

1.
Биектау педагогия училищесының физика укытучысы, егерме алты яшьлек буйдак егет Кирилл Градовның эшләре җәйге ялга чыккан көннән үк кирегә китте. Хикмәт кояшлы җылы көннәрнең кинәт яңгырлы салкын көннәргә әйләнүендә генә түгел. Анысына түзәр дә иде. Иң яманы шул: ерак диңгез буендагы кечкенә бер поселокта «кыргый туристлар» сыйфатында бергәләп ял итәргә җыенган иптәше, алай гына да түгел, ял итү турындагы әлеге идеянең авторы, Кириллның иң якын дусты һәм коллегасы Сергей Пугов, кичә телефоннан шылтыратып, үзенең диңгез буена бара алмаячагын хәбәр итте. Чын булса, электромеханика техникумының тарих укытучысы Сергей Пуговны ниндидер археологик экспедиция эшендә катнашырга чакыралар, имеш. Һәм шушы көннәрдә, әлеге экспедициягә ияреп, ул Төркия чигендәге ерак бер авылга чыгып китәргә тиеш икән.
Ә бит Сергей, диңгез буендагы поселокта рәттән берничә ел ял иткән кеше буларак, элекке фатир хуҗасына әле язгы якта ук хатлар язган, беркадәр акча да җибәреп өлгергән иде. Үзе беркайчан булмаган һәм күрмәгән ул караңгы җирдә Кирилл ялгыз башы нишләр икән?!. Сөйләүләренә караганда, бар булганы сигез-тугыз йорттан артмаган поселокка хәтта машиналар да йөрми ди бит.
Болай ярамас, Сергейга тагын бер шылтыратып карарга, инде һаман да экспедиция дип авыз суын корытса, синнән башка беркая бармыйм дип, өзеп өйтергө кирәк булыр.
Ул Сергейның номерын җыйды, трубкада дустының калын тавышын ишетүгә, туп-туры:
– Сергей, кара әле, син кире уйламадыңмы, теге мәгънәсез ниятеңне үзгәртмәдеңме? – дип сорады.
– Син казу эшләрен күздә тотасыңмы?
– Нәрсәне булсын тагын…
– Юләр син, Кирилл. Уйлап кына бак. Сүз гадәти казу эшләре турында бармый лабаса. Әйттем бит инде: археологлар ифрат зур үсешкә ирешкән борыңгы цивилизация эзләренә юлыккан булырга тиешләр. Баш җитмәс, күз алдына китерә алмас дәрәҗәдә югары цивилизация! Ә үзенең гомере ун-унике мең еллар белән исәпләнә, ди. Шуларның һәммәсен үз күзләрең белән күрү нинди бөхет! Кайчан да булса шундый бәхеткә юлыгырмын дип хәтта уйлаганым да юк иде. Мондый ачыштан соң кешелек җәмгыяте тарихын өр-яңадан яза башларга туры килмәгәе.
– Ярар, син боларны бүтөн берәүгә сөйлә, – дип мыгырданды Кирилл. Синең инде үз сиксәнең сиксән. Әйтик, археологлар сөйлөгәнчө үк булмасын да ди. Әмма барыбер, миңа, тарихчы кешегә…
– Синнән башка казый алмаслар дисең инде…
– Эш анда түгел. Үз кулларың белән тотып, капшап карамый торып, ничек инде тарих фәнен укытасың ди?..
Кирилл бер минут чамасы сүзсез торды. Аннары:
– Ярар, бәхәссез нәрсәләр хакында бәхәсләшергә сиңа бир инде. Хәер… Теләсәң нишлә. Әмма шуны бел: синнән башка диңгез буена ике аягымның берсен дә атламаячакмын, – дип өстәде.
– Кирилл, нигә инде алай кыланасың? – дип ихлас рәнҗеде Сергей. Шуннан да яхшырак урынны тапмаячаксың бит. Сине белмимме әллә. Сиңа әллә танцы-манцылар кирәкме? Заманча модный кызлар кирәкме? Әллә рестораннарсыз, концерт-балетларсыз яши алмам дип куркасыңмы? Синең бит хәтта шәһәрдә дә ояңнан читкә чыгып караганың юк. Ә анда, диңгез буенда – саф һава, тынычлык, су! Ни машина, ни дача халкы комачауламый. Телисең икән, диссертацияң өстендә казын, телисең икән, кояшта кызын. Тамак ягы да зарланырлык булмаячак. Һәрхәлдә, Лизавета түтәй ачка интектермәчөк. Юкка гына рәттән ике ел аңарда яшәмәдем бит. Иртөнге ашы да, төшкесе һәм кичкесе дә туярлык булачак. Өстәвенә, теләгән хәтле чия ашыйсың. Шуларның һәммәсе өчен аена нибары йөз сум акча түлөргә кирәк. Мондый арзан табынны тагын кайдан табар идең?
– Шулаен ул шулай да. Ят кешеләр арасына ялгыз башым чыгып китәсе килми бит.
– Алайса, берәр иптәш тап. Таба алсаң, билгеле.
Кирилл тынып калды. Ни дисәң дә, дусты аның авырткан җиренә кагылды бит әле. Үтә тыйнак һәм оялчан булганга, ул ифрат авыр таныша, аннан да авыррак аралаша торган бер кеше иде. Сергей аның студент чагында ук танышкан бердән-бер дусты булгандыр, мөгаен.
– Ярар, уйлап карармын, – дип көрсенде ул телефон трубкасына.
– Уйлап торасы да юк, – дип куәтләде Сергей. Барып бүген үк билет ал да аллага тапшыр. Лизавета түтәйгә кыска гына хат язып бирәм, сиңа аңлатып торасы да булмаячак. Аннары шулкадәресен дә әйтим, – дип өстәде ул, пышылдауга күчеп, – анда сине шундый бер сөенеч, сюрприз көтә – миңа гомер буе рәхмәт укыячаксың.
– Нинди сөенеч тагын? – дип колагын торгызды Кирилл. –
– Ансын әйтмим. Әйткәч, нинди сюрприз булсын инде ул.
– Беләм мин синең сюрпризларыңны. Ерак тарихка бөйле берәр
нәрсәдер әле?
– Юк, сүз синең исең китә торган сәер хәлләр турында бара.
– Нәрсә, нәрсә? Мине анда чит планета кешеләре белән очрашу көтә, дияргә теләмисеңдер бит?
– Юк, анысын ук вәгъдә итә алмыйм. Ләкин шунысы хак, сине анда шундый хәлләр көтә ки, чит планета кешеләре белән очрашудан һич ким булмаячак.
– Әгәр шулай икән…
– Нәкъ шулай, дус кеше. Менә шуңа күрә кырык эшең кырык якка ташла да билет алырга чап.
2.
Әлеге сөйләшүдән соң атна ярым вакыт уздымы-юкмы, төксе чырайлы бер грузин тузып-яньчелеп беткән «Москвич»ында Кириллны биек тау итәгенә китереп бушатты да, биргән акчасын санап кесәсенә салып куйгач, куаклыклар арасыннан беленер-беленмәс булып күренеп торган өйләргә төртеп күрсәтте:
– Син эзләгөн Текә Яр шул инде. Турыдан сыпыртсаң, якын гына.
Иске «Москвич» янә бер «тыр-тыр» килеп алды да борылышка җитеп күздән югалды. Кирилл берничә минут тирә-юньгә карап торды. Урыны, чыннан да, искиткеч икән. Тут агачлары күләгәләп торган куе үләнле тар сукмак сөзәк тау бите буйлап поселок читендәге йортларга хәтле бормаланып бара-бара да куе ябалдашлы агачлар арасына кереп күздөн югала. Алда поселок йортларының кояшта янып, уңып беткән такта түбәләреннән һәм, сулга авышып, авам-авам дип торган таш манарасыннан башка нәрсә күренми. Манараның күккә хәтле сузылган башы тирә-юньдәге яшел табигать фонында шыксыз булып очлаеп тора. Ә аста, юлдан күп булса йөз метрлар чамасы читтә, көмеш зөңгәр сулы иксез-чиксез диңгез җәйрәп ята. Аның ярлары ак комлы пляж белән каймап алынган. Тирә-юнь әкияти тынлыкка чумган, Әйтерсең, монда һава үзе дә үзгә бер сабыр, тыныч йокыга талган.
Кирилл салмак адымнар белән поселок читендәге ярым җимерек йортка таба атлады. Килеп җитеп, ян бакчада түтәл өстенә иелгөн карчыкны абайлап алгач:
– Гафу итегез. Елизавета Александровнаның йорты кайсы икән? – дип сорады.
Карчык ашыкмый гына тураеп басты, башындагы яулыгын рәтләп бәйләде, аннары аналарча ягымлы итеп бер елмаеп куйды.
– Лизавета мин булам инде. Син, мөгаен генә, Сергей язган теге егет буласыңдыр әле. Шулай икән – өйгә рәхим ит.
Кирилл, чемоданын тотып, куе үлән күмгән сукмак буйлап каушый-каушый карчыкның үзенә караганда да ныграк тузган йортына таба атлады. Хәлбуки, йортның эчке ягы ул хәтле иске булып чыкмады. Бусаганы атлауга, бик тә пөхтә һәм чиста итеп җыештырылган җыйнак кына бүлмә эчендә калдылар, шундагы ишекләрнең берсен ачып, тагын да бәләкәйрәк янә бер бүлмәгә уздылар.
– Шушысына урнашырсың инде, улым, – диде карчык ягымлы тавыш белән. – Бу синең йокы бүлмәң булыр. Көндез исә бөтен йорт синең карамакта. Комачау итәрдәй кеше юк – ялгызым яшим.
Кирилл бүлмәдәге бердән-бер тәрәзәгә күз салды. Тәрәзәне котырып үскән виноград куагының алтынсу- яшькелт яфраклары каплаган. Карчык йортына терәлеп үк диярлек өсте чәнечкеле тимер- чыбык белән урап алынган биек койма калкып тора.
– Борын төбендә генә бу нинди концлагерь тагын? – дип кызыксынды Кирилл.
– Әйе шул, нәкъ концлагерь инде, – дип куәтләде карчык та. – Күршем Игнат Полипчук шулай кыланды, безнең кебекләр байлыгына кызыкмасын диптер инде.
– Шулай бик баймыни?
– Кем белсен. Хәзер аның йортының түбәсеннән калган җирен күреп тә булмый бит! – диде Лизавета түтәй, күршесенең кояшта күзне чагылдырып, ялтырап яткан түбә калайларын күрсәтеп. – Ул түбә астында ниләр барын белсә бер ходай беләдер. Шундый койма кирәк булгач, бардыр инде.
– Бәлки аның гаиләсе шундый…
– Гаилә тагын. Үзе белән хатыны һәм өлгереп килгән бер кызы. Бар булганы шул. Ну байлыкны җыеп карый инде! һаман җитми. Күрерсең өле. Ярар, син җайлап урнаша тор. Ә мин табын хәстәрләп алыйм. Сергей иртәнге чәйне шушы вакытта эчә торган иде. Сиңа кайчан җайлырак?
– Миңа ничек тә ярый, үзегезгә карагыз инде.
Чемоданын бушатып, әйберләрен урнаштырып алгач, Кирилл урамга чыгып керергә булды. Аны иң элек, ни өчендер, Лизавета түтәйнең күршесе Полипчуклар йорты үзенә тартты. Тик йортны урам яктан да биек койма каплап тора икән. Җеген җеккә китереп эшләнгән капкадан да берни күрерлек түгел. Аңа «Сак булыгыз – усал эт бар» дип язылган калай кадакланган.
Кирилл тыңлап бакты. Ишек алдында шылт иткән тавыш юк иде. Шулай да читкә берничә адым атларга өлгермәде, эчтә мотор тавышы ишетелде, ул да түгел, капкалар ачылды һәм аннан галәмәт зур бишекле мотоцикл килеп чыкты, аңа катлы-катлы итеп яңа өлгергән кыяр, помидор, җиләк-җимеш, яшел суган белән тулы кәрҗиннәр һәм әрҗәләр, марля белән төреп бәйләгән чәчәк букетлары төялгән иде.
Рульгә башына пластмасса шлем кигән таза, нык бөдөнле ир кукраеп утырган, арттагы урынга җыерчык баскан кызыл йөзле, бөрешкән куллы бәләкөй генә, ябык кына хатын кунаклаган. Ир кеше, төшеп, капканы япты, һәм тагын бер минуттан, үз артыннан сасы бензин исе калдырып, мотоцикл күздөн дә югалды.
Кирилл урам буйлап өскә таба атлады, үлән баскан буш, киң мәйданны урам дип атап булса, билгеле. Юлның ике ягында да анда-санда җирле таштан салынган эреле-ваклы йортлар күзгә ташлана, алар куе булып үскән айва, чия, алма агачлары, чикләвек куакларына күмелеп утыралар, агачлар арасыннан анда-санда кавын-карбыз, помидор түтәлләре күренеп кала.
Күпчелек йортларның ишеклөре төбенә хәтле ачык тора. Кояш инде шактый күтәрелеп, көн эсселәнеп килүгә карамастан, ни урамда, ни йортлар янында кеше-кара күренми. Урамның аргы башына барып җиткәч, Кирилл, агач белән бурап алынып, түбәсе чирәм белән ябылган кечерәк бер чишмә янына килеп тукталды. Ул килгөн юл, ары таба текә тауга таба күтәрелеп, тауның түбәнге өлешен тоташ каплап алган яшь наратлыкка кереп югала. Кызгылт-сары кәүсәләр арасыннан боргалана-боргалана барган тар юл хуш исле сумала аңкыган салкынча һавасы белән үзенә кызыктырып-тартып тора иде. Тик табын хәстәрләп калган Елизавета түтәй исенә төшкәч, Кирилл кайту ягына борылды.
Текә Яр поселогы егеткә торган саен ныграк ошый барды. Хәтта Полипчукларның биек коймасы да баштагы төсле үк ямьсез тоелмый иде. Кабат аларның капкасы турыннан узганда, эчтән кинәт ниндидер этнең шатланып шыңшуы һәм кыз баланың ягымлы тавышы ишетелеп калды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com