Чәчмә әсәр
5 август 2025, 06:52

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)

Ниһаять, ул аңардан хат алды. Егетнең башы күк гөмбəзенə тигəндəй булды. Лəкин ул хатта “сагындым” дигəн сүз юк иде. Димəк, элеккечə, җылылык сизелмəде Нурия ягыннан. Шул ук вакытта ике арадагы элемтəне өзəргə дə əзер түгел сыман ул. Нинди хəлдə дə Шамил өчен өмет чаткысы сүнмəде əле...  

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)

(Дәвамы.)

2
Нефть чыккан районнарга Шамил гəзитнең үз хəбəрчесе
булып китте. Ул куйган максатына иреште. Нурия исə
университетта укуын дəвам итте. “Хат теле”, телефон аша
аралашу һəм сөйлəшү өзелмəде.
Күрешү өчен дə җае чыгып торды: ашыгыч материалны
Шамил редакциягə – Уфага үзе үк илтеп тапшыра башлады.
Менə шундый визиты вакытында ул студентларның гомум
ятагына сугылды... Нурия янына...
Кыз бүлмəсендə юк иде. Таныш студентны очратты. Ул
хəбəр салды:
– Нурия артыннан килдеңме, Шамил? Ул инде икенче
берəү белəн йөреп ята...
Егет бу сүзлəрдəн аңын югалта язды.
– Кем белəн? – дип сорады.
– Ниндидер гармунчы егет килеп йөри.
“Димəк, тагын Илдусы белəн очраша башлаган.
Ялгышканмын: килəсе дə калмаган икəн...”
Ул аны көтеп алмады. Бүтəнчə сөйлəшмəскə, борчыл-
маска, дигəнне күңеленə беркетте, əмма бер җөмлəдəн
генə торган записка язып ташлады: “Бəхетле бул...
гармунчың белəн...” Аны кыз бүлмəсенə ишек астындагы
ярыктан эчкə этеп кертте дə... кайтып китү ягын карады.
Аның артыннан үзлəре йөргəн кызлар да булмады
түгел. Университет тормышында актив катнашкан,
җəмəгать эшлəрен төгəл башкарган егетлəр гүзəл затлар
игътибарыннан беркайчан читтə калмый. Шамил нəкъ
шундыйлардан иде, берсе – филфакта, икенчесе биофакта
укучы чибəркəйлəрнең егетне үзенеке итəргə исəбе
бар иде. Филфактагысы аны əнисе авылдан җибəргəн
бəлеш, тəмле ризыклар белəн сыйларга яратты, төрлечə
хəстəрлек күрде, хəтта тумбочкасына Шамилнең фотосын
да зурайтып куйды. Кыскасы, яратуын сиздермəде
түгел. Теле белəн дə əйтте моны. Башкалар аша да хис-
тойгыларын җиткерде егеткə. Лəкин аның күңеле Нуриядə
генə иде.
Уфадан кайткач, ул инде Нуриядəн бөтенлəй аерылырга,
башкача аны уйламаска тырышты. Лəкин барып чыкмады.
Нурия аны телефон аша үзе эзлəп чыкты. Редакциядəн
шылтыраталардыр, дип, хəбəрче трубкасын күтəрде.
Нуриянең тавышы яңгырады:
– Ни булды сиңа, Шамил? Күрешмичə дə киткəнсең...
– Гармунчың белəн күреш...
Ул трубкасын салып куйды. Бик тиз кызып китүчəн егеттə
үпкə һəм ачу хисе өстенлек итə иде əле. Əлбəттə, бу халəт
озакка бармаячак. Нурияне күрү яки кабат аның ягымлы
тавышын ишетү белəн һəммəсе онытылачак.
Шулай булып чыкты да. Кыз янə элемтəгə кергəч, Шамил
үзендəге кирелекне җиңде һəм сөйгəне белəн адəмчə
сөйлəште. Гармунчы егет хакында да ачыклык кертте
Нурия. Ул – райондашы, физматта укый икəн. Гомум ятак
алдында кичке уеннар оештырып, студент яшьлəрне
биеткəн, җырлаткан. Ихтимал, күзе дə төшкəндер Нуриягə.
Аның тирəсендə бөтерелə башлаган. Лəкин горур кыз
бу очракта да сер бирмəгəн, егылып төшмəгəн; егетнең
киноларга чакыруын да кабул итмəгəн, имеш. Райондаш
буларак, бүлмəсенə кереп йөри. Бары тик шул гына.
...Ветеран янə үткəннəргə борылды. Нуриясе сəяхəт
итəргə ярата иде аның. Гомере кыска буласын сизенгəн
кебек, бу якты дөньядан бөтенесен тизрəк алып
калырга тырышкандай иде. Бичəсе ВЛКСМның шəһəр
комитетында эшлəгəн чорда – җитмешенче еллар
башында – алар комсомол путёвкасы белəн Венгрияне
күреп кайтты. Ə аңарчы – Чопта – чик буенда көтелмəгəн
хəл булды: чик сакчылары Шамилне поезддан төшереп
калдырмасынмы?! Баксаң, паспортының вакыты чыккан.
Нуриясенең күзлəрендə тəү тапкыр яшь күрде ул. Лəкин
интурбюрода хəзер үк Ужгородка барырга, паспорт
срогын озынайтып килергə куштылар; Мəскəү – Белград
поездына утыртып җибəрəчəклəрен, Дебрецен шəһəрендə
туристларны куып җитəчəген əйттелəр. Төркем җитəкчесе
дə шуны ук кабатлады, җитмəсə, бераз акча да бирде.
Ужгород шəһəре милициясендəге хохоллар, сүгенə-
сүгенə, аның паспорты вакытын ике атнага (урап
кайтканчыга кадəр) озайтты.
Чынлап та, интуристтагылар аны Югославиягə
юнəлүче поездга утыртып җибəрде. Юлда ул якташын –
Дебреценда хезмəт итүче солдатны очратты. Бер вагонга
туры килделəр. Яхшы хезмəте өчен аны кыска вакытлы
ялга – туган ягына Благовещенга кайтарганнар икəн.
Ул да Шамилне тынычландырды: “Безнең гарнизонга
барырбыз. Иртəн эзлəп табарбыз группаңны. Туристлар
монда Венгриянең беренче башкаласы Дебрецен белəн
озак танышып йөри əле...”
Поезд каршыларга килгəн бичəсе, группа җитəкчесе һəм
гид, Шамилнең якташы белəн үз ана телендə сөйлəшə-
сөйлəшə төшүен күреп, аптырап ук калдылар. Нурия
исə аның кочагына ташланды. Алар барга – кичке ял
сəгатьлəрен үткəрергə – китте.
Үкенечле, якташының Благовещендагы йорт адресын,
исем-фамилиясен сорап алырга өлгермəде ул. Ихтимал,
хатлашкан булырлар иде.
Ярымсоциалистик, ярымкапиталистик ил белəн танышу
аларда мəңге онытылмас хатирəлəр калдырды. Үз эшен
ачкан эшкуарлар, сəүдəгəрлəр... Кибетлəрдəге сатучылар
өтəлəнеп тора: əйберен генə ал, үзлəре үк сайлаша.
Венгрия шəһəренə сəяхəт, Балатонда – җылы күлдə су
коену; илнең башкаласы Будапештның тарихи урыннары
– һəммəсе Нурия белəн Шамилне таң калдырды. 1956нчы
елгы вакыйга эзе – пуля, снаряд кыйпылчыкларыннан
“яраланган” йортлар һаман сакланган. Яңа системаны
кабул итəргə телəмəгəн, коммунизм төзергə риза
булмаган мадьярлар баш күтəрə. Бунт 
бастырыла. Шуңа да безнең гид Иван: “Сезне монда
барысы да якын күрə, кочагын җəеп каршылый, дип уйлый
күрмəгез тагын. Минем СССРга чыкканым юк. Анда булып
кайтканнарны да бик яратып бетермилəр... – диде.
Шамил белəн икəүдəн-икəү генə калып сөйлəшкəндə:
“Менə сезне озатам да икенче көнне үк Япониягə китəм”,
– дип əйтеп алды. Ул җиңел генə бер илдəн икенчесенə
бара. Тоткарлык күрми. Чит ил паспортына тиз генə пичəт
суктырып ала.
Җəяүлəп сəяхəт кылганда берничə турист, ач кешене
хəтерлəтеп, юл буендагы алма, груша агачларына
ташланды, җимешлəрен өзəргə кереште.
Шамил Нуриясен искəртте:
– Якын бара күрмə. Кыргыйлар дип караячаклар.
...Аннары ул, гəзит хəбəрчесе булып ярты ел эшлəгəч,
Нурияне төзелеп кенə яткан яшь калага кəлəш итеп
алып килүен хəтерлəде. Икенче курсны гына тəмамлаган
иде əле. Үзлегеннəн укуын дəвам итəргə сүз бирде кыз.
Мəктəп-интернатта тəрбияче булып эшли башлады яшь
хатыны. Берчак ул:
– Монда эшли алмыйм, – дип кайтты.
– Нигə?
– Балаларның оегы югалса да тəрбияче җавап бирə.
Шул да булдымы эш?
– Ярый, икенче эш табарбыз.
Алар ВЛКСМның шəһəр комитеты секретаре Əминев
белəн бер йорттан фатир алды. Күрешеп, сөйлəшеп
йөрилəр. Бүген секретарь ишеген шакымыйча гына керде
журналист. Тегесе басып каршылады:
– Ни йомыш иде, күрше?
– Йомыш шул, Сəлим: минем хəлəл җефетне үз яныңа
эшкə ал.
– Машинистка булып эшли аламы?
– Бу баскычны күптəн үтте инде ул. Университетның
дүртенче курсында укый.
– Ул чагында инструктор урыны буш, но зарплатасы зур
түгел: туксан биш сум гына.
– Җиткəн.
Шул рəвешле Нурия комсомолда эшлəп китте. Яратты
башкарган вазыйфасын. Ул да түгел, яшьлəрне учетка алу
бүлеге белəн җитəкчелек итə башлады. Шамил исə үзенə
беркетелгəн шəһəр һəм районнардан даими рəвештə
редакцияне материаллар белəн “туендырды”. Ул да
сайлаган һөнəрен күңеленə якын итте. Гаилə тормышы да
җайга салынды шикелле. Командировкалардан бичəсен
сагынып кайта иде ул. Лəкин Нурия элеккечə йомык,
эчендəген бушатып бармый, сер чишми торган хатын
булып чыкты. Аның ачылмавы, əлбəттə, Шамилнең эчен
пошырмый түгел. Аннары ул студент елларында ук аңа
багышлап язган шигырен исенə төшерде:


Шиңə чəчəк, сула гөллəр,
Тормасаң гел су сибеп.
Кайнар мəхəббəтсез йөрəк –
Сүлпəн килгəн яз кебек.


Ихтимал, минем яктан игътибар, назлы гөлем Нуриягə
“сулар сибеп тору” җитмидер?.. Югыйсə, дуслар белəн
күңел ачу кичлəрен, яңа кинофильмнарны, Уфа һəм Казан
артистлары концертларын, спектакльлəрне калдыр-
мыйбыз. Нəрсə җитми соң Нуриягə? Шатланып яшисе генə бар...
Шулай уйланган Шамил беркөнне:
– Нигə һəрчак боек син, Нурия? Елмайган чагың да
сирəгəйде, – диде. – Нəрсə булды? Тормышыбыздан риза
түгелсеңме?
– Барысы да яхшы, Шамил, мин үземнəн-үзем канəгать түгел.
– Нигə?
– Синең хыялыңны тормышка ашыра алмадым.
– Нинди хыял ул?
– Мин сиңа малай табарга тиеш идем. Ирлəр шуны тели ич.
– Бу хакта сүз кузгатканым булдымы соң? Юк. Һəр бала
үз бəхете белəн туа, дилəр. Кем əйтмешли, дүрт саны
төгəл. Моңа шатланыйк, гүзəлем. Синең кебек чибəр,
акыллы кыз үстерəбез икəн – миңа башкасы кирəкми.
Бу сүзлəр бичəсенең күңелен күтəреп җибəрде. Нурия
очып, канатланып дигəндəй йөри башлады.


3
Аның уйлары əле үткəнгə, əле бүгенге көннəргə
барып тоташа иде. Ул дөнья куйган бичəсе белəн еш
кына үзалдына сөйлəнə, сөйлəшə һəм əңгəмə кора иде.
Сагына иде ветеран партия заманындагы чорны. Көчле
СССРны сагына иде. Ул сакланса, “Америка Əфганстан
һəм Гыйракка сугыш ача алыр идеме? Ничə мең еллык
мəдəнияте булган Гыйрак халкын, Багдадны (“Мең дə
бер кичə” кебек гаҗəеп əкиятлəр туган җирне) утка тотып,
пыр туздырып ташларга СССР дигəн бөек держава ирек
бирмəс иде бит.
Торгынлык елларын сагына иде карт. Юк, һич тə
торгынлык булмаган ул дəвер. Киресенчə, шаулы заман
булган икəн. Гигант төзелешлəр чоры иде ул. Гəзит
хəбəрчесе Шамил Гафуров та шунда кайнады, репортаж
һəм очерклары белəн (кирəк икəн, тəнкыйть əйберлəре
биреп) көн кадагына сугарга тырышты.
Ветеран янə уйга бата: “Чын торгынлык исə “демократ-
лар” килгəннəн соң башланды. Гөрлəп торган колхозлар
бетеп бара, Нурия. Кайчандыр салынган эре комплекслар
юкка чыкты, җиһазларын таладылар. Күп урында завод
һəм фабрикалар туктап, сүнеп калды. Күпме халык эшсез!
Авылда бу аеруча үзен сиздерə. Əзмəвердəй егетлəр
өйлəнə алмый, ата-анасы җилкəсендə, аның пенсиясен
ашап-эчеп яши. Авыллар буйдаклар белəн тулы. Бомжлар
саны арта. Элек бу сүзнең нəрсə икəнен дə белмəдек бит.
Чүплектəн азык-төлек җыеп йөрүчелəрне күрүдəн йөрəгем
əрни, Нурия. Кызганам мин аларны. Лəкин кайберəүлəр:
“Нигə аларны кызганырга? Үзлəре генə гаепле, үзлəре
сайлаган язмыш. Ялкаулыгы, көчсезлеге, җилкəсе юка
булуы, аракы əсирлегеннəн чыга алмаулары аркасында
гына шушы көнгə төшкəннəр. Көчле рухлы кеше үзен
кулга ала, тормыш дулкынында югалып калмый, һəрчак
эшен дə таба...” – ди. Ихтимал, алар да хаклыдыр. Кыргый
капитализм шартларына яраклаша алмаучылар ифрат күп шул.
Журналистларга да җиңел түгел хəзер. Элек алар
“партия канаты” астына сыена алды. Тəнкыйть əйберлəре
бирүдəн, кимчелеклəрне ачып салудан курыкмады.
Инде тормышны ал да гөл итеп күрсəтү, шомарту
күпчелек матбугат басмасы өчен хас. Тəнкыйтьлəп кара
– шунда ук суд белəн яныйлар. Син фашлаган җинаятьче,
коррупционер үзеңне үк рəшəткə артына утырту яки болай
да ярлы журналистның ыштанын салдыру белəн яный.
Икенчедəн, тəнкыйть материалы белəн шəһəр яки район
башлыгының “канына тоз сапу”ың бар. Ул инде сине
алып ыргыту, эшеңнəн бушату, редакциядəн куып чыгару
өчен бөтен чарасын күрə. Кирəк икəн, баш мөхəрриреңне
“сатып ала”.

(Дәвамы бар.)

Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)
Эдуард ӘГЪЗӘМИ. Ялгызлык. Повесть-хатирә (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас