

Байтак якташларым хәтерлидер: Әтәләм дигән елгачык баш алган тау-урман төпкелендә егермеләп морҗалы авыл бар иде. Әтәләм дип тә, Шпалорезка дип тә йөрттеләр. Сугыш чорында бараклар салына, дәртлерәкләр аерым өй күтәрә, такта яру, шпал юыну, әлбәттә, мул итеп утын, рәшәткә-мазар әзерләү дә оештырыла монда. Эше дә, ашы да була, башлангыч мәктәп, үзенә күрә контора, тимерлек, фельдшер, телефон эшли. Ярышлар, “даешь”лар... Кайбер ир-атны, бронь биреп, фронтка җибәрмиләр – дошманны җиңәргә агач та, аеруча карагай, күп кирәккәндер – азак стахановча эшләгәннәргә медаль-фәлән дә тагалар. Илле ел чамасы элек...
Урман кисүчеләр, ни хәл итәсең, гадәти утрак тормышта яшәми: егар агачы кимесә, ерагайса, яңа урыннарга күченүләре ихтимал. Җилем буйларындагы, Җилмәрдәк битләүләрендәге мин күреп белгән генә дистәләгән авыл-утар нигезе әнә шунлыктан корыды.
Бәй, тарала башлаган әлеге аулак авылда, мин, биш-алты яшьлек малай, ник йөрим әле каңгырып? Чөнки мин – чатан. Әйдә, вакытлыча гына. Әлеге шул тик тормаслыгым: үзем кебек ыбыр-чыбыр белән җизнәмнең сүтелгән өй нигезендә качышлы уйный идек – яланаяк чөе суырылаган такта ярчыгына бастым. Кычкырып җибәрдем, куркыштандыр инде, артык еламадым, бары шыңшыдым гына.
Куркырсың да – атлыйм дисәм, табандагы такта кисәге калтагай1 сыман күтәрелмәсенме! Каен дегетеме, йодмы сөртеп, бака яфрагы белән бәйләп куйдылар шунда. Үкчәне йә калкытып, кырын-яры терәштереп, атлаган йә сикергәләгән булам хәзер.
Өйдә без дүртәүбез. Миннән зуррак ике кыз, Әпәү абыем. Төсе уңган камзулын киеп, бер юантык апа иртәле-кичле “күз-колак” булып йөри, тамак яраштыра, өй җыештырта – безне караша. Әпәү дигәнем – кушамат ул, әпә дигәннән, имеш. Моның мәгънәсен соңрак, үсә төшкәч, төшенәчәкмен. Әтием-әнием, картәнием-картәтием тимер күчәрле арбага төялешеп, моннан ун чакрымдагы рудникка киткән иде, һаман кайтмыйлар әле. Беләм, анда өйләр – меңләгән, эшләпә сыман радиолар сөйли. Паровозлар йөри рудалы вагоннар сөйрәп, гудок кычкыра, шартлатып тау-таш актаралар. Монда да иртәле-кичле шау-шу ишетелә, хәтта тәрәзә өлгеләре чыңгылдап куя.
Шулай, үзем теләп, ат карармын дигән сылтау белән калган идем, аякны исәпкә алмаганда, харап күңелле, тамак сыйлы. Макарон дигән көпшәле тукмач та тәмле икән. Патефон борырга өйрәнеп алдым. Җырлый теге төрле көйгә, төрле телдә. Өстәл сәгатенә дә охшаган – колакка куйсаң, тигез генә моңлы зыңкылдый. Тагымы? Авыл бәләкәч кенә булса да, сугыштан соң туып, иркәрәк үсән бала-чага байтак. Бигрәк тә чишмә аръягындагы иске бараклар тирәсендә. Бер урыс малае да кушылып киткәли уен-фәләнгә.
Кызык ул әй, элек такта ярган җирдә. Локомобиль дигәннәре әкәмәт икән. Жәл, эшләми, тут басып беткән үзен.
Малайлар өеренә Әпәү китереп куша мине, ул алып кайта. Югыйсә, олыракларның мине кыерсытуы мөмкин. Үзе уенга катнашмый, Әпәү дигәнгә дә үчекми, бары тик йөзен сытып, мыгырдап кына куя. Хәер, бөтенләй телсез түгел, аның хәбәрен хәтта аңлаганнар да очрый. Бигрәк тә Мансур, үзенә тиңрәк ябык үсмер. Икетуган, имеш, алар, ә мин, исемнәребез охшашрак яңгырагангамы, туганы Басыйр белән дуслашып алдым. Бүрәнә ташыгач, ике тәгәрмәчле “таратайка”да калҗаеп беткән рельслардан тегеләй-болай шуып арыйбыз да, ярым черек пычкы оны өемен, тавык сыман тибеп, чистарак җиренә аунаклыйбыз. Әллә чәер исе, әллә кемнеңдер, әтием әйтмешли, “бәрәңге ашый белмәгән авызы белән” папирос көйрәтүе танауны кытыклый.
Сүз чыга – кемнең тумышы кайдан? Әһә, минем авылны да күргән-белгәннәр бар икән! Мансур, әнә, безнең якка яңа гына кайткан. Алатау битләвендәге матур авылга. Аны мин дә беләм: элек картәнием килен булып төшкән, әнием шунда туган. Ахырда, кемдер пычкы вагын ермаклый: менә – без суын эчкән Әтәләм, әле ул билдән, ташканда – муеннан. Әтәләм “завод”тан өстәрәк Җегәрлегә коя, тау аръягында Егәрле үзе зураебрак, Җилемгә кушыла. Монысы – Мансур үркәч-үркәч сырт өя – Җилмәрдәк. Ай-һай, биек тау! Шуннан – Олыгыр...
“Пугач”лардан атыш башлана. Иң җиллесе – Мансурда. Шырпы башын кырып, күкертен сасы кибәккә тутыра да, каракучкыл җиз көпшәнең уемына ялкын төртә – ур-ра! – ару шартлады, сугыш уены, димәк, хәтәр булачак.
Әпәү миңа ымлый – җитте, тайдык моннан. Кемдер аңа бәйләнмәкче: үзең кайт, фәлән дә төгән. Абый да бирешми, уң бармагын сул учына пәке сыман “кайрый”: кара аны, сөннәткә утыртырмын, димәкче. Олыраклар кечерәкләрне шулайрак өркетә торган иде элек.
Кайтышлый иңрәүле моң ишетеп саргаябыз. Әпәү җирдән чыбык алып беләгенә сыза – янәсе, скрипкачы. Карасаң, якындагы барак болдырына сөялеп, таза бер иркәй сыздыра икән скрипкасын.
Типсәндәге читке өйләргә җитәрәк, җыйнак гына такыясын түбәсенә текә салган кызгылт йөзле, яшькелт зәңгәр күзле ир, рәшәткә буендагы яссы тактага утырган килеш мине үзенә чакырып алды. Әпәү ары атлый, күрше ихатада картәнисенең әрсез бишмәтен кигән “күз-колак” апаның сыер савырга керешкәне шәйләнә.
Үтә күренмәле капка алдына ак яулык ябынган мөлаем хатыны да чыга һәм, итәкләрен җыеп, иренә янәшә тактага терәлә. Үз авылымдагы әти яклап сакалтай картәтинең дустын менә шулай әллә тәүге күрүем, әллә сабый аңым белән туганлыкны чак таный башлавым. Шул чор эш ябылып, алар һәм башка туганнар бер-бер артлы җантөяккә кире күченгәч, озак еллар ут күрше булып яшәячәкбез. Дәртле сунарчы, ипле мулла дигән даны таралыр бабайның, әбиенә “Герой-ана” ордены бирерләр. Болары – соңыннан, әлегә картлач мине:
– Кәсептән кайтып килешме? – дип үчекли. – Вәт, хуттый, әйттем бит сиңа: әләкләмә мине, үзең чатанларсың дидем. Әйдә, утырып-садис яныма.
Шул “хуттый” дигәне тел очында булды узаманның. Сораштым берчак: нәрсәне аңлата соң? Ачыкламады, дин сүзе, дип кенә куйды. Үзенә дә соңыннан еш кына “Хуттый карт” дип эндәшерләр иде, моңа үпкәләмәс, киресенчә, ирәеп китәр иде.
– Әләкләмичә, чәйгә баскан бит. Безнекеләр белән кичә шар да мар килделәр! – Инәкәй мине яклаша, теге куркыныч баз ягына кул изи, ә картлач, тезенә утыртып, аягымны карый, кеткелдәп өшкерә-төкерә.
– Һай, атач, Шәрип картәтиең кебек җилле булырсың микән? Кичкәрәк чәйгә кер, яме. Хәзер Белореттан абыең кайтып керер күчтәнәч белән, Аллаһы боерса...
– Чи яра кебек азып куймасын... – Итагатьле әби мине тоткарлый. – Кайда әле, улым, яңартып бәйлик аяккаеңны.
– Бәйләсәң бәйлә, әбсәләре2 кайтмас, мөгаен, иртәгә дә. Кунак-мунакның көне өчәү була торган... Әйдә, бал эчерәм, хуттый. Эчкәнең бармы соң?
– Бар, – дим эре генә.
Әби күңелле генә тыя:
– Кит, сармак...
Салкынча өйгә керәбез. Озын сике, ябусыз-буяусыз озынча өстәл. Юнылган стенадагы грамота кәгазьләренә карап:
– Ысталин бит, – дидем, кызыл байрак уртасындагы купшы мыеклы иргә карап. – Үлде ләса... Кыш көне.
– Юк, яз үлде, – картлач ияк кага, шуннан масаебрак өсти: – көненә сигез-ун сажин әрдәнә бирделәр. Балта белән генә... Килога якын икмәк ала идем.
– Ә-ә... нигә, бабай, синең сурәтеңне куймаганнар соң?
Беркатлы, мәгәр хәтәрдән чәпәгәнмен икән сорауны. Йә инде, чатанлап йөреп, балта белән генә көненә сигез-ун сажинны – үзең аудар, үзең тура, үзең яр, үзең өй...
Тышта инәкәй “яшел” дару сөртеп, чиста чүпрәк белән киредән бәйләгәч, җәрәхәткә рәхәт булып калды. Ул арада киртә аша Әпәүнең бөдрә башы ялтырады, кулын су ягына болгый теге. Качып кайтыр, яшь мал бит дип, олылар безгә кола атны кулда тотарга кушты шул. Үзләре кунакка картәтинең көр генә тай биясен җигеп киттеләр. Әйе, җизнәм мотоциклында җилдереп кенә килеп чакырып кайтты. Аларда – өй туе, янә әллә кайсы зат-ботның бәби чәе... Әниләрнең база тирәсендә дә йомышлары күбәйгән.
Йөрсеннәр әйдә. Ә безгә кола атны аз-маз ашатып, төнгелеккә яшь үлән алып кайтасы бар. Әпәү чалгысын кул башына сала, кулына ашалып нәзегәйгән янагычын тота. Ә мин ат биленә киез салып, арбадан ыргылам, җайдак алып кайтабыз печәнне, әйе, чыптага тынкычлап3... Текә, әммә кыска үзәктән тапкыр су буена ыңгайлыйбыз.
Иртәгәсе көнне эсселәткәнгәме, әлсерәп, олыгайган ялбыр эт тә күләгә уңаена арба астыннан әкренләп шуыша барды. Әпәү бу юлы кола атны безнең сай күрепле4 арбага җигеп, печәнгә әйдәде. Әйрән, икмәк алды. Пычкы оны өемнәре читеннән узабыз. Бүген монда малай-салай күренми, су буеннан саркыла тавышлары.
Яннарына бармыйбыз, бәлаләреннән баш-аяк. Кичә, әнә, берсе минем маңгайга чертте. Нык итеп. Сугар да иде – Әпәү күреп калды, йөзе җимерелде. Курыкты теге. Телсез булса да, беләккә каты гына абый.
Бәй, кичәге урынга җитәбез, әнә бит алач-йолач чабылган яр читләре. Әпәү әрәмәлектән кичә яшергән бәләкәй чалгысын алып чыккач, аскарак төшәбез – менә кайда үләннең оясы. Кигәвен пешә генә! Җимешләре яшелләнеп төерләнгән ялбыр шомырт төбендә черек-чарыктан төтенлек кабызабыз, янына тугармый гына кола атны тышап, алдына яшь печән өябез.
Төтенлек пыскый, Әпәү печән чаба, мин әзләп арбага ташыйм. Ул ялга туктаса, су буена ыңгайлыйм, балыкларны күзәтәм. Чабакларны, бәрделәрне таныйм, һи, Җилемдә алар тагын да эрерәк. Әрәмәдә кошлар бытбылдаша, астагы чөмәкәйдә5 оя-оя казлар каңгылдаша. Таш бәрәм – түбәнгәрәк йөзәләр дә тагын үрлиләр.
Әйрән эчеп алгач, Әпәү мул гына итеп сутлы тигәнәк яфракларын да җыеп сала. Ярата шуны елкы малы. Кемнән ким без – баягы чөмәкәйдә шыр ялангач су кермәсәк. Бәй, бите-кулы гына каракучкыл, бүтән җире ап-ак икән ләса Әпәүнең. Йөзә дә белми, бахыр, ә мин, бәйле аякка да карамый, чәптердәп маташам.
Кайтып атны тугаргач, апалар аска күрсәтә, төпченә – ник төтен җәелгән?
– Пожар чыгардыгызмы әрәмәдә?
– Юк ла, төтен чыгарган идек, – дип аңлата белгән булам бит әле.
– Сүндерми киткәнсез...
Ияртенешеп, Мансур белән Басыйр хәл белешеп китә. Алар безне очлыбаш җиләккә ияртергә сүз куештык. Ләкин...
Уятучы булмагач, ул-бу тавышка соң гына торылды. Әһә, кайткан ләса өлкәннәр. Инәкәй миңа сандали тоттыра. Таман икән берсе, икенчесе тыгыз, яраның бәйләгече комачауламый. Тышка чыгам. Нилектән аксавымны белгәч, хатыннар жәлләде, ирләр, күп сикеренгәнсеңдер, таман, дип үчекләгәндәй көлеште. Шулай да кайтышлый Җигәде дәваханәсына сугылып, минем табанны күрсәтеп чыгарга киңәш корыла. Иртәгә. Мотлак...
Чебек кенә апаларым бәрәңгелекне утап йөри. Читтәрәк Әпәү дә тезләнеп алган. Көн җиләс кенә. Әтиләр утынлыкта безгә күчәрле арба юньләү турында гәп сата.
Тәм-том авыз иткәч, мин дә утаучылар янына барам. Бала-чага ни, эшеннән уены күбрәктер – әй шаярышабыз. Тиздән мине картәни бакчадан алып чыга. Аягыңа туфрак керер, син кунаксың, күп җир түгел, синнән башка да өлгерерләр, ди.
– Аягын юып, кабат бәйлә әле баланың, – монсын өйдә тегү машинасын рәтләгән әниемә әйтә.
Бәйләгәндерме, юктырмы – истә калмаган. Истә калганы...
Бәй, капка алдына байтак кеше җыелып киткән ләса. Тәрәзәне ачыбрак куям. Чыр-чу талаш купкандай тышта.
– Кичә малайларың муенын борып, безнең казны өтеп ашаган. – Миңа ят хатын сүзе бу. – Этебез чос, шул алып кайтты бая канатын су буеннан.
– Куй әле, бәләкәй ләса алар. – Әнинең тавышы аптыраулы. – Чос булгач, этең талагандыр. Ай-һай.
– Юк ла, пешкән сөяк-мөяге ята болар ут яккан җирдә.
– Әллә үз малаең атып ашагандыр? Наган тотып йөри гелән...
– Тизәктән чымаксалар да, бозыклыкка башлары җитә! Әпәүегез ялчы урынына көч түгә. – Баягы хатын ярсый. – Үги дигәч тә...
– Иярчен тәк иярчен – юньле киеме дә юк. Бер грамм уку эләкмәде бахырга! – Монысы – әллә кемнең жәлләп маташуы.
– Вәт әй, каз бурлары! Ыштаннарын чишеп, сызырырга кирәк очаларын! – Ирләрдән янә кемдер усаллаша.
– Ярый, күп чәйнәнмәгез. Әгәр шаһитың бар икән – чебеш урынына олы казымны бирәм! – Монысын картәни нык үртәлеп әйтә. – Нәрсә дип ул кадәр кырык сүзгә җитәсез? Харап, синең балаларың артык киенәме? Эшкә ни, әтисе куша бит...
– Оныттыгызмы, бандитлар күпме җәфалады! Һаман берәрсе качып йөридер. Мужыт, горыдтан кайткан зимагурлар хаслашкандыр, – дип аклагандай итә картәти. – Ярый, ачыгын белик әле. Хәзер...
Мин чоланга чыгам. Капканы шар ачып, картәти яшел чирәмле ихатага ярсып уза, пружиналы капка үзе ябыла. Ул, көрәктәй кулын болгап, карлыкканрак калын тавыш белән: “Җәһәт кенә шул монда!” – дип, Әпәүгә җикерә, ә мин бөршәеп кенә чолан тупсасына чүгәм. Янына килгәч, атасы, өстән аска усал карап нидер төпченгән иде, улы бәлтерәп куйды, иллә башын катгый чайкады.
– Каз буры! – Нахак гаеп колакка чагыла капка аша, каһәр ява. – Сөяге тамагына торса, теле ачылыр иде, ичмасам!
– Каргама бушка, гыйбрәт!
(Дәвамы бар.)