

(Дәвамы.)
Ул басылып чыкты. Шулай башка материалларына да юл
ачтым. Əкренлəп үзе дə журналистика серлəренə төшенə
башлады Фəйзрахман. Əлеге мəкалəлəрен республика
гəзитенə җибəрə торды. Анда да исеме күренде.
Без республика гəзитлəренең берсенең баш мөхəррире
Радик Талипов белəн университетта бергə укыган идек.
Көннəрнең берсендə Гомəровны аның янына алып кердем.
– Менə сиңа əзер собкор, Радик. Ал. Миңа калса, яза
алыр сыман. Берничə материалын чыгардыгыз. Начар
түгел бит. Минем зонада үз хəбəрчегез урыны буш.
Җибəр шунда. Бергəлəп эшлəрбез. Кулдан килгəн кадəр,
шомарганчы, егеткə булышырмын.
Шул рəвешле редакциягə кереп китте ул. Мин аны
журналистика серлəренə төшендерү белəн бергə,
оешма һəм предприятиелəрнең җитəкчелəре белəн
таныштырдым. Мыеклы егетебез яңа шартларга бик тиз
яраклашты кебек. Колхозларга да бергə чыга башладык.
Нəкъ менə шул мəлне аның сəер яклары ачыла барды: ул
рəислəрдəн ит дауларга тотынды. Күп очракта редактор
исеме белəн эш итə бу.
– Үземə түгел, хуҗама кирəк, – дип кенə җибəрə.
Мин исə:
– Телəнеп йөрмə. Моның белəн журналист исеменə
тап төшерəсең, – дип тə карадым, əмма əйткəннəремне
колагына да элмəде. Чөнки бушка килгəн азык-төлеккə
күнегеп китте. “Маяк” колхозы рəисе соравын кире каккан.
Килде бу миңа.
– Бер сарык өчен ике меңгə якын түлəтмəкче булды
председатель. Алмадым. Бу хакка базарда да алам.
– Ул чагында базардан гына ал, – дидем.
– Тукта, нигə, Шамил агай, без шундый җитəкчелəрнең
“арт сабагы”н укытмыйбыз əле?
– Ничек итеп?
– Хуҗалыгын тəнкыйтьлəп...
– Бу бит үч алуга кайтып кала... Ит бирмəгəн өчен... Алай
ярамый, Фəйзрахман. Икенчедəн, əлеге авыр заманда,
колхозны көч-хəл белəн тартып барганда, без дə теге яки
бу хуҗалыкны талау юлына басыйкмы? Кирəкми, йөрмə
соранып.
Юк, сөйлəгəннəрем аңа үтеп кермəде. Өч көннəн соң ул
янə хəбəрен салды:
– “Агыйдел” колхозы председателе Галимҗанов ун кило
ит биреп җибəргəн иде. Күчтəнəчкə... Кире илтеп бирдем.
Ислəнгəн. Гөлфия: “Нигə мондый эт тə ашамас нəстəне
алып кайттың?” – димəсə, белмəс идем.
Озакламый ул бу рəис өстеннəн компромат җыярга
керешмəсенме?! Аны тəнкыйтьлəп чыккач кына күңеле
тынычланды шикелле.
Үзе дə колхоз рəисе кызына өйлəнə Фəйзрахман.
Гөлфия белəн университетта танышалар. Шунда ук, кем
əйтмешли, чəчлəрен чəчкə бəйлилəр. Лəкин тормышлары
барып чыкмый. Көйсез һəм иркə үскəн Гөлфия, беренче
кызы тугач та, ирен “табаны астына салырга” тырыша.
Мыеклы егет хатыны колына əверелə. Түземлеге
калмагач, аерылышып та карый. Бөтенлəй өзеп китəргə
көче һəм тəвəккəллеге җитми йомшак табигатьле ирнең.
Тəүгесендə университетның партком секретаре икесен
килештерə. Чөнки Гөлфиянең əтисе – Фəйзрахманның
бабасы – аңа кергəн була.
Секретарь үгет-нəсыйхəт укый:
– Сиңа нəрсə җитми? Арт ягың нык – имеп кенə ят. Рəис
кызын сайлагансың. Кирəк икəн, бабаң машиналы да,
фатирлы да итəр.
Хатыны авылына кайтып, эшли башлыйлар. Лəкин гаилə
тормышы янə какшый. Чөнки хəлəл җефете бəйлəнеп
һəм игəүлəп кенə тора ирен. Бу юлы Сөмбел исемле
инглиз теле укытучысыннан аны көнли. Кайтып кергəч тə
карчыгадай ташлана Фəйзрахманга:
– Нигə син Сөмбелгə елмаеп карадың?
– Үзе елмайганга... – дип җаваплый тегесе.
Əйе, хатын-кыз һушын алырлык чибəрлек тə (бу
сүз, əлбəттə, гүзəл затларга карата гына əйтелсə дə,
кабатларга мəҗбүрмен) бар икəн бит ирендə. Җитмəсə,
кара мыек җибəреп йөри. Кайсы сылукай гашыйк булмас инде?
Ул миңа гаилə хəллəрен тəфсиллəп сөйлəргə яратты.
Моның белəн ышанычымны яулады шикелле. Эчендə-
гесен чыгарып сала. Капчыкны төбеннəн селки бу.
– Юньлəп яши алмыйм Гөлфия белəн. Берничə тапкыр
ташлап та карадым. Ялгызлык та авыр икəн. Бу кадəресен
үз тормышыгыздан белəсездер инде, Шамил агай.
Гөлфияне ташлап, Бөртек авылына китеп: бер ел укытып
карадым. Шунда “шешəдəш дус” таптым. Физкультура
укытучысы. Эч пошудан көн саен “салабыз”... Бер көнне
ярамаган нəрсə эчтек кебек: күз алдыбыздан зур-зур
чебеннəр оча башлады... Икəүлəп əлеге “чебеннəр”не
куып йөрибез...
Гөлфия белəн бабай килеп, кабат алып кайттылар. Янə
бер ачуланышкан мəлне туган ягыма ук кайтып киттем.
Бөтенлəйгə хушлашам бу төбəк белəн, дигəн уйга килдем.
Анда мине урыс авылына директор итеп җибəрделəр.
Кержаклар янына...
Монда да тынгылык бирмəделəр: бабай белəн кызы
тагын килеп җиттелəр.
– Кайт, шəһəрдəн кооператив фатир сатып алдым.
Шунда яшəрсез, – ди бабай.
Миндə тоткан җирдəн өзə торган характер юк бугай.
Кыстау һəм үгеткə килəм. Йомшаклык билгеседер инде.
– Шулай, – дип килешəм аның белəн. – Егет кеше сүзен
җилгə очырырга тиеш түгел.
– Мин егет дəрəҗəсенə күтəрелеп җитмəгəнмендер
инде, күрəсең... – дип көлə Мыекбай. – Ышанасызмы,
телефоннан шылтыратып, Гөлфиянең хəтта мине
айныткычка озатканы бар. Зур кызыбызның туен
үткəргəннəн соң ук...
– Булмас. Андый хатын белəн ничек яшəргə мөмкин?
– Яшисең инде... Башыңа төшкəч...
– Кочаклап та ятасыңмы?
– Туры килə инде...
– Миннəн булмас иде.
Менə шул рəвешле йомшак һəм мескен кыяфəткə кереп
йөргəн Гомəров, гəзит хəбəрчесе булып алгач, икенче ягы
белəн ачыла башлады. Мал артыннан куу, əйберне бушка
“чəлдерергə” тырышу кебек сыйфатлары өскə калкып
чыкты. Соңгысы – хатыны арбасына утыру галəмəтедер.
Тегене тап, моны алып кайт дип, Гөлфиясенең ирен талавы
көн кебек ачык. Бер очрашканда ул:
– Бичəне мəктəптəн алырга иде. Нервылары да беткəн
бугай инде аның. Бəлки, икенче эшкə керсə, мине игəүлəп
көн итүдəн дə туктар иде.
Егетебезнең бармагы үз ягына “кəкре” икəнлегенə дə
төшендем, Нурия. Шəһəрнең бер эре предприятиесенə
аның белəн бергəлəп бардык. Интервью алганнан соң
директорга:
– Гамəлдəн чыккан берəр җиңел машинагыз юкмы?
Журналистка яңасын алырлык хезмəт хакы түлəмилəр, –
дидем.
Предприятие җитəкчесе:
– Хəл итəргə тырышырбыз, – дип калды.
Бу сөйлəшүне онытып ук бетергəн идем инде. Кабат
сорап йөрмəдем. Ялда йөреп кайтуыма, елмаеп һəм
балкып дигəндəй, Мыекбай каршылый. “ВАЗ”да йөреп ята.
– Кайчан алдың? – дип кызыксындым. – Нинди акчага?
– Икəүлəп кергəн теге дустан... списать ителгəнне... Ун
меңгə генə төште.
– Ифрат елгыр икəнсең! Туктале, мин үзем өчен
сөйлəшкəн идем түгелме соң аны?
– “Кто успел – тот и съел”, урыс əйтмешли. Сезгə дə
эшлəр əле ул.
Мыегы астыннан гына елмая бирə бу.
– Менə сиңа кирəк булса! – дип, бот чабып һəм шаклар
катып калдым.
Озакламый ул икенче йөзе белəн дə ачылды: эчə икəн
лəса! Җитмəсə, тыелып кала белми, акылын югалта,
ни кыланганын белми башлый. Кайчандыр песи кебек
кенə йөргəн кешенең инде атналар буена шəраб күленə
чумып йөрүенə ышанасы да килми. Бу чорда ул фатирына
кайтмый, урамда яки ишеге төбендə егылып, йоклап
кала. Ихтимал, хатыны да кертми торгандыр. Аягына
басса, таныш-белешнең ишеген шакый... аракы телəнеп...
Иртəнге алтыларда ул минем ишекне кагып керə башлады:
– Үтермə инде, Шамил агай, йөз грамм гына салып бир...
яки илле сум акча биреп тор...
– Ни булды синең белəн, Фəйзрахман? Нигə болай
кеше көлдереп, үзеңне юкка чыгарып йөрисең? Син бит
республика гəзитендə эшлисең.
– Булды инде, Шамил агай. Тагын Гөлфия аркасында...
Бичə ирексездəн эчəргə мəҗбүр итте. Ике кыз хакына гына
яшим.
– Лəкин бу рəвешле йөрүең журналистларга кара тап
төшерə бит. Хəзер мин синең өчен редакторыңа кергəнгə
дə үкенəм.
– Үкенмə, Шамил агай, үземне кулга алырмын.
– Ал, билгеле, йомшаклык күрсəтмə. Хатын битəрлəгəн
саен эчүгə сабышкан ир – чүпрəк... Мин эшлəгəн дəвердə
күпме собкор “яшел елан” аркасында юкка чыкты, эшеннəн
куылды. Сине дə шушы язмыш көтə, əгəр тукталып кала
белмəсəң...
Безнең хезмəтнең шул ягы бар: кайчак атна буена
язмасаң да редакциядəн эзлəп чыгучы юк. Чыксалар исə
өйдəгелəр: “Ул командировкада...” – дияргə мөмкин. “Нигə
язмыйсың, кая материалың?” – дип сораучыга: “Подписка
белəн шөгыльлəнəм...” – дип тə алдарга була. Лəкин
җаваплылык тойган хəбəрче беркайчан алай эшлəми,
“шəраб колы”на əйлəнми.
Хезмəттəшем сүз бирə, бераз айнык килеш йөреп ала
да, бераздан тагын онытылып китə...
Мин уйга калам, Нурия, “бу егеттə “белая горячка”
түгелме соң? Чире күптəннəн килə, күрəсең. Бөртек
авылында зур-зур чебеннəрне куып йөрүе дə шуңа ишарə
итə бит.
Шулай икəнлегенə тиздəн инандым.
Октябрь аенда Карамалы районында авыл хуҗалыгы
хезмəткəрлəре көнен үткəрделəр. Чакырылган идем бу
бəйрəмгə.
Җитмəсə, редакция белəн сөйлəшеп, материал
əзерлəргə булдым.
Шулчак Гомəров та килеп керде.
Тантанадан соң банкет уздырыласы урынга алып
киттелəр. Хезмəттəшем рюмка артыннан рюмканы
каплап кына куя. Аптырадым: “Тагын башландымы
чире?” Өстəвенə, үз машинасы белəн килгəн булган.
Аны хакимият ихатасында калдырган. Бик нык исерде
бу. Зəвия апаларга алып кайттым үзен һəм... ялгыштым.
“Кунакханəгə генə илтеп урнаштырыгыз...” – диясе калган
безне озатып йөрүче хакимият башлыгы урынбасарына.
Кайту белəн “маҗаралары”н күрсəтə башлады Гомəров.
Пакетыннан күчтəнəчкə дип салып җибəрелгəн “ярты”ны
тартып чыгарды.
– Утыр, Шамил агай, бəйрəм дəвам итə.
– Бəйрəм бетте. Сиңа да җитте. Исерексең.
Лəкин ул тыңлаудан узган иде – “кырык градуслы”ны
су урынына эчəргə кереште. Закускасыз-нисез. Аннары
миннəн тəмəке таптыра башлады.
– Тартмаган кешедə каян тəмəке булсын?
Чыгып китте.
– Йөрмə, эткə-беткə элəгерсең. Сəгать төнге өчтə
кибетлəр эшлəми, – дип карадым.
Берничə сəгатьтəн ишектə кыңгырау. Бу тора басып.
Бөтен киеме пычранып беткəн. Димəк, егылган. Кичтəн
яңгыр сибəли иде шул.
Яткырырга маташам үзен. Тагын кухняга кереп китте.
Инде минем пакеттагы шешəне тартып чыгарган. Янə су
урынына эчə...
Бераз ятып алды диванда. Торды да... келəмгə “пес
итəргə” тотынды. Миңа инде Зəвия апа алдында оят. Аны
ник алып кергəнемə үкенеп бетə алмыйм.
– Нишлисең, тукта, менə монда бит бəдрəф...
(Дәвамы бар.)
fotobank02.