Чәчмә әсәр
14 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)

– Кызым, бу инженерны үзеңə бик якынайтма. Авылда ялгыз əнисе, үзе монда фатирда яши, төскə-буйга ярыйсы булса да, перспективасы томанлы. Ə синең нормальный кияүгə чыгасың, нормальный дөнья корасың бар.Кыз сүзне шаяртуга борырга телəп:– Əни, “нормальный дөнья” ничек була ул? – диде. – Менə безнеке кебек, атаңның дусты Басыйровларныкы кебек була...

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Əгълəм, уңайсызлана бирүен яшерергə телəп:
– Димəк, Саимə – бухгалтер, Алия директор кызы
булып эшли икəн...
Алия шаркылдап көлеп җибəрде.
– Бу Əгълəм атлы егет белəн мине я полиция таныш-
тыра, я Гыйлəҗ абзый, я безнең сыйныфташ, һаман та-
нышып бетəлгəн юк. Бер Əгълəм булдымы соң ул, биш
Əгълəмме?..
Бу юлы күмəклəп көлештелəр.
Кинодан бергə кайттылар. Тəүдə Саимəне капка
төбенə чаклы озаттылар, аннары – Алияне. Мəҗит,
хушлашканда Əгълəмнең кабыргасына төрткəндəй
итеп:
– Барыбер алам мин аны, – диде.
– Кемне? Алиянемени?
– Саимəне. Алияне... тешең үтсə, үзең карарсың.


5
Əгълəм башы белəн эшкə чумды. Бодай суга башла-
ган комбайннар янында булды. Агроном Хəкимов белəн
икəүлəп куəтле машиналарның алтындай бөртеклəрне
кибəккə куу-кумавын тикшереп чыктылар. Комбайнчы-
ларга механизмнарны көйлəргə ярдəм иттелəр. Ын-
дырда эшлəгəн төяү-җилгəрү-киптерү җиһазларының
хəллəре белəн дə кызыксынды. Əле кукуруз чабарга
төшмəгəн иделəр. Ике комбайнның берсе генə төзек
булып чыкты. Ремонтта утырганына запчасть эзлəп
район үзəгенə дə барып килергə туры килде. Авыл
хуҗалыгы техникасына запас частьлəр сату кибетендə
университетта дуслашып йөргəн Тəлгать атлы егетне
очратуы күңелле дə, файдалы да булды. Бергə дзюдо
секциясенə йөргəн иделəр. Ул мехфакны Əгълəмнəн
ике ел алда тəмамлады.
– Работа – не бей лежачего, друг мой, – диде ул,
киң елмаеп, – снабжаемся из столицы, спрос на наш
товар есть. Сезнең брат бездəн өзелми. Мы же старые
друзья. Синең өчен безнең кибетнең ишеге һəрчак
ачык, – диде ул кирəкле тимер-томырны “УАЗ”га
төяшкəндə.
Авыл хуҗалыгында эшлəгəн инженерның гомер
бакый төп хəсрəте нидə булды? Запчасть табуда!
Телəсə нинди ысул белəн булса да кирəкле тимер-
не кулга төшерүдə. Хəзер заманнар икенчерəк. Əмма
хəзер дə бер трактор да коленвалсыз эшли алмый.
Механизаторлар белəн дə танышып бетте инде,
булса кирəк. Гади халык бит гəүдəле түрəлəрне ныграк
ихтирам итəргə күнеккəн. Ул яктан Əгълəм зарлана
алмый. Буй – метр сиксəн, иңнəр киң, гəүдə төз, йөзе
ачык. Аннары ул бит армиядə танкист булып хезмəт
итте, механик-водитель һөнəре үзлəштерде. Универ-
ситет практикасын комбайнер булып эшлəп үткəрде.
Кул астындагылар белəн уртак тел табарга бөтен
мөмкинлеклəре бар. Ə кызлар белəн? Аңа җир йөзендə
Алиядəн башка бер кыз да кирəкми.
Көннəре эштə үтсə, төннəрен кызны уйлап борсала-
нып чыга. Шулай ук чынлап яратып өлгерде микəнни?
Я моңсу уйланып күз алдына килеп баса. Я зəңгəр
күлмəктəн биюдə бөтерелə, я аңа очкындай күзлəрен
төбəп, сораулы карашын ташлый. Ə бит əле иркенлəп
очрашып аңлашканнары да юк. Төнен клубтан озатка-
ны бар, əтисенə сугылганда, конторда бер-берсенə тап
булганнары бар, йомыш табып, мəктəпкə сугылган иде,
анда яшь укытучылар төркемендə күрде. Телефон но-
меры бар, тик шылтыратырга сəбəбе табылганы юк.
Хуҗалыкны йөреп чыккач, кайсыбер мəсьəлəлəрне
хəл иткəч, Дəрзамановка кергəн иде. Кəефе яхшы
күренде, һəрхəлдə, Əгълəмне җылы каршылады.
– Я инженер, ни эшлəр бетереп йөреш?
– Үзегез күреп торасыз, Габбəс Зарифович, техника
эшли, урып-җыю барышында тоткарлыклар булдырмас-
ка тырышабыз.
– Силос чабарга төшəргə техника əзерме инде?
– Ике агрегат та əзер, Габбəс Зарифович. Иртəгəдəн
басуга төшəргə мөмкин.
Хуҗа авыз чите белəн генə елмайды.
– Ярар, хуҗалык тормышына башың-аягың белəн
кереп баруың миңа ошый. Тик борыныңны гына күтəреп
җибəрмə. – Директор телефон трубкасын алды.
– Карале, əнисе, – дип дəште ул трубкага, үзе
Əгълəмгə күз кыскандай итте. – Төшке ашың əзерме?
Анда хуҗабикəнең ягымлы тавышы яңгырады.
– Минем кайчан əзер булмаганы бар, əтисе? Теге
көнне улы Фердинанд белəн Басыйровың килгəндə
дə... И мактадылар бит тутырган тавыгымны!..
– Ярар, тутырган тавыгыңны читкəрəк куеп тор.
– Соң, əле дə инде казанда үрдəгем пешеп ята...
– Ярты сəгатьтəн кайтып җитəрбез. Кадерле кунак белəн...
Əгълəм кырыс хуҗадан мондый игелекне көтмəгəн
иде. Хəер, ил тотучылар элек тə колларына кара-
та ара-тирə мəрхəмəтлек күрсəтер булганнар бит. Ə
менə район хуҗасының Усаклыга “эш визиты” белəн
килгəндə дə улын ияртеп алып килүе егетнең чəменə
тия бирде.
– Я, киттекме инде, энем? – диде хуҗа, Əгълəмгə
тагы күз кыскандай итеп. – Əле бит безнең ныклап та-
нышканыбыз да юк. Үрдəк ул свежий бəрəңге белəн...
Əгълəмнең үрдəк итен “свежий бəрəңге белəн” авыз
иткəне бар. Ə менə Алия атлы хантуташ яшəгəн сарай-
ны кереп күрə алганы юк. Монысы аның өчен бигрəк
тə əһəмиятле иде.
Əйе, директор өе тыштан ничек мəһəбəт булса, эчтəн
шулчаклы бай һəм күркəм. Затлы мебель бик аптырат-
мады аны. Əллə ничаклы чит ил сувенирлары соклан-
дырды. Залның бер як дивары күргəзмə шүрлеклəре
белəн тулы. Дəрзаманов, егетнең кызыксынуын күреп:
– Йөрибез бит. Ел да бер илгə ялга йөрибез. Быел
Шəмсия апаң белəн Таиландка барып кайттык. Анда
галəмəт! Жəл, диплом эше аркасында Алия генə бара
алмады. Барыр, əле аңа...
Хуҗаның сүзен аш бүлмəсеннəн килеп чыгып
хуҗабикə бүлдерде.
– Əнисе, таныш бул: безнең боевой инженерыбыз.
– Əгълəм булам, – диде егет тыйнак кына
– Ə мин – Шəмсия апагыз. Шəмсия Нурулловна. Быел
гына пенсиягə чыккан укытучы. Алмашка кызыбыз
кайтты бит...
Ул арада икенче каттагы бүлмəсеннəн “алмашка
кайткан кыз” үзе дə килеп төште. Ап-ак спорт костю-
мы сынына килешеп кенə тора. Əгълəм тагы каушады.
Хəтта йөзе кызара да бирде, булса кирəк.
– Кызым, менə таныш бул... – дип башлаган иде хуҗа.
Алия аны бүлдерде:
– Əти, без Əгълəм белəн танышбыз инде.
Хуҗаның йөзендə бер генə секундка ризасызлык бил-
гесе чагылып үтте.
– Кайчан өлгердегез? Кем таныштырды?
Кыз кычкырып көлеп җибəрде.
– Полиция хезмəткəрлəре!..


***
Ата белəн ана моны шаярту итеп кабул итте. Əмма,
ирлəр ашап чыгып киткəч, əни кеше кызын кисəтүне
фарыз санады.
– Кызым, бу инженерны үзеңə бик якынайтма. Авыл-
да ялгыз əнисе, үзе монда фатирда яши, төскə-буйга
ярыйсы булса да, перспективасы томанлы. Ə синең
нормальный кияүгə чыгасың, нормальный дөнья
корасың бар.
Кыз сүзне шаяртуга борырга телəп:
– Əни, “нормальный дөнья” ничек була ул? – диде.
– Менə безнеке кебек, атаңның дусты Басыйровлар-
ныкы кебек була.
Əнисенең кайсы якка каерганын Алия аңлый иде.
Басыйровның монда биш ел элек юридик факультет
тəмамлап, һаман өйлəнми йөргəн улы Фердинандны
ияртеп килүе дə юкка түгеллегенə дə төшенə. Дөресен
əйтергə кирəк, ошамый аңа район башлыгы улы. Əтисе
кебек гəүдəгə тəбəнəк һəм юан, түгəрəк йөзе сипкел-
ле, чəче, кашлары җирəн. Адвокат булып эшлəвенə
карамастан, сөйлəгəн сүзенең мəгънəсе сай. Имеш,
башкалада йорты да əзер, саунасы, бассейны, “кру-
той машинасы”, “крутой дуслары”... Əле, имеш, адвокат
буларак “раскручивается”. Бер шомарып алса, судта
гел генə, кемнəр булуына карамый – бандитлармы
алар, коррупция сазлыгына баткан түрəлəрме – шулар
мəнфəгатен яклаячак, акчаны да каерып алачак...
Юк, моны Əгълəм белəн янəшə куеп булмый. Əгəр
инде аның төс-башына, акылына Фердинандның
мөмкинлеклəрен дə кушсаң... Ничек кушасың соң аны?
Ə Алиянең мəктəптə, чыр-чу авыл балаларын, акыл-
га өйрəтеп, танауларын сөртеп йөрисе килми. Ул, кем
əйтмешли, “птица высокого полета”. Аның эше чит ил
кунакларын каршы алу, озатып йөрү, алар сөйлəгəнне
безнең наданнарга җиткерү, безнекелəрнекен теге-
лəргə аңлату, төрле очрашулар, килешүлəрдəн соң
фуршетлар, банкетлар колагына пышылдаган компли-
ментлар белəн бəйле булырга тиеш. Əгəр неотесан-
ный Əгълəмне, кырыла, майлана биргəн күн курткасын
салдырып, тип-тигез булып баш калкыткан сакал-мы-
егын чак кына үстерə биреп, чем-кара чəченə модный
причес ка эшлəтеп, өстенə смокинг кидереп, муенына
кызыл “күбəлəк” тагып җибəрсəң, һич тə француз, ин-
глиз аристократларыннан ким күренмəс иде...
Алия, бу күренешне күз алдына китереп, елмая-
сы итте, кəнəфидə икенче ягына борылып ятты. Тик
кайда ул андый Əгълəм, андый тормыш?! Алия үзе
дə аңгармастан телефоныннан Əгълəмнең номерын
җыйды.
– Алло, миңа иптəш Бəхтиев кирəк иде. Дөрес
элəктемме?
Егет бу шалтыратуны бик тели, əмма аңа əле өмет
итмəгəн иде. Шатлыгы эченə сыймаганга каушап калды.
– Алия! Синме бу?
– Мин исəр булмый, кем булсын? Əле син кайда?
– Бəдəр басуында, комбайннар янында.
– Комбайннарыңны калдырып тор! Синең ярдəмең
миңа кирəк.
– Əллə машинаң ватылдымы?
– Үзем ватылып барам. Тиз генə өй каршыбызга килеп
җит! Əнием кайтып кермəс борын...
Кыз йөгереп чыгып машинага утырды, егетнең куены-
на сарылды.
Егет аны шашып-шашып үбəргə тотынды.
– Яратам мин сине, Алия! Тəүге күрүдə үк гашыйк бул-
дым! Көне-төне сине уйлыйм. Бер генə минутка да, бер
генə секундка да күз алдымнан китмисең!..
Егет иреннəреннəн көч-хəл аерылган кыз еш-еш
сулый иде.
– Мин дə... Я, киттекме инде?
– Кая киттек!
– Кайдан белим мин аны? Телəсə кая... Җирнең икен-
че читенə... Җиһанга... Галактикага...
Авылдан чыгып, Кирəй тавына күтəрелделəр, Тарсу
елгасы үзəненə төштелəр, катнаш урман юлыннан елга
ярына барып туктадылар. Агачлар инде яфракларын
коя башлаган, елга ятуында шул яфраклар бөтерелə.
Җиргə коелган яфраклар матур бер келəм хасил итə.
Ə акланны камап торган агачларда... Каен яфраклары
сары, өянкенекелəр ниндидер кирелек белəн яшелле-
ген һаман җуярга телəми, усак яфраклары көрəн төскə
кереп бара, зирек бөдрə чəчен кып-кызылга буяган.
Кичкə авыша башлаган кояшның сүрəн нурлары шул
яфраклар аша үтеп кереп, акланны гаҗəеп бер чатырга
əверелдерə. Əйе, шагыйрьлəр иң матур шигырьлəрен
юкка гына көзге чорда, көзгə багышлап язмаганнар
шул.

Табигатьтə алтын көз, яшьлəр күңелендə язгы таш-
кын дулый.
Алия, машинадан төшеп, елга ярына барып бас-
кан иде. Əгълəм, илаһи тынлыкны куркытырга
телəмəгəндəй, сак кына аның артына килеп басты,
кызны кочагына алырга телəде. Тик кыз егет кулларын
этəрде. – Менə шулай гына, сөйлəшми, сөешми генə
басып торыйк, Əгълəм... Мин сиңа нидер аңлатырга
гына түгел, үземне аңларга да əзер түгел.
Кайтырга чыккач, егет, күңеле түрендəге хислəреннəн
арынырга телəп, булса кирəк:
– Безнең Җиһанга барып кайтуыбыз шушы бул-
дымыни инде? – диде. – Космонавтларны еллар буе
əзерлилəр, куəтле техникага утыртып очралар... Ə без
синең белəн иске “УАЗик”та...
Кыз егет ягына борылды. Йөзендə елмаю түгел, нин-
дидер əрнү чагыла иде.
– Кеше күңеленең төбе Җиһаннан якынрак, аңардан
таррак, дип уйлыйсыңмы?
– Һич тə алай уйламыйм, Алия. Синең белəн
килешəм. Берзаман кешелек дөньясы əллə кайсы пла-
неталарга да барып җитəлер, əмма аерым кеше үзенең
уйларының, кичерешлəренең чигенə чыга алмас, ахры-
сы.
– Ə син акыллы да егет икəнсең, Əгълəм.
– А как же, кызыл дипломны миңа юкка гына
бирмəгəннəр бит, – дип шаяртырга уйлады егет.
– Белем белəн акыл төшенчəсен бутама. Азмыни
исəр доктор науклар? Ярар, кайтып җитеп тə килəбез,
булса кирəк. Хəзер иң əһəмиятлесе: авылга кергəндə
əти очрап куймасын да капка төбендə əни каршы алып
тормасын.
– Алия, мин шылтыратсам, уңайсыз чагыңа туры
килүем бар. Үзең шылтырат.

(Дәвамы бар.)

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас