Чәчмә әсәр
4 август 2025, 07:22

Рүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр

Яшәргә ияләнеп беткәндә генә – китәргә кирәк!

Рүзәл Мөхәммәтшин. ТөшләрРүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр
Рүзәл Мөхәммәтшин. Төшләр

…Рауза карчык кат-кат Аллаһыдан минем гөнаһларымны кичерүен үтенде. Авылыбызның зиратында булган барча әрвахларның рухы шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына-барчасына теге дөньяда оҗмахта урын сорады. Аннары аңа күчте:

– Йа Раббым! Рамил улы Раил Фаиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен! Тынычлыкта калдырсын аны, әлхәмдүлилләһи, әлхәмдүлилләһи…

Менә, Ройка, нинди көн килеп җитте бит, ә: безне Аллаһ белән исем-отчестволап таныштыралар…

 

* * *

Үлеменнән соң берничә көн үткәч, Ройка тәүге кат төшемә керде минем. Төше дә әллә нәрсә түгел иде, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм – төнлә күргәннәр миңа берничек тә тәэсир итмәде.

Шулай да…

Имеш, мәктәп еллары…

Без – Ройка, Рафил, мин – ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Нәкъ менә Кәркәвеч клубы! Минем анда гомердә булганым юк югыйсә… Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул… Мәйдан шаулый, гөр килә! Рафил белән мин дә и сикерешәбез, и бии Рафил! Хәер, нәрсә ул Рафил – гомер бии белмәгән мин дә шатыр-шотыр җилдерәм генә. Аяклар очып кына йөри диярсең. Тик… Ройка моңсу иде. Йә тавыш-тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берсенә барып утыра. Ә тирә-юньдә музыка хакимлек итә… Бииләр! Мин түзмәдем, ахыр, якасыннан тоттым да, җилтерәттем тегене:

– Ач күзеңне! Нәрсә монсуланасың, шәп бит! Киттек, биибез, – дим.

– Юк, – дип ымлады ул, башын иеп, һәм дәшми генә чыгып та китте… Бөтен көчкә акырган музыка аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем мин. Музыка көчәйде (менә сина вәйт, ниндидер трагедия диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә.) Ройканың китүен башлары түшәмгә тигәнче котыра-котыра биегән яшьләр сизмәде дә… Рафил белән без дә биеп калдык. Ройка китте, ә без биеп калдык. Без һаман биибез әле…

 

2

 

Ул вакытта мин Казанда идем.

Милли музейда лекцияләр тыңлыйбыз.

Кызу. Чәч арасында берәр-берәр тир бөртеге шытып, әледән-әле маңгайдан, ияктән ага тора иде…

Кесәдә тавыш чыгарган телефоным мине сискәндереп куйды… Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алам. Укыйм: «Раил үлгән». Мин, дөрес анламадым, ахры, дип күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу?

Калтырый-калтырый, смс җибәргән номерны – сеңелемне – кире җыям:

– Ни булды?

– Абый, Раил үлгән.

Мин тораташтай каттым. Сүгенеп җибәрдем.

– Ничек? Кайда?

– Казансуда баткан…

Сеңелем шул сүзләрне әйтеп бетерергә өлгерде генә, элемтә өзелде. Акчасы беткән булса кирәк… Озын-озак гудоклар гына ишетелеп калды.

Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел – бу көн тәмам иде. Дәфтәр-ручканы тиз генә пакетка салып, тышка чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Мин Кремль урамы буйлап университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым – аяклар чуала башлады, баш чатный – туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, дивар буенча шуышып төшеп, чирәмгә утырдым. Янәшәмнән генә миңа, һәм гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр ашыга иде. Кайберләре миңа шикләнеп, кайберләре миннән көлеп уза бирде. Аларга ни ул таныш түгел бер үсмернең башын иеп утыруы? Мин күземне күккә төбәдем, зәңгәр-зәңгәр болытлар да каядыр ашыгалар иде… Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава сусавымны басарга мөмкин иде…

Ройка үлгән. Ройка үлгән… Ройка – үлгән!

Сеңелем тарафыннан әйтелгән бу сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады:

– Ройка – үлгән!

Ничек инде алай, ничек инде… Ничек инде?!! Әле генә, Сабан туенда гына бергә йөргән идек бит…

 

3

 

Ройка безнең өйдә утыра икән… Мин аның үле икәнен хәтерлим, имеш, ләкин ул ничектер кире кайткан. Иң кызыгы: ул бернинди хисләр, тәм-ис тоярга сәләтсез. Безнең кече якта утырабыз. Табын тулы сый-нигъмәт, чәй эчәбез… Ә Ройка бернинди тәм тоймый, һәм миңа бу шулкадәр искиткеч кызык кебек тоела!

– Ипи тәмен дә тоймыйсыңмы? – дип сорыйм моңардан.

– Юк, – ди ул миңа, моңсу гына елмаеп.

– Исен дә сизмисеңме? Нинди тәмле бит!.. Исним.

– Юк, – ди ул.

Без урамга чыгып киттек. Чиләкләп-чиләкләп яңгыр ява иде… Исәрләнгән сыман, кулларымны як-якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам. Эре-эре яңгыр тамчылары чәчемне, йөземне чылата, иңбашларымнан аяк очларыма агып төшә. Шулкадәр рәхәт, рәхәт нигәдер!

– Яңгырны да сизмисеңме? – дим.

Ройка дәшми. Үзе шулкадәр моңсу инде!

Уянып киттем. Караватка утырдым да, уйга калдым. Нәрсә булды бу? Төшем әле күптән түгел генә караган кинофильмны хәтерләтә. Николас Кейдж башкаруында персонаж (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) – кешенең гомерен алырга килүче фәрештә. Кем артыннан килә, фәкать шуның гына күзенә күренә ала ул. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый - барча хис-тойгылардан мәхрүм, әмма мәңге яшәүче зат…

Ройка шушы фәрештә сыйфатында яныма килгән булып чыга түгелме соң?

Бу төшне озак вакыт беркемгә дә сөйләмәдем: якыннарым өчен курыктым. Үзем, сабыр гына, нәтиҗәләр чыгарырга тотындым. Иртә әле! Ай-һай иртә! Берни эшләргә өлгермәгәнмен бит, дип уйлап куйдым. Китәсе килми икән әле… Хәер, беркайчан да китәсе килмидер инде ул. Гадәттәгедән озаграк вакытка туган авылыңа кайткач та, әти-әниеңнән, чишмә-тугайларыңнан, тау-елгаларыңнан аерыла алмыйча интегәсең: китәсе килми! Ә монда ике дистә ел (ни дисәң дә, каникулларга кайтудан күбрәк бит!) яшәп, кинәт кенә – ишек шакыйлар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, диләр…

Озаграк торган саен китәсе килмәү көче ныграк, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта.

Яшәргә ияләнеп беткәндә генә – китәргә кирәк!

 

4

 

Сабан туенда бик моңсу йөрде ул…

Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй моңсу йөрде дип әйтәсем килми – алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде?

Сабан туе мәйданы – клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне көрәшә, көч сыный, көрәшмәгәне таллар астында аракы эчә… Хәер, алай карасаң, тегесе дә, бусы да көч сыный инде…

Мин, ни эшләргә белмичә, аптырап йөрим. Таныш-белешләр күп, ә кирәк кеше – юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып – егет белән кыз узып китәләр, йә балалары белән тундырма кибетенә чират торалар. Кыскасы, Башлачевның бер җырындагы кебек «сплошной духовный неуют»…

Уемны укыгандай, әллә каян тузан туздырып, шәмәхә-зәңгәр ВАЗ 2106 яныма килеп туктады: Федя белән Рустик төшкән. Федя горур гына машина ишеген япты да мине кочты:

– Нихәл, брат?

– Ярый…

– Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез…

Рустик күбрәк русча сөйләшә, шуңа күрә безнең әңгәмәне әллә ни игътибар белән тыңламады – барыбер аңламам, дип уйлагандыр. Гәрчә машина аныкы һәм шофер – ул булса да.

– Әйдә, – дидем мин. – Кемнәр төшә соң?

– Син, мин, Рөстәм төшә…

Рөстәм – шул ук Рустик инде.

Ул арада әллә каян гына Салават килеп чыкты, аның да Шөнгә барасы килә икән. Бераздан минем әле генә Ройканы күреп алганым искә төште. Дөрес, ул сөйгәне белән иде шул. Әһә… Әнә ул!

– Киттек… – диде Ройка битараф кына.

– Талаштыгызмы әллә?

– Юк, нормально.

Шулай да, талашканнар иде бугай… Юкса болай тиз генә ризалашыр идеме ул?

Киттек… Юл озын түгел. Шөн дигәнебез – күрше авыл гына. Дөрес, авылгача асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп төшәсе… Мондый компания, яхшы кәеф һәм кесәдә акча булганда, анысына гына күнегәсең ул.

Ройка пистолет чыгарды.

– Син нәрсә?! – дим мин каушап.

– Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләгәннәр иде…

Пистолеты – пневматика гына югыйсә.

– Кемнәр? – димен.

– А хрен их знает! Таладылар…

Мин Ройкага карап алдым: битендә бер-ике төзәлеп бетмәгән ярасы да бар иде шул…

– Пычак беләнме әллә? – димен, шул яраларга күрсәтеп.

– Кастет, – диде ул.

Бераздан рульгә Федя утырды. Арабыздан «права»сыз ул гына иде бугай, шуңар күрә моның ише форсатны ычкындырасы килмәде аның, билгеле: сугыш вакытыннан бирле бернинди үзгәреш кичермәгән юлларда данлыклы һәм гадел гаишниклар очрамаячагы көн кебек ачык иде. Ә көн ачык иде, чыннан да…

Бераздан без Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл алдык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм җирле үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесе белән үзебез исәнләшәбез. Сыра алдык, сыра янына кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде. Эчәбез… Әйе, искиткеч гүзәл табигать! Бер-ике стаканнан соң минем башыма әллә нинди миңгерәү уйлар килә башлады: ә нәрсәгә төштек соң әле без монда?

– Ничек энде, мында күңеллерәк ич, – диде Федя, минем чыннан да миңгерәү соравыма исе китеп. Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк.

Мин дәшмәдем. Әлбәттә ки, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә, яки әтәч артыннан куарга яки, һичьюгы, капчыкта чабышырга теләге юк иде. Нигә Федя бүләкләрне телгә алды – анламадым. Кызлар да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән…… Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават та пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Молодец, шашлыксыз нинди Сабан туе инде! Егетләрнең юанрагы кул суза:

– Ришат.

– Рүзәл.

– Ришат.

– Раил…

– Ришат.

–  Фидәрис. – Федя һәрвакыт үзенең чын исемен әйтеп таныша иде.

– Ришат.

– Рустам.

– Фирдүс.

– Рүзәл.

Һәм шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Кәркәвеч егетләренең Толлыга төшәргә исәпләре бар икән. Тик… машинабызда урын юк шул. Салават фотоаппаратын чыгарып, шалт-шолт күзләрне чагылдырып алды. Ул да Федя белән бер фикердә иде булса кирәк: «мында» чыннан да шәп…

Егетләрнең тәкъдиме игътибар җәлеп итмәслек түгел: сыраны үзебез белән алып, кире туган авылыбызга юл тоттык.

Авылга төшеп житү белән, Ройканы кызы култыклап алды.

– Ройка, – дидем мин. – Бушагач кил. Үзем Резедага – аның сөйгәненә борылдым, янәсе, җибәрерсең бит?

Ройка елмайды:

– Юк, җитәр.

Бүтән мин аны күрмәдем… Исән-имин килеш соңгы тапкыр очрашуыбыз иде бу.

Хәзер мин бергә төшкән фотоларга – Ройканың соңгы фотоларына! карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка монсу иде…

 

5

Бераздан мин ниндидер сюрреалистик, мозаикадан гына торган төшләр күрә башладым.

Миңа йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа…

Йә баш өстемнән өер-өер үләксә козгыннары кычкырып очып китә…

Йә ярканатлар өстемә ябырыла…

Мин аларда Ройканы сизә идем – ачулы иде кебек ул миңа. Моны анлату кыен, әмма ул бу төшләрдә бар иде… Белмим, бүре өрүеме, каш астыннан карап тын алуымы, кошларның кычкыру тавышымы, тирә-юньме – Ройканыкы, дөресрәге – Ройка үзе иде.

Мин төн уртасында куркып, туңып уяна башладым.

Эссе җәйдә – туңып! Юрганым манма тиргә батып, сыгып алырлык була иде. Күзәнәкләр, әйтерсең, һәрберсе – аерым организм һәм һәркайсының эчендә үз йөрәкләре тибеп, канны мигә куалар, мин исә бу кадәр басымга түзә алмыйча, күз алларым караңгыланып, егыла идем, калтырана идем…

Мин йоклап китүдән курка башладым…

Мин төннән курка башладым…

Ялгызлыктан курка башладым…

Энекәшен үтереп, үз шәүләсеннән куркып йөргән Кабилгә әйләндем мин. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) куркыта иде мине… Әмма, Кабилдән аермалы буларак, гаебемнең нидә икәнлеген аңлый алмадым…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: tetushi.tatarstan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас