Чәчмә әсәр
20 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)

Əгълəмнең дулкынланудан күз аллары караңгыланып китте. – Таптыгыз? Димəк?..

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)

(Ахыры.)

– Мəҗлеснең ахырына чаклы утырмый кайтып
киткəнсең.
– Үзем сəрхүш булсам да, бер яхшы гадəтем бар
минем, иптəш полковник. Бер чамага җитəм дə, үземə-
үзем: “Револь, кайт!” – дип əмер бирəм. Шушы сый-
фатым булмаса, давно бы валялся под забором. Ə бу
очракта теге үтерүче, бəлки, мине дə җəһəннəмгə олак-
тырган булыр иде.
– Ə сезнең бит ресторанда тагы бер шешəдəшегез
булган. Шиклəнелүче сүзлəренə караганда, ул “ялтыр
баш” сезгə иярми торып калган.
– Əйе, мин азактан, аны кайда күрдем икəн, дип уйлап
йөрдем. Исемə кичə генə дигəндəй төште. Абруйлы бур
Чувакин, ягъни “Чүкеч” компаниясендə икəн. “Болт”
дип дəшəлəр иде, булса кирəк. Утыртылган бандитның
куштаннарының берсе буладыр инде.
– Соң, бу хəбəреңне нигə майор Салиховтан яшереп
калдырдың, Револь Сəмиевич?
– Сəрхүшнең аңы җайлап кына ачыла шул, Вəкил Ту-
раевич. Əле исемə тагы бер факт төште. Басыйров йор-
тыннан чыккач, мин озак кына такси көттем. Ниһаять,
килде. Без кузгалып кына киткəндə, йорт каршына тагы
бер такси килеп туктады, аның тəрəзəсендə ялтыр баш
чагылып калгандай булды...
– Их син Хəйрүшин! Бу фактны безгə алданрак
җиткергəн булсаң!..
– Əйттем бит инде, ипт...
Яхин аны тыңлап бетмəде, кул гына селтəде.
Бүлмəсенə Салиховны чакыртты. Йөзе ачулы иде.
– Менə, майор, бик кыйммəтле шаһит!
– Белəм, иптəш полковник, адвокат Хəйрүшин Револь
Сəмиевич. Без аның белəн җинаять булганның икенче
көнендə үк əңгəмəлəштек.
– Əйе “əңгəмəлəшкəнсез” шул. Җентеклəп сорау
алмагансыз. Хəзер үк кабинетыгызда яңадан
əңгəмəлəшегез, һəр сүзен җентеклəп протоколга
теркəгез. – Ул Хəйрүшин ягына борылды. – Ничек уй-
лыйсыз, иптəш Хəйрүшин, ул “Болт” кушаматлы адəмне
кайда табарга мөмкин?
– Ул компания күбрəк “Юпитер” рестораны тирəсендə
чуала инде, иптəш Яхин. Тик, кеше үтергəн булса, мине
килеп кулга алсыннар дип көтеп утырмас.
– Ишеттеңме, майор? Адвокат полицейскийдан
күбрəк белə. Үзеңнекелəргə боерык бир: озакка сузмый
эзлəсеннəр, тапсыннар, китереп япсыннар!
...Заманында СССР атлы зур мəмлəкəтнең башлыгы
Никита Сергеевич Хрущев 1980 елга чаклы илдə ком-
мунизм төзергə вəгъдə иткəн иде. Имеш, ил байлыкка
күмелəчəк, кибетлəр биклəнмəячəк, халык аннан азык-
төлекне, кирəк-яракны бушка, күпме тели, шулчаклы
алачак, җинаятьчелек бөтенлəй юкка чыгып, милиция,
прокуратура, судның кирəге калмаячак... Кызганыч-
ка каршы, СССР үзе дə таркалды, аның дəвамчысы
Русиядə кибетлəр хəтта шырпы белəн тозны да
бушка бирми. Җинаятьчелек тə кимергə уйламый,
арта гына бара. Шулай булгач, хокук саклау органна-
рын нишлəтəсең инде?! Алар колбилəүчелек чорын-
да феодализм белəн капитализм корылышларында
булган, илебез социализм төзегəндə булды, əле дə
бар, килəчəктə дə юкка чыкмастыр. Аларны бертуктау-
сыз əйлəнеп торган хəтəр зур көпчəк-маховик белəн
генə чагыштырырга мөмкиндер. Ул ил киңлеклəренə
сибелгəн йөзəрлəгəн кечерəк көпчəклəрне хəрəкəткə
китерə. Бу очракта – зур шəһəрнең бер районы поли-
циясе эшчəнлеген. Əйе, ул əйлəнə, кайчак сүлпəнлəнə
төшə дə, аннары тагын кызып китə. Əле аны кыздырып
җибəрүче полковник Яхин булды.
Шул көнне үк “Болт” кушаматлы Балтаев фамилия-
ле угрыны эзлəп табып, район полиция бүлегенең
“обезьянниг”ына яптылар. Озак һушына килергə
бирмəделəр, майор Салихов кабинетына мендереп
сорау алырга тотындылар. Полковник Яхин да анда
иде. Карышып маташкан булды. Тик канлы пычакта кал-
ган бармак эзлəре аныкы икəнлеге ачыклангач, əллə
кая бара алмады. Андый вак-төяк шпана куркак була
бит ул. Протоколга кул куйды. Имеш, “Чүкеч” җинаятьне
төрмəдəн җибəрелгəн фəрманны үтəп эшлəгəн...
Əгълəм көтте, нишлəргə белми көтте. Хəзер инде
сорау алырга чакырмаслар. Алынасы алынып беткəн.
“Гаеплəү нəтиҗəсе” атлы кəгазьгə кул куярга чакырыр-
лар да эшен прокуратурага тапшырырлар. Аннары –
суд... Полициядə булып яткан үзгəрешлəрне, табигый,
ул белми иде əле.
Ниһаять, өченче көн китте дигəндə аны изолятордан
полиция бүлегенə китерделəр. Майор Салихов каби-
нетында полковник Яхин да бар иде. Йөзлəре көлəч,
əйтерсең дə зур бер эш башкарганнар, чуалчык йомгак-
ны чишкəннəр.
– Утырыгыз, иптəш Бəхтиев, – диде полковник, аңа
утыргыч күрсəтеп.
“Иптəш”?.. Колагы ялгыш ишетмиме? Шиклəнелүче
түгел, гаепле түгел, иптəш! Нинди матур сүз! Күңеленə
җылы булып китте.
– Я, хəллəр ничек, Əгълəм Мəһəдиевич? – дип ку-
шылды түрəсе сүзенə майор.
– Шəп дип əйтəлмим, гражданин майор. Билгесезлек
җанны өшетə.
– “Иптəш” дип мөрəҗəгать итегез безгə, – диде пол-
ковник, тагы да елмаеп. – Үтерүчене таптык, сез тулы-
сынча акландыгыз.
Əгълəмнең дулкынланудан күз аллары караңгы-
ланып китте.
– Таптыгыз? Димəк?..
– Димəк, сез иреклесез, иптəш Бəхтиев.
– Кем ул?
– Анысы сезнең хəсрəт түгел. Китəргə мөмкин. – Пол-
ковник, əңгəмə беткəнен белдереп, урыныннан торды. –
Башкача юк-бар компаниялəргə ияреп, хəмер чөмереп
йөрмəгез. Сезгə əле яшəргə дə яшəргə.
Полиция бүлегеннəн ничек чыкканын Əгълəм
аңгармады да. Яшəргə дə яшəргə... Яшəргə дə яшəргə...
Тəүдə аның күзе бераз читтəрəк торган кызыл төстəге
таныш “Форд”ка төште. Янында елмаешып Таһир
белəн Фроза-Фəйрүзə басып торалар иде. Зур чəчəк
гөллəмəсе тоткан Алиясе ишек төбенə үк килеп баскан
икəн.
– Алия!
– Əгълəм!
Кыз егет кочагына чумды...

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (Ахыры.)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас