

(Дәвамы.)
6
Нишлəптер алар атна буе очрашмадылар да, шылты-
ратышмадылар да. Мəктəптə уку елы башланып тора,
мəшəкатьлəре күптер, дип уйлады егет. Шимбə көнне
ул үзе шылтыратты.
– Нихəл, Алия! Нихəл с-с-сөеклем. – Бу сүзгə əле ул
күнекмəгəн иде.
Кызның тавышында шатлык хисе чагылды.
– Нишлəп хəбəр-хəтерең булмады, Əгълəм? Зарыгып
беттем бит!
– Соң, сөйлəшкəн идек ич. Аннары, синдə минем
кайгы түгелдер, мəктəптə эшлəрең күптер, дип тə уй-
ладым. Ничек тə очрашырга кирəк безгə, сагынуымның
чиге юк.
– Очрашыйк соң иртəгə. Тик кайда?
– Иртəгə якшəмбе, мин авылга кайтып əнинең хəлен
белеп килергə уйлаган идем.
– Мине дə алып кайт, əниеңнең хəлен мин дə беле-
шим.
– Ə əтиеңнəр?
– Алар иртəгə Уфага кунакка китəлəр. Куна... Мин
ирекле кош!..
Егет шатлыгыннан биеп китəргə əзер иде. Телефо-
нын үбеп алырдай булды.
– Ярар, таң белəн “дөл-дөл”емне сезнең каршыга
алып барып туктатырмын.
Трубкада кызның яңгыратып көлгəне ишетелде.
– “Дөл-дөл”ең? Кеше сөйгəн ярын тыркылдаган
“УАЗик” ка утыртып йөрми ул. Бу юлы – минем чират.
Авылыңа минем елкылдап торган “Форд”та кайтырбыз.
Тик, чур, мине əниең белəн “кəлəшем” дип таныштыр-
ма. Мин əле ул дəрəҗəгə əзер түгел. “Хезмəттəшем” диген.
– Ярар, колхозыбызның алдынгы механизаторы, – ди-
ярмен.
...Шаярыша-көлешə кайткач, юл сизелми дə калды.
Башта рульдə кыз үзе барды, аннары егет утырды.
Һай, эшли белəлəр дə соң машинаны черегəн буржуй-
лар! Егет хəтта бер мəзəкне дə исенə төшерде. Əллə
мəзəк, əллə булган хəл. Бер төркем япон журналистла-
ры Русиянең иксез-чиксез киңлеклəре белəн танышу
өчен безнең машиналарда Владивостоктан Мəскəүгə
чаклы сəяхəт кылырга була. Бу чараны оештыручылар,
сəяхəтчелəрнең телəген үтəп, аларга өр-яңа “УАЗик”лар
бирəлəр. Чокырлы-чакырлы юлларда ватылган маши-
наларын юнəтə-юнəтə, бер ай дигəндə Мəскəүгə килеп
җитəлəр. Кызыл мəйданда туктагач, башларын чайкый-
чайкый, карап торалар икəн “УАЗ”ларга. Шунда берсе
əйтеп салган, имеш: “Бу урыслар, юньле юллар төземəс
өчен, нинди галəмəтлəр генə уйлап чыгармый!..”
– Шуның өчен бар Русия чит ил техникасына күчте
бит инде, – диде кыз, көлеп туйгач.
– Ə бер япон эшлеклесе əйткəн, имеш, – дип, тагы
өстəде егет: – Сез, урыслар, кулыгыз белəн бер юньле
нəрсə дə эшли белмисез, аның каравы, сезнең балала-
рыгыз матур!
Əгълəм машинаны юлдан читкəрəк алып китеп,
Дөрлəсəн ярында туктатты. Төштелəр, озак кына теге
чоңгылга карап тордылар.
– Əйлəнə дə əйлəнə, əйлəндерə дə əйлəндерə, – диде
кыз, нигəдер уйчанланып.
– Бəлəкəй чагымда мине йота язган упкын шушы
чоңгыл була инде.
– Чоңгыл? Бездə андый сүз юк ич.
– Бездə əйлəнмəне “чоңгыл” дип атыйлар. Мине кот-
карган Гариф абзый: “Чогылның чите юк, тормышта да
безне чоңгыллар сагалап кына тора”, – ди.
– Абау, куркыныч икəн!
Əгълəмнең əнисе ишегалдында вак-төяк эше белəн
мəш килə иде. Капка төбенə ят машина килеп туктагач,
тəүдə аптырап калды. Машинадан улының бер чибəр
туташ белəн төшүен күреп, нишлəргə белми, алай-
болай чəбəлəнде. Улы: “Исəнме, əни!” – дип кочагына
алгач кына бераз тынычланды. Улының колагына: “Əллə
кил... ип... юлдашыңның аяк астына ак мендəр чыгарып
салыйммы?” – дип пышылдады. “Юк, əни, – диде егет
тə пышылдап. – Киленне алай гына төшермилəр аны...
– Үзе, кыз ягына борылып: – Таныш бул, əни, бу минем
хезмəттəшем Алия була, – дип елмайды. – Алия, минем
əнием Гөлзəмия шушы була инде”, – дип өстəде.
Кул бирештелəр.
– Əниең чибəр икəн, Əгълəм. Бүген тотып кияүгə би-
рерлек. Исеме дə шулчаклы колакка ятышлы.
Казанда аш кайнап чыккач, хуҗабикə улына дəште.
– Улым, ашка Гариф абзаңны да алып чыгар идең.
Кайчан кайта да кайчан кайта, дип, теңкəмə тиеп бетте.
Əл дə күршемдə ул бар. Нəрсə эшлəсəм дə, ярдəм
итəргə əзер генə тора!..
...Бер-берсен яратканнар бер табынга җыелгач,
күңелле була шул. Өстəлдə гадəти авыл сые: Гөлзəмия
түти карап үстереп симерткəн каз ите, шулпасы, яр-
маланып пешкəн бəрəңге, тозлысы-мозлысы, чыж-
лап утырган самавыры, шифалы үлəннəр өстəлгəн
чəй... Алар янына кадерле кунаклар алып кайткан
күчтəнəчлəр дə куелды. Хəтта өстəл уртасында шам-
пан шəрабы да урын алды. Күңелле əңгəмəне өзеп,
Əгълəм əнисенə карады:
– Əни, бу “зəм-зəм” суын ачсак, ни əйтерсең?
– Миңа, намазлыкка баскан мөслимəгə инде, улым,
шəраб чөмереп утыру килешмəс. Ə сез авыз итегез
соң. Гариф абзаңа да кой, үзеңə...
Əгълəм Алиягə сораулы караш ташлады.
– Ярар, тартынма, – диде анысы, кул селтəп, рульдə
мин кайтырмын. Мин бит синең водителең...
Өстəл яныннан торгач, Гөлзəмия кунак туташ белəн
табак-савыт җыештырып калдылар, ирлəр ишегалды-
на чыкты.
– Шушы буламы инде, Əгълəм улым, булачак килен?
– Була, дип өзеп кенə əйтəлмим əле, Гариф абзый.
– Əмма яратуың күзгə төртелеп кычкырып тора.
Монда ияреп кайткач, ул да сиңа битараф түгелдер.
Чибəр, бик тə фырт күренə. “Текə” машинаны да үзең
алып өлгермəгəнсеңдер əле? Замана бае кызымы?
– Əтисе – хуҗалыгыбызның директоры, – диде
Əгълəм тыныч кына
– Эш никахка барып җитсə, əти-əнисе ризалык
бирердəйме соң?
– Аңа барып җитмəгəн əле, Гариф абзый.
– Болай, бигрəк пар килгəнсез, сүзем юк. Бай əти
белəн бай əни сине кызларына тиң күрер микəн соң?
Тик, нəрсə дип əйтим инде, улым, мəхəббəт – ул шул ук
чоңгыл, аның очы-кырые юк. Сине бер элəктереп алса,
тоташлый белəн йотмасмы?
– Чоңгылдан котылу юлы бар, дип кайчандыр үзең
əйттең ич, Гариф абзый. Тик минем котыласым килми.
Алия барыбер минеке булачак...
– Ярар, син балигъ булган егет, төсең-башың гына
түгел, акылың да бар... Əле сүзем икенче нəрсə турын-
да, Əгълəм. Əниеңнең Мəһəди кордаштан калганына
байтак булып китте. Мин дə хəзер дүрт ел инде ялгыз
яшим. Əгəр без икəү бер гаилəгə берлəшсəк?.. Син
ризалыгыңны бирерсең микəн?
Əгълəм əңгəмəнең мондый юнəлеш алырын һич
көтмəгəн иде. Əнисе?.. Гариф күршесе?.. Ничек була
инде бу, көтмəгəндə? “Көтмəгəндə” сүзен егет кычкы-
рып əйтеп ташлаган икəн.
– Бик үк көтмəгəндə дə түгел шул, улым. Яшь чак-
тан килгəн үкенү хисе. Авылыбызның иң чибəр кызы
артыннан Мəһəди белəн без ярыша-ярыша йөрдек.
Мəһəди өлгеррəк булып чыкты, кыз аны сайлады.
Хəзер бит элекке кебек бер авыл тоташ бер гаилə
булып яшəү бетте. Кеше кешегə керми, чыкмый. Керəм
дисəң дə керəлмисең, капкалар, ишеклəр бикле. Ярый
əле без Гөлзəмия күрше белəн арадагы сукмакка үлəн
үстермибез.
– Əни ничек соң? – диде егет, башында кайнаган уй-
ларыннан арынып.
– Синнəн ризалык булса, ул риза. Син инде монда
кайтып тормассың, аның да көндəлек тормышында
кемгəдер таянып яшисе килəдер.
– Əни риза булса, мин риза, – диде Əгълəм, сүзне
озынга җибəрми.
– Ярар, рəхмəт, улым. Мəсьəлəне озынга сузмый,
шушы көннəрдə, Гали мулланы ашка алып, никах укы-
тырбыз дип торабыз.
Хушлашканда, Əгълəм: “Əни, мин риза”, – диде.
...Көннəр бозыла башлады. Иртəн җир өстенə ап-ак
булып кырау төшə. Көндез томан таралгач, кояш чыга
да бар дөньяны – яфрагын койган урманнарны, туңга
сөрелгəн басуларны, ямь-яшел булып калкып чыккан
уҗым кырларын – моңсу матурлыкка күмə. Ул ара да
булмый, əллə кайдан килеп чыккан авыр болытлар
җирне яңгыр белəн чылатып китə. Кукуруз басуы чабы-
лып бетеп бара. Комбайннар көнбагыш басуына төшеп
тора. Көнбагышны я коры, кипкəн килеш, я туңдыргач
җыярга кирəк. Чи көнбагышны алдыру бик җиңел түгел,
комбайннарның əле берсе, əле икенчесе сафтан чыга.
***
Дəрзаманов кайчак белгечлəренең тетмəсен тетеп
ташлый. Агрономга да элəгə, инженер белəн гараж
мөдиренə дə. Əгълəм таякның юан башы үзенə
төшкəнен тоя. Егет күңеленə, бу эш белəн генə бəйле
түгелдер, Алия белəн мөнəсəбəтлəрен дə сизенəдер,
дигəн уй килə.
Бу көннəрдə Гыйлəҗ абзасы белəн утырып иркенлəп
сөйлəшергə форсат та тигəне юк иде. Соңлатып кына
кичке ашны ашагач, Əгълəм бүлмəсенə ул үзе керде.
– Нəрсə, Əгълəм энем, йончыйсыңмы? – диде, уты-
рышкач, йорт хуҗасы.
– Мин бит авыл малае, Гыйлəҗ абзый, – крестьян
хезмəте җиңел эш түгел инде ул. Бигрəк тə соңлаган
уңыш җыю эшлəре. Тик директорның барыгыз алдында
миңа каты бəрелүе генə теңкəгə тия.
– Мин сине кисəттем ич.
– Нəрсə дип кисəттең?
– Шаярма. Директор кызына күз салма, – дидем.
– Ə мин шаярмыйм. Алияне чынлап яратам. Ул да
мине ярата. Без бергə булырга тиеш.
– Ул əтисе сүзеннəн чыгалмас, ə хуҗа сине тотып
ашар.
– Ашый алмас! Тамагыннан үтмəм! Алия барыбер ми-
неке булачак!
– Анысын күз күрер. Дəрзаманов кызын район
хуҗасы улына кияүгə бирергə җыена икəн, дигəн хəбəр
бер дə колагыңа чалынмыймыни соң? Имеш, ноябрь
бəйрəмендə Уфада гөрлəтеп туй үткəрергə җыеналар.
Ирле-бичəле Уфага чыгалар да китəлəр, чыгалар да
китəлəр ич. Туйга əзерлек бара. Ə сез икəү, əйтерсең,
моны күрмисез дə, белмисез дə. Кызның машинасын-
да я тегендə, я монда йөреп ятасыз. Авыл халкы моны
күрми, Дəрзамановка җиткерми, дип уйлыйсызмы?..
7
“Ашый алмас! Тамагыннан үтмəм!” Берничə көн
Дəрзаманов Əгълəмгə актан-карадан сүз дəшмəде. Чи-
раттагы оперативкасында киңəшмəдə катнашучылар-
га коры гына итеп ике яңалык җиткерде. Басыйровны
башкалага үрлəтəлəр икəн.
– Урынына кемне калдыра. Сезнедер инде, Габбəс
Зарифович? – дип, сикереп торгандай итте баш агро-
ном Хəкимов.
Дəрзаманов калын кашларын җыерды.
– Анысы сез баш вата торган мəсьəлə түгел. Баш
ватучылары, – түрə түшəмгə ишарə ясады, – тегендə
утыра...
Гыйлəҗ янында утырганнарга күз кысты.
– Директор креслосын үзенең арт санына чамалый
башлады түгелме безнең главный агроном?
Көлү тавышлары яңгырады. Тик Дəрзаманов моңа ку-
шылмады.
– Ə икенче яңалык: иртəгə Мəскəүгə аграрийлар
съездына китəм.
Хəкимов һаман тынычланмаган иде.
– Əйттем бит, агай-эне. Мəскəүдəн директорыбыз
монда кайтып торырмы, əллə туры район үзəгенəме?
Бу юлы Дəрзаманов саран гына елмайды һəм
белгечлəренə сынагандай күз йөгертеп чыкты.
– Мин юкта хуҗалыкта... баш зоотехнигыбыз кала.
Малларны кышкы кураларга кертер вакыт. Бик җаваплы
чор!..
Таралыштылар. Баш агроном Хəкимовның нишлəптер
борыны төшкəн иде.
Əгълəм Алиягə шалтыратты.
– Əтиең иртəгə Мəскəүгə китə икəн. Ул юкта иркенлəп
очрашасы иде. Үлеп сагындым сине, аккошым. Их,
əниең дə каядыр китсə икəн?..
– Ул да китə. Əти аңа Мəскəүне күрсəтеп кайтырга уй-
лады. Мин өйдə берүзем калам.
Берүзе кала! Бу хəбəр егетне эсселе-суыклы итте.
– Иртəгə мин сиңа кунакка барам, Алия!
– Ə мин чакырмасам?
– Чакырсаң да барам, чакырмасаң да.
Кыз очрашуларны ничек кенə көтмəсен, нишлəптер
бу уенны дəвам итəргə булды.
– Ə мин ишегемне биклəп куйсам?
– Бикле ишегеңне җимереп керəм!.. Син минем
бердəнберем!..
...Тышта шыбырдап яңгыр коя. Ə Алиянең күркəм
бүлмəсендə икəү өчен оҗмах агачлары чəчкə ата,
оҗмах кошлары сайрый. Егет кызга, кыз егеткə карап
туя алмыйлар. Күзлəр күзлəр белəн серлəшə, иреннəр
иреннəр белəн бер-берсенең тəмен татый.
– Син минем бердəнберем, Алия!
– Син минем дөньядагы иң якын кешем!
– Мин синсез яши алмаячакмын!
– Миңа да синсез дөнья күңелсез.
– Без бергə булырга тиешбез!
– Ничек?..
Өстəлдəге җимешлəрне капкаларга да форсатлары
юк. Бокалларга коелган шəрабтан да алай-болай гына
авыз иттелəр. Егет белəн кыз болай да исереклəр иде...
Яктырыргамы-яктырмаскамы дигəндəй, əкрен генə
көзге таң атты. Уяныр-уянмас Əгълəмнең дə аңы җай
гына ачылды. Сул ягына борыласы итте. Белəгенə
башын салып Алиясе йоклый иде. Аның Алиясе! Җай
гына мышнаган тавышы ишетелə. Капыл ул да күзлəрен
ачты, битен иркə генə егет яңагына ышкыды, аның ко-
чагына ныграк сыена бирде. Егет кызны шашып-шашып
үбəргə тотынды.
Алар икенче төндə дə очраштылар... Өченче төндə
дə...
Кыз, төннəрен бəхет дəрьясында йөзеп үткəрсə,
көннəрен аның миен уйланулар, икелəнүлəр кайнат-
ты. Нишлəде соң ул? Сөйгəне белəн кавышу киче
болай булырга тиеш түгел иде бит. Кайда никах, кайда
туй күлмəге, кайда туй мəҗлесе, кайда котлаулар?..
Менə шулай килеп чыкканына кемне гаеплисең? Əле
аның сөйгəненең җиренə җиткереп туй үткəрергə,
кəлəшен үз йортына алып кайтып, үз түшəгенə са-
лырга мөмкинчелеге бармы?.. Ə əтисе, əнисе? Имеш,
Мəскəүдəн йөреп кайталар да, туй мəсьəлəсен уртага
салып хəл итəлəр.
Егетнең уйлары кызныкыннан да буталчыграк бул-
гандыр. Ул ярата. Кыз да чынлап ярата, булса кирəк.
Ике җанның, ике тəннең кушылуы – табигый нəрсə. Ə ни
бирə ала соң ул кызга бүген? Дəрзамановның байлы-
гына ымсынып, аның йортына кияү булып төшəргəме?
Хəтта ул никахка ризалык бирсə дə, моңа Əгълəм бер-
кайчан да бармаячак! Кыз белəн якын мөнəсəбəткə
керүе – нəрсə ул? Чоңгылга элəгүеме?..
Əмəлгə калгандай, башкаладан Таһир дусты шалты-
ратты. Тавышы көр.
– Сəлам, картлач!
– Исəнме, Таһир... Укып та беттек, тормыш сазлыгына
да баттык, булса кирəк. Очрашу түгел, шылтыратышуга
да вакыт юк. Ничек яшисең?
– Ничава. Ат юк урамда, кайгы юк буранда, дилəрме
əле... Фатирда торам. Каерып эш хакы алам. Ə син, сер
булмаса, күпме каерасың?
– Сер түгел, егерме мең.
Телефонда сызгырган тавыш ишетелде.
– Главный инженер... егерме мең... Фи... Мин ул егер-
ме меңеңне бер сəгатьтə эшлəп алам. Карале, йөрмə
анда адəм көлдереп, кил, монда вакансия бар. Мин
бер бүлмəле съемный квартирда яшим. Сиңа да урын
табылыр. Безнең прибыль монда артканнан-арта. Ино-
маркаларны обслуживать итүне үзең белəсең. Əле
менə Фердинанд Басыйров атлы бер мəҗнүнне ыштан-
сыз калдырдым. Техника мəсьəлəсендə – дуб дубом. Ə
акчаны дипломат белəн йөртə. Ул да сезнең яклардан
икəн...
“Мир тесен”, – ди урыслар. Фердинанд... Басыйров...
(Дәвамы бар.)
Фото: fotobank02.