

1
...Студентлар тулай торагының тынчу бүлмəсеннəн
егетлəр урамга чыкты. Кичке шəһəр ыгы-зыгысы тын-
маган иде əле. Яңа елны гөрлəшеп үткəреп кенə
җибəргəннəр иде, алда Раштуасы көтеп торган икəн.
Аннан иске Яңа ел атлы галəмəтенə дə ерак калмаган.
Раштуасы аның Раштуа инде. Урыслар өчен генə түгел,
француз белəн инглизлəр өчен дə. Тик алар аны урыс-
лардан ун көн алда бəйрəм итеп өлгерə. Хəер, бəйрəм
яратучы католиклар Раштуасын да читкə тибəрми.
Шулай итеп, кайсыбер адəмнəр декабрьдə үк бəйрəм
итə башлый да кəеф-сафаларын февральгə хəтле
дəвам итə. Əгълəм белəн Таһир андыйлардан түгел,
студентлар. Тик аларга да бүген сəбəп табылды: чи-
раттагы имтиханны тапшырып, җилкəлəрендəге авыр
йөктəн котылдылар. Əгълəм – бишкə, Таһир – өчкə.
Нигə, “өч” булса да имтихан бирелгəн бит əле ул, “кой-
рык” түгел.
Стипендия мəсьəлəсенə килгəндə инде, Таһир
Əгълəм кебек ярлы түгел. Əтисе – бер өер елкы малына
ия фермер, итлəтə, казылата да, акчалата да тамызып
кына тора. Тик укысын гына, тик диплом гына алсын,
əтисе кебек гомере буе сəнəк тотып сыдырылмасын.
Имтиханны “юарга” дигəн тəкъдимне дə Таһир кертте.
Кайсы студентның соң андый сыйдан баш тартырга
батырлыгы җитсен. Икəүлəп утырып, казны капкалап,
бер шешə хəмерне төплəп куйдылар. Исерүен əллə ни
исереп китмəсəлəр дə, көрəйгəн күңеллəре егетлəрне
урамга чакырды. Алар беренче курска килгəч үк дус-
лашкан иде, биш ел була, һаман берсенең сүзен икен-
чесе екмый яши. Юкка гына бар курс аларны “Агылый
белəн Тагылый” дип атамый шул. Əгълəме гəүдəгə
озын, йөзгə чибəр, Таһиры тəбəнəк буйлы, юанрак
гəүдəле, сипкелле йөзле. Аның тиз кабына, тиз сүрелə
торган гадəте бар. Əгълəм җайрак кузгала, уйлабрак
эш итə, əмма бер карарга килсə, кире кайтарырмын
димə. Бəлки, менə шушындый холыклары бу икəүне
бер-берсенə бəйлəп тотадыр.
Ə урам!.. Халык гөж килə. Кара күк төбеннəн əкрен
гена ябалак кар ява. Эре-эре кар бөртеклəре, бəйрəме
үтсə дə, əле һаман кукраеп утырган чыршыны бизи,
бар мəйданны төрле төслəргə кертеп яктырткан
меңəрлəгəн лампочкаларга сырылып эри, кешелəрнең
өс киемнəренə кунып, ирлəрне Кыш бабай, хатын-кыз-
ны Карсылу итəргə чамалый.
Озакламый тротуар буйлап ни сəбəпсез, ни максат-
сыз китеп барган егетлəрнең дə баш киемнəре, куртка-
лары ап-ак булды
– Без дə хəзер Кыш бабайларга əйлəндек, – дип
көлде Əгълəм.
Таһир тирə-якка күз ташлагандай итте дə:
– Əйлəнүен əйлəндек тə, Карсылуларыбыз юк бит
əле, – дип, иптəшенең көлүенə кушылды.
Əмəлгə калгандай, яннарыннан ике кыз үтеп бара
иде. Кызлар егетлəрнең əзрəк салмыш булуын аңгарды,
булса кирəк, бу икəүне гаеплəгəндəй сөзеп карап үтте.
Таһир, чибəрлəр белəн соклануын белдереп, ат су-
гаргандай сызгыргалап алды:
– Менə ич безгə дигəн Карсылулар! Əйдə шуларны
кармаклап карыйк. Безнең кебек студентлар, ахрысы.
Кафегамы, төнге клубкамы чакырыйк... Акча бар...
Кайчагында менə шулай гусарлар кебек кылана тор-
ган гадəте бар Таһирның.
Əгълəм, мыскыллы елмаеп:
– Мактанма. Минем кесə дə буш түгел дə ул.
Бəйлəнергə кирəкмəс, əллə нəрсə уйлаулары бар, –
диде.
– Гəүдəң əзмəвернекедəй, төсең-башың да ничава,
шушы кыюсызлыгың белəн хатынсыз торып калырсың
инде син. Менə мине “йомгак” дип мыскыл итсəлəр дə...
Əйдə!.. – Таһир, адымын тизлəтə биреп, кызларны куып
җитте, алларына аркылы чыгып, колачын җəйде. – Кыз-
лар, кызлар, туктагыз əле. Сез икəү моңаеп китеп бара-
сыз, без икəү илəс-милəс йөрибез...
Кызларның килешле гəүдəле чибəр йөзлесе Əгълəмгə
карап мыскыллы елмайды:
– Башыгызга хəмер шаукымы суккач, илəс-милəс бу-
лырсыз инде...
Хəтта мыскыллы елмайса да, кыз чынлап чибəр иде.
Иптəше бəһалаганча “əзмəвердəй” егет, каршы сүз таба
алмый югалып калды. Ə Таһир җиңел генə бирешергə
телəмəде.
– Нəрсə инде ялындырырга җыенасыз, кызлар? Көн
матур. Яңа ел бəйрəме һаман дəвам итə. Нишлəп безгə
берлəшмəскə дə, бүгенге матур кичне бергə уздыр-
маска? Əйтик, менə бу “Сакура” атлы кафега кереп,
самурайларның сакэ атлы хəмерен чөмереп, суши-му-
шиларыннан авыз итмəскə?
– Без телəсə кем белəн кафеларга, рестораннар-
га йөри торган кызлар түгел, – диде кызларның озын
гəүдəлесе, усал итеп.
– Тем более исереклəр белəн, – дип өстəде иптəше.
– Ничек инде телəсə кемнəр? Андый сүзлəр белəн
рəнҗетəсез безне, кызлар. Без юк бар əтрəк-əлəм
түгел, намуслы бизнесменнар. Менə бу чибəр егет Да-
нияр була, мин аның тугры дусты Фатих. Я, хəзер үзегез
белəн таныштырып китегез инде.
Əгълəм бу мəгънəсез əңгəмəгə кушылырга бик
телəмəгəн иде дə, кызларга тагы бер текəлебрəк ка-
рагач, кушылмый кала алмады. Чибəрлəр ич! Сыны
килешлесе бигрəк тə. Озыны кебек чəчрəп тə бармый.
Ə инде кыйммəтле кафеда сыйланыр мөмкинчелегенə
килгəндə... Əлеге мəлдə бик үк хəерче дə түгел ул.
Үткəн җəй университетның ярдəмче хуҗалыгында ком-
байнчы булып эшлəгəн иде. Хезмəт хакын да ярыйсы
түлəделəр. Ел нəтиҗəсе буенча түгəрəк кенə сумма
белəн бүлəклəп тə ташладылар.
– Нигə, кызлар? – дип, иптəше тəкъдименə кушылды
ул. – Ике намуслы егет ике чибəр кыз белəн шушын-
дый матур кичтə кешечə ял итəргə чамалый икəн, бу
бит һич тə гөнаһ эш түгел. Əйдəгез соң, инде монда
аягөсте үзегез белəн таныштырырга телəмисез икəн,
анда кергəч, утырышкач, иркенлəп танышырбыз.
Иптəшенең сүзлəре Таһирга көч өстəгəндəй булды.
Ул “озын”ны култыклап алып, кафе ягына борылырга ук
чамалады. Үзе ым белəн Əгълəмне дə батыррак булыр-
га чакырды.
Шулчак көтелмəгəн хəл булды. “Озын” чəбəлəнə-
чəбəлəнə:
– Коткарыгыз! Бəйлəнəлəр! – дип кычкырып җибəрде.
Үтеп-сүтеп йөргəн халык, бəлки, бу маҗарага игъ-
тибар да итмəс иде. Азмыни урамда чыр-чулашкан
яшьлəр. Тик тротуар читенə патруль машинасы килеп
туктады, аннан ике полицейский чыгып, егетлəрне, кул-
ларын каера тотып, элəктереп алды,
– Кто такие? Документы?
Кызлар янында гына “батыр” Таһир бөтенлəй каушап
калган иде. Əгълəм, тынычлык сакларга тырышып:
– Аграр университет студентлары, иптəш лейтенант, –
диде. Документлар, кызганычка каршы, торакта калган.
Шулчак кызларның озыны “кулга алынган” егетлəргə
мыскыллы караш ташлады.
– Намуслы бизнесменнар, имеш...
– Ə сез кемнəр?
– БДУ студенткалары, – дип җавап бирде чибəр кыз.
– Инфак! – дип өстəде “озыны” горурлык белəн. – Не
ровня этим лапотникам. Студент билетларыбыз да
үзебез бəлəн.
– Нəрсə, бəйлəнделəрме сезгə бу исерек əтрəк-
əлəмнəр?
– Без əтрəк-əлəмнəр түгел, товарищ лейтенант... –
дип карышырга маташты, ниһаять, аңына килгəн Таһир.
– Тамбовский волк тебе товарищ. Молчи, пьяница без
документов!
– Я, бəйлəнделəрме?
– Юк, танышырга гына... – дип башлаган иде чибəр
кыз.
– Син нəрсə, Алия? – дип бүлдерде аны иптəше. –
Приставали, приставали, товарищ полицейский. Куда-
то пытались тащить...
– Син дə инде, Фроза, артыгын кыланасың...
Əгълəмнең башыннан күңелсез уй йөгереп үтте:
Ниһаять, таныштык, булса кирəк. Чибəре – Алия, озыны –
Фроза...
– Там разберемся с этими хулиганами, – дип, тəртип
саклау хезмəткəрлəре дүртəүсен дə зəңгəр билле
яшел “УАЗ”га кертеп утыртып, полиция бүлегенə алып
киттелəр. – А, может быть, не только хулиганы... – дип
тə өстəде сержанты, тəмəкесен кабызып.
– Без монда причем? Нишлəп безне кулга алдыгыз?
– дип бəйлəнергə маташкан иде дə кызларның Фроза
атлысы...
– Кулга алмадык, мадмуазель, доставляем в отделе-
ние в качестве свидетелей, – диде лейтенант эре генə.
– А может быть и в качестве потерпевших... – дип
куəтлəде аның сүзлəрен сержант.
Полиция бүлегендə ике уяу хезмəткəр “кулга алын-
ган” дүртəүне дежурныйга тапшырып, аларның нидə
гаеплəнүен аңлаттылар да, юлларында булдылар.
Дежур офицер, аңлатма яздырып, кызларны кайта-
рып җибəрде, егетлəрне “обезьянник” атлы тимер
рəшəткəле бүлмəгə кертеп биклəде.
Егетлəр төнне зинданда йокысыз үткəрде. Поли-
циянең ни өчен болай усал кылануына да җавап тап-
тылар. Көзен ниндидер адəм актыклары төнге парк та
БДУның беренче курска кергəн ике студенткасын
көчлəп үтергəн иде. Җинаятьчелəрне һаман тота алган-
нары юк. Боларны шундый җинаять кылырга җыенган
бəдбəхетлəргə тиңлəделəр түгелме? Алай булса,
эшлəре харап. Салмышлар, документлары юк, урам-
да таныш булмаган кызларга “бəйлəнəлəр”... Төрмəгə
үк утыртып куюлары мөмкин. Утыртмаган хəлдə дə, бу
“җинаять” турында ректоратка хəбəр итсəлəр, менə-
менə алабыз дип тырышкан дипломнан колак кактырып
куйсалар да яхшы түгел.
Иртəн ике “җинаятьче”не, бер бүлмəгə алып кереп,
бармак эзлəрен алдылар. Яңадан “маймыл бүлмəсен-
дə” байтак кына зарыктырдылар. Пелəш башлы сары
мыеклы, көлəч йөзле капитан кабинетына керткəч кенə
егетлəрнең шик-шөбһəлəре бераз тарала төште.
– Нəрсə, кургаш солдатлар? – дип каршы алды ул
егетлəрне. – Бəхетегез икəн, деканатыгыз сезнең би-
шенче курс студентлары Бəхтиев Əгълəм Мəһəди
улы белəн Харисов Таһир Заһир улы икəнлегегезне
раслады. Иң əһəмиятлесе: бармак сырларыгыз теге
кабахəтлəрнең бармак эзлəренə туры килмəде. Икен-
че вакыт төнен урамда кызларга бəйлəнеп йөрмəгез!
Ə хəзер югалыгыз күз алдымнан!.. Бу ППСчылары да...
Нашли, панимаеш, преступников...
(Дәвамы бар.)
***
Закир Насыйр улы Əкбəров 1947 елның 4 мартында Куергазы районының
Зəк-Ишмəт авылында туган. Стəрлетамак дəүлəт педагогия институтын
тəмамлап, туган районына эшкə кайта. Гомеренең ундүрт елы мəктəптə
үтə, завуч, мəктəп директоры, РОНО мөдире була, унике ел буе Күмертау
шəһəрендə совет һəм партия органнарында җаваплы вазифалар били. 1994
елдан – журналистикада. Төрле елларда “Кызыл таң”ның үз хəбəрчесе, “Ку-
мертауское время” гəзите мөхəррире була. Күмертау шəһəренең шəрəфле
шəхесе. Хаклы ялга чыккач та җəмəгать эшчəнлеге белəн шөгыльлəнə.
Русиянең һəм Башкортстанның Журналистлар, Язучылар берлеклəре
əгъзасы. Башкортстан “Китап” нəшриятында дөнья күргəн “Аллам сакла-
сын!” (2004), “Əрем исе” (2007), “Əкəмəт утрау” (2014), “Еллар һəм юллар”
(2022) һəм бер дистə үзнəшер китап авторы. Хəким Гыйлəҗев, Баязит Бик-
бай, Илдар Юзеев исемендəге əдəби премиялəр лауреаты.