

(Дәвамы.)
Лəкин “эше”н бетермичə туктамады. Киң күңелле Зəвия
апа сүзсез генə идəн чүпрəгенə тотынды.
– Гафу ит, Зəвия апа, бу бəндəне Сезгə алып килеп
ялгыштым...
– Ничауа, дөнья булгач, төрле хəллəр була инде...
Иртə белəн бераз аңына килгəн кебек тоелды.
– Кайтабызмы, Шамил агай? – ди.
– Акылын югалтканчы эчкəн кешенең машинасына
утыра алмыйм. Автобус белəн кайтырмын. Килгəндəге
шикелле...
Чыгып китте. Үзем икенче көнне генə кайтыр якка
юнəлдем. Гөлфиясенə шылтыратам:
– Фəйзрахман кайттымы?
– Юк.
– Кайда йөри икəн? Ул кичə үк Карамалыдан китəргə
тиеш иде. Кич белəн хатыны элемтəгə керде. “Карамалыдан
хəбəр иттелəр: машинасын, документларын тапканнар.
Килеп алырга кушалар. Адрес бирделəр. Фəйзрахманның
визиткасы буенча фатир телефонына чыктылар”, – ди.
Күңел тетрəнде: исəн микəн? Нинди көнгə төште икəн?
Бичəсе ярсулы. Мин исə тынычландырырга тырышам:
– Борчылма, исəндер. Иртүк тагын Карамалыга барам.
Хəвефлəнерлек хəл юктыр, табылыр ирең. Килергə
уйласаң, мин хакимияттə яки авыл хуҗалыгы идарəсендə
булырмын.
Килеп төшү белəн башлык урынбасары Хəйретдинов
янына кердем. Хезмəттəшем югалуы хакында əйткəч, ул:
“Иртəнге планеркада милиция вəкиле йөзе танымаслык
хəлгə төшкəн мəет табылуы хакында җиткерде...” –
димəсенме?! Кырык яшьлəр тирəсендə, җитмəсə, мыек-
лы...
Бу хəбəрдəн соң йөрəгем “жу” итеп куйды, күңелгə шом
йөгерде: Фəйзрахман микəнни? Я, Ходай, ул була калса,
эш харап бит. Бөтен Карамалы, алай гынамы, республика
шаулаячак: корреспондентны үтергəннəр, дип... “Мыегы
сары” дигəне генə өмет чаткысын сүндермəде. Чөнки
безнең егет кара мыеклы. Икенче кешедер, мөгаен.
Түзмəгəн, Гөлфия дə килеп җиткəн. Оперативкадагы
хəлне аңа əйтеп, моргка барып карарга кирəклекне əйткəч,
ул еларга ук кереште. “Югалгач түгел, ир кадерен исəн
чакта белергə кирəк”, – дип уйладым.
– Туктале, мəйтəм, фатирыңа шылтыратып карыйк.
Ихтимал, кайткандыр.
Кызлары җавап бирде. Кайткан һəм... чыгып киткəн.
Димəк, башланды – ике атнасыз айнымаячак. Иң мөһиме
– исəн. Шатлыгыбызның чиге юк.
Каенлык бистəсендə Фəйзрахманның бабасын
очраттым.
– Нигə эчерəсең син аны, Шамил? – дигəн сорау белəн
үпкə белдереп маташа.
– Ничек инде эчерим аны? Киявең балигъ булган бит.
Авызына егып салганым юк. Киресенчə, Карамалыда да
тыярга тырыштым. Тыңламый, туктала белми. Районга
мин аның белəн бармадым, үзе килеп җиткəн машинасы
белəн. Банкетта да, кайткач та тыеп карадым, лəкин су
урынына эчүен дəвам итте.
– Без аны илтеп салдык... милиция белəн... дəвалау
учреждениесенə... Электəн дə шулай дəвалаган бар иде
инде. Оренбургтагы карчыкка кадəр илтеп күрсəттек үзен.
Юк, эчүен ташламый.
– Менə сиңа кирəк булса!.. – дип кычкырып җибəргəнемне
дə сизмəдем. – Бу кадəресен каян белим соң? Шулай
булгач, эчəрəсең дип, мине ничек гаепли аласыз? Моңарчы
аңа бары тик яхшылык кына телəдем, кулдан килгəн кадəр
ярдəмлəштем.
Ə икенче бер вакыйга аркасында безнең мөнəсəбəтлəр
янə кискенлəште.
Бүген гəзит хəбəрчелəре редакциягə реклама акчасы
да кертергə тиеш, Нурия. “Водоканал” җитəкчесе
белəн сөйлəшеп (килешү кəгазе нигезендə), ун меңгə
реклама алдым. Шул көннəрдə Гомəровны очраттым.
Эшем белəн кызыксынгач (беркатлылык бəласе!), əлеге
предприятиедəн реклама бирəчəгемне əйтеп ташладым.
Ə ул барган да чəкəлəшеп йөргəн: нигə фəлəн гəзит
хəбəрчесе договорына кул куясыз, миңа да бирегез...
Йөрəгем əрнеде, сыкрады: “Нишлəп ялгыштым соң мин
беткəн Фəйзрахманны үземə якынайтып? Иртəме-соңмы
аның “яначагы”н белəм. Маҗаралары хакында хуҗасына
хəбəр итсəлəр, əллə кайчан очар иде... Яңа редакторга
якынайганлыгын да җиткермəделəр түгел. Димəк, билгеле
вакытка кадəр тотачак əле ул аны.
Хəзер миңа ул сəлам дə бирми, Нурия. Пенсионер
кемгə кирəк соң? Хəер, мин аның сəламенə мохтаҗ
түгелмен. Бабасы һəм Гөлфиясе, “Син аны эчерəсең” дип,
булмаганны сөйлəп, миннəн читлəштерергə тырыштылар.
Фəйзрахман инде, бичəсе итəге астына кереп, тəмам
югалды...
6
Кешенең кырык яшен үткəрмилəр, дигəнне ишеткəне
бар иде аның. Шуңа карамастан, ул киресен эшлəде.
Туганнарын, дус-ишлəрен җыеп, шаулы табын уздырды.
Анда тормыш иптəшенə багышлап язган түбəндəге
юлларны укыды:
Горурлык һəм үзсүзлелек
Сезнең затта бар инде.
Минем өлешкə тигəнсең –
Димəк, миңа яр инде.
Син тумасаң, бу дөньяга,
Янар һəм көяр идем.
Кабат яшьлеккə кайтсак та,
Тик сине сөяр идем.
Табындагылар хуплап, хəтта кул чабып каршы алды.
Бу юлларны ул 1982нче елда кəгазьгə төшергəн иде.
Аңардан, ихтимал, шагыйрь дə чыккан булыр иде, ə ул
журналистиканы сайлады. Дөрес, көндəлеклəр алып
барды Шамил. Аларда уй-хислəре, гаилəдəге мөнəсəбəт-
лəр, очрашулар, истəлекле вакыйгалар чагылыш тапты.
Теге яки бу гаилəгə тəгаенлəнгəн багышлаулары да
шунда ук урын алды. Көндəлеккə күз салыйк. ...Гайсалар
яңа фатирга чыккан. Өй котларга чакырдылар. Хатыны
Римма белəн урта мəктəптə бер класста укыган идек.
Кызганычка каршы, безгə генə бергə картаерга Ходай
насыйп итмəде. Иртəме-соңмы теге яки бу пар өчен
ялгызлык килə. Икең дə бер көнне теге дөньяга китүне
көтеп ятучылар бар микəн? Ялгызлыкка янə əзер булырга
тиеш адəм баласы. Лəкин синең шулай иртə юкка чыгуың
белəн күңелем һич килешми, ризалашмый. Сиңа да əле
яшəргə дə яшəргə иде бит.
Ə Яушевлар, чынлап та, тигез картая. Римманың
ире НГДУ начальнигы урынбасары дəрəҗəсенə кадəр
күтəрелүен хəтерлисеңдер инде. Партия бетерелгəч,
бөтен җитəкчелəр (шул исəптəн Яушевлар да) Каенлык
бистəсендə искиткеч зур особняк салып чыкты. Шунда
ук супермаркеты да бар. Лəкин аралашмыйбыз. Хəзер
аларга да мин кирəк түгел. Байлар исə байлар белəн
генə йөрешə, аралаша. Журналистның калəм һəм
блокнотыннан башкасы юк. Дусларының туган көненə янə
зур бүлəк күтəреп килə алмый ул.
Уфаны йөреп кайтам дисəң, юлга гына (транспортка
хакларны рəхимсез күтəрəлəр) 560 сум түлəргə кирəк.
Бу исə минем пенсиянең ун проценттан артыграгы.
Кайчандыр, йөз алтмыш сум алып эшлəгəндə, хəтерем
ялгышмаса, Уфага барып кайту өчен (ике якны исəплəп)
нибары җиде сум түли идек шикелле.
Бүген Каенлык бистəсендəге дустым – авыл хуҗалыгы
идарəсе начальнигы Динис Бикмөхəммəтов белəн
сөйлəшеп утырдык. Ул крестьянның, авыл халкының
хəлен аңлаучы булмауга зарланды. Бөтен гомерен җиргə
багышлаган, “Марс” колхозын күтəргəн (анда йөз утыз
гектарда Голландия технологиясе нигезендə бəрəңге
үстерделəр) бу җитəкченең хəзер хуҗалыкларның
бөлгенлеккə төшүенə йөрəге əрни. Көч түгеп үстергəн
ашлыкның килограммын, өстəн басым ясап, ике сум
җитмеш тиенгə сатарга мəҗбүр итəлəр.
– Язын тракторлар өчен солярканың литрын егерме алты
сум белəн алдык. Кыскасы, бушка эшлибез, кемнəрнедер
баетабыз. Сөт белəн дə шулай. Аны кооператив яки колхоз
җиде сумга тапшыра. Кибеткə күз салыгыз: егерме өч-
егерме биш, хəтта аннан күбрəк хак куеп халыкка саталар сөтне.
Уйландырырлык бит, Нурия. Колхозчы-крестьян
җилкəсендə күпме сорыкорт утыра!
Туксанынчы еллар башында (син моны хəтерлисең, Нурия) күпме кешенең саклык кассаларындагы
акчасы “янды”, юкка чыкты. Ваучерлар белəн дə безне төп башына утыртып
куйдылар. 1998нче елда (монысын син күрə алмадың,
Нурия) дефолт белəн янə кəкре каенга сөялдек.
Ун елдан соң – бу юлларны язганда – тагын өзеклеклəр
кабатлана шикелле. Америкадагы финанс кризисы безгə
дə килеп җитте, китереп сукты сыман. Байтак банклар
кредит бирүне чиклəде. Предприятиелəрдə кыскартулар
бара. Эшсезлəр һəм бомжлар саны арта дигəн сүз...
Яр Чаллыдагы гигант автозавод өзеклеккə элəкте,
дилəр. Бездə аның филиалы бар икəнлеген белəсең,
Нурия. “КамАЗ”дан заказ килү кыскарды. Предприятиедə
җитештерелгəн пассажир автобусларын сату да
авырлаша. Лəкин республика җитəкчелеге, автозаводның
генеральный директоры өзеклеклəргə юл куймас, мөгаен.
Моңарчы алар предприятиене үстереп, коллектив санын
унике мең кешегə кадəр күтəрде.
Нурия! Кызыбыз Əлфирə дə ун ел инде шушы заводта
эшли. Шөкер, хезмəтен яратып башкара. Русиянең төрле
шəһəрлəренə барып, арбитраж судларда җиңеп кайта.
Аның белəн чиксез горурланам мин. Əлбəттə, син икелəтə
горурланыр һəм шатланыр идең. “Форд” машинасы алды.
Быел “Тойота”га күчеп утырды. Күз генə тия күрмəсен инде,
ир-атны да уздыра ул. Ул тугач, хəтерлисеңдер инде, син
борчылган идең (малай көтеп тə кыз дөньяга килгəч). Юк,
малайларга биргесез булып чыкты Əлфирəбез. 1979нчы
елда күченгəн дүрт бүлмəле фатирда икебез яшəп ятабыз.
Янəшəмдə ул булганда (Ходай безгə озын гомер бирсен,
һəммəбезне бəла-казадан гына сакласын!), Нурия, мин
əле бөтенлəй үк ялгыз түгел. Шатлыкларымны, күңелсез
минутларымны уртаклашыр кешем бар.
“Миннəн калгач, нигə өйлəнмəдең?” – диярсең. Күрəсең,
сиңа тиңен тапмаганмындыр. “Икенче хатын ямаулык
кына...” дилəр. Бергə яшəү өчен фатирына чакыручылар
да булмады түгел. “Лəкин йортка кергəнче, утка кер”, –
дилəр бит.
(Дәвамы бар.)