Чәчмә әсәр
21 август 2025, 16:45

Владимир КОРЧАГИН. Шомлы сер илчеләре. Фәнни-фантастик повесть (2)

Ул тышкы кыяфәтенә карап ничә яшьтә икәнен дә аерып булмаслык сәер бер ир кешене күрде. Бөкрәя төшкән юка гәүдәле, йоны йолкынган чебешне хәтерләткән озын муенлы бу кешене, беренче карашка, сузынкы буйлы үсмер малай дип булыр иде. Тик башындагы пеләше, җыерчыклы битен каплап алган сакал-мыегы, яшәү нуры сүнгән төссез күзләре аны авыру бер карт итеп күрсәтәләр иде. Көн шактый эсселәнеп өлгергән булуга карамастан, ят ир искереп-тузып беткән свитер, шундый ук брезент чалбар кигән, аякларында ямау салынган кирза итекләр.

Владимир КОРЧАГИН. Шомлы сер илчеләре. Фәнни-фантастик повесть (2)Владимир КОРЧАГИН. Шомлы сер илчеләре. Фәнни-фантастик повесть (2)
Владимир КОРЧАГИН. Шомлы сер илчеләре. Фәнни-фантастик повесть (2)

3.

 

Лизавета түтәйнең күршеләре хакында башланган сүзе чәй янында да дәвам итте.

– Алар кая киттеләр, базаргамы? – дип сорады Кирилл, теге мотоциклны күздә тотып.

– Базарга. Кара Елгага. Көн дә баралар. Яздан башлап кара көзге чаклы. Җыйган акчалары бер генә капчыкка сыймас мөгаен. Ни дип җыялардыр. Бердәнбер кызлары бар. Анысын да күктән иңгән нәрсә дияргә була.

– Ничек инде күктән иңгән?…

– Күрерсең әле. Егермеләр тирәсендә бардыр инде. Поселокта аның белән сөйләшкән, аның тавышын ишеткөн кеше юк. Дүрт стена эчендә бикләнеп тик утыра. Ара-тирә урамга чыга икән, анда да беркем белән сөйләшми, беркем белән исәнләшми, гүя кешеләрне күрми дә. Һәрчак этен иярткән булыр.

– Алай икән! Кем соң ул? Укыймы, берәр җирдә эшлиме дигәндәй?

– Укый. Ставропольнең үзендә үк булса кирәк. Укытучылыкка укый, диләр. Өченче ел Игнат үзе илтеп куйган иде. Авылга җәйләрен генә кайтып йөри. Узынуның тәмам чигенә җитте. Әйткәнемчә, беркем белән сөйләшми, беркем белән исәнләшми. Ярар, безнең ишеләрне санга да сукмасын, ди. Без гомер буе җирдә чокынган гади кешеләр. Шул ук Сергейны алып багыйк. Ихтирамга лаек, затлы, күркәм кеше югыйсә. Сөйли башласа, тыңлап туймаслык. Юк, аны да санга сукмады. Ә үзе инде, үзе… Гомере озын булыр әле, әнә капкадан чыгып килә.

Кирилл төрәзәгә күз салды. Чыннан да, урам буйлап диңгезгә таба бер кыз төшеп бара иде. Озын буйлы, кара-кучкыл йөзле, кара күзле… Аркасына һәм иңнәренә салынып төшкән аксыл-коңгырт чәчләре үтә салкын һәм һавалы, хәтта кырыс диярлек йөзен яртылаш каплап тора. Кулына калын гына китап тоткан. Янәшәсеннән аксыл-җирән төстәге, зур гәүдәле шотланд овчаркасы теркелди.

– Әнө күрәсеңме? Һәрчак шулай. Принцесса кебек бара!

– Нигә алай дисез? – дип көлде Кирилл.

– Нигә борнын күтәргән була? Нигә кешедән йөз чөергән була?

– Кеше күңеле караурман, – диде Кирилл, ихтыярсыздан узып барган кызның коеп куйгандай нәфис сынына сокланып, – ниләр генә булмас кеше күңелендә?!.

– Күңелендә дисеңме? Ул кадәресен тикшереп карыйсы бар әле… Барсын да әйтеп бетермәм дигән идем, ярар инде… Игнат белән Степаниданың үз кызлары түгел бит ул. Ташландык кыз. Боларга ташлап киткәннәр. Тәпи йөри башлагач, үзенчө нидер бытылдый башлагач. Тик сөйләгән сүзләре генә безнеңчә, ягъни русча булмый. Шулай ук тышкы кыяфәте дә: күзләре кап-кара, тәне сөрмәгө манчып алган кешенекедәй. Иң мөһиме шул: янында ниндидер төен белән бик күп байлык калдырып китәләр.

– Нинди байлык тагы? – дип гаҗәпләнде Кирилл.

– Ул хәтлесен әйтө алмыйм. Әлеге төен эчендө бик күп акчамы, асылташлармы булган диләр. Аны кызлыкка алулары булды, Полипчуклар сәер төстә бик тиз баеп киттеләр. Элек алар да минеке кебек үк ярым җимерек йортта яшиләр иде. Бераздан йорт та салып керделәр. Суыткычлар, төрле-төрле йорт җиһазлары дисеңме, мотоцикл дисеңме – алмаган нәрсәләре калмады. Шул кадәресен дә әйтик, байлык аларга шатлык китермәде…

– Туктагыз әле, Елизавета Александровна. Кыз тәпи йөри һәм үзенчә нидер бытылдый иде, дисез. Димәк, аңа 3 4 яшьләр тирәсе булган?

– Шул чамадыр. 

– Алайса, нишләп ташландык булсын ул? Аның поселокка үз аягы белән килүе дә мөмкин ләбаса. Адашкан булуы, әтисен яки әнисен югалткан булуы, ниһаять, өеннән качкан булуы мөмкин. Нигә аның әти-әнисен эзләп карамадылар икән?

– Нишләп эзләмәсеннәр, эзләделәр. Хәтта шәһәрдән милиция дә чакырттылар. Тик очына чыга алмадылар.

– Ә кыз үзе? Ул ни сөйләде икән?

– Ни сөйләсен! Ни русча, ни хохолча, ни грузинча бер сүз белми иде дип әйттем бит. Үз телендә нидер бытылдый, тик ни бытылдаганын беркем аңламый. Ул да безнең телне аңламый. Аптырагач, Мәскәүнең үзеннән махсус кеше чакырдылар, кем диләр әле, аты коргыры. Поли… полу…

– Полиглотмы?

– Менә-менә шул, полигиот. Ул кыз белән көне буе азапланган, кырыклап телдә сөйләшеп караган диләр. Тик файдасыз. Шулай кыз Полипчукларда торып та калды. Тора-бара безнеңчө сөйләшергә өйрәнде. Игнат белән Степаниданы әти-әни дип йөртө башлады. Башта ук кыргый иде, шундый булып калды да. Син менә аның күңелендө ниләр бар икән, дисең. Бәлки анда бездәге, христианнардагы кебек чын күңел, җан юктыр да? Бөлки ул тумыштан ук денсез бер нөрсә: гарәп яки басурман кызыдыр?

– Булса соң. Әти-әнине бала сайлый алмый бит. Ятим калган икән инде, моңа шулай ук ул гаепле түгел. Һәм язмыш аны Полипчукларның ишек төбенә китереп ташлаган өчен дә.

– Белмим-белмим. Ни генә булмасын, һич кенә дә якын итә алмыйм шул кызны. Булмагач булмый менә. Безнеңчө түгел ул, башка балчыктан әвәләнгән. Алла белсен.

– Нәкъ шулай. Безнең эш түгел. Кирәге дә юк. Ярар, булмаса, мин барып коенып кайтыйм әле.

– Бар, бар. Сүз бозау имезә, диләр.

Лизавета түтәй өстәл җыештыра калды. Кирилл исә, өстен алыштыргач, диңгез буена төшеп китте.

Кояш шактый күтәрелеп, үләннәргә төшкән чык кибеп өлгергөн иде. Кириллның күзләрен ерак-еракларга җәелгән диңгезнең зәңгәр-яшькелт дулкыннары иркәләде. Шулай да егет серле күршесе турындагы уйлардан арына алмады. Бу якларга каян килеп чыкты икән ул? Аны шушы поселокка китереп ташлау кемгә кирәк булды икән? Һәм нигә кирәк булды икән? Әлеге горур чибәрнең кешедән яшерен нинди сере бар икән? Дусты Сергейның сюрприз дигәне шушы кыз булдымы икән әллә?

Кириллның кызны тагын бер күрәсе, аның белән якынрак танышасы килде. Тик пляж буш иде. Кыз, күрәсең, ераккарак китеп өлгергән иде. «Бик тә кызганыч, – диде Кирилл үз-үзенә. – Шунда ук артыннан иярергә кирәк булгандыр. Хәер, очраштылар, ди. Ни генә сөйләшерләр иде икән? Буп-буш пляжда чибәр кыз кырында сүзсез утыруы да… Юк инде, еракка китеп кыз дөрес эшләгән. Әмма шулай да…»

Диңгез ярыннан тигезрәк урын сайлап алгач, Кирилл күлмәге белән чалбарын салып төреп куйды. Диңгез тып-тын иде. Табан асларын салкынча су иркәли. Үтә күренмәле зәңгәрлек аша төптәге һәр таш, һәр чокырчык ап-ачык булып күренеп тора. Ул инде диңгезнең тәнне иркәли торган дулкыннары иркенә ташланырга җыенып та беткән иде, шулчак артында корык-корык ютәлләгән кешенең авыр адымнарын ишетеп тукталып калды.

Кирилл җәһәт кенә борылып карады. Һәм тышкы кыяфәтенә карап ничә яшьтә икәнен дә аерып булмаслык сәер бер ир кешене күрде. Бөкрәя төшкән юка гәүдәле, йоны йолкынган чебешне хәтерләткән озын муенлы бу кешене, беренче карашка, сузынкы буйлы үсмер малай дип булыр иде. Тик башындагы пеләше, җыерчыклы битен каплап алган сакал-мыегы, яшәү нуры сүнгән төссез күзләре аны авыру бер карт итеп күрсәтәләр иде. Көн шактый эсселәнеп өлгергән булуга карамастан, ят ир искереп-тузып беткән свитер, шундый ук брезент чалбар кигән, аякларында ямау салынган кирза итекләр.

Кирилл янына килеп җиткәч, карлыккан хәлсез тавыш белән сорады:

– Читтән килгән кеше дип әйтимме?

– Әйе… дип сузды көтелмәгән очрашудан югалыбрак калган Кирилл.

– Тартырга бирмәсеңме икән, килгән ибдәш?

– Бик бирер идем дә, тартмыйм шул…

– Алай икән, дип куйды ят ир. Син нәрсә, бездә ял итәргә җыенасыңмы?

– Шулаерак иде… Сез бит җәннәтнең үзендә яшисез. 

– Җәннәттә дисеңме? Бу кадәресе хак. Чыннан да, җәннәттән ким җире юк. Бик беләсең килсә, мин шул җәннәтнең бер фәрештәсе булам инде. Явыз итеп елмайгач, өтек ир янә ютәлләргә тотынды. Нәрсә, охшамаганмынмы әллә? Син яхшылабрак кара. Мөгаен, мин яшьтәшеңдер әле? Әгәр мондагы җәннәт булмаса… Хәер, синең шушы диңгез ярыннан башка берни күргәнең дә юктыр өле?… Әгәр, җай чыгып, үткелнең теге ягында булырга туры килсә…

– Анда ни бар соң?

– Үткел артындамы? Зона. Синең «ябык зона» дигән җәннәт турында ишеткәнең бармы? Бөтен ягы чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган. Почмакларда вышкалар. Ә эчендә – җәһәннәм чокыры, ул рудаларны баета торган фабрика дип атала. Фабрикта менә минем кебек кешеләр, бер сүз белән әйткөндә, зэклар, ягъни тоткыннар эшли.

– Димәк, сез…

– Юк-юк, курыкма. Хәзер мин иректәге кеше. Аның бит, әлеге җәннәт сараеның, шунысы яхшы – аннан срок тулганчы ук чыгаралар. Әгәр срогыңнан алда дөмекмәсәң. Билгеле, анда дөмекми калуы ай-һай. Мин калдым менә. Әгәр мине тере кешегә санап булса, билгеле. Исән калдым һәм, очар коштай, үз иркемдө менә. Синең юлда машина таптап киткән кош баласын күргәнең бармы? Мин шундый кош менә. Иректә һәм… ул янә ютәлли башлады, аннары, якынрак килеп, инде җылынып өлгергән таш өстенә ипләп кенә чүгәләде.

Кирилл аның янәшәсенә утырды.

– Сез зонадагы авыр эшне һәм начар ризыкны күздө тотасызмы?

– Юк ла. Киресенчә. Анда тоткыннар күп эшләми. Ашарга да туйганчы бирәләр.

– Шулай булгач?…

– Атом. Алласын ниткере, атом! Синең шундый хашәрәт хакында ишеткәнең бармы?

– Әлеге «зонада» радиоактив матдәләр чыгарыла димәкче буласызмы?

– Анда ни чыгарганнары, ни эшкәрткәннәре бер Ходайга мәгълүм. Безгә мәгълүме – көрәк белән эшләү һәм тачка ташу. Шул кадәресен генә әйтә алам: анда кем генә эшләмәсен, ахыры бер үк төсле бетә. Аны барысы да «атом» дип йөртә. Менә карагыз: мине нинди хәлгә төшерде ул. – Ят ир свитерын күтәрде – аның бөтен тәне үлекле җәрәхәтләр белән капланган иде. Бусы бәланең яртысы гына, – дип дәвам итте ул сүзен. – Иң яманы шул: мин бөтенләй ирлегемне югалтым. Кеше дә түгел мин хәзер, ике аяклы карачкы нибары. Күп булса биш ел элек кенә мин дә синең кебек үк сәламәт бер кеше идем, юләрлек аркасында харәп булдым.

…Салып алгач, күрше поселок малайлары белән сугышып киткәнбез. Хәтерләмим дә инде, ни җитмәгәндер. Хәер, беренче сугышу түгел. Катырак бәргәләшкән чаклар да булгалады. Бу юлы сугышка участковый килеп катнашкан. Нигә тыгылырга инде? Ансыз да сугышкан булыр идек, килешкән булыр идек. Була торган хәл. Тәртип урнаштыра, янәсе. Кемдер тегеңә дә менеп төшкән. Ялгышыптыр инде, күрәсең. Кем менеп төшкәндер, мин күрми дә калдым. Иртәгесен ишеттек, участковый аяк сузган. Шуннан башланды мәхшәр. Мине һәм тагын өч егетне, башлап йөрүчеләр санап, шәһәргә алып киттеләр. Аннары сорау алулар, хөкемгө тарту һәм зона… Хәзер менә ни тере, ни үле түгел дигәндәй. Ни йортым, ни гаиләм юк. Үләт чиреннән качкандай качалар. Минем соң ни гаебем бар? Ярар, сугышканбыз ди. Ярар, ялгыш кеше үтергәнбез ди. Утыртсыннар иде гади төрмәгө. Ун елга булсын, унбиш елга утыртсыннар. Ничек тә кеше төсендә чыгар идек. Ә бу килеш… Ул «атом» дигәнен кем уйлап тапкан? Кешегә нигә кирәк ул? Син менә укыган кешегә охшагансың. Әйт, ни дип бу хәлгә төшерделәр мине?

Йолкыш ир сөйләгәннәрдән каушап-югалып калган Кирилл беравык сүзсез торды. Аннары салмак кына сөйли башлады:

– Кызганычка каршы, мондый сорау бирүчеләр байтак. Андый кешеләр йөзләрчә, меңнәрчә. Украина һәм Белоруссиядә, Уралда, илнең башка төбәкләрендә радиоактив матдәләр белән агуланган кешеләр саны миллионнар белән исәпләнә. Тик аларга ни дип җавап бирергә?.. Әлбәттә, фәнни-техник революция чорында мондый хәлләр котылгысыз дип, башка дәүләтләр тарафыннан безгә көчләп тагылган кораллану процессы, өстебезгә ябырылып килгән энергия кризисы безне шуңа этәрә дип, әлеге сораулардан җиңел генә котылып та булыр иде. Мин алай итмим. Ник дигәндә, сезнең хәлдә калган кешеләргә бу рәвешчә аңлату әдәпсезлек кенә түгел, оятсызлык ук булыр иде. Аннан да бигрәк, бу чип-чи ялган булыр иде. Атом-төш физикасы өлкәсендәге практик ачышлар, хәсрәттән башка, кешеләргә берни дә бирмәделәр. Атом бомбалары белән котырынып кораллануны, безнең җитәкчеләрнең сәяси амбицияләреннән тыш, берни белән дә аклап булмый, чөнки бер илнең дә беркайчан да безгә һөҗүм итәргә җыенганы юк. Инде энергетик кризис мәсьәләсенә килгөндә, шуны әйтергә була: саклап тотканда, хәзер җитештерелә торган энергия барлык ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә артыгы белән җитәр иде. Алга таба ни булыр? Әлеге тенденция тагын шулай дәвам итсә, кешелек җәмгыяте берничә дистә елдан котылгысыз төстә һәлакәт чигенә килеп басачак. Аңлыйм, бу сүзләр сезнең хәлне җиңеләйтмәячәк. Тагын ни әйтим икән? Сезгә тагын нинди киңәш бирергә икән?

– Ничек инде? Үч ал, диегез!

– Кемнән?

– Ул кадәресен мин үзем беләм. Сезне тыңлап торгач, бердәнбер юл шул булуына янә бер кат инандым; тормышта мин эшли алырдай бердәнбер эш – ул үч алу. Хәер, син кем әле? Кем булып эшлисең әле?..

– Физика укытам.

– Физика? Алай… Син миңа булыша аласың икән ич. Физика укытам дидең бит. Димәк, берәр төрле шартлаткыч ясый беләсең дигән сүз. Ничек ясарга икәнен өйрәт менә.

– Шартлаткычнымы?

– Әйе. Нигә шаккатасың?

– Нигә кирәк ул сиңа?

– Анысын да әйтәм. Башка кешегә әйтмәс идем, сиңа әйтәм. Үземне шушы хәлгә төшергән кешеләрдән мин һичшиксез үч алырга тиешмен. Мин әлеге үлем фабрикасын шартлатырга тиеш, ул җәһәннәм оясының эзе дө калмаска тиеш.

– Фабриканы шартлатасың? Анда бит сакчыларның исәбе-хисабы юктыр.

– Саклавын саклыйлар. Тик тыштан гына. Эчтә тоткыннар ирекле йөри. Эчкө үтеп керүе берни түгел. Канализация торбаларының кая чыкканын беләм. Дөрес, торба башларына тимер рөшөткө куелган. Тотынып карадым, аларны тыштан каеруы өллө ни кыен түгел. Ә фабрика эчендәге бөтен юлларны мин яхшы белөм. Ныграк җимерсен өчен, шартлаткычны кая куясын да уйладым. Кыскасы, мин һәммәсен уйладым. Тик менә шартлаткыч… анысын каян табарга? Базарда табып була, диләр, тик акча дигәнен каян аласың? Эшли алмыйм, урлаша белмим. Үзең ясарга мөкин, диләр. Өйрәт менә: ничек ясарга, нәрсәдөн ясарга?

– Юк, мин моңа бара алмыйм. Белмәгәнгә генә түгел. Белсәм дә өйрәтмәс идем.

– Нигә?

– Нигә дисеңме? Беренчедән, бу юл белән син гомереңне харап иткән кешедән үч ала алмас идең. Аннан да бигрәк, бер гаепсез кешеләрнең гомерен куркыныч астына куясым килми.

– Юк, син мине аңламадың. Моны мин төннә, фабрикадан кеше китеп беткәч эшлим.

– Шулай да булсын ди. Ул фабрика шартлагач, ниләр буласын күз алдыңа китерәсеңме? Һавага күпме радиоактив тузан болыты күтәреләчәк. Аннары ул уннарча, йөзләрчә чакрымнарга җәеләчөк. Шуның нәтиҗәсендә меңнәрчә кешеләр газаплы үлемгә дучар ителәчәк. Алар турында уйладыңмы син?..

– Алар минем хакта уйлыймы соң? Мине җәллиләрме? Син менә һич югы минем белән сөйләшеп тордың. Башкалар якын килергә дә курка, минем эчтә әлеге каһәр суккан «атом» утыра, барысы да шуннан куркалар. Нәрсә, мин аны сорап алганмыни? Ярар, теләмисез икән, бигайбә. Аңа карап мин ниятемнән баш тартырга җыенмыйм. Их, мине берәү дә аңламый шул, – авыруның йөзе кара көйде, тешләре шыгырдады, юынмаган һәм кырынмаган бите буйлап яшь тамчылары тәгәрәде.

Кириллның бәгърен үткен пычак белән телгәләделәрмени. Ул ирексездән кулларын тоткынның иңнәренә куйды.

– Ярар, нигә алай дисең? Аңлыйм, җиңел түгел сиңа. Тик уйлап кара…

– Бар, юлыңда бул! Сиңамы кеше хәлен аңлау! Син генә түгел, барыгыз да шундый. Син сау-сәламәт, сиңа нәрсә, ә миңа… Ул Кириллга арты белән борылды да авыр адымнар белән поселокка таба атлады.

– Кара әле, исемең ничек иде әле? - Кирилл аны туктатырга тырышып карады.

– Исемең ничек дисеңме? Афоня, диде ул барган көйгә.

– Афоня… Димәк, Афанасий. Ә өтиегезнең исеме?

Тоткын ачы итеп елмайды.

– Афанасий идем, әтиемнең исеме дә бар иде. Афоня булып калдым, Афоня Болдин булып. Ярый хәзергә!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас