Чәчмә әсәр
12 август 2025, 04:10

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)

Хəле бетə башлагач, ул ярга табан йөзəргə уйлады. Тик əйлəнмə аны җибəрмəде, əлеге бүрəнкəсенə җиткереп, су төбенə сөйри үк башлады. Малай чынлап та курыкты. “Коткарыгыз, батам!” – дип кычкырганын үзе дə сизми калды. Ярдагылар Əгълəмнең бəлага таруын күрде, əмма кычкырышудан ары узалмады. Чоңгылның нинди икəнлеген алар да белə иде. Ярый əле, малайның бəхетенəдер, ярдан ерак түгел печəн чабып йөргəн күрше Гариф абзасы йөгереп килде. Килеп җитте дə, ыштан-күлмəклəрен дə салып тормый, суга ташланды һəм инде төпкə киткəн малайны табып, ярга тартып чыгарды.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)

(Дәвамы.)

2
Əгълəм “Урал”ын елга ярына ук китереп сүндерде.
Тиргə манчылган футболкасы белəн шортыен мото-
цикл руленə элде дə текə ярдан аска төште. Су, Итəк
авылы халкы əйтмешли, каймак кебек иде. Егет чумды,
белəклəре талганчы колач ташлап йөзде, суы сизелер-
сизелмəс кенə аккан ятуда чалкан төшеп күккə карады.
Иксез-чиксез бушлыкта бер болыт əсəре дə юк. Җəй ур-
тасы үтеп, июль соңгы көннəрен санаса да, ап-ак төскə
кергəн кояш аяусыз кыздыра. Яр читендəге тирəклəрдə
бер яфрак та селкенми. Кошлар кичке җилəслекне
көтеп, тынып калган, хəтта чебен-черкилəре дə җанга
тиеп безелдəми. Рəхəт!..
Ярга чыккач та əле егет өскə күтəрелмичə, озак кына
киң елгага карап, уйланып утырды. Гөрлəсəн – ул, авыл
халкы əйтмешли, гади елга түгел, тоташы белəн дəрья.
Бер төшендə, исемен аклагандай, шаулап-гөрлəп
ага. Икенче төше, салмак кына агымлы ятуга əйлəнə.
Ə егет уйланып утырган урыннан астарак, нəкъ урта-
да əйлəнмə хасил итə. Аны “əйлəнмə” генə дип атау
кимсетү булырын чамалап, күплəр “чоңгыл” дип йөртə.
Агымга элəккəн барлык нəрсə: черек түмəрдер, агач
ботагыдыр, чүп-чардыр – əлеге хəтəр боҗрага барып
юлыга да, əйлəнеп-əйлəнеп, чоңгылның уртасындагы
бүрəнкə эченə чума, юкка чыга.
Чүп-чарны гына йотса икəн чоңгыл... Картлар
сөйлəвенə караганда, елганы аша йөзеп чыгарга чама-
лаган ат хəтле атны да йоткан, имеш. Анысына ышансаң
ышан, ышанмасаң юк, əмма Əгълəм бу чоңгылның
мəкерлелеген бала чагында үз җилкəсендə татыган
иде. Иптəшлəре арасында иң яхшы йөзүче булып та-
нылган малай, курыкмыйча Гөрлəсəннең уртасына ук
йөзеп кергəн иде. Агым, аны аскарак алып төшеп китеп,
чоңгылга китереп юлыктырды. Малайга бу эш тəүдə
кызык тоелды. Карусельдəге кебек ич! Үзеннəн-үзе
əйлəндерə дə əйлəндерə. Хəле бетə башлагач, ул ярга
табан йөзəргə уйлады. Тик əйлəнмə аны җибəрмəде,
əлеге бүрəнкəсенə җиткереп, су төбенə сөйри үк баш-
лады. Малай чынлап та курыкты. “Коткарыгыз, батам!”
– дип кычкырганын үзе дə сизми калды. Ярдагылар
Əгълəмнең бəлага таруын күрде, əмма кычкырышу-
дан ары узалмады. Чоңгылның нинди икəнлеген алар
да белə иде. Ярый əле, малайның бəхетенəдер, ярдан
ерак түгел печəн чабып йөргəн күрше Гариф абзасы
йөгереп килде. Килеп җитте дə, ыштан-күлмəклəрен дə
салып тормый, суга ташланды һəм инде төпкə киткəн
малайны табып, ярга тартып чыгарды. Җиргə каплан-
дырып яткырып, хəтсез йотып өлгергəн суын костырды,
аңына китерде.
– Моннан кире чоңгылга элəкмəскə тырыш, Əгълəм
улым. Сак бул! Аның күзгə күренеп торган чите юк.
Элəксəң, тырмашып чыгарга яры да юк. Ул, сине генə
түгел, өлкəн абзыйларыңны да, хəтта атны да йота ала.
Əгəр ялгышып элəксəң, карышып хəлеңне бетермə,
бүрəнкəсенə үзең чум, аста аның тарту көче кими, читкə
омтылып, өскə калкып чыга алырсың. Хəер, тормышта
да шулай инде ул...
Коткаручысының соңгы сүзлəре малайга ул чакта бик
үк аңлашылып җитмəгəн иде. Хəзер...
Əйе, чоңгылга элəкмəскə тырыш... Кыш көне Таһир
иптəше белəн бəлага тарый язган иде бит. Ярый
əле полиция хезмəткəрлəре алардан маньяк ясама-
ды... Əйткəндəй, Əгълəм колхозда ат караучы булып
эшлəгəн Гариф абзасы белəн дуслашып ук алды.
Кайтканда-киткəндə аңа кереп хəлен белеп йөри, Хəзер
инде колхозы да юк, атлары да каядыр “очкан”, Гариф
карт əле исəн, акылы төгəл. Киңəш сорамаган кешегə
акыл өйрəтми, əмма сүз арасына кыстырып җибəргəн
киңəшлəренə Əгълəм колак сала, соңлабрак булса да
картның фикерлəре дөрес булганлыгына ышана. Дип-
лом алып кайткач та аңа сугылган иде. Сүзгə сүз ялга-
нып, озак кына утырып ташладылар.
– Авылда төплəнергə уйлап дөрес эшлисең, улым, –
диде ул, бераз уйланып утыргач. – Шəһəрдə без-
дельниклар синнəн башка да җитəрлек. Тотрыклы
хуҗалыкта бераз эшлəп тəҗрибə тупларсың да
үзебезгə кайтырсың. Таркалып барган авылыбызга
җан өреп җибəрерсең. Күңел əрни, Итəк авылының да
гөрлəп торган чаклары бар иде ич. Без синең əтиеңнəр
белəн... – Карт əйтəсе сүзен əйтеп бетермəде, кул
селтəде дə, читкə борылды. Ирексездəн чыккан күз
яшьлəрен егеткə күрсəтергə телəмəгəндер.
Əгълəмнең уйлары капыл гына икенче юнəлеш
алды. Дипломлы булды алар. Таһир, əтисенең “авыл-
да эшсезлəр синнəн башка да күп” дигəн сүзен тыңлап,
башкалада калды, автосервиска эшкə урнашты. Үзе
əйтмешли: “Кесəсендə югары белемле инженер-меха-
ник дипломы иметь итеп, замана байларының җилбəзəк
балалары җимергəн машиналарны аңардан башка кем
ремонтларга тиеш тə, кем каерып акча алырга тиеш?!”
Ə Əгълəмгə авылга кайтырга кирəк иде... Əтисе
Мəһəди вафат булгач, əнисе Гөлзəмия дөньяны берүзе
алып бара. Əгълəм – мəктəп тəмамлады да армиягə
китте, аннан кайтты да укырга керде. Улы диплом алып
кайтырын дүрт күз белəн дигəндəй көтте ана. Тик көтте
ни дə, көтмəде ни. Колхозы күптəн таркалган Итəктə
югары белемле инженер нишлəсен? Ярый əле булачак
эше турында мəсьəлə яз көне үк хəл ителеп куелган
иде.
Көннəрдəн бер көнне аны деканатка чакыртты-
лар. “Əллə теге эш калкып чыкты микəн?” – дигəн уй
йөгереп үтте егет башыннан. “Булмас, күпме вакыт үтте
бит инде”, – дип, үзен үзе тынычландыра биреп, барып
керде ул деканатка. Декан Хəлфетдинов берүзе түгел
иде. Төкəтмə өстəл артында урта яшьлəрдəге олпат
ир белəн əңгəмəлəшеп утыралар. Əгълəм керү белəн
сүзлəре бүленде, йөзлəрендəге елмаю юкка чыкты.
– Я үт, Бəхтиев, менə монда утыр, син инде хəзер
малай-шалай студент түгел, без пяти минут диплом-
лы белгеч, – диде декан, җитди итеп. Үзе кунак ягына
борылды. – Менə шушы була инде безнең бөркетебез,
Габбəс Зарифович. Укуы яхшы булды, эштə дə сынат-
мас, дип ышанабыз
Əгълəм, сүз нəрсə турында барганын чамаларга ты-
рышып, бер факультет җитəкчесенə, бер кунакка кара-
ды.
– Эш болай тора, энем, – дип сүз башлады кунак. Мин
Байтирəк районындагы Усаклы авылыннан. Ишеткəнең
бардыр бит?
– Ник ишетмим ди инде, күрше район ич. Усаклыгыз
да безнең Итəк авылыннан, үтə китсə, илле чакрымлап
булыр...
– Якташлар булып чыгабыз икəн алайса. Мин
“Усаклы” крестьян-фермер хуҗалыгының директо-
ры Дəрзаманов абзыең булам. Синең алдынгы сту-
дент Əгълəм Бəхтиев икəнеңне белеп алдым инде.
Мəсьəлəгə якынрак килсəк... Кышын инженерыбыз
вафат булып, ике кулсыз калдым. Озакламый чəчү
эшлəре. Анысын ничек тə уздырырбыз инде. Хет урып-
җыюны инженер ярдəмендə башкарырга иде. Кыскасы,
сине баш инженер вазифасына үзебезгə эшкə чакы-
рам. Уку йортын тəмамла, диплом ал, бераз ял ит, əти-
əниеңə булыш. Беренче августта “Усаклы”да көтəм. Я,
ничек?
– Уйлап карармын.
Декан белəн кунак нишлəптер икесе берьюлы көлеп
җибəрделəр.
– Аңа, əле кабыгыннан яңа борын төртеп чыгып
килгəн чебешкə, зур, тотрыклы хуҗалыкта баш инже-
нер итеп эш тəкъдим итəлəр, ə ул “уйлап карый” имеш.
Деканның бу сүзлəрен кунак та хуплады.
– Башка вариантың юктыр бит, егет?
Əйе, башка варианты, чынлап та, юк иде. Җитəкченең
үзен эрерəк тотуы, хəтта декан белəн өстəн карап
сөйлəшүе охшап җитмəсə дə, ризалашырга туры килде.
Һəм менə беренче августка да санаулы гына көннəр
калды. Гөлзəмия түти улының тагы да аны ялгыз калды-
рып чыгып китүенə бераз хафаланды. Тик нишлəсен?
Аны Итəктə калдырса да, эш табам, акча эшлим дип,
кемнəргəдер ияреп Себергə чыгып китсенме дə, вахта-
га барып-кайтып, зимагур булып йөрсенме?
Ялын бушка уздырмады Əгълəм. Йорт тирəсен ка-
раштырды. Мунчасына утын китертте. Əнисенең
кəҗəсенə печəн əзерлəде. Əле дə күрше урман читендə
билгə җитəрлек булып үскəн сусыл үлəнне чажлатып
чабып, мотоциклы арбасына төяде. Бер чүмəлəдəй
булыр. Өстен бастырыклады. Алып кайтып ишегалды-
на таратып ташлар да, иртəгə җыеп, абзар чормасына
башка көннəрдə чапкан, киптергəн печəн янына атка-
рыр. Гөлзəмия түтине сөт-каймактан мəхрүм итмəгəн
Сорыкайга кышны исəн-имин чыгарлык азык!


3
– Я, килеп җиттеңме инде, энем... – Хуҗалык дирек-
торы урыныннан тормый гына егеткə кулын бирде,
өстəленə салган кəгазьгə текəлде. Авыз эченнəн генə
мыгырдыйсы итте: “Əһə... Бəхтиев Əгълəм Мəһəди
улы... туган елы... югары белеме... армиядə булган. Мо-
нысы яхшы!.. Əтисе вафат, əнисе бар... өйлəнмəгəн.
Өйлəндерербез! – Хуҗа, ниһаять, башын күтəреп
егеткə карады. – Эшкə тотынырга əзермен, дисең инде,
Əгълəм Мəһəдиевич?
Егет танышуны болай итеп күз алдына китермəгəн
иде. Җентеклəбрəк сорашыр, хуҗалык эшлəре белəн
таныштырыр, үгет-нəсыйхəт бирергə дə онытмас, дип
уйлаган иде. Шуңа каушабрак калды, тотлыга бирде.
– Ə-əзер, Г-габбəс Зарифович.
Егетнең каушавы хуҗага бик ошап җитмəде, булса
кирəк. Ул озын борынын җыерды, кулына телефон
трубкасын алды:
– Сəлимə, тиз генə завгар Гыйлəҗне тап əле. Немед-
ленно миңа...
Анысы директор əмерен хуҗалык гаражында түгел,
алгы бүлмəдə үк көтеп торган булып чыкты. Тəүдə
кыюсыз гына кабинет ишеген шакыды, аннары ачыла
биргəн ишектə урта яшьлəрдəге ирнең пелəш башы
күренде.
– Мөмкинме, Габбəс Зарифович?
– Мөмкин дип əйттем бит инде мин сиңа. Нəрсə
гыйффəтле кыз кебек кыланасың? Уз, утыр менə бу
егет каршына. Түрəң каршына. Хуҗалыгыбызның баш
инженеры Бəхтиев шушы була инде.
– Уф! – дип сулады ирексездəн гараж мөдире. – Көтə-
көтə көтек булдым бит инде. Мин завгар Гыйлəҗ абзаң
булам, иптəш баш инженер.
– Мин – Əгълəм... Бəхтиев Əгълəм.
Дəрзаманов йөзенə сүрəн елмаю чыгарды.
– Менə таныштыгыз. Ныклабрак алда танышыр-
сыз. Гыйлəҗ, сиңа важное поручение. Торакта бүлмə
əзерлəткəнсеңдер бит?
– Əзерлəтүен əзерлəттем дə ул, Габбəс Зарифович.
Карават, тумбочка, иске телевизор, тегесе-монысы...
Тик...
– Нəрсə “тик”, нəрсə “тик”?..
– Егетне биш ел буе студент торагы тормышы туй-
дыргандыр бит инде, диюем.
– Мин аңа капыл гына аерым фатирны кайдан
алыйм? Эшли бирсен, берəр янып торган дояркага
өйлəндерербез. – Дəрзаманов хихылдап көлəсе итте. –
Йорт салырга ярдəм итəрбез... Ярар, барыгыз! Минем
вакытым тар...
Контора капкасы төбенə биш-алты машина ку-
наклаган иде. Хуҗалык бай саналса да, белгечлəренең
йөргəн машиналары килделе-киттелерəк икəн, дигəн
фикергə килде Əгълəм. Исемлектəн төшеп кала бар-
ган “Москвич”тыр, “Жигули”дыр. Хуҗа үз машина-
сын болар янəшəсенə куярга гарьлəнде микəн, аның
мəһəбəт “Мазда”сы ихата эчендə, контора бусагасы-
на терəтелеп үк куелган иде. Ə əлеге иске “Москвич”,
“Жигули”лар янында, алашалар төркеменə кушылган
ишəктəй, Əгълəмнең “Уралы” серəеп тора. Ояла да
булса кирəк əле. Аның янында – авыл тормышының
байтак маҗараларына тарыган, брезенты кояшта уңган
“УАЗ”. Хет анысы оялмый, үзен авыл башкисəредəй
горур тотарга тырыша.
Гыйлəҗ Əгълəмне “УАЗ” янына алып килде, аяусыз
кыздыра башлаган кояштан сакланып, сигез бүлəле
кепкасын күзлəренə төшерə биребрəк киде, зур кулъяу-
лыгын чыгарып, тирле битен сөртте.
– Менə шушы була инде синең персональ
транспортың, Əгълəм... Əгълəм...
– “Мəһəдиевич” дип əйтергə телисең, бугай, Гыйлəҗ
абзый. “Əгълəм” диеп кенə əйтсəң дə мин шат булачак-
мын. Без бит синең белəн ниндидер аксөяклəр түгел...
– Ə, шулаймы, Əгълəм энем? Мин дə шат. Əйдə,
кабул итеп ал “дөл-дөл”еңне. Иске күренсə дə, техни-
ческий состояниесе яхшы əле аның. Нык тузарга ирек
бирмəдем. Ə “Урал”ыңа урын табарбыз. Гаражда да
урын җитəрлек, минем ишегалдым да иркен...
Шулчак кызу тизлектə килгəн кызыл “Форд” капыл
“УАЗ” янына килеп туктап, боларның сүзен бүлде. Ма-
шинадан кызыл спорт костюмы кигəн кыз төште.
– Гыйлəҗ абзый, əти эшен... эшен... – дип дəште дə
кыз, егеткə карап тотлыгып калды.


(Дәвамы бар.)

Фото: fotobank02.ru.

Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)
Закир ӘКБӘРОВ. Чоңгылның чите юк. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас