Чәчмә әсәр
18 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)

– Я, Бəхтиев, уйладыңмы инде? – Нəрсə турында, гражданин майор? – Үзеңнең əлеге хəлең, килəчəк язмышың турында. – Уйламадым. – Ни өчен? – Өстə уйлаучылар булганда, безгə ни кала? – Шаяртырга маташасыңмы, Бəхтиев? Хəлең шаярырлык түгел. Үтерелгəннең хатыны белəн интим бəйлəнештə булдыгызмы? 

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)

(Дәвамы.)

12
Майор Салиховны полковник Яхин чакырып алды.
Идарə башлыгының йөзе караңгы иде.
– Резонансное преступление. Үтерелгəннең кем
икəнен ачыкладыгызмы, майор?
– Анысы билгеле, иптəш полковник. Фердинанд Ба-
сыйров, 29 яшьтə, адвокат...
– Аның адвокатлыгына төкерим мин. Атасы кем
икəнен белдегезме?
– Талип Басыйров, зур компаниянең генеральный ди-
ректоры.
Полковник түшəмгə уң кулының баш бармагын
төбəде.
– Вот именно! Генеральный директор известной ком-
пании! Əле миңа яңа гына генерал шылтыратты. На
раскрытие – все силы! – диде.
Ике-өч көн эчендə полиция хезмəткəрлəре Əгълəмнең
бар биографиясен чокып чыгардылар, бəйлəнешлəрен
барладылар. Берəүлəре Гөрлəсəн районының Итəк
авылына барып килде. Икенчелəре аның Байтирəк
районы Усаклы авылындагы хезмəттəшлəре белəн оч-
рашты. Хуҗалык җитəкчесе Дəрзаманов егеткə ачулы
иде. Лəкин башына тай типмəгəн бит. Аның тырышып
эшлəвен, хуҗалык хезмəтчəннəре белəн эшлекле
мөнəсəбəтен күрде. Кызына борынын сузмаса, эшлəр
дə эшлəр иде əле. Полиция хезмəткəренең: “Мондый
җинаятькə барырга сəлəтлеме?” – дигəн соравына:
“Юк”, дип җавап бирде.
– Киявегезне үтергəннəр, ə сез үтерүчене табарга
ярдəмлəшергə телəмисез, ахрысы, иптəш Дəрзаманов!
– Минем эшем – икмəк үстерү, иптəш полицейский,
сезнеке – җинаять ачу.
– Хəтта җинаять сəбəбе ярылып ятса дамы? Подо-
зреваемый кулга алынган булса дамы? Сезнең арада
конфликт булганын белəбез. Кызыгыз белəн...
– Минем кызга кагылмавыгызны үтенəм, иптəш по-
лицейский. Бу хəтəр җинаятьтəн зыян күрүче ул. Ул –
ирсез, яңа туган бала атасыз калды.
Əйе, əти кешегə кызы кызганыч иде. Тик киявенең
рəтсез-чиратсыз яшəве, криминал белəн бəйлəнеп
китүе дə билгеле. Полиция хезмəткəрлəрен аңлый ул.
Җитəкчелəре өслəреннəн төшми. Тизрəк җинаятьчене
фашларга да, эшне судка тапшырырга. Зур түрə улын
үтерүчене иң каты җəзага тарттырырга...
Кияве үтерелүенең тəүге көннəрендə ул кодасы
белəн очрашты. Бик каты сөйлəшү булды.
– Улымның һəлак булуында синең кызың гына гаепле,
Дəрзаманов əфəнде! – диде Басыйров, каршы дəшəргə
урын калдырмаслык итеп.
Дəрзамановның мие шаулап китте.
– Нəрсə, байлык үзенə калсын өчен үтерүчене ул ял-
лаган, дип əйтергə телисеңме?
– Минем малай байлыгын өйлəнгəнче туплаган.
Тегелəй дə, болай да синең кызыңа – “шиш”!
– Инде бүлешə дə башладыкмы инде? Минем кызның
хəрам байлыкка калган көне юк.
– Ике куянның койрыгын тотып маташмаса, бу фаҗига
булмас та иде. Имеш, инженерың белəн дə типтергəн,
минем улымны да читкə тибəрмəгəн. Тегесе, төнен
басып кереп, улымның җанын кыйган. Ə уйнашчы кызың
бу вакытта, үзенə алиби тəэмин итеп, атасы йортында
яткан. Җибəртəм мин ул кабахəтне озак срокка, мəңге
кайталмаслык итеп җибəртəм! Əйдə сөяклəре шунда
чересен. Ə синең кызыңны мəңге гафу итмəячəкмен...
“Уйнашчы кыз”... Дəрзамановның үтереп чəменə тигəн
сүз шушы булды. Имеш, кияүгə бары Басыйровларның
байлыгына кызыгып кына чыккан. Ике сүзнең берендə
“өйлəндерəбез” дип йөрүче ул булмадымы? Гарьлек!
– Үлгəннəр турында начар сөйлəү – гаеп эш, Басый-
ров əфəнде. Əмма Фердинандыңның тəртибенə игъти-
бар итсəң, аталарча киңəшлəреңне бирсəң, бəлки, бу
фаҗига булмас та иде.
Хəзер инде кодалар да түгел, бер-берсенə күнегелгəн
исемнəре белəн дə дəшмəделəр, “Дəрзаманов əфəнде”,
“Басыйров əфəнде”... Бу аларның аралары тəмам
өзелүе иде.
Мəрхүмне Байтирəктə җирлəделəр. Анда Габбəс За-
рифович Алия белəн барды. Əби кеше өйдə оныгын
карап калды. Зиратта элекке дуслар бер-берсенə баш
кына кагышкандай иттелəр дə, берни сөйлəшмəделəр...
Габбəс Зарифовичның Əгълəмгə ачуы бетмəгəн
иде əле. Тик дөреслеккə дə туры карый белергə кирəк
бит. Матур егет, кулыннан эш килə. Ярата белə. Аның
кызын ярата белə. Ярата белгəннəр – алар ышанычлы
ирлəр. Һəрхəлдə, кеше үтерүгə бара торган егет түгел.
Дəрзаманов моңа ышанмый. Тик майор Салихов һаман
бер генə фараз тирəсендə чуала. Имеш, җинаятьнең
мотивы ачык – көнлəшү. Бөтен фактлары өйрəнелгəн,
дəлиллəр ачыкланган. Шаһитлардан сорау алынган,
протоколларга кул куелган. Бер генə нəрсə җитми –
җинаятьченең үз гаебен тануы. Ə үтерү коралы – пы-
чакка килгəндə инде, эксперт, кызганычка каршы,
шикле бармак эзлəрен таба алмады. Өстəлдə, бокалда
ярылып ята, пычакта – юк.
– Пычак сабын җентеклəп сөрткəндер, – дип ныкы-
шып карады Салихов, аптырагач.
– Үтергəн, сөрткəн дə, башка кеше кулына тоттырган-
мы? – диде эксперт, мыскыллы елмаеп. – Эзлəр бар,
тик аларның өлгелəре безнең картотекада юк. Эзлəгез,
иптəш майор, эзлəгез...
Əгълəм утыра да утыра. Камерада алар дүртəү.
Тəүдə берсе аңа бəйлəнеп маташкан иде, егетнең
дзюдо секциясендə алган осталыгы тегенең дəртен тиз
суытты. Хəер, чынлап бəйлəнмəгəндер дə. Чөнки соңгы
көннəрдə аның сердəше булырга чамалый.
– Мин – “Күсе” булам, – диде ул, əлеге хəлдəн соң
нык лап танышырга исəп тотып. Кликухам шундый, фа-
милиям Крысанов булгач, атамам нинди булсын инде.
– Алай булгач, мин “Мəче” буламмы инде? – диде
Əгълəм, шаяртып.
– Серьезно что ли?
– Юк, əле атамага ук лаек булалганым юк.
– Беренче мəртəбə утырасыңмыни? Ни өчен?
– Кеше үтерүдə гаеплəргə маташалар.
– Оһо! Серьезная статья! Зонада синең абруең була-
чак...
– Ə мин гаепле түгел.
– Ул əкиятеңне, брат, миңа сөйлəмə. Следственный
изоляторда ятканнар барысы да “гаепсез”. Тик үзара
алдашып маташмыйк инде. Мин өч мəртəбə утырып
чыктым. Угрымын. Монысы дүртенчесе. Я, сөйлəсəң
сөйлə...
Əгълəм сөйлəмəде. Җитди жинаятьтə гаеплəнүчелəр
янына менə шундый шымчылар утыртып куюлары ту-
рында ишеткəне бар иде.
Аның төннəре йокысыз дип əйтерлек үтə. Ничек
мондый хəлгə төште соң ул? Тормышы чоңгылының
кайсы боҗрасына элəкте? Белгечлеге буенча җиң сыз-
ганып эшлəргə, тулы канлы тормышта яшəргə бөтен
мөмкинлеклəре бар иде. Бар бəлалəренең башы
Алиядə микəнни? Дəрзамановларның тыныч кына,
планлы гына аккан тормышына кысылмаган булса? “Аяк
астында буталып йөрмəсə”... Хəер, кысылуы да инде...
Бары Алияне яратты гына. Əле дə ярата. Их, бер генə
мəртəбə күреп сөйлəшə алса, җəһəннəмгə китмилəрме
аны төрмəгə ябып тоткан, озак елларга каты режимлы
колониягə аткарырга омтылучылар! Бəлки, чираттагы
сорау алуда “мин үтердем” дип əйтергə дə куяргадыр?
Аны упкынга сөйрəп алып барган көчкə каршы килмичə,
башы белəн чоңгылның төбенə чумаргадыр? Зонада да
кешелəр яши ич. Гаепсезгə утыртылганнары да байтак-
тыр. Фердинандны чынлап та ул үтергəн булса? Берни
дə белми йоклады ич.


***
Чираттагы сорау алуда Салихов, тəүдə берни
дəшми, аңа озак кына карап утырды. Əле һаман да
шиклəнелүче генə, гаеплəнүче түгел. Аннары йомшак
кына итеп əңгəмə башлады. Ə бит җикергəн, хəтта яна-
ган чаклары да байтак булды.
– Я, Бəхтиев, уйладыңмы инде?
– Нəрсə турында, гражданин майор?
– Үзеңнең əлеге хəлең, килəчəк язмышың турында.
– Уйламадым.
– Ни өчен?
– Өстə уйлаучылар булганда, безгə ни кала?
– Шаяртырга маташасыңмы, Бəхтиев? Хəлең ша-
ярырлык түгел. Үтерелгəннең хатыны белəн интим
бəйлəнештə булдыгызмы?
– Без аның белəн бер-беребезне яраттык. Əле дə
яратам!
– Ярар, ул терминнарны калдырып торыйк. Ул кияүгə
сезгə чыкмыйча, Фердинанд Басыйровка чыкты-
мы? Чыкты. Сез көндəшегезгə үч тотып йөрдегезме?
Йөрдегез. Ресторанда очрашуыгыз очраклы булдымы?
Юк, сез аны ел буе уйлап йөрдегез. Фердинанд Басый-
ровка ияреп, янəсе дə аның улы тууын отмечать итəргə,
йортына бардыгызмы? Бардыгыз.
– Ияреп баруым үч алырга түгел, тикшерүче əфəнде,
сөйгəнемне күреп, улы... улым туу белəн котларга гына
иде ниятем. Тик, кызганычка каршы, авылына кайтып
киткəн иде.
– Анысы неважно. Юриспруденциядə “ярату”,
“мəхəббəт” дигəн терминнар юк. Короче, бардыгыз. Ла-
якыл булганчы эчтегезме? Эчтегез. Сугышып киттегез-
ме? Киттегез. Дошманың күкрəгенə пычак кададыңмы?
Кададың.
– Аны үтергəч, чыгып качмаганмын бит, майор
əфəнде. Үзем полициягə шылтыратканмын. Логи-
ка юк. Аннары, без анда икəү генə булмадык, өченче
шешəдəшебез дə бар иде.
– Таптык без Басыйровның коллегасын. “Ике-өч кенə
рюмка эчтем дə, такси чакыртып кайтып киттем”, –
ди. Аның шиклəнерлек мотивы юк. Так что, Бəхтиев,
җинаятьче – син. Признайся, протоколга кулыңны куй.
Шуның белəн эш тə бетте. Смягчающие обстоятельства:
вызов скорой помощи и полиции, первая судимость, со-
трудничество со следствием. Əгəр дə инде адвокатың
“убийство в состоянии аффекта” дип тə исбатлый
алса... Моның нигезе бар: алдан планлаштырып, үтерү
коралын үзең белəн алып килмəгəнсең бит, өстəлдəге
пычакны файдалангансың. Əле бит, адвокатың ты-
рышыбрак эшлəсə, җинаятьне “самооборона”га да
кайтарып калдырырга мөмкин... Ул вакытта статья
“превышение самообороны”га гына əйлəнəчəк тə срок
бөтенлəй кыска гына булачак. Аңладыңмы инде, туган,
мин əлеге мəлдə үз өстемə адвокат функциясен алып,
авыр җəзадан котылу юлларын өйрəтеп утырам. Я,
признательное показание язасыңмы инде?
– Язам, – диде Əгълəм, үзе дə көтмəгəндə.
Салихов шатланып киткəндəй булды.
– Вəт, менə монысы егетлəрчə булачак. – Шатлыгы
аңлашыла иде. Ике ай буе дəвам иткəн тикшерү эше
азагына якынлаша. Ниһаять, өстəн кабаландырулар,
теңкəсенə тиюлəр юкка чыгачак. Майор Салиховның
чираттагы җиңүе...
– Язам, тикшерүче əфəнде. Тик бер шартым бар.
– Безнең практикада подозреваемыйның шарт куюы
каралмаган, Бəхтиев.
– Алайса язмыйм.
– Ярар, əйт шартыңны.
– Мине Алия Габбəсовна белəн очраштырсагыз, Фер-
динанд Басыйровны үтерүемне таныйм.
– Тикшерү барганда свидание бирелми, Бəхтиев.
– Алайса танымыйм.
Салихов, ручкасы белəн маңгаен кашып, уйланыбрак
утыргандай итте.
– Ярар, Бəхтиев, яхшылык миннəн булсын. Законнан
тайпылып булса да бер нəрсə уйлап карармын.


13
Басыйровның Яхинны кабинетына чакыртып алырга
да абруе җитəрлек. Əмма ул полковникка үзе килде.
Янəсе, эчке эшлəр вəкиленə басым ясый дип уйлама-
сын.
– Вəкил Тураевич, минем нəрсəгə борчылуымны
аңлыйсыз инде?
– Əйе, Талип Хəтмуллович, борчылу гына да түгелдер
инде, авыр кайгыдыр. Кайгыгызны үземнең исемнəн
һəм бар идарə исеменнəн уртаклашам.
– Уртаклашсагыз, җинаятьчене тотып читлеккə ябар
идегез əле. Ике ай үтте, ə ул һаман иректə...
– Төп шиклəнелүче изоляторда утыра, Талип
Хəтмуллович.
– Ə нишлəп ул һаман да шиклəнелүче? Нишлəп
җинаятьче түгел? Мəсьəлə сезгə генə түгел, хəтта миңа
да ап-ачык бит инде. Кызны алам дип йөргəндə, колак
каккан, минем малай өлгеррəк булып чыккан. Үч сакла-
ган – менə результат.
– Бу фаразның очы-очка ялганып бетми бит əле,
Талип Хəтмуллович...
– Ялгагыз, полковник Яхин. Якын көннəрдə ул
мөртəткə гаеплəү эше ясап судка тапшырыгыз. Иң
каты җəзага тарттырылырга тиеш ул! Пожизненное
заключение! Əгəр шуны эшлəмəсəгез, генералыгызга
мөрəҗəгать итəчəкмен!..
Басыйров саубуллашмыйча да чыгып китте. Яхин,
күңелендə күтəрелгəн давылга чумып, утырып калды.
Ул хəзер органнарда утыз ел эшли. Постовой мили-
ционер булып башлаган иде, менə əлеге дəрəҗəсенə
чаклы күтəрелде. Нинди генə җинаятьлəрне ачарга
туры килмəде. Бик күп очракта əнə шул “ап-ачык”лар
тикшерүчене хата юлдан җибəрə дə инде. Аның
җентеклəп җыйган дəлиллəре, фактлары йокысыз
төннəре Басыйровларга күренми бит ул. “Бер гаепсез-
не утыртканчы, ун гаеплене утыртмый калдыру хəер-
лерəк”, – дигəн бөеклəрнең берсе. Əллə ничə кешенең
башына җиткəн Чикатилоны тотып җəзага тарттыр-
ганчы, алты гаепсезне үлем җəзасына хөкем итеп
өлгерəлəр. Бар хокук саклау органнары хезмəткəре
өчен тетрəндергеч мисал түгелмени бу?! Юк, җинаятьне
ачарга тиеш алар. Монысы – намус эше. Тик кемнеңдер,
хəтта ул “кемдер” зур түрə, үтерелгəннең атасы булса
да, аның басымы астында түгел.
Яхин Салиховны чакыртты. Анысының йөзе шатлык-
лы иде. Полковник хезмəткəренең бу хисен аңлап
бетмəде.
– Я, майор, ник əле айның ундүртенче киче кебек
балкыйсың? Нинди шатлыгың бар?
– Бар шул, иптəш полковник. Ниһаять, əлеге четерек-
ле җинаять эшенең очына чыгып килəбез.
– Димəк, дəлиллəрнең очын-очка ялгыйбыз, дисең
инде? Шиклəнелүченең туганнары, дуслары, танышла-
ры белəн аралашып беттегезме соң?
– Беттек, дип əйтергə була, Вəкил Тураевич. Авылы-
на бардык, əнисе, үги əтисе белəн очраштык. Эшлəп
киткəн авылында хуҗалык директоры Дəрзаманов
белəн əңгəмəлəштек, ул фатирда яшəгəн Сəйфуллин,
дуслашып йөргəн Мəҗит атлы егет, мондагы бергə
эшлəгəн иптəше Таһир Харисовлар белəн очраштык.
Үтерелгəннең əтисе Басыйров белəн дə əңгəмəлəштек.
– Ə хатыны белəн?
– Аның белəн очрашырга тəүге көннəрдə, кызганыч-
ка каршы, əтисе рөхсəт итмəде. Менə иртəгə чакыртам
инде.
– Шуннан, егет турында ниндирəк фикердəлəр соң?

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас