Чәчмә әсәр
6 август 2025, 05:00

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)

Ялгыз калгач, ягъни сине югалткач, Нурия, элекке дуслар хəтта сəлам дə бирми, хəлне дə белми. Ихтимал, алар чын дуслар булмагандыр, без аларны сайлый белмəгəнбездер. Яңа ел табыннарын кайчандыр бергə үткəргəн кешелəр инде ераклашты, башкалар белəн аралашып яши.

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)

(Дәвамы.)

Хəтерлисеңдер, Нурия, безнең шəһəр редакциясендə
Пантелеев эшлəде. Аннары республика гəзитенең
үз хəбəрчесе булып Туймазы якларына китте. Əйбəт
журналист иде ул. Озак еллар редакциясенə хезмəт итте.
Лəкин хəбəрче яңа хакимият башлыгы күзенə кылчык булып
кергəн. “Дөнья хуҗасы” мөхəрриргə чыга һəм: “Бу собкор
миңа ошамый. Алыгыз”, – ди. Урындагы җитəкче күңеленə
хуш килмəгəн өчен генə (без дə аларны ошатмаска мөмкин.
Лəкин журналистта хакимият башлыгын алып ташлардай
көч юк) Пантелеев редакциядəн китəргə мəҗбүр булды.
Хəер, мисал өчен ерак китəсе дə юк. Үземə дə кагылды
заман җиле, Нурия. Моны җилкəмдə татырга туры
килде. Күпме еллар районны һəм үзен мактап, күтəреп
килгəн Карамалы районы хакимияте башлыгы Мөнəвир
Хəкимҗанов мине редакциядəн җибəрү өчен тырышлык
салды һəм максатына иреште. Бу очракта аның җилбəзəк
урынбасары Ислам Борисовның кулы да уйнамады түгел.
Кеше кулы белəн куз җыярга яраткан район җитəкчесе
урынбасарын эшкə җикте, үзе читтə калырга маташты.
Янəсе, монда Борисов кына гаепле, ул йөрде синең өстəн,
димəкче. Башлык кушмаса, бер урынбасар да мөхəррир
ишеген ачып керергə батырчылык итми, хəбəрче хакында
гайбəт сөйлəп чыкмый.
Ни өчен бəйлəнделəрме? Урындагы өч җитəкчене
уңай яктан матбугатта чагылдырган өчен. Баксаң,
Хəкимҗанов болардан куркып яшəгəн икəн. Янəсе, алар
башлык кəнəфиенə утырырга омтыла, журналист аларны
хакимияткə китерү өчен тырышлык сала. Димəк, Гафуров
оппозиция ягында. Үз шəүлəсеннəн үзе куркып көн иткəн
Хəкимҗанов шундый нəтиҗəгə килə. Юк, бу җитəкчелəрнең
берсе дə аның урынын яуларга телəми иде. Чөнки алар
карьерага омтылучылар түгел, һəрберсе бу авыр заманда
үз предприятиесе белəн уңышлы җитəкчелек итə. Мондый
булдыклылар белəн Хəкимҗановка горурланырга гына
кирəк иде, югыйсə. Бездə дə республикага яңгыратырлык,
үрнəк алырлык коллективлар бар, дип карарга иде
Хəкимҗановка. Лəкин моның өчен баш һəм акыл кирəк бит,
Нурия. Хəер, элекке колхоз механигыннан нəрсə көтəсең?
Тимер-томыр, техника арасында гына йөреп күтəрелгəн
Хəкимҗановның кешелəр телен аңлый алмавы һəм
аңларга да телəмəве һич тə гаҗəп түгел.
Инде безнең матбугат басмасында да укучы күңелен
яуларлык тəнкыйть, фельетоннар бирүче калмады,
Нурия. Гəзитнең тиражын нəкъ менə шундый əйберлəр
күтəрə торган иде бит. Син мине һəрчак “йөгəнлəргə”,
“итəктəн тартып торырга” маташтың. “Бирмə тəнкыйть
материаллары...” – дип килдең. Лəкин күп очракта мин
үземчə эшлəдем, намусыма хыянəт итмəдем. Чөнки
кыерсытылганнарны гəзит битендə фашлап чыгуны
мəслихəт күрə идем. Икебезгə дə авырлык һəм зыян
килəсен белсəм дə... Чөнки син инде КПССның шəһəр
комитетында җаваплы вазыйфа билəдең. Минем аркада
үзеңə кырын карауларын да белмəдем түгел. Шул очракта
да профессионал журналист булып калуны артык күрə
идем. Яраклашу янə минем характерыма туры килми иде.
Гомумəн, ике якка койрык болгап йөрүчелəрне җенем
сөйми. Мин бер шагыйрьне белəм. Казанга барса,
башкортларны хурлап йөрде, монда кайтса – татарларны...
Ике яклы хəнҗəр дип карадым мин аңа. Ике республиканың
да халык шагыйре исемен алырга тырышып йөрде əле.
Журналистлар арасында да мондыйлар юк түгел. Яки
кичəге партком секретарьларын алыйк. Аларның байтагы
бүген мулла, хəзрəт булып китте. Мин аларны “хəсрəт-
хəзрəт” дип атар идем, Нурия. Заманга яраклашучы
(Коръəннең бер сүрəсен дə юньлəп белмəүче) бу адəмнəр
кемнеңдер тизрəк үлгəнен көтеп йөри, күпме хəер-төшем
керəчəген алдан ук исəплəп куя. Күрəсең, бу кадəресе дə
“бизнес” була торгандыр...
Ялгыз калгач, ягъни сине югалткач, Нурия, элекке
дуслар хəтта сəлам дə бирми, хəлне дə белми. Ихтимал,
алар чын дуслар булмагандыр, без аларны сайлый
белмəгəнбездер. Яңа ел табыннарын кайчандыр бергə
үткəргəн кешелəр инде ераклашты, башкалар белəн
аралашып яши. Рикза белəн Мəхтүмə дə шундыйлардан
булып чыкты. Хəтерлисеңдер, Мəхтүмə якты дөнья белəн
хушлашып беткəн мəлдə син аңа бик кыйммəтле, дефицит
дару табып биргəн идең. Хəзер бу гаилə ниндидер
хирурглар белəн дуслашып алды.
Əле менə, көндəлеклəрем битлəрен актарып утырганда,
аларга багышланган шигырем килеп чыкты.


Дуссыз кеше – канатсыз кош,
Иң авыры – ялгызлык.
Дусларыбыздан читлəшеп,
Ясый күрмик ялгышлык.


Кызганыч, болар чын дуслар булмаган икəн. Моны мин
егерме ел элек язганмын. Аннан соң байтак сулар акты.
Мəдəният сараенда директор булып эшлəгəн Рикзаны,
урлашканы өчен (син инде моны күрə алмадың) эшеннəн
бушаттылар, хөкемгə тарттырдылар. Комсызлык карак
итə язды үзен. Чөнки айлык хезмəт хакына гына “Волга”
машинасы алу да, особняк төзү дə читен. Алар моңа ия
булды. Ə бит заманында, хəтерлисеңдер, бер бүлмəле
фатирын киңəйтешү өчен гəзит хəбəрчесе Гафуров, ягъни
мин йөргəн идем. Боларны оныттылар инде, Нурия.
Хəер, бүген туган белəн туган аралашмый, əкəм-төкəм
кебек, үз кабыгына биклəнеп көн итə бирə. Икетуганым
Рифнең балаларына күпме ярдəмлəшеп йөргəнемне син
яхшы белəсең. Рүмəнəсен укырга кертү өчен энекəшем
Мəүлет белəн, кырык эшебезне ташлап, Уфага юл алдык.
Төн уртасында тəмле йокымнан Риф абый уятты һəм:
– Шамил, ярдəмгə кил, коткарыйк инде шул кызны, – дип
шылтыратты.
– Ни булды?
– Ике экзаменын “өчле”гə генə биргəн. Инде ике “бишле”
кирəк, шунсыз вузга үтмəячəк.
Менə нинди проблема алдына куйды безне. Энекəшем
– Мəүлет тарих факультетын тəмамлаган кеше. Мин исə
баш мөхəррирем хатыны янына ялынып һəм йөз суымны
түгеп бардым. Ул чит иллəр теленнəн укыта. Ике фəннəн
“бишле” алган кызыбыз шул рəвешле югары уку йортына
үтеп китте. Ə укуын тəмамлагач, аңа эш табу хакында сорап
чыкты Риф абый. Бу мəсьəлəне дə хəл иттем. Ул да түгел,
НГДУ начальнигына кереп, кызны промыселчыларның
гомум торагына урнаштырдым. Шунда ул сөйгəнен тапты
– Замир дигəн егеткə кияүгə чыкты. Балалары туды. Тора-
бара өч бүлмəле фатир алдылар. Безне өй туена да
чакырмадылар.
Яки Рүмəнəнең энекəше Рəүзəтне алыйк. Аны нефть
техникумына кертү өчен директор Александр Парамоно-
вич алдында эшлəпəмне салдым. Чөнки имтиханнарын
юньлəп тапшыра алмады – үтмəде егетебез.
– Александр Парамонович, сынау шарты белəн генə
алыгыз. Бер семестр йөреп карасын. Укый алмаса, куып
чыгарырсыз.
Директор гəзит хəбəрчесенең сүзен екмады, аяк астына
салмады.
Аннары директор урынбасары Роберт Хəнəфиевны
күрдем.
– Шушы егетне укытып чыгарыйк инде, Роберт, һəр
имтиханын контрольгə алсаң иде. Изгелек онытылмас...
Ул да соравымны кире какмады. Укып чыкты Рəүзəт,
туган ягында эшли башлады.
Риф абый чиксез рəхмəтле иде, билгеле. Ул һəр бəйрəм
саен үзенə чакыра иде безне. Тавыгын да, күркəсен дə суеп
кунак итə торган иде. Озаграк кайтмый торсак, үзе эзлəп
чыга иде: “Шамил, “теге дөнья”да юл булмас, кайтыгыз
Нурия белəн. Очрашып, рəхəтлəнеп сөйлəшеп утырыйк...”
Кайта идек. Ул фани дөнья белəн хушлашкач, бу гаилə
белəн элемтə өзелде.
Бүген инде үкенеп бетə алмыйм, Нурия. Һəркем үз көче
белəн барып керергə тиеш бит уку йортына.

4
Тəүге елларны алар тормышында савыт-саба
шылтырамады. Нурия күндəм һəм сабыр хатын сыман
иде. Еллар үтү белəн аның холкы һəм табигате үзгəрə
баргандай күренде. Шамил моны бала тəрбиялəүдə
үзеннəн аз өлеш кертүе нəтиҗəсендə дип карады. Чөнки
аның байтак гомере районнарда командировкаларда уза
иде шул. Фатирга кайткач та редакция эшен башкару,
бүлеклəргə материал язу белəн үтə вакыты.
Əйе, гаилəсенə җитəрлек игътибар һəм əһəмият бирə
алмый иде ул. Бичəсенең зар-моңы да шуңа кайтып
калучан:
– Кеше ирлəре гаилəлəре белəн ял итə, табигать
кочагына чыга. Безгə генə вакыт җитми инде... “Комета”да
һинд фильмы бара. Карап кайтыйк.
– Бүген булмый. Бичəкəем, күрəсең бит: ашыгыч
фельетон өстендə утырам. “Контроль бите” көтə. Бəлки,
иртəгə барып карарбыз.
Ике араны Уфа заводларының берсендə эшлəүче туганы
да бутап китə торган булды. Берчак аның сеңлесенə:
– Иреңне кулга ал... – дигəнен ишетте Шамил һəм кызып
ук китте:
– Нəрсə сөйлисең син, Рəмилə? Мин ерткыч хайванмыни?
Нишлəп мине кулына алырга, кулына төшерергə тиеш əле
ул? Акыллы кеше сүзе түгел бит бу. Əгəр син: “Ирең белəн
əйбəт, тату көн ит. Бер-берегезнең сүзеннəн чыкмагыз.
Мəхəббəт белəн яшəгез. Ир – баш, хатын – муен. Гаилəдə
ике баш булмый”, – дисəң, килешер идем. Болай арабызны
бозып йөрисе булма башкача...
Шушы сөйлəшүдəн соң Рəмилə аларга килми башлады.
Кискен һəм өзеп кенə əйтеп, Шамил Нуриясенең дə кəефен
кырды, билгеле. Хатыны үпкəлəп һəм йөзен ачмыйча
йөрде. Ир кеше исə, килешү хакында уйлап, болай диде:
– Я, онытыйк инде барысын да... Кирəк икəн, апаң
алдында гафу үтенермен... Каты бəрелгəнем өчен...
Зифа буй-сыны өстенə Нурия үзара сөйлəшкəндə,
кешелəр белəн аралашканда, табыннарда сокланырлык
итеп җавап та бирə белə иде. Артыгын ычкындырмас.
Эшен дə тел тидергесез итеп башкара. Шəһəрнең беренче
сылуы иде ул. Урамга чыксалар, ир-атның күзе аларда,
дөресрəге, Нуриядə иде...
Хатирəлəр, хатирəлəр... Ятса да, торса да ветеран
алардан арына алмый иде.
Менə берчак ул табибларга каршы “сугыш” ачты.
Моннан егерме ике ел элек булган хəллəрне яңартты
өлкəн журналист.
Медицина фəннəре кандидаты, нефтьчелəр
медсанчастенда хирургия бүлеге җитəкчесе Рөстəм
Сабировны матбугатта яклап чыгу юлына басты гəзит
хəбəрчесе. Ихтимал, кирəкмəгəндер дə. Чөнки Нуриясе
əйтте:
– Бөтен шəһəр җитəкчелəре белəн конфликтка керергə
телисеңме? Алар – баш табиб ягында. Яклама бу кешене.
Минем горкомда эшлəвемне онытма. Икенчедəн, Сабиров
ошамый миңа. Хирург буларак та тупас, дилəр.
– Вəгъдə иттем, Нурия. Нигə əле Сабиров партия
сафына кермəскə тиеш? Эше начар түгел, республика
күлəмендə катлаулы операциялəрне ул ясый. Баш табиб
үз урыны өчен курыкканга күрə генə коллективны аңа
каршы котырткан. Бигрəк тə коммунистларны... Əгəр
Сабиров партиягə керсə, янəсе, аның урынын яулаячак.
...Сабиров та бик иртə югалтты хатынын: Лүзəсе утыз
алты яшьтə генə дөнья куйды. Ике бала белəн торып калды
ир. Институт тəмамлап кына килгəн яшь табибə Рəүфə
аңа кияүгə чыгарга риза булды. Шамил белəн Нурияне
туйларына чакырдылар. Матбугатта үзен яклап һəм
аклап чыкканнан соң хирургның башы югары күтəрелгəн
иде. Җитмəсə, шул чорда гына шəһəрнең баш табибын
алмаштырдылар. Моны гəзиттəге тəнкыйтькə дə бəйлəп
сөйлəде шəһəр халкы.
Һəрвакыттагыча, Шамил əлеге табынга шигъри юллар
бүлəк итте:


“Ничек пар килгəннəр бит!” – дип,
Бөтен шəһəр соклансын.
Сезнең йөрəк ялкыннары
Гомерлеккə саклансын!


Рөстəм Сабировның чын йөзен ул еллар үткəч кенə
ачты. Туксанынчы еллар башында бу хирург ике урында
(шəһəрдə һəм Сарай авылында) өчəр катлы коттедж
күтəреп куймасынмы?! Нинди акчага? Еш кына елгыр
егетебез үз эшенə авыруларны, операция өстəлендə ятып
чыкканнарны җəлеп итə икəн. Кыскасы, бушка эшлəтə.
Янəсе, минем пычак астыннан исəн калып чыктың – хəзер
бурычыңны түлə. Операциягə элəккəн түрə-мазардан
төзелеш материалларын да бушлай дигəндəй йолкып
ала. Аның шундый нахал икəнлеген хезмəттəшлəре
белгəн, күрəсең. Тикмəгə генə партиягə алуга каршы
төшмəгəннəрдер инде. Журналист исə, аны яклап
ялгышуын аңлады. Соңлап булса да. Нуриясе əйтмəде
түгел бит. Тыңламады бичəсен. Нуриянең вакытсыз
үлемен дə соңгы чиктə Шамил табиблардан, дөресрəге,
үзеннəн күрде. “Тəнкыйть мəкалəсе өчен хатынымнан
үч алдылар...” дигəнне мəңгелеккə күңеленə беркетте.
Чөнки дөрес диагноз куймыйча Нурияне полиартриттан
дəваларга керешəлəр. Эчке органнарны тикшереп карау,
УЗИ үткəрү юк. “РОЭ югары, температура...” дип яза
үзлəре.
Хатынын җирлəгəч, ул табибларны судка бирергə
уйлады.
Лəкин əлеге Сабиров каршы төште:
– Юк белəн булашма. Хаталансалар да, дөрес диагноз
куелмаса да, кайсы врачны утыртканнары бар əле?
Коллегалары ул куйган диагнозны раслаячак. Ə сиңа бу
шəһəрдə яшəргə əле...
Беренче тапкыр журналист чигенде, көчсезлек күрсəтте.
Судлашасы, шау-шу күтəрəсе калган, башкаларга сабак
булыр иде. Əлеге табибны акылга утыртыр иде. “Нинди
юллар белəн алды икəн ул дипломын? Тагын ничə кешенең
гомерен өзəр икəн ул “югары квалификацияле врач”?..


5
Хəлəл җефетен югалткач, ялгыз калгач, ул үзалдына
сөйлəнə башлады. Кайбер фикерлəрен кычкырып, хəтта
кеше ишетерлек итеп тə əйтə иде. Тирə-юньдəгелəрнең:
“Бу кеше саташмый микəн?” – дип уйлауларыннан да
курыкмады. Юк, ул беркайчан аек акылын югалтмады.
Бары тик кем белəндер аңлашырга, эченə тупланганны
бушатырга, тышка чыгарырга телəүдəн туган халəт кенə
иде бу. Ə “кем белəндер” дигəне, əлбəттə, Нуриясе инде.
Ул һəрчак аның белəн киңəш тота иде. Чөнки башка берəү,
мөгаен, аңламас та иде аны. Чит кешегə эч сереңне ничек
чишмəк кирəк? Ə аның сөйлисе, бушанып каласы килə.
Изгелекне аңламаган (хəтта явызлык белəн җавап
биргəн) күпме кешене очратты ул! Беркатлылыгы
белəн андыйларны үзенə якынайтты, аларга төрлечə
ярдəмлəште. Нуриясенə ул шундый бəндəлəрнең берсе
хакында хикəя кылмакчы булды.
...Аның белəн мин үткəн гасырның туксанынчы еллары
азагында таныштым. Урынлы-урынсызга көлəргə əзер
торган бу мыеклы ир янымда бик еш сырпаланып йөри
башлады. Филология факультетын тəмамлаган, əмма
шəһəрнең икенче мəктəбендə тарих фəненнəн укыта.
Хатыны Гөлфия янə шунда тел һəм əдəбияттан дəреслəр
бирə. Икесе дə мəктəп тормышыннан, балалардан туеп
беткəннəр, имеш. Шуңа күрə башка эш эзлилəр.
Миңа да зарын җиткерде Гомəров.
– Гəзитлəргə язып караганың бармы соң? – дим. –
Филолог булгач, телне белергə тиешсең инде. Мəктəп
тормышыннан берəр мəкалə китер əле. Мəсəлəн,
тəҗрибəле педагог хакында сурəтлəмə яки очерк язып
кара.
Китерде бу. Əйберен кабаттан дигəндəй язып чыктым
да:
– Хəзер үз кулың белəн күчер, – дидем. – Əйдə, урындагы
матбугат басмасына тəкъдим итəбез.

(Дәвамы бар.)

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас