Чәчмә әсәр
19 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)

Хатын егетнең кочагына сыенды. Керфеклəре яшькə чыланган иде. – Əгълəм! Калтырап торган тəннəр бер-берсенə сыенды,  иреннəр иреннəргə кушылды. – Мин сине шундый сагындым, Алиям! – Мин дə!.. – Бала кемнеке, Алия? – Синеке булмаса, "Əгъзəм" исеме кушар идеммени? 

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)

(Дәвамы.)

– Дөресен əйтергə кирəк, иптəш полковник, безне
куандырырлык түгел. Барысы да бертавыштан
шиклəнелүчене мактый, ул кеше үтерергə сəлəтле
түгел, дилəр. Ну, аларның фикерлəре наивныйрак
инде, безнең эш калыпларына сыеп бетми.
– Дəрзамановыгыз дамы? Киявен үтергəннəр ич!
– Əйе, Дəрзаманов та.
Яхин берничə минут уйланып утырды.
– Димəк, без егетне үтерүче ясарга җыенабыз?
– Соң, иптəш полковник, фактлар бит, фактлар...
Дəлиллəр дə җитəрлек.
– Ə пычак? Ул мəрхүмнең күкрəгенə үзе кадалганмы-
ни?
– Шул гына инде, иптəш полковник. Аның каравы,
иртəгə безнең кулыбызда иң зур козырь булачак. При-
знательное показание подозреваемого!
– Нəрсə, нык басым ясадыгызмы?
– Юк, үзе кул куярга вəгъдə итте.
– Миңа бер нəрсə ошап җитми, Тəлгать Əсгатович.
Бер генə фаразны алга сөрүегез. Имеш, аның гына мо-
тивы бар, үтереш урынында ул гына булган. Ə башка
фаразлар? Əйтик, ресторанда бит биш кеше булган.
Җинаять урынында өчəү. Бу Басыйровның һөнəри
эшчəнлеге белəн бəйле түгелме? Теге шəшəдəш адво-
кат белəн ныклап кызыксындыгызмы?
– Аның белəн əңгəмəлəштек тə ул, Вəкил Тураевич...
– Ныклап төпченегез. Минемчə, ул сезгə сөйлəгəненə
караганда күбрəк белергə тиеш... Мин ул адəм белəн
яшь чактан таныш.
Əйе, байтак еллар элек бер ирне икəүлəп җиде елга
утырткан иде алар. Капитан Яхин ул “эш”не очын-оч-
ка тартып-сузып ялгады. Адвокат Хəйрүшин өлгерлек
күрсəтеп яклап кала алмады. Теге ир үзенең гаепсез-
леген исбатлап иреккə чыкканчы, өч ел үтеп китте.
Яшьлектə җибəргəн бу хатасы полковник Яхинның
һаман да еш исенə төшеп, күңелен тырнап тора...


14
Əгълəм камерада тагы бер йокысыз төн үткəрде.
Иртəн ул протоколга кул куя. Үзенең “гаебен” таный.
Сөйгəне белəн, бəлки, соңгы очрашуы өчен менə шун-
дый “хак” түли. Хак?.. Мəхəббəттə “хак” дигəн төшенчə
булырга мөмкинме соң? Хəзерге заманда булырга да
мөмкин икəн шул. Əгълəмгə моны төшендерделəр
бит инде. Ярлылар – байлар, гади кешелəр – түрəлəр,
наданнар – акыллы башлар... Юридик мохиттə
“мəхəббəт”, “ярату” дигəн төшенчəлəр юк, дип əйтте
бит инде тикшерүче майор да. Ə кешелек мохитендə?
Шулай ук ул төшенчəлəр юкка чыгып бара микəнни?
Əллə французларның шаяртуы, чынлап та, дөрескə
чыгамы? Имеш, “мəхəббəтне урыс илендə генə уйлап
чыгарганнар, түлəмəс өчен”. Социализм корылышында
түлəмичə яшəгəнбез дə, хəзер, капитализмга күчкəч,
мəхəббəт түгел, алыш-бирешенəме? Мең-мең сорау-
лар... Əгълəм башсыз егет түгел. Техника мəсьəлəсен-
дə дə тирəн йөзə, социаль үзгəрешлəргə дə, сəясəткə
дə аек күз белəн карый. Украина белəн Русия арасын-
дагы тарткалашны да, төрмəгə утырганчы, җентеклəп
күзəтеп барды. Хəзер инде, эш кораллы бəрелешкə
чаклы барып җиткəч, башында план да туа биреп куйган
иде. Һич тə булмаса, махсус операция барган төбəккə
үзе сорап китəчəк. Танкчы ич ул. Анда артиллеристлар
һəм танкчылар бик тə кирəк, дип сөйлилəр. Камерада-
гы радио сөйли. Хəзер инде котылып чыга алмавы көн
кебек ачык. Утыртып куйсалар да, сорар. Бөек Ватан
сугышы вакытында җинаятьчелəрдəн оештырылган
штраф батальоннары булган ич.
Алия... Иртəгəсе очрашуда ул үзен ничек тотар? Ул
да ирен Əгълəм үтерүенə ышанды микəн? Улы хəзер
ике айлык булды бит инде. Атасы Əгълəм булуын та-
нырмы? Яратамы, юкмы?.. Əгълəм əгəр шушы сорауга
җавап ала алса, калган уйлары, икелəнүлəре, планна-
ры читтə калып торачак. Алда уйланырга əле вакыт күп
булыр. Ничə ел бирерлəр икəн?..
Иртəн Əгълəмне изоляторның сорау алу бүлмəсенə
алып керделəр. Майор Салихов анда иде.
– Ничек йокладыгыз, Бəхтиев? – дип каршы алды ул
аны.
Йөзендə мəсхəрə чалымы сизелми кебек иде. Егет
аның күзлəренə туры карады.
– Минем урында Сез булсагыз, ничек йоклар идегез
икəн, гражданин майор?
– Ярар, ярар, аңлашыла, – диде тикшерүче тыныч
кына. Ул папкасыннан кəгазь чыгарды, Əгълəмнең ку-
лына ручка тоттырды. – Мə, яз, гаеплəнүче.
– Мин гаеплəнүче түгел, гражданин майор,
шиклəнелүче генə.
– Разница небольшая. Сөйлəштек бит инде, биш ми-
нуттан гаеплəнүче булачаксың. Яз.
– Əлегə язмыйм. Тəүдə минем шартымны үтəгез.
“Иртəн – акча, кич – утыргычлар, кич – акча, иртəн –
утыргычлар”...
– Ə-ə-ə, Ильф белəн Петровны белəсең икəн... Ярар,
Бəхтиев, офицер сүзе. Сезгə – пострадавшая Басыйро-
ва белəн ун минут.
– Мин дə сүземне җилгə очыра торганнардан түгел,
майор.
Тикшерүче чыкты. Үтсə, биш минут вакыт үткəндер,
ул Əгълəмгə биш елдай тоелды. Менə җай гына ишек
ачылды, бүлмəгə Алия килеп керде. Шундый ук чибəр,
тик йөзе бераз суырылып киткəн кебек.
Бер-берсенə карашып өнсез тордылар.
– Алия!
Хатын егетнең кочагына сыенды. Керфеклəре яшькə
чыланган иде.
– Əгълəм!
Калтырап торган тəннəр бер-берсенə сыенды,
иреннəр иреннəргə кушылды.
– Мин сине шундый сагындым, Алиям!
– Мин дə!..
– Бала кемнеке, Алия?
– Синеке булмаса, Əгъзəм исеме кушар идеммени?
Син минем җинаять эшлəвемə ышанасыңмы?
– Юк, син андый түгел.
– Ə нишлəп соң бергə булалмадык?
– Мин əти-əниемнең сүзенə каршы килəлмəдем, ə
син...
– Нəрсə мин? Чынлап ярата идем, əле дə сөюемнең
чиге юк.
– Син тəвəккəллек күрсəтə алмадың, Əгълəм. Əгəр:
“Киттек, Алия, Җирнең икенче читенə, Җиһанга!” –
дисəң, биллəһи, китəр идем бит. Китмəгəч, сине ал-
дарга туры килде. Син əйт əле, нишлəп, ул эчкечегə...
мəрхүмгə ияреп, безгə бардың?
– Очрашырга башка чарам калмаганга, Алия. Сине,
улымны күрəсем килде. Без бергə булырга тиеш,
сөеклем.
– Əйе, без барыбер бергə булачакбыз, Əгълəмем.
Егет йөзендə шатлык чаткылары балкыды, аннары
алар юкка чыгып, аны моңсулык алыштырды.
– Бик күп еллардан соң булса дамы, Алия?
– Гасырлар үтеп китсə дə, Əгълəм. Бер-берсен ярат-
каннар бергə булырга тиеш!
Майорның ун минуты үтеп тə китте. Ə икəүнең күпме
сүзлəре əйтелми калды. Шулай булса да, Əгълəм
бəхетле иде.
– Офицер сүзендə торды, Бəхтиев!
– Инженерның сүзе дə үзе эш иткəн металлардай
нык, гражданин майор!


15
Полковник Яхин таң белəн эш бүлмəсендə бүген баш-
карылачак чараларын барлап утыра иде. Секретарь
кыз кереп, аның уйларын бүлдерде.
– Мөмкинме, Вəкил Тураевич?
– Кердең бит инде. Тагы ни булды, Резеда? –
Полковникның тавышы ризасызлык белдергəндəй
булды.
– Бер ханым кабул итүегезне сорый.
– Минем шəхси мəсьəлəлəр буенча кабул итү
көннəремне белəсең ич:
– Ə ул шəхси мəсьəлə түгел, ди. Бəхтиев эше буенча
ди.
– Ул ханымның исеме дə бардыр бит.
– Басыйрова Алия Габбəс кызы.
– Басыйрова?.. Керсен.
Полковник инде илледəн үтсə дə чибəр кызларга,
ханымнарга битараф түгел иде əле. Алияне басып
каршы алды, урын тəкъдим итте. Хəтта күңелендə бик
үк полиция полковнигына хас булмаган уй да йөгереп
үтте: “Əйе, мондый чибəр өчен үтерерсең дə, Себер дə
китəрсең...”
– Тыңлыйм, иптəш Басыйрова.
Алия үзе белəн таныштырып, кереш сүз сөйлəп тор-
мады. Зур түрəгə соравын кабыргасы белəн куйды:
– Бу ничек була инде, иптəш начальник? Иремне кем
үтергəнен һаман белмисез, Əгълəмне... Бəхтиевны
төрмəгə ябып тотасыз, зур срокка колониягə җибəрергə
җыенасыз. Дөрес түгел! Бəхтиев кеше үтерергə сəлəтле
түгел!..
Яхин авыз чите белəн генə елмаясы итте. Үз-үзенə
сөйлəнгəндəй булды: “Атасы килə: гаепле, утыртыгыз,
ди. Хатыны килə: гаепсез, чыгарыгыз, ди...”
– Алия Габбəсовна, җибəрергə җыенмыйбыз. Əле
тикшерү тəмамланмаган. Əмма Бəхтиевны гаеплəрлек
фактлар күп. Сезнең борчылуыгыз аңлашыла. Эшкə
нокта куяр алдыннан сезнең фикерегез дə исəпкə алы-
начак.
Алиянең караңгы йөзе яктыра төште.
– Чыгарыгыз, зинһар, Əгълəмне, мин бит аны яратам!
Ул да мине ярата!..
Яхин тагы елмая бирде.
– Яратышуыгыз яхшы, Алия Габбəсовна. Тик бу
сүзегез Бəхтиев файдасына түгел. Мин аны ишетмəдем
дип исəплəгез. Хəзергə хушыгыз. Үзгəреш булса, шыл-
тыратырмын.
Полковник чуалчык уйларына бирелеп утырып калды.
Бер Бəхтиев булмады бу егет, йөз Бəхтиев булды...
Чынлап та аны гаепле ясасалар, судья ун елдан да ким
бирмəячəк. Басыйровы да кысылырга маташса...
Юк, кабаланырга ярамый. Отставкасына вакыт җитеп
килə. Гаепсезне утыртса, гомеренең азагына чаклы на-
мусы газаплаячак. Ул бу эшкə кысылырга вакыт җитүен
аңлады. Майор Салиховны чакыртты.
– Я, Тəлгать Əсгатович, Бəхтиев эше нихəлдə?
– Всё о`кей, Вəкил Тураевич. Признательное показа-
ние в кармане... дөресрəге в деле.
– Əйтегез əле, майор, Бəхтиевның гаеплелегенə
үзегез ышанасызмы?
– Ышану, ышанмау – юридик категориялəр түгел,
иптəш полковник. Главное – факты налицо!
– Син миңа юриспруденциядəн дəрес бирергə
чамалыйсың, ахры, Тəлгать Əсгатович? Ə мин ышан-
мыйм. Бəхтиевның Басыйровны үтерүенə ышанмыйм.
Əйдə кабаланмыйк. Теге шешəдəш адвокаты кем соң
əле...
– Хəйрүшин, иптəш полковник, Хəйрүшин Револь
Сəмиевич...
– Мин аны яшь чактарак белə идем, күптəн күземə ча-
лынганы юк. Чакырт аны миңа. Хəзер үк чакырт...
– Була ул, иптəш полковник. Тик ул алкаштан юньле
хəбəр ишетə алырсызмы икəн? Аның айныган чагы
сирəк була, дилəр.


***
...Адвокат Хəйрүшинның, чынлап та, əзрəк салмыш
икəнлеге йөзенə чыккан иде. Полковник моңа игътибар
итмəскə тырышты.
– Узыгыз, утырыгыз, иптəш Хəйрүшин.
– О, сколько лет, сколько зим, Вəкил Тураевич! – Ад-
вокат полковникның сузылмаган кулын ике куллап
кысты. – Бер шəһəрдə яшибез, йөз ел бер-беребезне
күргəнебез юк. Хотя, син... сез – птица высокого поле-
та...
– Ярар, Хəйрүшин, мин дə очрашуыбызга шатмын,
лəкин лириканы калдырып торыйк. Сез үтерелгəн ад-
вокат Басыйров белəн таныш идегезме?
– Адвокат адвоката видит издалека, иптəш полков-
ник. Таныш кына түгел дуслар, вернее, собутыльник-
лар идек...
– Нəрсə шул эчүеңне һаман ташламадыңмыни əле?
– Ничек ташлыйсың аны, иптəш полковник? Гаепле-
не гаепсез итəбез, я булмаса, срогын киметəбез, дип
алынабыз, акчасын каерабыз, ə вəгъдəне үти алмый-
быз. Ə күңелне кимерə бит... Күңелгə утырган юшкынны
хəмер белəн юмый, нəрсə белəн юасың? Сезгə рəхəт
ул: тоттыгыз, утырттыгыз... Безнең эштə бик комсыз
булырга ярамый. Көчеңне чамалап кына эш итəргə.
Басыйровка, бер элəгерсең, малай, дип əйтə килдем.
Акчасына кызыгып бик хəтəр эшлəргə алынма, дип. Зур
вəгъдəлəр бирмə, дип. Менə результат!
– Син нəрсə, Револь Сəмиевич, Басыйровның
үлеме аның адвокат практикасы белəн бəйле, дип
уйлыйсыңмы?
– Шулай булмый, ничек булсын, Вəкил Тураевич.
“Чүкеч” атлы бандитның җинаяте турында хəбəрдарсыз
бит инде?
– Əйе, корал кулланып ювелир кибетен талавы, ох-
ранникны каты җəрəхəтлəве турында ишеттем.
– Бандит есть бандит, хəзер өченче мəртəбə зур срок-
ка отправлен в места не столь отдаленные. Горе адво-
кат, авыр туфрагы җиңел булсын, үзенең бəйлəнешлəре
аша аны коткарырга вəгъдə иткəн, бик зур акча ка-
ерган. Судья хөкем карарын укыгач та ачыктан-ачык
янаган бит ул аңа. Ə ул, алдын-артын карамый, ун көн
буе айнымый, телəсə кемнəр белəн малаеның “тəпиен
юа”. Акчасы күп ич. Мин исəр дə шул эчкегə кушылып
китəм...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас