Чәчмә әсәр
17 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)

– Ничава, дус, ипотека белəн булса да сиңа да фатир юнəтербез, өйлəндереп тə җибəрербез... Яңадан авыл сазлыгына батарга ниятең юктыр да инде? – Мине өйлəндерергə җыенасың, ə үзең нишлəп һаман буйдак йөрисең? – Миңа тиңлəшмə син. Кочаклап ятарга шəһəрдə кызлар җитəрлек. Əлегə бердəнберемне тапмаганмын. Ə син тапкансың, тапкансың да югалткансың. Нəрсə, “Алия”, “Алия” дип, гомереңне заяга үткəрергə җыенасыңмы?..

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)

(Дәвамы.)

10
Зыкы суыклары, ыжгыр бураннары белəн кыш та үтеп
китте. Шаулап-гөрлəп кар сулары акты. Ниһаять, алма-
гачлар, шомыртлар, чиялəр, бар дөньяга хуш ис тара-
тып, ап-ак чəчəккə күмелде.
Əгълəм башкаладагы тормышына күнегеп килə иде
инде. Кешенеке булса да, бер бүлмəле фатирда тора,
күңеле бик үк ятып бетмəсə дə, ярыйсы ук түлəнелə
торган эше бар, биш ел буе бергə укыган, хəзер бергə
эшлəгəн дусты Таһир янында. Аның белəн сөйлəшергə
дə, серлəшергə дə, мəрəкəлəшергə дə рəхəт. Үзенең
туп лаган азмы-күпме акчасына əтисе байлыгын да
кушып, ике бүлмəле фатир алып җибəрде. Җитмəсə,
Əгълəмне дə юатып маташа:
– Ничава, дус, ипотека белəн булса да сиңа да фатир
юнəтербез, өйлəндереп тə җибəрербез... Яңадан авыл
сазлыгына батарга ниятең юктыр да инде?
– Мине өйлəндерергə җыенасың, ə үзең нишлəп
һаман буйдак йөрисең?
– Миңа тиңлəшмə син. Кочаклап ятарга шəһəрдə
кызлар җитəрлек. Əлегə бердəнберемне тапмаган-
мын. Ə син тапкансың, тапкансың да югалткансың.
Нəрсə, “Алия”, “Алия” дип, гомереңне заяга үткəрергə
җыенасыңмы?..
Бу сорауга Əгълəмнең җавабы юк. Көннəре авто-
сервис шау-шуында үтсə, төннəрен һаман да төшендə
Алиясен күреп изалана. Нишлəп бергə була алмаула-
ры турында уйлана. Нишлəп? Анысы билгеле инде.
Дөньяда социаль тигезсезлек дигəн нəрсə гомер бакый
булган, бар һəм булачактыр. Ярату – яратмау... Бай-
лар – ярлылар... Кесəң тулы акча икəн, сине яраталар.
Əнə, Таһирны көн дə бер кыз “ярата”. Хəер, Əгълəм дə
хəзер авызын ачса, үпкəсе күренгəн егет түгел дə ул.
Тик Таһирныкы кебек “мəхəббəт” аңа кирəкми.
Əйткəндəй, бер көн иртəн дусты аңа кызыклы хəбəр
җиткерде:
– Кичə мин Фроза белəн очраштым.
– Бетмəс инде синең фроза, мимозаларың, – диде
Əгълəм ваемсыз гына.
– Кайсы Фроза ул дип сора, надан. Белəсең килсə,
Алиянең дусты. Теге вакыт полициядə... Бернинди дə
Фроза түгел ул, Фəйрүзə. Кыланып кына маташа.
– Ə-ə-ə, ул синнəн бер башка озынрак ич.
– Яткач, сыннар тигезлəшə ул, брат... Бик бай бер
картка чыккан икəн. Хəзер шуның үлемен көтеп яши,
имеш. Озакка бармас инде, ди. Тик сүзем ул турыда
түгел. Алиягə барып-китеп йөри икəн. Тормышы шəп,
ди, əмма кəефе начар, ди...
– Тормыш шəп булгач, кəеф начар була димени?
– Ире юньлəп өенə кайтып керми, рестораннарда
күңел ача да тəти кызлар белəн типтерə икəн. Ə Алия
читлектəге кош сыман яши икəн.
Таһирның хəбəре Əгълəм күңелендə давыл кузгалт-
ты. Алия белəн күрешү, кочагына алып иркəлəү телəге
көчəйгəннəн-көчəйде. Тик...
Бəлки, шалтыратып караргадыр, очрашу тəкъдим
итəргəдер? Юк, башка шалтыратма, диде ич. Əтисенең
“аяк астында буталып йөрмə”сен шушы сүзлəре белəн
кабатлады.
Көннəрдəн бер көнне Таһир Əгълəмгə тагы да
хəтəррəк хəбəр җиткерде. Алия бала тапкан! Тупылдап
торган малай!
Əгълəмнең башы “жу” итеп китте.
– Ничек тапкан? Кемнəн тапкан?
Таһирга нəрсə. Аның көлүе – көлү.
– Баланы ничек табалар димени, надан. Ире бар ич,
шуннан тапкандыр.
Егеттə көлү, мəрəкəлəшү кайгысы юк иде. Аның
малае?! Срогы туры килə. Димəк, теге вакыт əйткəн
хəбəре дөрес булган... Баласы туу шатлыгын бит
иптəшлəре белəн Əгълəм бəйрəм итəргə тиеш иде.
Алияне бит яңа туган улы белəн роддомнан Əгълəм
барып алырга тиеш иде!.. Эш көне азагында ул Таһирга
эндəште.
– Кəефең ничегрəк, дус?
– Минем кəеф кайчан начар булганы бар?
– Əгəр начар булмаган кəефлəрне тагы да берəр бас-
кычка югарырак күтəрсəк?
– Нəрсə, ресторангамы?
– Өстенə бастың! Мин сыйлыйм...
Ул кичне Əгълəм дусты Таһир белəн улының “тəпиен
юарга” уйлады. “Бар тормыш – тəңгəл килү һəм тəңгəл
килмəүлəрнең чиратлашуы” дигəн бер акыллы адəм.
Бу юлы əллə күктəге илаһи көч, əллə җəһəннəмдəге
шайтан ике вакыйганы, ике адəм затын тəңгəл китерде.
Əгълəм белəн Таһир шактый кызып алганнар иде инде.
“Яңа туган малай атасы” да, кызып китеп, дустына
серне сөйлəп ташлаган иде. Шулчагында ресторанга
шаулап өч салмыш адəм килеп керде. Башлыклары –
гəүдəгə тəбəнəк, юан, сипкелле бер ир – керү белəн ад-
министраторга боерды:
– Все самое лучшее, командир! Фердинанд Талипо-
вич отмечает рождение наследника... – Боерык биргəч,
исерек ирнең күзе капыл күрше өстəлдə утырганнарга
төште. – О-о-о, Таһир дус, минем благодетель, сез дə
мондамыни? Əйдə, дустың белəн безнең өстəл арты-
на! Минем малайның “тəпиен юабыз”, панимаеш. Җиде
айлык булып туса да, панимаеш, баһадир, дүрт кило-
грамм...
Таһир Əгълəмнең кабыргасына төртте.
– Ике əтигə бер малай! Нəрсə, юышабызмы?
Əгълəмнең күңеле буш иде.
– Телəсəң нəрсə эшлə, – диде ул көрмəлгəн теле
белəн.
Фердинанд аерым утраугамы, я булмаса, бихисап
алтын-көмешлəргəме хуҗа булган гарəп шəехе кебек
кыланды. Табынга затлы эчемлеклəр китерелде.
– Ə бу минем машинаның докторы Таһир əфəнде
була, – диде ул, яңа кунагы белəн таныштырып. – Ас-
механик! Машинам чыгымчылап та өлгерми, ул аны
авызлыклый да куя.
Өстəл хуҗасының шешəдəшлəре – ялтырап торган
пелəшле, озын яңаклы, ниндидер алышта борыны
кыйшайган адəм, тузган чəчле, тузган сакаллы, калын
читле күзлекле ир – рюмкаларга салынганын бер тында
күтəреп йоттылар да, хихылдашып алдылар.
– Ə монысы... ə монысы үзе кебек үк əтрəк-əлəмдер
инде?
Əгълəмнең бу сөмсезне бəреп очырасы килде. Əмма
əлегə эт белəн эт булырга телəмəде.
– Бу минем дус, однокурсник Əгълəм Бəхтиев дигəн
егет була. Бергə эшлибез, – дип таныштырды юктан
бар булган табындашларын Таһир. Кстати, Фердинанд
Талипович, ул сезнең земляк, Байтирəк районыннан.
Фердинандының аларган күзлəрендə мəгънə чаткы-
сы пəйда булды.
– Бəлки, Усаклыдандыр да əле? Минем хатын авы-
лыннан...
Танышу мəгънəсез булмый. Хəер, үзеңнең дош-
маның... юк, көндəшең белəн танышудан нинди мəгънə
көтəсең? Ул бит синең сөйгəнеңне көчлəп алып
китмəгəн.
– Мин Усаклыда өч ай эшлəп киттем...
– Ə-ə-ə, минем тесть əйткəн иде шул, бездельник
булып чыкты, куып җибəрдем дип...
Əгълəмнең, хəмер сугарган мие шаулап китте. Ул
үзен-үзе белмичə көндəшен сугып очыра язды.
– Я сегодня добрый. У меня сын родился! – дип ка-
батлады анысы.
Гадəттə чамалап кына эчкəн Əгълəм бүген берсе ар-
тыннан берсе əйтелгəн тостларга каршы килеп маташ-
мады, ярыйсы ук исерде. Хəтта җене сөймəгəн көндəше
дə күңеленə якын бер адəмгə əйлəнгəндəй булды.
Табын сүрəнлəнеп, яме китə башлагач, аның хуҗасы
яңа тəкъдим кертте.
– Все! Заседание суда тəнəфескə туктала, дəвамы –
минем апартаментларда. Киттек, кадерле кунаклар!..
Таһирның юктан бар булган мəҗлестə “кадерле кунак”
буласы килмəде.
– Минем барасы җирем бар, – дип пышылдады
ул дустының колагына. – Сиңа да бу адəмгə ияреп
йөрергə кирəкмəс, дип исəплим. Сугышып əллə нишлəп
бетəрсез.
– Ə мин барам, – диде Əгълəм ниндидер үзенə дə
аңлашылып җитмəгəн кирелек белəн. – Хəер, ник
аңлашылмасын инде? Хет исерек килеш булса да,
никадəр уңайсыз булса да, сөйгəнен күрергə, котларга,
улын кочагына алып сөяргə форсат табылып тора ич!
Шулай итеп, бəхетле атага Əгълəм белəн теге тузган
чəчле ир иярделəр. Аны хуҗа “коллега” дип таныштыр-
ган иде. Пелəш башлы каядыр юкка чыкты. Таксида
китеп барганда адвокат нидер сөйлəнеп маташты:
– Все, коллега, десять лет – это не шутка. Моны
“Чүкеч” болай гына калдырмаячак. Аның иректə
иярченнəре күп. Сак бул!
Əйткəндəй, теге пелəшбаш кемең иде соң ул?
– А черт его знает... – диде нык кына исереп алган
Фердинанд. Ресторанга кергəндə иярде бит. Теге
“Чүкеч” иярченнəренең берсе, булса кирəк. Шантрапа...
Я сегодня добрый... Бичə миңа менə дигəн ул табып
бирде бит. Представляешь, брат, җиде айлык булып
туды – дүрт килограмм!.. Все остальное – ерунда...
Əгълəмнең өмете акланмады. Замокка охшатып
төзелгəн йорт буш иде. Аның сораулы карашын күреп,
хуҗа:
– Күрəсез, өй буш, – диде. – Бичəкəем, кадерле улым-
ны алып, əтисе-əнисе янына кайтып китте. Судта кара-
лачак эшем булмаса, мин дə теща коймагы ашап яткан
булыр идем. Зато монда иркен, сүз əйтүче юк. Гуляем,
ребята!..


11
Əгълəм тамагы кибеп, башы авыртып уянды. Уянды
да кайда ятканын чамаларга тырышты. Иркен йокы
бүлмəсе, зур карават. Ул киемен дə чишмичə шул ка-
раватта аркылы ята. Янында кечкенə бала караваты...
Буш... Егетнең аңы җайлап ачыла башлады. Кичəге ва-
кыйгалар өзек-өзек булып күз алдыннан йөгереп үтте.
Бала туу турында хəбəр... Ресторан... Көндəше компа-
ниясе... Котлаулар... Бер-бер артлы күтəрелгəн бокал-
лар... Караңгылык...
Димəк, ул Фердинанд йортында, Алия түшəгендə
йоклаган. Бу чаклы итеп аның беркайчан да эчкəне,
исергəне юк иде əле. Бар яратуын, сагынуын, үкенүен,
кимсенүен шулай хəмер белəн юып төшерергə уйла-
ды микəнни соң?.. Тормыш чоңгылының бер боҗрасы
шушы буламы?
Тукта, ə хуҗа кайда? Аны күрмəс, мəгънəсез йөзенə
карамас, мəгънəсез сүзлəрен тыңламас өчен шым гына
чыгып китəргə уйлаган иде ул. Янəсе дə, инглизлəрчə.
Ул өске каттан аскысына төште. Зур өстəл өсте сугыш
яланын хəтерлəтə иде. Хуҗа өстəл астына егылып
төшеп йоклаган. “Малай юучы” ирлəрнең шулай йокла-
ган очраклары да булгалый, күрəсең. Əгълəм чыгып
китəргə кыймады. Хет уятып диванга яткырып калды-
рырга кирəк. Ул иелде, ирнең күкрəгенə кагылгандай
итте, кулы юешкə чыланды. Нидер сизеп, егет кулын
тартып алды, анысы канга манчылган булып чыкты.
Тəүдə игътибар итмəгəн икəн, өстəл астыннан да сар-
кып кан чыгып яткан. Күз аллары караңгыланып, башы
“жу” итеп китте. Үтергəннəр!.. Күкрəгенə пычак кадаган-
нар! Əнə, читтəрəк пычагы да ята. Бандитлар пычагы
түгел, гади ашханə пычагы. Канга буялган...
Үтергəннəр?! Тукта, бəлки, үлмəгəндер? Яралан-
ган гынадыр? Ашыгыч ярдəм белəн полициягə хəбəр
итəргə! Ə полиция бу җинаятьне аңа япса? Өйдə аннан
башка кеше дə юк бит. Теге адвокаты да каядыр киткəн.
Барыбер шылтыратырга кирəк!
Ашыгыч ярдəм белəн полиция хезмəткəрлəре берь-
юлы дип əйтерлек килеп җитте. Табиблар шунда ук
ирнең үтерелгəнлеген раслады. Пычакны үтерүче бик
“оста”, туп-туры ирнең йөрəгенə чəнечкəн.
– Явная бытовуха, – диде полиция майоры битараф
кына тавыш белəн. Күрəсең, мондый җинəятьлəргə
күнегеп беткəндер. – Ə син, гражданин, җентеклəп
сөйлə, ничек таныштыгыз, ничек “дуслаштыгыз”, ничек
талаштыгыз, ничек пычакка-пычак килдегез!.. Тəк-
тəк... – Ул мəетнең кесəсеннəн алынган паспортны
җентеклəп карап чыкты, – үтерелгəн гражданин Басый-
ров Фердинанд Талип улы, 1995 елгы, Басыйрова Алия
Габбəс кызы белəн никахта... Я, син документларыңны
күрсəт...
– Документларым үзем белəн түгел, ип... гражданин
майор.
– Монысы начар. Алайса сөйлə, документларыңны
таптырырбыз...
Əгълəмнең майорга үзе турында мəгълүмат
җиткерүдəн башка чарасы калмады.
– Бəхтиев Əгълəм Мəһəди улы, 1997 елда Гөрлəсəн
районының Итəк авылында туганмын, урта мəктəпне
тəмамлаганнан соң бер ел армия сафларында хезмəт
иттем, аграр университетның мехфагын тəмамладым,
Байтирəк районының Усаклы авылында инженер булып
эшлəдем... өч ай, əлеге көндə “Вечный двигатель” авто-
сервисында эшлим. Өйлəнмəгəнмен, балам... юк.
– Ярар, җитеп торыр биографияң. Үтерелгəн адəм
белəн кайчан һəм кайда таныштыгыз?
– Кичə, “Юпитер” ресторанында.
– Бу өйгə ничек килеп чыктыгыз?
Майор иптəше старший лейтенант ягына борылды.
– Ясно. Случайное знакомство, пьяная драка, поно-
жовчина, бытовуха... Похоже мы с тобой по горячим
следам раскрыли преступление, старлей.
– А это чем пахнет, майор? Не премией ли?..
Майор Əгълəм ягына борылды.
– Киттек, гражданин Бəхтиев, полиция бүлегенə.
– Басыйровны үтерүдə сез мине гаеплисезмени?
Мине кулга алуыгыз шушы буламы?
– Кулга алу түгел, задержание, – диде майор коры
гына.
Өлкəн лейтенант:
– На 48 часов, – дип тə өстəде. Пока в качестве подо-
зреваемого...
– Белгəн догаларыңны укый-укый бар, Бəхтиев, пы-
чактагы бармак эзлəре синеке була күрмəсен...
Əгълəмне “маймыл бүлмəсе”нə китереп яптылар.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас