Чәчмә әсәр
28 июль 2025, 08:10

Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)

Каз буры... Казны кем белми. “Бур” дигән сүз аңлашылмый, ниндирәк була икән андый адәм?   – Әйт дөресен! – Усал, сискәндергеч боерык ишетелгән арба ягына каерылам һәм күрәм: чәче тырпаеп, күзе-кашы тызырайган картәти кулында – ике метрдай чыбыркы. Чуклар кыстырып, төбе биштән үрелгән, елкылдаганчы майланган, элмәк кидерелгән токос саплы чыбыркысы чоланда агач чөйгә элүле иде. Менә әле шул явыз каеш еландай сызгырып, Әпәү ягына уктай йомылды; үсмер ямьсез чырылдады, терсәге белән битеп каплап, зур коңгырт күзләрен коты очкан колынчакныкыдай  алартып, арба астынарак тайчанып өлгерде, мәгәр аяу белмәс, очасына эләксә, атың-сыерыңны бастырырлык  үткер чыбыркы очы әллә аркасын, әллә кулбашын көйдереп алгандай итте.

Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)
Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)

(Ахыры.)

– Җаныңны алам! – Чыбыркы бөгелеп-сыгылып хуҗаның учына җыелды һәм кабат һөҗүмгә әзерләнде, хәтта йонлач гамьсез эт тә бер-ике өреп куйды. – Ысволочь!

Чыбыркы очы, җиңелчә тиеп, эткә булса да ачуын төшерде. Мәхлук, чыелдап сыпыртты хәвефсезрәк почмакка.

Әпәү арба күребенә терәлгән килеш тураеп басты. Шарылдап еламады да, тотлыга-тотлыга акланырга да тырышмады, бары тик шул арада бетмәс рәнҗеш төсе-күзенә чыкты: нигә инде, әти, болай кызасың, шулкадәр кимсетәсең, тиктомалга бит әле, гөнаһым булса – бер ачу... Аңа иң кыены – минем алда рисвай ителү, минем алда тукмалу иде шикелле. Җитмәсә, бөтен галәмгә хур итеп, әнә ләса, дыңгылдап капка ачыла...

Әйе, ачылды. Әниләр бирегә талпына, ят кешеләр таралыша, ә картәти кулындагы чыбыркы дерелдәп куя – хәзер, хәзер һаваларны ярып-телеп барып, Әпәүнең аркасын кабат зеңгелдәтеп каезлар да очы белән генә кагылыр. Шул җитә – очында бит үче дә, көче дә чыбыркы дигән галәмәтнең. Кешегә сугарга дип үрмәгәндер дә аны остасы?

– Тимә... – Уңалыр-уңалмас аяк зәхмәтен дә тоймый, ике-өч омтылуда ата белән ул, дөресрәге, гаделлек белән гаделсезлек арасына ыргылам. “Тимә!” – дип кабатлыйм да еламсырап өстәп куям... “...Минем абыйга!” Картәти аптырабрак кала, картәни аның чыбыркысын тартып ала, сукрана:

– Менә син аны, баланың (янәсе, минекен) котын очрырасың ла!

Картәти дә тиз генә суынмый, тәртә арасыннан ямьшек козыреклы дәү кепкасын эзләп маташкан Әпәүгә яный:

– Аттым-куйдым, барыңнан югың яхшы!

Атмас, әйтмә генә. Хәер, мылтыгы бар аның, чиннектә күрдем. Яңа корал, юньләп тотынылмаган да. Ә авылдагы картәтинеке шомарып беткән, янә аның ялтыр-йолтыр чылбыр яссы хәнҗәре бар. Чындырмы, Сталин биргән, диләр, сугыш чорында аюларны, пошиларны, кыр кәзәләрен иткә еккан, җәнлек тиреләрен мул тапшырган өчен. Сталин картны әйтәм, электр уты булмаган төпкел авылга да юлны белгән микәнни?..

Хөкем әлегә тәмам. Мин иңке-миңке әтине эзлим, аңа: “Әйдә, кайтыйк үзебезгә”, дип ялынырга телим. Әһә, кунакка алдан сыпырткандыр, мөгаен. Күршеләргә, әнә, скрипкасын, кураен тотып, кичә күреп калган йомры битле, көләчрәк чырайлы ир якынлашты. Бәй, безгә тау аша яткан утардан күп һөнәргә оста Атау бит. Чыбыркы үреп сатарга да маһир. Әлегә скрипкасын үзе әтмәләп алган, диләр. Шулайдыр, буялмаган-нитмәгән, ә нинди көйләр сыздырта! Скрипкачыны бабай өенә әйдәкли, шул уңайдан мине күреп кала.

– Йә, улым, нигә мыштырдыйсыз? Әйт әле әбсәңнәргә – керсеннәр мәҗлескә.

Кушылганны шатланып үтим. Өлкәннәр киткәч, чиннектәге алгы бүлмәгә керәм. Шунда озын  җәй буе агач караватта йоклый Әпәү. Әле аның бөтен дөньяга үпкәләп, җаны-тәне әрнеп яткан көне. Төпкәрәк шуган иде, янына аркадаш елыштым, гүя, хәлен җиңеләйтергә исәбем. Әнием, ике картәнием бар, әйе, миннән бәхетлерәкне табып карагыз. Әпәүнең дә ике әнисе бар түгелмени? Ә ул эчтән сыкрый – сизәм... Ерактагы әнисенә – картәтинең беренче бичәсенә үпкәлиме? Нигә мине монда, өч кенә яшемдә, китереп ташладың дип. Нигә?.. Анысы миңа караңгы. Кайчан телдән язуын да белмим, белергә дә теләмим.

Сөйләшер сүз күп тә, юк та сыман “каз бурлары”ның, әмәлләре генә юк шул.

...Мансурның язмышы үтә аянычлы очланды. Шул ук җәйдәме, әллә киләсенәме, аның Саралыга җәяүләп барганын ишеттем. Үзем дә күргән сыманмын, тик яза-йоза гына хәтерлим.

Иртәгәсенә ул йокыдан тора да, юынып алгач, кемгәдер сарай башына яшерелгән “пугач”ын күрсәтеп мактана, “кара, эрзинкәле, нинди җилле, дары катыштырып төйсәң, галәмәт шартлый!” Һәм шартлата... “Уятыйм әле авылны!” – ди дә... Белсәче куенында газраил йөрткәнен!

Йә Ходай, бер илледәй генә кырынрак төзәсәңче... Бәлки, ясавы гөлтләп атылган уңайга... юка калай телеме белән генә сап-түтәгә беркетелгән җиз катыш тимер көпшә, ычкынып китеп, башыңа кадалмас иде?

Җиңелрәк арбага аһ та уһ килеп, ат җигеп, үзеңне Җигәде дәваханәсенә итәргә юлга чыгалар да бит. Безнең түбәнге зиратка җитәрәк, җан бирәсең, куй инде бу дөньяны... Җир-су  елап, кире борыла туганнарың. Моны Әтәләмнән күчеп кайткан такыялы күрше бабай әйтте. Әйтте генәме, ай-һай, нык кисәтте. Хуттыйлар, шарт та шорт киләсез ул әрәмәлектә, ул үзән буенда. Күрдегезме, уен бер була... Әрәм генә булды, илгәзәк малай иде Мансур. Карагыз аны: күрсәм йә ишетсәм, үзем атып егармын... (Бигайбә, безнең тирәдә “атам да егам” дип янау – коры сүз, әле дә еш әйтелә).

Инде ачык хәтерлим: күз бәйләнер алдыннан гына безгә Әпәү килеп керә. Өстенә спецовка сыманрак нәрсә, аягына кирза итек киеп алган. Нәрсә сөйләшкәннәрдер әнием белән (без печәннән караңгыда кайткан идек бугай), еракта, белмим,  куыксыз лампа яктысында чәй чөмереп утыралар иде. Иртән юлаучы Саралы ягына уңайлаган, шуннан, Такаты сыртлары аръягындагы әнисе яшәгән авылга. Кырыклап чакрымдагы шул авылдан әнисе өч яшендә генә чакта китереп ташлап китә Әпәүне аерылышкан элекке ире кулына. Юлын белер-белмәс  телсез малайны сиксән чакрым араны узарга үз әнисен сагыну хисе дә әйдәгәндер дип уйлыйм. Ярый, безнең тирәдә кыек-мыек телефон баганаларыннан язлыкмый атлагандыр, ә соңыннан ничек адашмый барып җитәндер – гаҗәеп!

Байтак еллар узгач, инде Уфада вуз бетеп, гәзиттә эшли башлагач, командировкадан кайтышлый әлеге авылда (Гафури районы) тап итмимме Әпәүне! Ул төс, ул гәүдә – дастуин абышка6. Кырылмаган чигә чәчләре дә килешә үзенә.

Ул мине танымады. Гаеп түгел: егерме ел гомер узган иде, ир уртасы идем. Тәүдә төсмерләде, соңыннан  әнием-картәниемне, картәтиемне исенә төшергәч, елмайды, әлеге дә баягы мыгырдап куйды. Леспромхоз биргән өе ягына ымлады, әйдә, янәсе, чәйгә. Өйләнеп, ару гына дөнья көтеп ятуын ишеткән идем инде шушы яктагы таныш-белешләрдән. Ашыга идек, олы юлга чыкканчы бензин җитми дип, урман хуҗалыгы заправкасын сораштык. Ә юк, үзен утыртып алдык әле. Әпәү безне авыл очына чыгып, озатып калды. Миңа ул һаман шунда басып торган сыман. Әллә озатып, әллә көтеп торгандай.

Картәтиләр Әтәләмнән озакка сузылмый рудникка күченде. Өйләре касаба читендә, янә яшь карагайларга якын иде.  Иде  дип, әле дә шунда  туганнар яши. Бу йорт миңа хәзер дә туктап китү өчен бигрәк җайлы.

Берчак чәй-мәй эчкәндә Әтәләм, “каз”, “чыбыркы” вакыйгасын телгә алдым. Сүзчән түгел иде картәти, уйчан иде.

– Куй инде, булгандыр, – дип уаланды. – Нервы хөрт, пленда йончыгырга туры килде бит. Ун кешегә – бер винтовка, бар, сугышып кара! Яралы көе эләктерделәр кырык беренче елның көзендә. Эт күрмәгәнне күрдек... – Керфекләре яшьтән дымланды. – Дошман безне лагерыбыз белән юк итәргә җыенганын сизеп, бер-ике иптәш белән прожекторларына таш бәргәләп сүндердек; прожекторларга карап, танклардан атып-атып качарга икән тегеләрнең планы. Ярый әле, үзебезнекеләр коткарды!

Алдамый иде ул. Гомумән, алдаша белмәгәндер. Хаклы ялга чыккач та байтак еллар ихлас эшләде. Су белән юдыртылган руда калдыкларын түгү урынында, ягъни отвалда. Премияләр, бүләкләр бирделәр, исемен “Алар Җиңү белән кайтты” китабына язып куйдылар. Ә бит “теге” әсрлектән “совет” әсирлегенә юлыгуы ихтимал булган бит.

Сугыштан гадәттә бөтен кайтмыйлар, күпләр йә гарипләнеп, йә нервысын бозып, хәтта акылга җиңеләеп кайта. Шулай булмаса, күрше авылда минем  яшьтәшне яудан чулак кайткан әтисе... колак яфрагыннан келәт бүрәнәсенә чөйләп куяр идемени? Фронттан ничектер алып кайткан трофей  кылычын болгап, өй тулы бала-чагасын бастырган авылдаш абый да хәтердән чыкмый... Бермәл күрше авылныкылар белән печәндә кунып яттык. Янә миңа тиңдәшрәк улын элекке “фронтовик”, тал чыбыгы белән сыптырып, покос ярдырганы истә. Шуңа күрә картәтинең, аңын-тоңын тикшермичә, Әпәүгә каты, хәтта артык усал бәрелгәнен ничектер аңлый да, аклый да алам сыман. Һәрхәлдә, акларга телим. Хәлбуки, үзен дә әсирлектә, ай-һай, изалаганнар! “Икмәк валчыкларын сибәләр дә, ач пленныйлар шуңа ябырыла, тотына шуннан тегеләр чыбыркы белән ярырга...” Менә картәтигә теге чакта каз вакыйгасын исенә төшереп, үз авызыннан ишеткәннәрем.

– Кырык өчтә, әйе, тикшереп-нитеп, чак кайтардылар...

Әйе. Мин аңа кечкенәдән картәти дидем, хәзер дә шулай эндәшер идем. Кырысрак, әмма ярдәмчел, туганчы җанлы булды узаман. Авылдашлардан кемдер үсмер чакта искәрткән иде: үги дә ул сиңа, чын картәтиеңне 37дә атканнар бит... Моны да сизә идем. Чөнки өйдәге зурайтылган фотодан зур мыеклы, кыйгачрак кара кашлы, коңгырт чәчле сылу ир карар иде гелән. Әнием аны бигрәк еш искә алды: “12нче декабрьдә Җигәдедән алып киттеләр. Төнне, кашавайга утырып. Леспромхозда кассир иде, баракта тордык. Миңа  унике генә яшь...” Менә бит, ятлап алганмын хәтта. “Берия гына гаепле, каһәр суккыры!” Хәер, гади авыл хатыны ул елларда репрессияләргә Берия түгел, ә Ежов җитәкчелек иткәнен кайдан белсен инде. Тагын шунысы: гүргә кергәнче Сталинны яманламый яшәде.

Хәзер бая телгә алганнардан күпләр дөньяда юклар. Әти-әни дә, картәти-картәниләр дә, Әтәләмнән туган якка күчеп кайткан сунарчы һәм скрипкачы бабайларым да, каз “югалткан” узаманнар да... Ахирәттә яткырылар!

Ишетеп беләм: картәтинең  җитмешенә Әпәү сиксән чакрым араны җәяүләп барган, хәленчә бүләкләгән. Ул гынамы, кайтышлый картәтинең Әтәләмдәге куышында туктап, ике-өч көн булса да печән әзерләшеп киткән. Нәрсә сөйләштеләр икән аталы-уллы? Айлы-кояшлы хатирәләргә тулышты микән күңелләре? Хәер, авыз тутырып сөйләшмәсләре билгеле. Әтисе таякланмый гына сиксәнгә җитеп гүргә кергәндә дә әпә улы сиксән чакрымны бер көндә атлап узган һәм җирләүдә катнашкан. Ә мин аз гына алдарак, түшәккә егылгач, юл уңай бәхилләшеп киткән идем инде, картәти белән...

Ә бит теге юлы – ун яшьләр тирәсендә – Әпәү, ягъни Әхмәдулла Әтәләмнән  төңелеп7, әнисенә качарга җыенганда, чалгысын селтәпме, барыбер дә бер казның (бәлки, теге чак үзен нахакка тукматкан кешеләрнең казын) муенын кыйган. Юлда куырып тамак ялгармын, димәдеме икән? Чындырмы, буштырмы – белмим...

Һәрхәлдә, нигәдер башта язык уй ярала: дөрес эшләгән! Тагынмы? Әпәү утарда бөтенләй күренми башлагач, бер кызыкай әз-мәз боегып йөргән. Рас икән, әлеге дә баягы теге чыбыркыны ут тамагына ыргытырдай булам да – юк бит әмәле.

Әйе, теге тутык чөйнең  тәндә эзе-йөзе калмаган, мәгәр бәгырь итенең кайсы җирендәдер суырылмаган чыра кисәге йөргән кебек.

Әтәмәлдәге соңгы баракны былтыр гына сүтеп, анда-монда ташыганнар кирәк-яракка, дип ишеттем әле яңарак. Шап-шактый, муртаймаган да, ди, бүрәнәләре. Карагайларның да төрлесе була шул...

_________

1Калтай (башк.) – чаңгы.

2Әбсә (башк.) – әни.

3Тыңкычлау (даил.) – тыгызлау.

4Күреп – арбага үрелгән ясалган тартма.

5Чөмәкәй (даил.) – елганың тирән урыны.

6Абышка (диал.) – олы яшьтәге ир-ат.

7Төңелү (диал.) – күңел кайту.

Фото: fotobank02.ru.

Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)
Сабир ШӘРИПОВ. Әпәү (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас