Чәчмә әсәр
9 август 2025, 07:05

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)

Кеше үзе хакында матбугат аша яңгыраган җылы сүзне соңгы сулышына кадəр онытмый...

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)

(Ахыры.)

Эш белəн мавыгу, журналистикадан аерылмау, кешелəр
белəн аралашу – болар ниндидер дəрəҗəдə күңел
тынычлыгын тудыра икəн. Хəтерлисеңдер, Нурия, без
мəңге бергə булырга сүз куешкан идек. Бу изге антка тугры
кала бирəм. Уйларым, күңелем белəн булса да, гел синең
белəн мин...
Без икебез дə эшебезне җиренə җиткерергə тырыша
идек. Шундый тəрбия алганбыз. Язган очеркларым,
фельетоннарым намуслы кешелəр тарафыннан яклау
таба иде. Кеше үзе хакында матбугат аша яңгыраган җылы
сүзне соңгы сулышына кадəр онытмый. Менə шундый
бер вакыйганы көндəлегемə теркəп куйганмын. “...Үлəр
алдыннан пенсионер Зариф Шəрифҗанов кеше аша янə
рəхмəтен җиткерде:
– Хəбəрчене күреп əйтсəң иде: ул минем урамга якты
маяк кабызды...”
Кайчандыр бу кеше турында очерк язган идем. Шуннан
соң канатлар куелгандай булды аңа. Колхозның тəүге
активисты һəм рəисе, сугыш инвалиды, ике орден
кавалеры, ничектер, соңгы елларда игътибардан
читтə калып яшəгəн. Гəзитне ул изге дип саный иде.
Очерк басылып чыккач, авылдашлары, райондашлары
алдында аның абруе бермə-бер күтəрелеп китмəсенме?!
Журналистлар хакында да югары фикердə иде ул. Исəн
чагында моны миңа җиткермəде түгел. Бакыйлыкка китəр
алдыннан да аңын югалтмый, туганы аша əманəтен
җиткерүне үтенə, кат-кат кабатлап əйтə:
– Ул минем урамга маяк кабызды...
Менə шундый мəрхəмəтле, изгелекне онытмаганнар
өчен генə дə илһамланып яшисе килə, Нурия. Безне бүген
карьеристлар, коррупционерлар, мошенниклар уратып
алса да, яхшы кешелəр, намуслылар барыбер күбрəк бу
дөньяда.
...Ул һəрчак көндəлеклəр алып барды, калын-калын
дəфтəр битлəрен уй-хислəре белəн тутыра торды.
Əлбəттə, үзлəренең тормышын ал да гөл итеп кенə
сурəтлəү дөрес булмас иде. Бəхəскə кереп яшəгəн, фикер
каршылыгына очраган мəллəр дə булмады түгел. Менə
шундый эпизодка Шамил көндəлеклəрен актарганда
юлыкты. “...Хатын белəн тагын тарткалаш барлыкка килде.
Нурия районара сəүдə базасына чыгуымны сорады.
– Нигə кирəк ул?
– Барып кайтыйк əле əйбергə.
– Син мине тəэминатчыга əйлəндереп бетердең инде.
Журналист икəнлегемне онытма.
– Бөтенесе шул рəвешле йөри, кирəкле товарны эзлəп
ала.
– Ə сиңа нəрсə кирəк?
– Пальто.
– Ел саен диярлек пальто яңартмыйлар.
– Башкалар яңартып тора ич.
– Юрганыңа карап аягыңны сузасың инде. Менə кызга
да пианино алырга кирəк.
Шулай дисəм дə, аның телəгенə каршы килə алмадым.
Соңгы чиктə Нуриядə мине сындырырлык, ышандырырлык,
үзенекен итəрлек көч бар иде. Алып кайттык үзе телəгəн
əйберен...”
Бүген, Нурия, əлеге көндəлекне болай тулыландырган
булыр идем: “Җитмəүчелек еш кына əйткəлəшүгə, бер-
беребезнең кəефен кыруга китерə иде. Ул вакытта да
хезмəт хакы зур түгел иде шул. Кыйммəтле əйбер алырга
уйласаң, ашау-эчүеңне кысасың. Шул ук пианиноны алу
өчен (800 сум тора иде ул) ничə ай эшлəргə кирəк!
Өстəвенə, ул дəвердə кирəкле товары юк. Дефицит
ясап бетерделəр. Эшлəпəңне салып, район кулланучылар
җəмгыяте идарəсе рəисе яки районара сəүдə базасы
җитəкчесе алдына барып басасың. Яңа ел алдыннан бер
шампан шешəсе алу өчен кибет директорының арткы
ишеген кагып керəсең. Ул исə үзен бу дөньяның “кендеге
һəм тоткасы” дип хис итə.
Менə шундый җəмгыятьтə яшəдек. Берчак хəтта бөтен
азык-төлекне талонга калдырдылар. Хəзер, киресенчə,
җаның телəгəн əйбер һəм азык-төлек өелеп ята. Базарга
чыксаң, һəммəсен тəкъдим итə малтабарлар. Лəкин
байтак кеше янə боларны алудан мəхрүм. Чөнки кечкенə
пенсия һəм хезмəт хакына колач җəя алмыйсың.
...Менə, Нурия, иртəнге концертны тыңлап ятам. Нəрсə
соң бу, эстраданы тəмам бетерүлəреме? Сүзенең дə,
көенең дə рəте булмаган, зəвыксыз, күңелне яулый ал ма-
ган җырлар өстенлек итə башлады. Чүп-чар басып киттеме
сəхнə залларын, радио һəм телевидениене? Үзе сүзлəрен
(рифмасы да, төпле мəгънəсе дə юк), үзе үк “музыкасы”н
язган кешелəрнең халтурага тиң җырын тапшыралар.
Монда мин Зифа Нагаева сыман талант иясен күз уңында
тотмыйм. Аны рəхəтлəнеп тыңлыйсың. Инде Салават,
Хəния Фəрхи башкарган көйлəрне бозып, моңсыз рəвештə
җырлаучылар табылды. Син аларны уздырырлык итеп
башкара алмыйсың икəн – тотынма аларның җырына,
үз тавышыңны, иҗатыңны тап. Башкаларны кабатларга
маташу – (əдəбияттагыча) плагиатлык, минемчə.
Элекке җырчыларны сагынам, Нурия. Илфак Смаков,
Филүс Гəрəев кебеклəр белəн аралашып, дуслашып
йөргəнгəме (каһəрле чир бу узаман ирлəрне дə синең
яшьтə генə алып китте) – һəрчак аларның искиткеч
таланты алдында башымны идем. Илфакның: “Шамил,
шушы ресторан ашларыннан гарык булдым. Нурияңə əйт
əле: токмач кисеп аш пешерсен...” – дигəне колагымда
чыңлый. Ярата иде ул өй ашларын, мəрхүм. Илфак, Филүс
кебек җырчылардан моң дəрья кебек ургылып чыга, бөтен
дөньяны айкый... Мəгафүр Хисмəтуллин, Рəшит Ваһапов,
Хəйдəр Биги чев, Фəридə Кудашева, Илһам Шакиров,
Əлфия Афзалова, Рамазан Янбəков – кумирларым.
Син исə, Нурия, Фидан Гафаров белəн Нурия Ирсаева
уйнаган спектакльлəрне яратып карый идең. Аларның
капма-каршы җырлау лары күңелеңə хуш килə иде. Бүген
артистларга, компо зиторларга карата талəпчəнлек
югалды шикелле. Бу өлкəдə яңадан “цензура”ны аякка
бастыру да зыян итмəс иде, мөгаен.
Тагын бер проблема – коммуналь хезмəт күрсəтүнең
начарлыгы – борчый мине, Нурия. Партия вакытында да
моңа игътибар җитте дип булмый. Бүген дə шушы күренеш
дəвам итə. Янə көндəлегемə күз салам. “Исемсез кеше”не
санлау юк. Фəлəн кешемен, фəлəн гəзит хəбəрчесемен,
язучы дисəң, шунда ук йөгереп килеп җитəлəр мəсьəлəне
чишəлəр, хəл итəлəр. Бигрəк тə аларның җитəкчесе
белəн бəйлəнешкə керсəң... Гади халык соравы тиз генə
канəгатьлəндерелми.
Менə унитазның юан торбага тоташтырылган җиреннəн
су ага башлады. Икенче каттагы күрше йөгереп кергəн,
безгə ага, ди. Заявка бирəм. Язып алган булалар –
килмилəр. Икенче көнне янə шылтыратам, əмма кем
икəнлегемне əйтмим; үзлəре дə сорамый, йорт һəм фатир
санын, урамны гына язып алалар. Лəкин күренмилəр. Кат-
кат шылтырата торгач, ниһаять, слесарь ишек шакый.
“Цемент сатып алыгыз...” – ди һəм борылып чыгып китə.
Бөтен “хезмəт күрсəтүе” шуның белəн төгəллəнə.
“Цемент алдым, килегез...” – дим. Янə кемдер язып ала
адресны. Берничə көн элек заявка бирелүгə карамастан,
һаман күренмилəр. Аптырагач, үзем сылап куям тишек
урынны. “Квалификацияле слесарь” роленə керəм, имеш.
Керми тор: өч көннəн соң янə тамчылап су ага башлый...
Тагын əлеге “дуслар”га чыгам. Ике көн килмилəр. Өченче
көнне “Ремжилстрой”ның начальнигы номерын җыям.
Инде үземнең кем икəнлекне əйтəм: республика гəзите
хəбəрчесе Фəлəнов. Ничə көн элек бирелгəн заявканың
һаман үтəлмəвен дə исенə төшерəм.
Егерме минут вакыт үтте микəн – таныш слесарь һəм
мастерлары ишек шакый. “Корреспондент” сүзе, күрəсең,
магик көчкə ия – йөгереп килеп җиттелəр, ремонтлап
киттелəр”.
7
Аннары ул вакытсыз китеп барган, якты дөнья белəн
хушлашкан энекəше Мəүлет хакында уйлануларга бирелə.
Илле бер яшьтə генə иде бит... Нинди көчле, башлы егет
иде! Тарих факультетын тəмамлагач, туган ягына кайтты.
Мəктəптə укытты. Партиягə кермəде. Шуңа карамастан,
райкомдагылар аны лектор итеп йөртте. Ике сəгать буена
бернəрсəгə карамыйча сөйлəү, тыңлаучыларны авызына
каратып тоту сəлəте бар иде аңарда.
Утызга җиткəндə генə өйлəнде. Полиартрит чиреннəн
арына алмады. Аннары энекəше транспорт идарəсенə
тəэминатчы булып урнашты. Чирлəп йөргəн чакта да
мунча, гараж күтəреп куйды, өенə янкорма ясады – газ
кертте. Боларны төзим дип, хəлдəн таеп бетте.
Менə шундый хəллəр, Нурия. Синнəн соң янə ике якын
кешемне югалттым. Ничə ел инде туган йортны күргəн
юк. Дөрес, бергə укыган сыйныфташым Вилдан чакыруы
буенча өч тапкыр ул якка куна кайттым. Бичəсе Фəүзия
– синең авылдашың – кунакчыллыгы белəн билгеле.
Хəер, икесе дə өтəлəнеп тора, табын кора, мунчасын
яга. Вилдан соңгы вакытта иҗади эш белəн (элек тə тик
ятмады) җитди шөгыльлəнə. Пенсиягə чыккач, аеруча
активлашып китте. Журналистика, əдəбият хакында фикер
йөртəбез. Безгə тагын Фердинанд килеп кушыла. Урысча
яза, китаплары бар. Милли мəктəптə укыган кешенең урыс
теле нечкəлеклəрен энəсеннəн җебенə кадəр белүе безне
таң калдыра. Югыйсə, җиденче сыйныфка кадəр бергə
укыдык. Аннан соң Фердинанд дөнья гизеп йөри, Себере
дə, башкасы да калмый. Ниһаять, Уфада төплəнə.
Белəсең инде, Нурия, мин журналистика белəн генə
чиклəнмəдем. Соңлап булса да, əдəби əйберлəр өстендə
утырдым. Ике китабым чыккач, син:
– Вакытыңны бушка үткəрмəсəң, инде егерме китабың
чыккан булыр иде, – дидең.
Һичшиксез, син хаклы булгансың. Яшьрəк чакта вакытның
кадерен белеп бетермибез шул. Икенчедəн, редакциягə
хезмəт итү, озак еллар гəзиттəн аерыла алмау əдəби
эшчəнлеккə киртə салгандыр. Ходай насыйп итсə, инде
калган гомеремне иҗатка гына багышлармын. Бишенче
китабымның кулъязмасын нəшриятка тапшырдым...
Еш кына аны үткəннəрне сагыну хисе билəп ала.
Кырым, Сочи, Төньяк Кавказ санаторийларында Нуриясе
белəн бергə ял иткəн мизгеллəр, ул яклардагы искиткеч
табигать күзе алдыннан китми. Кабарды-Балкар иленең
күккə ашкан “төтенле” таулары, мəһабəт Эльбрус тавы,
Кара диңгез буйларындагы сəяхəт – һəммəсе аларны рухи
яктан баетып кайтара торган иде.
Шамил тагын уйга бата. Бүген ул якларга кемнəр генə
йөри ала икəн, Нурия? Хəтерлисеңдер: Минераль Сулар
(Минводы) шəһəренə Уфадан самолет билеты нибары
утыз биш сум гына иде. Икебезнең отпуск акчасы ял
итеп кайту өчен җитə иде. Инде “яңа урыслар”, Ельцин
аркасында ил һəм халык байлыгын үзлəштереп алган бер
төркем генə төрле иллəргə сəяхəт кыла, муллыкта яши.
Мəскəү “демократлары” гадел җəмгыять төзи алмады.
Барысын да җимереп ташладылар ташлавын, əмма ничə
еллар инде гади халык бөлгенлектəн чыга алмый! Элегрəк
“коммунизм төзибез” дигəн хыял белəн өметлəнеп көн
итсəк, хəзер идеал да калмады шикелле.
Юк, юк, ышанычны югалтырга ярамый. Менə тəхеткə
яңа патша – Президент килде. Ул ышандырырлык итеп
сөйлəве белəн якты килəчəккə өмет уята. Йөзендə дə нур
күрəм аның. Адымнары ныклы.
Нишлəптер, соңгы вакытта гел сəясəткə кереп китəм,
Нурия. Хəер, ул һəрчак тормышыбыз, көнкүрешебез
белəн аерылгысыз бəйлəнгəн бит инде. Телевизордагы
яңалыклар хəтергə һəм күңелгə сеңеп бара. Фаҗига
күренешлəре дə аз түгел. Аларга битараф калып булмый.
...Карамалы районы хакимияте җитəкчесе Хəкимҗа нов-
ны кəнəфиеннəн алулары хакында хəбəр булды. Унсигез
ел хакимлек итү чорында бу “механик” предприятие һəм
колхозларны тəмам юкка чыгарып бетерүгə иреште. Лəкин
үзе һəм туганнары, балалары хакындагы хəстəрлекне
онытмады: ничə коттедж (хəтта Уфага кадəр җитешкəн!)
салып өлгерде... бюджет акчасы исəбенə...
Китəсе килмəгəндер инде. Кабинетын калдырыр
алдыннан, урындагы телевидение аша чыгыш ясарга
маташып елаганын күргəннəр, Нурия. Еласын, əйдə.
Күпме кешене рəнҗетеп, эшсез калдырып елатты бит үзе
дə. Дөнья – куласа. Шуны аңлар, ниһаять!
Парлылар һəм Шамил Гафуров кебек ялгыз калган
ветераннар өчен тормыш дəвам итə...


Октябрь – ноябрь, 2008.

Фото: fotobank02.ru.

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас