Чәчмә әсәр
16 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)

– Алия! Җаныем! Шылтырата-шылтырата зарыгып беттем бит. Ни булды? – Берни дə булмады. – Əтиең миңа җиткергəн хəбəр дөресме? – Дөрес, Əгълəм. Мин Фердинандка кияүгə чыгам.  – Ничек була инде бу? Кичə генə... Ə безнең туачак балабыз?.. – Юк ул бала, Əгълəм. Мин йөклемен дип сине алдадым гына... Шаярттым. Ə син кит, Əгълəм, кит. Башка җирдə эш тə табарсың, яраткан кешеңне дə... Миңа башка шылтыратма.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)

(Дәвамы.)

8
Əгълəм белəн Алия мөнəсəбəтенə бəйлəнешле ва-
кыйгалар куерганнан-куерды. Чоңгыл да шундый бит:
уртасына якыная барган саен дулкын боҗралары
шəбрəк һəм куəтлерəк бөтерелə. Өйлəнешү турында
əле ныклап сөйлəшкəннəре юк, егет əле аңа тəкъдим
ясарга гына җыена. Беркөн көтмəгəндə инженерның
тар гына эш бүлмəсенə Алия үзе килеп керде. Бүлмə
иркенəеп, яктырып киткəндəй булды.
– Алия! Ничек? – Егет кызны күкрəгенə кысты.
Кыз иплəп кенə аның кочагыннан котылды.
– Ничек, ничек, əтинең районга киткəнен сагалап
тордым. Хəер, аңардан куркыр чакларым да үтеп бара
инде. Əгълəм, белəсеңме...
– Белəм, син мине яратасың. Мин дə сине үлеп яра-
там.
– Үлми тор əле. Минем месячныем килмəде...
Егет бу хəбəрне аңлар хəлдə түгел иде. Ваемсыз
гына:
– Килмəсə, килер əле... – дип елмайды.
– Надан! – диде кыз, аның авызын учы белəн каплап.
– Мин йөкле. Аңлыйсыңмы син, безнең балабыз була-
чак!
Əгълəмнең башына тимер таяк белəн суктылармы-
ни?! Йөзендə аңгыралык чалымнары хасил булды.
– Ничек булачак?..
– Баланың ничек булачагын белмисеңмени, надан...
Менə шунда гына аның аңына əлеге хəбəрнең
мəгънəсе барып җитте. Йөзендə, ниһаять, шатлык хисе
чагылды. Ул Алияне, туачак улының əнисен, тагы коча-
гына алды, күтəрə биреп өерелтте, иреннəрен, битен,
күзлəрен, хəтта борынын үбəргə тотынды. Кыз тагы
аны этəрə бирде.
– Нишлибез?.. Əти белсə, мине асып куя, сине тотып
ашаячак бит.
– Ашый алмас, тамагыннан үтмəм. Немедленно
өйлəнешəбез, акыллым! Иртəгə... юк, бүген үк никахка
керү турында гариза язабыз...
– Туктале, син бит минем кияүгə чыгарга ризалыгым-
ны да сораганың юк.
– Менə бүген мотлак тəкъдим ясарга җыенган идем...
Син – минем хыялларым, син – минем уйларым, син –
минем тормышым, син – минем булмышым. Əйдə
өйлəнешик, бергə яшик, булачак улыбызны бергə
тəрбиялик, Алиям!
Кыз саран гына елмайды:
– Кем əле сиңа малай табам диде?
– Кыз туса да, чиксез шат булачакмын. Синең кебек
чибəр, акыллы булып үсəр...
Кызның егет тəкъдименə җавап бирмəве үзеннəн-үзе
аңлашыла иде. Тормыш корырга, дөнья көтəргə əзер
түгел бит. Итəккə кайтырлармы?
Мəктəбе дə ябылган караңгы авылга? Кайда аңа эш?
Кайда сөекле иренə? Акча эшлəргə Себергə чыгып
китəрме? Ире юк чакта аңа Фердинанд иялəшерме?
Кайсыбер авыл хатыннары бүген шулай яши бит.
Ирлəре тегендə акча эшли, бичəлəре монда чит ирлəр
белəн типтерə. Яратышып өйлəнгəн күпме яшьлəр ае-
рылыша, күпме гаилəлəр җимерелə.
Алияне дə шундый язмыш көтəме?
Ə əтисе белəн əнисенə кызның түрə улына кияүгə чы-
гарга ризалыгы, риза түгеллеге кирəкми. Басыйров –
чынлап та, зур түрə, аның улы – перспективалы юрист.
Һөнəрен дə дөрес сайлаган: полиция хезмəткəре булып
хөкүмəт тиеннəренə яшəми, адвокат булып зур акчалар
таба. Аның йорты башкаланың гүзəл бер почмагында:
үзəктəн дə ерак түгел, нарат урманы эчендə утыра.
Дөресен əйтергə кирəк, ул йортны район башлыгы эш
хакына гына төземəделəр бит, “Усаклы” крестьян-фер-
мер хуҗалыгының да байтак малы шунда кереп китте.
Кичке аштан соң Дəрзамановлар түгəрəк өстəл ар-
тыннан кузгалмады. Алия “мəсьəлəне уртага салып
тикшерү” сəгате җитүен аңлады.
– Кызым, – дип сүз башлады əти кеше. – Без сине
җил-яңгыр тидерми үстердек, укыттык...
– Кигəн киеме затлы, ашаганы бал да май булды
инде, – дип, ире сүзенə кушылды Шəмсия Нурулловна.
– Престижный диплом алдың, – дип сүзен дəвам
итте гаилə башлыгы. Əйткəндəй, “престижный” – аның
иң яратып кулланган сүзе иде: Престижный хуҗалык,
престижный өй, престижный автомобиль, престиж-
ный кунаклар, престижный кияү... – Хəзер инде үзеңне
башлы-күзле итəргə дə вакыт җитте. Телəсə кемгə
кияүгə бирергə телəгебез юк. Дəрзаманов кызы,
һичшиксез, престижный егеткə кияүгə чыгарга тиеш.
Күптəнге дусларыбыз Басыйровларның улы Ферди-
нандны син бала вакытыңнан белəсең. Ул сине белə...
– Əти, мин Фердинандка кияүгə чыкмыйм, мин аны
яратмыйм...
Хуҗаның йөзе усалланды. Хуҗабикə, куера башлаган
кара болытларны таратырга телəп:
– Ə яраткан егетең бармы соң, кызым? – дип сорады.
– Бар!
– Кем ул? – дип җикереп үк җибəрде хуҗа.
– Əгълəм.
– Яшерен генə чыш-пыш килеп йөрисезме?
– Чыш-пыш килеп йөрмибез. Бер-беребезне ярата-
быз.
Хуҗабикə бу сүзлəргə үз бəһасын бирде:
– Ах, сволочь! Кыз баланы əүрəтеп тə өлгергəн икəн!
– Шуннан? Яратыштыгыз ди. Аңа кияүгə чыгарга
җыенасыңмы? Сизенеп йөри идем инде мин ул авызын
ачса, үпкəсе күренгəн мəлгуньнең яшерен планнарын.
Икенең бере булмаган мəхлукка кияүгə чыгып, нəрсə
ашарга, ничек яшəргə җыенасыз? Ата җилкəсенə атла-
нырга чамалыйсызмы?
– Ничек тə яшəрбез əле. Башкалар яши бит, – диде
кыз, пышылдагандай итеп.
– Минем “ничек тə” яшəтер кызым юк. Сүзем бер: Ба-
сыйров улына чыгасың! Генеральный директор улына!..
Килəсе якшəмбе Басыйров район үзəге кафесында иң
мəртəбəле кунакларын җыеп, район белəн хушлашу,
яңа вазифасына керү тантанасын үткəрə. Премьер үзе
дə килергə җыена. Өчəүлəп барачакбыз. Фердинанд
белəн бергə утырачаксыз. Бу инде берьюлы кəлəш
күрсəтү мəҗлесе дə була дигəн сүз.
Кызның бу чарага каршы килергə кыюлыгы җитмəде.
Əтисе гомер буе менə шулай сүзен сүз итə торган усал
əти булды. Əнисе дə йомшак сөйлəп катыга утырта тор-
ганнар нəселеннəн иде. Ничек кенə кадер күрмəсен,
кыз читлектə үсте.
Əтисе чыгып киткəч, кыен əңгəмəне Алия əнисе
белəн дəвам итте:
– Əни, ни дисəгез дə, мин сезнең Фердинандыгызга
кияүгə чыга алмыйм.
– Тагы нəрсə əйтергə телисең? Ул бит сине ярата,
укып бетергəнеңне биш ел буена көтте, кызым...
– Əни, мин... мин йөккə калдым...
Шəмсия Нурулловна тотлыкты, агарып-кызарып
киткəндəй булды.
– Кемнəн? Шул майга катып йөргəн инженерыңнан-
мыни инде?
– Əйе, Əгълəмнəн...
– Ах, мөртəт!
Алия əнисеннəн “Ярый, алай булгач, Əгълəмеңə генə
чык та куй инде. Бергə яшəрбез əле...” дигəн сүзлəр
көткəн иде.
– И кызым! Заман башка, заң башка, дилəр бит. Без
яшь чакта гына “гыйффəтле” дигəн төшенчə була тор-
ган иде. Хəзер инде кайсыбер кызлар кияүгə йөкле дə
булып чыга, бала табып та чыга... Берне яратып, икен-
че белəн йоклап, өченчегə дə чыгып куялар... Главное,
бу четерекле хəлеңне əтиең белеп калмасын. Бик кызу
бит, сине дə, теге хəерчеңне дə əллə ни эшлəтеп куюы
бар.
– Соң, миңа нишлəргə инде, əни? Абортка барырга-
мыни?
– Ул турыда авызыңны да ачма, кызым. Аборт дип,
гомерлеккə орлыксыз каласыңмы? Йөгең зур түгел, əле
корсагың беленə башламаган. Димəк, озынга җибəрми,
тизрəк туй ясарга кирəк. Балаңның əтисе дə Ферди-
нанд булачак.
– Əни, баланы бит карында тугыз ай йөртеп табалар.
– Җиде айдан туганнары да җитəрлек. Ирлəр бит
алар, кызым, тыштан гына усал, эчтəн бала кебек, бер-
катлылар. Аңладыңмы инде?
– Аңладым, əни...
“Аңладым” дигəн сүзне əни кеше “Фердинандка кияүгə
чыгарга риза” дип кабул итте. Кичен йокларга яткач,
иренə дə менə шушы “аңладым”ны җиткерде. Кызының
четерекле хəле турында əйтмəде. Анысы инде йоклап
китеп бара иде.
– Мин болай гына калдырмыйм. Кеше ат дагалаган-
да, бака ботын кыстыра, ди. Арт сабагын укытам мин ул
малайның... – дип мыгырданды.


9
Иртəнге оперативкадан соң таралыша башлаган
иделəр. Дəрзаманов Əгълəмгə калырга кушты. Исеме
белəн дə дəшмəде, фамилиясе белəн дə, утырырга да
тəкъдим итмəде. Калын кашларын җыерып, усал итеп
озак кына аның йөзенə текəлеп торды. Ахырда:
– Синең оятың бармы, юкмы, малай?! – дип җикерде.
Əгълəм эшнең нəрсəдə икəнен белə иде, шулай да
тынычлык сакларга тырышып:
– Ни булды, Габбəс Зарифович? – диде.
– Мин сине монда кызыма кияү итеп түгел,
хуҗалыгыбызга баш инженер итеп чакырдым.
– Бердəн, “син” түгел, иптəш Дəрзаманов, ə “сез”,
икенчедəн “малай” түгел, югары белемле инженер.
Өченчедəн, без Алия белəн бер-беребезне яратабыз.
Дəрзаманов чак кына суына биргəндəй булды.
– Белəсезме, иптəш Бəхтиев, французлар нəрсə ди:
“Мəхəббəт” төшенчəсен урыс илендə генə уйлап чыгар-
ганнар. Түлəмəс өчен”. Киявем булып минем байлыкка
борын сузарга җыенасыңмы? Не получится, иптəш ин-
женер! Безнең халыкта: “Чилəгенə күрə капкачы”, дигəн
əйтем бар. Шуны исеңнəн чыгарма...
– Сезнең байлыгыгызга төкердем мин, иптəш
Дəрзаманов. Минем бу дөньяда үз кыйммəтлəрем.
– Шулай булгач, Алиягə борын сузасың булма. Аның
үз кыйммəтлəре. Якын көннəрдə аның Фердинанд
белəн туе була. Ə син аяк астында буталып йөрмə, кит.
Гариза яз да кит!
– Китмəсəм? Мин – яшь белгеч, дип ныкышсам?
– Сиңа барыбер эшлəргə бирмəм. Монда мин – баш,
мин – түш! Бар, бүген җыен, алдың-артыңны себер,
иртəгə иртəн гариза язып керт...
Юк, китми! Дəрзамановларга, Басыйровларга үч итеп
ул моннан китми!
Əллə ничə мəртəбəлəр телефоны җавап бирмəде.
Ниһаять, төштəн соң гына кадерле телефон телгə
килде, кадерле тавыш яңгырады:
– Тыңлыйм.
– Алия! Җаныем! Шылтырата-шылтырата зарыгып
беттем бит. Ни булды?
– Берни дə булмады.
– Əтиең миңа җиткергəн хəбəр дөресме?
– Дөрес, Əгълəм. Мин Фердинандка кияүгə чыгам.
– Ничек була инде бу? Кичə генə... Ə безнең туачак
балабыз?..
– Юк ул бала, Əгълəм. Мин йөклемен дип сине алда-
дым гына... Шаярттым. Ə син кит, Əгълəм, кит. Башка
җирдə эш тə табарсың, яраткан кешеңне дə... Миңа
башка шылтыратма.
– “Аяк астында буталып йөрмə” була инде?
– Ничек аңласаң, шулай аңла... – Трубкада кызның
үксегəн тавышы ишетелеп калгандай булды.
Əйе, чоңгылның чите юк, сөйгəне аңа хыянəт итте.
Əйе, китəргə кирəк. Өч ай элек нинди дəртлəнеп, канат-
ланып башлаган иде... Хəзер китəргə кирəк.
Монда иптəшлəр, дуслар тапкан иде: хуҗалыкның
баш белгечлəре, механизаторлары, водительлəре,
Гыйлəҗ абзасы белəн Хəмидə апасы, Мəҗит белəн
Саимəлəр... китəргə кирəк. Монда Алиясен тапкан иде.
Тапты да югалтты... китəргə кирəк... Монда аның йорты
юк, малы юк. Бердəнбер байлыгы – əтисеннəн калган
“Уралы”.
Икенче көн моңсу гына хушлаштылар. Əгълəм хи-
саплашырга бухгалтериягə кергəн иде. Саимə “китмə”
дə “китмə” дип чəбəлəнеп маташты. Əйткəн күңелле
хəбəре шул булды: Мəҗит белəн уртак тел тапканнар
икəн. Яңа елда туй ясарга җыеналар.
– Бəй, Мəҗитең бит əле урынында ыргып торган джип
алып җибəрмəгəн, – дип шаярткан булды Əгълəм.
– Һи, анысы сүз өчен генə бит ул, Əгълəм. Аның
“касемсот”ының джиптан кайсы җире ким? Туебызга
чакырабыз.
– Чакырсагыз да килəм, Саимə, чакырмасагыз да...
“Урал”ын йөк машинасына төяп кайтып төште Əгълəм
авылына.
– Ничек кайтырга булдың, улым, əлегə көтмəгəн идек
бит, – дип каршы алды аны əнисе.
– Шулай туры килде инде, əни.
– Бер-бер хəл булмагандыр бит?
– Булмады, əни, мин эштəн киттем. Хəзер авылда
юньлəп түлəмилəр бит. Акчалырак эш таптым.
– Кайда? Себердəме?
– Юк, үзебезнең башкалада. Ике-өч көн генə сезнең
янда торам да...

(Дәвамы бар.)

Фото: fotobank02.ru.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас