыр, хəзер вак-
төяклəрен чутлыйм, – дип кызып киткəн хатынын эче
поша башлаган Фəрит чак туктатты.
– Ярар, туганнар өчен жəл түгел, – дигəн мыгырда-
ну авазлары чыгарып, юрганын башыннан ук
бөркəнеп ятты...
Кунаклар чакырылган көнне Фəрит иртə таңнан
сəер халəттə йөрде. Берчə, кияү куенына керергə
җыенган яшь кəлəш кебек дулкынланды, берчə,
уйларына ияреп, балачак хатирəлəрен актарды.
Өстəвенə, иртəн көтү китеп бер сəгатьлəр үтүгə,
болыт баскан күк йөзеннəн вак кына яңгыр сибəли
башлады.
Тик өйдəгелəрне һава торышы кызыксындырмый
иде. Барысы да табын əзерлəү белəн мəшгуль, кем-
дер аш-су бүлмəсеннəн кунак лар кабул итү залына
йөгерə, кемдер – кирегə. Табын əзерлəү җəһəтеннəн
хатынының йөзне кызартмаячагын белə Фəрит.
Шуңа күрə аш-су эшенə кысылмый тышка чыкты.
Тагы да бер каралты-кураларны хуҗаларча күз
белəн җентеклəп тикшерде, ихатаны əйлəнде. Өй
кыегы ышыгындагы утыргычка сөялеп, булачак
табынны күз алдына китерде.
...Менə кунаклар барысы да җыелышып табын
тирəли урын алыр.
– Туганнар, – дияр Фəрит, юк: – Кадерле туганна-
рым, – дип сүз башлар. – Менə без бала чактагы
кебек тагы да бер табын артына җыелдык...
Һай, ул бала чакларда! Фəрит гаилəдə олы малай
булганлыктан, аны туганнары берсүзсез тыңлый.
Чөнки əти-əнилəр шулай өйрəткəн. Бу гасырлардан-
гасырларга күчеп килгəн тəрбия кануны. Авылдагы
ишле гаилəдə үскəн өлкəн бала – ул калганнарына
караучы да, тəрбияче дə, өйдəге эшлəрне тигез итеп
бүлүче дə.
“Абыегызның сүзеннəн чыкмагыз, ул кушканны
үтəгез”, – дип, өлкəннəр колхоз эшенə чыгып йөгерə.
Ə балалар кичкə кадəр өйдə үзлəре генə “дөнья
көтə”. Биш баланың иң олысына – ун яшь, ə иң
кечесенə – ике...
Фəрит тирəн итеп көрсенеп алды.
– Мин хəзер алтынчы дистəне кырлыйм, димəк,
төпчек энебез Илгиз дə бишенче дистəгə чыкты.
Да-а-а, гомер мизгеллəре бер генə була икəн, бала-
чагы да, үсмерлек чоры да, кайнар яшьлеге дə –
берсе дə кабатланмый икəн.
“Гомерлəр уза икəн ул, уза да китə икəн”, – дип,
җырда да юкка гына җырланмый, күрəсең. Адəм
мəңгегə килгəндəй, дөнья артыннан куып, шул
“гомер” дигəн тауның үренə менеп, инде түбəн
төшеп барганын да сизми кала икəн. Бик күп үкенечле
хаталар ясап, тормыш юлын кабат башлардай булса
да, инде соң, бик соң була икəн...
...Билгелəнгəн вакытка да, аннан соң берничə
сəгать үткəч тə, чакырылган кунакларның сəламе
ишетелмəде. Фəрит капка төплəрен, урамнарны
əллə ничə тапкыр урап керде.
Ниһаять, кояш тəмам баеп, бар тарафны җəйге
зəңгəр караңгылык чорнады. Сыйдан сыгылып тор-
ган табынга утырып, үзара урык-сурык кына чəй эчеп
алдылар. Фəрит бер “акбаш”ны ачып, фужер туты-
рып, аракы салып эчте. Бераздан тагы кабатлады.
Соңгы көннəрдə болай да тулышып торган күңеле
йөрəк əрнүлəре, хəмер парлары белəн бергə болга-
нып, тыелгысыз күз яшьлəре булып, тышка бəреп
чыкты...
Җəйге кыска төн тиз арада таңга авышты.
Кыйммəтле чит ил ризык ларыннан тулган зур, əмма
ятим табын артында башын өстəлгə салып йоклап
киткəн исерек Фəрит төш күрə. Төш идеме, əллə бик
еракта, “үткəн гомер” дип аталган зəңгəр томан
артында калган өн идеме?
Алар бөтен туганнары – биш бала – бергə өстəл
артында чəй эчəлəр, имеш. Җырлап утырган сама-
выр белəн бер таба кайнар коймактан башка
бернəрсə дə булмаган, əмма түп-түгəрəк табында
шундый күңелле икəн...