

Нинди генə салкыннар булмасын, һəр елны ландыш, чалма чəчəк,
лалə һəм башкасы күтəрелеп чыга, бакчага ямь һəм нур
өсти; төрле төслəр белəн балкып тора. Аларны күргəн
саен ветеран кабат хəлəл җефетен искə төшерə. Кавказ
һəм Кырымда бергəлəп ял иткəндə бичəсе аларны сатып
ала, кайту белəн бакчасына утырта торган иде.
Нурия якты дөнья белəн хушлашкан елны аларның
барлык алмагачлары корыды. Моны күңеле белəн
тойган һəм сизенгəндəй, ул көздəн өч төп алмагач алып
куйган иде. Язга кадəр туфракка яткырып салган килеш
кышлады алар. Хəлəл җефетен берничə айдан югалтасын
белгəн ир (каһəр суккан яман шештəн ничек котылмак
кирəк?!) бакчасына һəм бөтен нəрсəгə кул селтəгəн иде
инде. Шуңа да алмагачның берсен генə утыртып куйды,
ə икесен күршелəренə бирде. Үзенеке күтəрелде, шаулап
үсеп китте, мул җимеш бирə, тик күршелəрдəгелəре кəкре
һəм кəрлə булып җəелде, юньлəп алынмады; соңыннан
корыды. Мал җанлы Нурия, кешегə биргəнгə үпкəлəп,
рəнҗеп ята, күрəсең, дип уйланды өлкəн яшьтəге ир.
Аннары ул ерак үткəннəргə, узган гасырның алтмышынчы
елларына – яшьлегенə кайткандай була.
...Студент вакытта (соңгы курста) Нурия белəн танышты
егетебез. Озын толымлы, түгəрəк йөзе елмаю белəн
балкыган кызны бер күрүдə үк ошатты, якын итте ул.
“Минеке булырга тиеш бу гүзəл зат!” дигəнне дə күңеленə
беркетте. Теле һəм кыюлыгы белəн кыз аның игътибарын
яулады сыман. Икенчедəн, сихри толымнары əсир итте
егетне. Алар Шамилнең хислəренə гүя канатлар куйды...
Сөйлəшеп аңлашкач, студент егет киноларга, Башкорт
академия драма театры куйган спектакльлəргə билетлар
ала башлады. Еш кына Матросов исемендəге парк буйлап
йөрергə дə ярата иде алар. Чираттагы спектакльдəн соң
да анда юнəлделəр. Янып торган чəчəклəр янындагы
эскəмиягə утыргач, егет сүз башлады:
– Сине шушы чəчəккə тиңлим. Үзем аның яфрагы
булырга əзермен.
– Туфрагы бул... – дип төзəтте кыз.
– Туфрагың, дисеңме? Ул чагында гел тереклек биреп
торырмын.
– Син ничек сугарсаң, шулай чəчəк атармын...
Кызның тапкыр җавабына сокланган егет:
– Шəп əйттең! – диде.
Бүген дə шул паркта кичен озак кына йөрделəр. Ул кызга:
– Йөзлəреңдə моңсулык чагыла, – дигəч, тегесе:
– Синнəн төшкəн ул, шуның шəүлəсе... – дип көлдерде.
Чынында исə егет үзе моңсу иде. Чөнки иртəгə Нурия
иптəшлəре белəн колхоз эшенə китə. Байтак вакытка
аерылышуларын күз алдына китерүдəн уйчанланган иде
егет. Аннары тагын телгə килде:
– Бер шигырь укыйммы, Нурия?
– Укы.
– Тыңла алайса:
Син əкият сылуыдай,
Тылсымлы көчкə ия.
Күңел күгемдə балкыган
Кояшым син, Нурия!
– Кем иҗаты? – дип кызыксынды кыз.
– Үземнеке...
– Шагыйрь дəмени əле син?
– Нурия исемле гүзəлне очратканнан бирле күңелемдə
шигъри хислəр бөрелəнə.
– Ай, шул телкəйлəрең... Каян сүзен табып
бетерəсеңдер...
– Филолог бит без. Тел бистəлəре...
– Тагын берəр шигырең бармы? Сөйлə əле яттан.
– Ярый, колак сал:
Икəү чыкканбыз юлга
Тормыш җебен сүтəргə,
Əмма тормыш бəйрəм түгел
Кирəк җиңеп үтəргə.
Килеп чыгар каршылыгы,
Булмас ал да гөл генə.
Нинди хəлдə дə яшик без
Табып уртак тел генə...
– Монысын кемгə багышладың?
– Икебезгə...
Инде Нурия уйга батты, җавапсыз калды. Шамилнең
исə тирə-якны яңгыратып кычкырасы килде: “Дөнья матур,
Нурия!” Икəү чагында бу күркəмлекне тагын да ныграк
тоясың икəн.
Ул аны төркемнəре белəн колхоз эшенə озатты һəм
ямансулый башлады. Лəкин болай дип юатты үзен:
“Аерылышулар булмаса, очрашу шатлыгын татымас иде
кеше”. Лəкин Нуриядəн һаман хат юк. Нигə язмый? Исəн-
сау барып җиттелəр микəн? Мин килеп төшкəч тə хəбəр
итəр идем. Ул ашыкмый, күрəсең. Ихтимал, миңа карата
əллə ни җылылыгы да юктыр. Януларың, көюлəрең юкка
гына түгел микəн, Шамил? Аңың беркайчан да хислəрен
ныклап сиздергəне булмады бит. Син генə ул – беркатлы
адəм, эчеңдəге – тышыңда. Чибəр кызларның “запас
егетлəре” дə булмый калмас. Бəлки, ул минем белəн вакыт
үткəрү өчен генə йөридер. Əнə, авылда Илдус исемле
егете калган. Лəкин без дə суган суы суырып үскəннəрдəн
түгел. Сер бирмəбез...
Шул рəвешле борчылып яшəгəн көннəрдə, ниһаять,
кыздан хат килеп төшмəсенме?! Кыска һəм бик коры
язылган юллардан гыйбарəт иде ул.
Тагын уйга батты егетебез. Яратмый, һаман мине сыный,
күрəсең. Югыйсə, икенче ел йөрибез бит инде. Дөрес,
азактан Нурия шомартып куйган: “Синең кебек матур итеп
сөйли һəм җылы итеп яза белмим, Шамил...”
Əйе, бу вакытта аны республика гəзите редакциясенə
эшкə алганнар иде. Бишенче курсны тəмамлыйсы елны...
Егет белəн кыз арасында шундыйрак сөйлəшү булды.
Шамил:
– Аппаратта бераз эшлəп шомарам да... район яки
бəлəкəй шəһəргə китəчəкмен. Хəбəрче булып... – диде.
– Мине монда калдырасыңмы? – дип аптырады кыз.
– Анда фатир мəсьəлəсен хəл иткəч, килеп алырмын.
Гаилə корып җибəрербез. Риза булырсыңмы, Нурия?
– Белмим шул...
– Əнə, декабристларның хатыннары ирлəре артыннан
Себергə дə киткəн əле. Бу бит Себер түгел.
– Мин дə синең хатының түгел...
Егет җавапсыз калды. Ул чакта кызның җавабы янə
шиккə салды аны: “Ачык кына əйтмəде. Ризалыгын
бирмəве дə мөмкин. Лəкин мин, нинди очракта да, үз
хəбəрче сукмагын сайлаячакмын...”
Шиклəнүе исə юкка түгел икəн. Нурия янына төз гəүдəле,
мыеклы егет килгəн. Классташы, авылдашы. Шамил аны
Нурия бүлмəсендə – гомум ятакта күрде. Кыз аңардан
бизүе хакында сөйлəгəн иде, югыйсə. Сəбəбе: Нурия Уфага
китү белəн Илдус кияүдəн аерылып кайткан сатучы хатын
янына барып йөри башлаган. Бу хəбəрне аңа авылдагы
туганнары җиткерə. Нурия сөйлəвенə караганда, бүген
егет үкенə һəм гафу үтенə, имеш. Өзгəлəнеп йөри, янəсе...
Кыз болай җаваплый һəм Илдусны куып җибəрə:
– Хыянəтеңне кичерə алмыйм... килеп күземə күренеп
йөрмə...
Шулай диюгə карамастан, егет тагын килгəн. “Димəк,
тəүге мəхəббəтен кичерə дə, икенчедəн, оныта да алмый.
Минем белəн аралашуы, ихтимал, Илдуска үч итеп
кенəдер...”
Нурия курсташлары белəн колхоз эшенə китте, ə
журналист Шамил Гафуров, редакция заданиесен үтəп,
урак өстендə командировкаларга юл алды. Ул көндəлегенə
түбəндəге юлларны теркəп куйды: “Əлшəй редакциясенə
юнəлдем. “Дим” исемле гəзит (башкорт, татар, урыс
теллəрендə) чыгаралар икəн. Редакция хезмəткəре
Мифтахов белəн урактан рейд материалы оештырырга
булдык. Редакциянең машинасы юк. “Попутный”га
өметлəнеп, юлга чыктык. Озак көтəргə туры килмəде –
таныш шоферы очрады Мифтаховның. Биккарамалыга
килеп төштек. Кояшлы көн. Озакка сузылган яңгырлардан
соң (бу 1964 елның август ае), ниһаять, матур көннəр
хөкем сөрə башлады. Шуңа карамастан, биредə һаман
уракта темпны күтəрə алмыйлар: комбайннар, агрегатлар
ватылып ята. Эшче көче дөрес файдаланылмый.
Кадрлар җитмəүгə зарланалар. Шул ук вакытта егерме
ел механизатор булып эшлəгəн бер агай быел башлангыч
классларны укыта башлаган. Менə бит кадрларга
игътибарсызлык нəрсəгə китерə!
Колхоз дəүлəткə ашлык сату, туңга сөрү буенча артта
сөйрəлə. Рейдка җитəрлек материал җыелды шикелле.
Дəүлəкəн ягына борылдык. Быел гына авыл хуҗалыгы
институтын тəмамлап кайткан колхоз агрономы Фəнис
(үз эшен яхшы белə, җитешсезлеклəргə дə күз йомып
карамый) безне мотоциклда озата килде.
Дим елгасы буендагы Юлай исемендəге колхозга
да сугылдык. Кымыз ясыйлар икəн. Авыз иттерделəр.
Искиткеч эчемлек! Кымызны шундый тəмле итеп
башкортлар гына ясый аладыр, мөгаен.
Гүзəл табигать кочагында урнашкан шушы якларга
берəр вакыт синең белəн сəяхəткə, ял итəргə килəсе иде,
Нурия.
...Офык читлəре алсу нурга манчылды. Дим өстендə
кызыллык. Дəүлəкəннең он комбинаты турыннан аны
буганнар, бу тирəдə шарлавык барлыкка килгəн. Көчле
агым тау елгасын хəтерлəтə. Су ташкыны дөбердəп аска
төшə. Моны сурəтлəү өчен рəссамның оста куллары кирəк.
Шушы күренешне рəсемгə төшерəсе иде”.
Командировкада йөргəндə дə озын толымнары белəн
Нурия күз алдыннан китмəде аның. Тизрəк үзен күрəсе,
очрашу шатлыгын кичерəсе иде!
Үткəннəрне яңартып, Шамил тагын көндəлегенə күз
салды. “...Синнəн һаман хат көтəм, Нуриям. Редакция
заданиесен үтəп, янə командировкага юнəлдем. Бу юлы
Бакалы якларына... Поезд белəн Туймазыга кадəр барырга
булдым. Ул исə ташбака адымы белəн генə алга омтылган
сыман. Тизрəк барып җитəсе килгəнгə күрə шулай акрын
тоеладыр. Чү, нəрсə бу? Кисəк безнең поезд бөтенлəй
туктап калды. Пассажирлар дулкынлана.
– Кемдер поездан ташланган!
Менə ни өчен туктаган икəн ул. Платформа читендə,
кулларын җəеп, бер хатын ята. Йөгереп бардык. Башы
тишелгəн. Бəрелүдəн йөзе кара канга баткан. Бер егет
белəн күтəреп алдык, арткы вагонга кертеп салдык.
Итəгенə кыстырган кəгазь табылды. Ул кəгазьне кемдер
алып китте. Бераздан хатын аңына килде. Үлəргə җыенып
та исəн калган кеше булып чыкты ул. Тəгəрмəчлəр астына
элəгə алмаган, башы белəн вагонга бəрелеп очкан. Менə
бит нинди җүлəрлəре бар дөньяның, Нуриям.
Туймазыдан Бакалы машинасына утырдым. Юллар кара
бу якта. Район үзəге дə əллə ни искитмəле түгел. Минем
туган ягыма җитəме соң?! Хəер, һəр кешегə үз төбəге
якындыр инде.
Район Советы рəисе Хаҗипов белəн авылларга чыгып
киттек. Аның “вездеход”ы начар юлларны да җиңел генə
үтə. Шул очракта да районда юл төзелешенə игътибар
итмəүлəре хакында реплика бирми булмас.
“Кызыл чишмə” колхозы җитəкчесе Шəрифуллин белəн
танышабыз. Ачык йөзле, туры сүзле, хəрəкəтлəре җитез,
кунакчыл. Кайчандыр пединститут тəмамлаган – тарих
факультетын. Җимеш бакчалары үстереп җибəргəн. Өй
салган.
Менə шулардан канəгать, башкасын телəми дə кебек.
“Тормышым төгəл...” – дип тə өстəде. Боларда гына микəнни
“тормышның төгəллеге”? Кешегə гомере буе нидер җитми,
минемчə. Син ничек уйлыйсың, Нурия? Синең белəн бу
хакта фикерлəшербез, фəлсəфəгə бирелербез əле...
Тагын очрашу, яңа кешелəр белəн танышу. Журналист
хезмəте нəкъ менə шуның белəн кызыклы, мавыктыргыч,
тəэсирле. Бу юлы Мостафа авыл Советы рəисе Гарипов
үзенə кунакка алып китте. Тормышның ачысын-төчесен
татыган, сугышта катнашкан офицер. Алар – дүрт кеше –
баштанаяк коралланган немецларны кулга ала. Дивизия
узып китə, ə болар безнең тылда кала, арттагы обозга
һөҗүм итə. Офицер Гариповка бу пиратларны юк итү
фəрманы бирелə. Төркемнəргə бүленеп, алар урманны
“айкый” һəм, һич көтмəгəндə, дүрт совет солдаты
фашистлар ял иткəн урынга килеп чыга. Сиксəн кешене
коралсызландыралар. Соклангыч бит! Шушы вакыйга
өчен Гарипов күкрəген Кызыл Йолдыз ордены бизи.
Язарыма тагын бер тема таптым, Нурия. Сугыштан
соңгы елларын да өстəргə туры килер аның. Укыта, ике
ел элек авыл Советы җитəкчесе итеп сайлап куялар үзен.
Өенə соңлап кына кайта. Эшенə мөкиббəн киткəн. Хəлəл
җефете Халидə белəн алты бала үстерəлəр. Авылларда
менə шул рəвешле күплəп бала табудан курыкмый хатын-
кыз. Безнеке ничəү булыр икəн, Нурия? Их, син, хыялый
Шамил, кызың белəн ныклап аңлашканың, тормыш көтү
хакында рəтлəп сүз йөрткəнең юк, ə үзең гаилə кору
хакында баш катырасың. Риза булырмы əле Нурияң
язмышын синең белəн бəйлəргə – бу кадəресе янə
билгесез.
(Дәвамы бар.)
Автор турында белешмә
Эдуард Лотфый улы Əгъзамов 1937нче елның 5нче ноябрендə Дүртөйле районының
Аргамак авылында туган. Мəктəпне тəмамлагач, комсомол юлламасы белəн
төзелешкə китə. Эшче, халык суды сəркəтибе, бетончы, ташчы – күп һөнəрлəрне
үзлəштерергə туры килə.
Мəкалə, хикəя, шигырь язу белəн кечкенəдəн мавыга. Мəктəп елларыннан ук
республиканың бал алар басмаларына языша башлый. “Пионер” журналында тəүге
хикəясе басылып чыга. Иҗатка омтылыш аны БДУның татар-урыс бүлегенə алып
килə, 1959нчы елда студент булып китə.
1963нче елдан, студент вакыттан ук – “Кызыл таң” гəзитенең əдəби хезмəткəре.
Совет төзелеше бүлегендə бер ел эшлəп алгач, гəзитнең үз хəбəрчесе сыйфатында
Нефтекама шəһəрендə төплəнеп кала һəм озак еллар буена бу вазыйфаны башкара.
Үзенең 45 ел гомерен журналистикага багышлаган Эдуард Əгъзами əдəби иҗат
белəн дə шөгыльлəнə. Очерк, сатирик проза юнəлешендə актив эшли. “Дөнья – куласа”,
“Сынау", “Хəбəрче суд юлында йөри”, “Пар канатсызлар”, “Хаклык хакында”, “Оҗмах
почмагы” һ.б. повестьлары төрле елларда республика матбугатында дөнья күрде.
“Дөнья – куласа” (Китап, 1997), “Оҗмах почмагы” (Китап, 2004) китаплары басылып
чыкты.
Башкортстанның атказанган мəдəният хезмəткəре. Яңавыл шəһəре һəм
районының шəрəфле шəхесе, Тəтешле районының Г. Чокрый исемендəге премиясе
иясе. БР һəм Русия Язучылар берлеклəре əгъзасы.
2020 елда вафат булды.