Чәчмә әсәр
13 август 2025, 04:15

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)

– Карале, Гыйлəҗ абзый, – диде Əгълəм, машинада урамнан үткəндə. Кичə директор кызына: “Атаңны премьер-министр итеп алып китмəделəр əле, дип шаярттың. Əллə берəр яктан төтен очамы?– Төтен очканын безнең кебеклəргə сиздереп бармыйлар, энем. Əнə, кара əле. – Гыйлəҗ машинасын җайлата бирде, иркен ихата эчендə кукраеп утырган ике катлы мəһабəт йорт ягына ишарə ясады. – Директор йорты!

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)

(Дәвамы.)

Əгълəм дə баскан урынында каткан иде. Теге кыз ич!
Алияме əле?
Бер минутлык тынлык бер ел дəвам иткəндəй булган-
дыр. Гыйлəҗ дə, нидер сизенеп, бер кызга, бер егеткə
карады. Тынлыкны кыз бозды.
– Какая встреча? Кто к нам приехал и без охраны! На-
муслы бизнесмен... – Кыз елмайды, елмаюы алай мыс-
кыллы чыкмады.
Егет, ничə мəртəбəлəр шушы елмаюны күз алдына
китергəн булса да, күңелендə яңадан, башка шартлар-
да, күрешүгə өмет сакласа да, кызны менə хəзер монда,
башлап торган эш урынында, очратырын көтмəгəн иде.
– Кызым, таныш бул, менə бу чибəр егет –
хуҗалыгыбызның баш инженеры Əгълəм. Əгълəм
Мəһəдиевич. Ə бу чибəр директорыбызның бердəнбер
кызы Алия була. Алия Габбəсовна.
– Такой молодой, уже главный инженер! – дип шаярт-
ты кыз.
Əгълəм дə, уңайсызлануыннан котылып, кулайлы
җавабын тапты:
– Такая молодая, уже дочь директора фермерско-
крестьянского хозяйства!
Яшьлəр шаркылдашып көлеште.
– Алия, – дип кулын бирде кыз.
– Əгълəм, – дип, кызның тəрбияле йомшак кулын сак
кына кысты егет. Хəтта ирененə тигезергə дə уйлаган
иде, Гыйлəҗнең сынаулы карашын күреп, ул уеннан
кире кайтты.
– Таныш булып чыктыгыз түгелме, яшьлəр?
– Əйе, Гыйлəҗ абзый, кайчандыр танышырга туры
килгəн иде.
– Бик кискен шартларда, – дип көлде егет
– Əти урынындамы? – дип кенə сорарга əйткəн идем,
Гыйлəҗ абзый.
– Урынында булмый, кайда булсын, премьер-министр
итеп алып китмəделəр əле...
Тулай торак, аны ни дип кенə атасаң да, барыбер торак
инде. Авыл рəссамы ишек башына зур итеп “Отель
“Усаклы” дип язып куйса да. Известь белəн агартылган
дивары, яшелгə буялган панельлəре, аяк баскан саен я
шыгырдап, я сызгырып торган идəннəре... Юк, универ-
ситет общагасы бу йорт белəн чагыштырганда, бишкə
үк тартмаса да, дүрт йолдызлы “Отель”гə торыш итəр иде.
– Беренче катындагы бүлмəлəрдə ялгыз əбилəр көн
күрə, икенче каты инде килгəн-киткəннəргə, – диде
Гыйлəҗ, мыегын сыпырып.
Əгълəм дəшмəде. Бай хуҗалыкның бу йортны ре-
монтлап тəртипкə китерергə генə мөмкинлеге бардыр
ич! Ярар, баш инженер “килгəн-киткəн” дə ди. Колхоз
ветераннары алай түгел ич!.. Хəер, ветеран Гыйлəҗ дə
шулай уйлый иде, булса кирəк.
– Карале, Əгълəм энем, – диде ул, тагы бер мəртəбə
мыегын сыпырып. – Мондагы шартларны күреп
торасың. Хəмидə апаң белəн киңəшлəштек тə сине
яшəргə үзебезгə алырга булдык.
– Квартирант итеп?..
– Ничек атасаң, шулай ата. Өебез, Аллаһка шөкер,
зур, балалар үсеп җитеп таралышты. Аерым бүлмəң
булыр, хəтта аерым ишегең дə... Без үзебез күбрəк иха-
тага чыга торган ишектəн йөрибез, урамга чыга торган
“парадный” ишегебез бикле тора. Кайчан кайтасың,
кайчан китəсең – анысы синең карамакта.
– Соң, Гыйлəҗ абзый, сез мине белмисез дə инде...
– И энем, Гыйлəҗ абзаң күпне күргəн кеше. Май
чүлмəге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Сые-
шырбыз.
Ишегалдында ишле кош-кортларын ашатып йөргəн
хуҗабикə кунакны якты йөз белəн каршы алды, өйгə
чакырды, өстəлгə мул сый утыртты.
Бер мəсьəлə хəл ителде, булса кирəк, дип уйлады
егет, бүлмəсендə берүзе калгач. Хуҗалык гаражына,
ремонтта торган техниканы барларга төштəн соң ба-
рырга сөйлəштелəр. Ə иртəгəсен басуларга чыгарга,
уңыш җыюда эшлəгəннəр белəн очрашырга... Икенче
мəсьəлə дə хəл ителде... Ə өченче мəсьəлə бармы соң?
Кышкы маҗарадан соң ул очкын чəчеп торган кара-
көрəн күзле, кыйгач кашлы, сары чəчле чибəр кызны
еш кына күз алдына китерə иде. Йөргəн кызлары булды
да ул, сөйгəн яры булмады. Əгəр булса, ул нəкъ менə
шундый булырга тиеш иде. Алия кебек. Аларның монда
очрашуы Тəңре кодрəте түгел микəн?.. Кыз ягымлы
елмаеп тагы аның күз алдына килеп басты. Димəк,
ул киенеп-ясанып туган мəктəбендə инглиз теле укы-
тачак. Əгълəм, күне бераз кырыла биргəн курткасын
киеп, “УАЗ”ында хуҗалык эшлəрен хəстəрлəп җилəчəк.
Кичен кайтып кереп, сөеклесен кочагына алачак...
Хыялларының бик төпкə төшеп баруын аңлап, егет
үзен-үзе туктатты. Кайтып кереп, имеш! Кайда кайтып
кереп?.. Дəрзаманов ул мəсьəлəгə чик куеп та өлгерде
бит инде: янəсе, үзен яхшы күрсəтə алса, яшь белгечкə
фарыз подъемныен ала да йорт төзи, “янып торган” до-
яркага өйлəнə...


4
Инженеры белəн утырып тəфсиллəп сөйлəшергə
Дəрзамановның икенче көндə дə вакыты табылмады.
Иртəнге оперативкасын кабалан-кабалан гына үткəрде
дə:
– Сезнең белəн чүбек чəйнəп утырырга вакытым юк,
Басыйров килə, каршы алырга кирəк. Эш урыннары-
гызда тəртип булсын!.. – дип белгечлəрен таратты. –
Əгълəмгə дə бер генə сорау бирде: – Бүген ни эшлəргə
җыенасың, инженер?
– Басуда эшлəгəн техниканы барлап чыгарга иде,
Габбəс Зарифович.
– Басу качмас, анда без Талип Хəтмуллович белəн
үзебез дə барып чыгарга җыенабыз. “К-700”ебез ватык
утыра. Гыйлəҗ белəн икегез шуны тизрəк ходка җибəрү
чарасын хəстəрлəгез. Сезгə ике көн срок. Туңга сөрү
белəн соңламыйк...
– Карале, Гыйлəҗ абзый, – диде Əгълəм, машина-
да урамнан үткəндə. Кичə директор кызына: “Атаңны
премьер-министр итеп алып китмəделəр əле, дип
шаярттың. Əллə берəр яктан төтен очамы?
– Төтен очканын безнең кебеклəргə сиздереп бар-
мыйлар, энем. Əнə, кара əле. – Гыйлəҗ машинасын
җайлата бирде, иркен ихата эчендə кукраеп утырган
ике катлы мəһабəт йорт ягына ишарə ясады. – Дирек-
тор йорты!
Егет тəрəзəгə күз салды. Йорты, чынлап та, хəтəр. Тик
аның игътибарын капка төбендə торган кызыл “Форд”
ныграк җəлеп итте. Өйдə! Əле беркая да китмəгəн...
Нишли икəн?..
– Күрдеңме инде? Элекке колхоз рəисенең тормышы
боларныкы белəн чагыштырганда, чүп кенə. Колхоз
милкенə колхозчылар сайлап куйган идарə хуҗа була
торган иде, хəзер үзе баш, үзе түш. Аның кебеклəр,
байлыкка бер чумып алгач, башкала ягына тартыла.
Я депутат, я министр портфеленə ия булырга тырыша.
Хəер, район башлыгы Басыйровы да шундый аның.
Бердəнбер көн икəүлəп тау башына “Ак йорт”ка менеп
кунакламаслар дип кем əйтə алыр? Анда, табигатьнең
ямьле кочагында дачалары əзер икəн, дигəн хəбəр дə
йөри. Ə монда халык тартып-сузып көн күрə...
Əгълəм ирексездəн елмайды
– Бик хилаф сүзлəр сөйлисең түгелме, Гыйлəҗ абзый?
Мин хуҗага җиткереп куйсам? Курыкмыйсыңмы?
Ир калын итеп тамагын кырды.
– Курку яшеннəн үткəнбез инде, энем. Шпион булып,
аның кызы тарафларына ирешермен дип уйлама. Алар
кызларын башкаларга бирəлəр, улларын башкаларга
өйлəндерəлəр...
Əгълəмгə кыен булып китте. Ул сүзне икенчегə борды.
– Теге “К-700”гə ни җитми соң, Гыйлəҗ абзый?
– Җиткерүен җиткердем инде. Узелны урынына куе-
шып кына бирергə кирəк. Югыйсə, Мəҗит мескен берүзе
изалана. Уттай кызу эш вакытында кайдан ярдəмче та-
быйм мин аңа?
Көн кичкə авышканда ирлəр тирлəп-пешеп трак-
торны кыздырып маташа иде. Өслəрендə пычрак эш
киемнəре, кул-битлəре майга баткан, ерылган авызла-
рында ак тешлəре генə ялтырый.
– Җаны бар бит моның, Мəҗит энем.
– Нишлəп булмасын ди инде, Гыйлəҗ абзый, җан
өрдерүчелəре булганда! – Егет Əгълəмнең аркасына
“шап” итеп сугып алды. Бу мəшəкатьле көн ике яшьне
дуслаштырып та өлгергəн иде. – Без бит əле, шулай
итеп, өчебез дə танкистлар булып чыктык. – Иртəгə таң
белəн, Аллаһы боерса, сабанны тагам да Чалмай ба-
суына...
Тракторчының сүзе өзелеп калды, алар янына
директорның “Мазда”сы килеп туктады. Машинадан
Дəрзаманов белəн район хуҗасы Басыйров төштелəр.
Өчəүнең куллары кысарлык түгел иде. Хуҗа баш каккан
хəрəкəт ясады да, коры гына:
– Я, ничек? – диде.
– Иртəгə трактор басуга чыга, Габбəс Зарифович.
– Анысы яхшы, Гыйлəҗ. – Дəрзаманов Əгълəм ягына
борылды. – Менə шушы була инде, Талип Хəтмуллович,
безнең яңа инженер.
Юан гəүдəле, тəбəнəк буйлы булса да, район башлы-
гы зифа буйлы егетне, өстəн аска карагандай, күзеннəн
кичерде. Нəрсə əйтергə телəгəндер:
– Ничава, без дə түбəннəн башладык... – дип кенə мы-
гырдагандай итте.
…Мəҗит Гыйлəҗлəрнең күршесендə генə яши икəн,
бергə кайттылар.
– Бу хуҗалар үзлəрен бездəй рабочий класс белəн
генə эре тота дип уйлый идем, главный инженерларны
да бик санга санамыйлар икəн, – дип, көлеп кул бирде
ул аерылышканда Əгълəмгə
Кичен Əгълəм капка төбенə чыгып утырган иде.
Авыл тормышын күзəтеп, кичке гадəти авазларга колак
салып утыра торгач, янына кайсы арада Мəҗит килеп
кунак лаганын аңгармый да калды.
– Нəрсə, инженер, боегып утырасың? Киттек клубка,
хет кино карап кайтырбыз. Соңыннан дискотекасы да
була аның...
– Безнең клубларга йөреп, дискотекаларда бии тор-
ган чаклар үтеп бара түгелме соң инде, Мəҗит? Хəзер
бит анда ун-уналты яшьлеклəр хакимлек итə.
– Сөйлəдең сүз, брат! Əле бит безнең дə янып тор-
ган чагыбыз. – Егет күлмəк изүен ачыбрак, тельняшка-
сын күрсəтə биребрəк куйды, белəклəрен болгагандай
итте. – Син өйлəнмəгəнсең, мин дə холостой...
– Ə нишлəп өйлəнмисең соң?
– Аның нəрсəсен сөйлəп торасың инде? Мин яраткан
мине яратмый, мине яратканнарны мин яратмыйм. Юк,
бераз акча туплый бирəм дə, өстəп кредит алам да янып
торган иномарка алып җибəрəм. “Выжт” итеп тегенең
капкасы төбенə барып туктасам, үзе йөгереп чыгып ко-
чагыма сыеныр... Хəзер бит кызлар егеттəн алда аның
фатиры белəн машинасын яратырга күнеккəн...
– Тукта, кем соң ул көязлəнүче, сайланучы сөйгəнең?
Директор кызы түгелдер бит?
– Юк, аңа синең белəн минем буй җитəрлек түгел.
Аның инде күптəн үз машинасы да бар, башкалада
йорты да салынган, кайдадыр берəр байның тəкəббер
улы да сагалап тора булыр. Ə менə син нишлəп өйлəнми
йөрисең?
Əгълəмнең бу мəсьəлəне уртага салырга нияте юк
иде.
– Вакыты җитмəгəндер əле, – дип кенə əйтеп куйды.
Мəҗит урыныннан кузгалды.
– Ярар киттек, таныштырам мин сине үзебезнең кыз-
лар белəн...
Мəдəният йорты фойесында байтак яшьлəр туплан-
ган иде. Музыка куелган. Билгеле җырчы иялəшкəн бер
əрсез болытның теңкəгə тиюеннəн зарлана. Шау-шу,
ыгы-зыгы... Килеп керү белəн Əгълəм югалып калгандай
булды. Мəҗит аны җитəклəп дигəндəй эчкə алып керде,
тай-тулак төркемен ерып үтеп, читтəрəк əңгəмəлəшеп
торган ике кыз янына алып килде. Шулчак Əгълəм өчен
музыка, шау-шу тынгандай булды, зал балкып китте.
Кызларның берсе, зəңгəр күлмəклесе, Алия иде.
Мəҗит тəкəллəфлелек калыплары турында уйлап
тормады, тулырак сынлы ак кофта, кара юбка кигəнен
кочагына алгандай итте, Алиянең кулын кысты.
– Кызлар, таныш булыгыз, бу безнең колхозның баш
инженеры Əгълəм була. Мəһəди улы Əгълəм. Сельхоз
тəмамлаган. Əлегə өйлəнмəгəн, лəкин өйлəнергə нияте
юк түгел...
Əгълəмгə гел генə менə шундыйрак дуслар элəгə,
булса кирəк. Тегендə Таһиры шундый була торган иде.–
Ə болар инде – минем сыйныфташлар, Əгълəм дус.
Менə монысы – Саимə, хуҗалыгыбызның бухгалтеры,
ə монысы – Алия, директор кызы.

(Дәвамы бар.)

 

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас