

Тəрəзəдəн таң сарысы күренүгə Фəритлəрнең
өендə дə гадəти хəрəкəт башланды. Хатыны Фəүзия,
кызын ияртеп, сыер саварга чыгып йөгерде. Йөгер-
мəслек тə түгел шул, алай-болай авыл башында
көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелə башла-
ганчы, җиде баш сыерны савып өлгерергə кирəк.
Малайлары Таһир белəн Заһирның да урыннары
буш, димəк, дуңгызларны карыйлар, дип уйлады
Фəрит һəм канəгать елмаеп куйды. Əйе, хуҗа йортта
үзе урнаштырган тəртипнең берсүзсез үтəлүенə
күптəн күнеккəн. Бу тəртип буенча һəрбер гаилə
əгъзасы үз бурычын яхшы белə һəм кушылганны
җиренə җиткереп башкара. Вак кына бер эшнең дə
“ул кушканча” үтəлмəвеннəн хуҗаның “җене котыра-
чагын” өйдəгелəр күптəн үзлəштергəн инде.
Фəрит һаман урыныннан торырга иренеп кирелеп
алды. Аның əкренлəп төнге йокыдан айнып килгəн
күңеле нəрсəгəдер кузгалып-җилкенеп куйды. Бу
сəер халəтнең сəбəбен эзлəп, үткəн көнне барларга
кереште ул. Тик игътибар бирерлек бер нəрсə дə
тапмыйча, үз-үзенə колак салды.
Шунда келт итеп төнлə күргəн төше хəтеренə
килде. Менə нəрсəгə кузгалган икəн аның күңеле! Ул
бит төшендə бала чагына кайтып килде. Алар бөтен
туганнары – биш бала – бергə өстəл артында чəй
эчəлəр, имеш. Ə əнилəре аларны кайнар коймак
белəн сыйлый. Мичтəн бөркелгəн эсседəн йөзе
матур булып кызарып киткəн əнилəре чираттагы
табаны алган саен: “Ашагыз, балакайларым, ашагыз
кайнар чагында”, – дип, аларның аркаларыннан да
сөеп алырга өлгерə.
Менə өй ишеге кинəт киң итеп ачылып китə һəм
аннан кием нəреннəн солярка исе аңкып торган
əтилəре килеп керə. Тракторчы ул, көн дə шулай
иртəн биштə торып фермага эшкə ашыга һəм бала-
лар йокы туйдырып иртəнге ашка җыелганда гына
кайтып керə. Гаилə табыны тагы да түгəрəклəнеп
китə. Җырлап утырган җиз самавыр янында барың
бергə, кайнар коймак белəн чəй эчүлəре шундый
күңелле. Бер-берсен бүлдереп үз яңалыкларын,
кызыклы хəбəрлəрен сөйлəгəн балаларын тыңлап,
əти-əнилəре шат елмая. Алар үзлəре дə кечкенə
балалары белəн өлкəн нəрчə исəплəшеп, шушы
түгəрəк табын артында киңəш-табыш кора. Түгəрəк
табын! Ул түгəрəк булганда гына күңелле шул. Аның
бер почмагы китек булса, бəхетле йорттан шунда ук
кот китə, ямь югала...
Күргəн төшен ничек юрарга да белмичə торып
утырды Фəрит. Үлем түшəгендə яткан əнисе – Мəрзия
карчыкны хəтерлəде. “Туганнарыңны ташлама,
балам. Гомер буе бергə булыгыз. Шулай булса гына
мин гүрлəремдə тыныч ятармын”, – бу мəңгелеккə
күчкəн əнилəренең соңгы сүзе-телəге булды һəм ул
иң беренче чиратта олы малай Фəриткə төбəп
əйтелгəн иде.
Баштарак əнисен дə, аның васыять итеп əйткəн
сүзлəрен дə еш искə алды Фəрит. Тик вакыт үткəн
саен тормыш мəшəкатьлəре əнисенең изге үтенечен
һаман тоныкландыра барды. Əтилəре дə гүр иясе
булгач, бер гаилəдə үскəн биш бала, һəрберсе
башлы-күзле булып, үзаллы дөнья көтə башлады.
Бер ата-анадан туган балаларның бер холыкта, бер
уйда һəм фикердə, бер физик халəттə булулары
əлегəчə дөнья йөзендə билгеле түгел. Шушы тор-
мыш канунына ярашлы, Сабирҗан белəн Мəрзиянең
дə биш баласы биш төрле холыкка ия булып үсте.
Тик Фəриттəге кебек дөнья көтүгə, байлык ишəйтүгə
хирыслык аларның берсендə дə юк иде. Фəриткə
чын мəгънəсендə “байлык җене” кагылды. Хатыны
Фəүзия дə байлык сөюдə иренə тулысынча иш
булды. Артык чыгымнан куркып, кунакка йөрмəделəр
һəм үзлəре дə кунак җыймадылар. Тормыш шулай
алга тəгəрəде...
Чираттагы көн дə, башка бик күп көннəр кебек,
үзенең гадəти тəртибеннəн тайпылмыйча башланып
китте. Бер мичкə ачыткыны “ялт” иттергəн унга якын
дуңгызның ашарга даулап кычкырган əче тавышла-
ры тынып калды. Исəпсез тоелган ишле мал-
сыерлар, башмаклар, сарык лар көтүгə куылды.
Кош-корт ашату, җыелган сөтне сепаратор аша
үткəрү, каймак сатып кайту кебек көн буена сузылган
бихисап күп эшлəрнең икенче этабы башланганчы
бер тын алу иде бу.
Гаилə əгъзалары иртəнге чəйгə җыелды. Тавыш-
тынсыз гына берəр чынаяк чəй эчкəч, төнлə күргəн
төшеннəн күңеле һаман илəс-милəс булып торган
Фəрит, бер карарга килеп, сүз башлады:
– Бу шимбəдə туганнарны җыеп алырга уйлыйм,
Фəүзия, əкренлəп əзерлəнə тор.
– Нинди бəйрəм тагын? – дип, аптыраулы карашын
иренə төбəде хатын.
– Син нəрсə? Туганнар белəн бер җыелышып
сөйлəшеп утырырга бəйрəм кирəкмени...
– Күпме чыгым! – дип ирен бүлдереп сүз башлаган
Фəүзия, аның усал карашын тоеп, тынып калды.
Шулай да, бүлəк алырга акча кызганып, чакырулы
туган көн мəҗлеслəренə дə йөрми торган иренең
кинəт кенə кунак җыярга уйлавыннан тəмам аптыра-
ды. Иртəнге чəй янындагы сүз шуның белəн
тəмамланды. Болай да мəшəкатьлəре баштан ашкан
гаилə əгъзалары кунак каршы алуга җыена башла-
ды...
Фəрит үзе дə туганнарын чакыруга ныклап
əзерлəнде. Җиргə мəңгелеккə килгəндəй, еллар
дəвамында төзегəн дөньясын тагын бер тапкыр
карап чыкты. Очын-очка чак ялгап яшəгəн туганнары
алдында мактанып-масаеп алырга да исəбе юк
түгел. Ялан кебек зур өен, каралты-курасын, андагы
исəпсез малларын, заманча эшлəнгəн мун-
ча-саунасын күрсəтер. Ягъни дөньяда ничек яшəргə
кирəклекне туганнарына сүзсез генə аңлатыр. Ə
тимер гаражда торган соңгы модель “Жигули”нең
авылда берəү икəнен бөтен авыл халкы белə. Район
үзəгендəге базарга итен-маен, сөтен-каймагын
сатарга да шул машина белəн җилдереп кенə барып
килəлəр.
“Əлеге дə баягы, тырышлык инде, тырышлык”, –
дип, эчтəн генə үзен мактап, күкрəген киереп алды
ул һəм бакчадагы алмагач төбенə барып утырды.
Төнге төш тəэсиреннəн һаман арынып бетə алмаган
Фəрит туганнары белəн кайчан соңгы тапкыр бергə
җыелып очрашуларын хəтерлəргə тырышты. Тормыш
юлын кирегə барлый торгач, əтилəрен мəңгелек
йорт – зиратка озаткан көнгə барып төртелде. Кара
син аны, шуннан бирле очрашкан юк икəн, күпме
гомер үткəн бит, дип, күңелсез генə нəтиҗə ясады...
Тормыш булгач, күрешми тормадылар, əлбəттə.
Берчак шулай ялкыткыч озын кышны куа-куа килгəн
язгы көннəрнең берсендə кичлəтеп кенə өйлəренə
энесе Шакир килеп керде. Йөзе агарып, суырылып
киткəн энесенең юкка килмəвен аңлады Фəрит һəм
“Нəрсə булды?” дигəн сораулы карашын төбəде.
– Абый, кичə Уфадан кайттым... хатын – Зарема
киленегез – нык чирлəп китте бит. Шəфиев урамын-
дагы больницага салдылар Хəле бик җитди, дилəр...
Сүзнең кая таба барганын аңлаган Фəрит:
– Нишлим инде, мин врач түгел бит, – дип җавап
кайтарды.
Абыйсының салкын җавабыннан Шакир бермəлгə
югалып калды.
– Аңлыйм анысын... ни бит... дəвалануга акча
сорыйлар. Көзгə сатасы ике үгезем бар... түлəрбез.
Фəритнең, əйтерсең, җавабы алдан ятлап куелган
иде, бер мизгелдə “отказ” сукты ул:
– Миндə юк шул, энекəш, бер тиен дə юк, башка
җирдəн эзлəп кара...
(Дәвамы бар.)
***
Мөнəвис Зөфəр улы Низаметдинов 1961 елның 28 июнендə Илеш
районының Үрнəк авылында туган. Əти-əнисе – гомер буе колхозда
эшлəгəн авыл кешелəре.
Сигезьеллык мəктəпне тəмамлаганнан соң Пермь өлкəсе Березники
шəһəрендə һөнəрчелек-техник училищесында укып, электромонтер булып
чыга. Хəрби хезмəтен Кавказ якларында үти. 1984 елда БДУдагы филоло-
гия факультетының читтəн торып уку бүлегенə керə.
Бер үк вакытта Илеш районының Сүлте урта мəктəбендə татар теле
һəм əдəбияты укыта. Аннан Илеш районы “Маяк” гəзитендə социаль-
көнкүреш бүлеге мөдире, республика “Өмет” татар яшьлəре гəзите
хəбəрчесе, “Нурлы Илеш” мөселман гəзите мөхəррире булып эшлəде.
Башкортстанның Журналистлар берлеге əгъзасы.
Бүгенге көндə Илеш районында Сүлте мəхəллəсенең имам-хатыйбы
вазифасын башкара. Шигырьлəре Башкортстан “Китап” нəшриятында
чыккан “Биш кыллы саз” җыентыгында (2001) дөнья күрде, берничə үзнəшер
китабы басылды.