

(Ахыры.)
– Бу эш буенча мөрəҗəгать иткəннəргə мин үзем дə,
хуҗалыкның башка белгечлəре дə һəрвакыт ярдəм
итеп килдек, алдагысы вакытта да аннан баш тартырга
уйламыйбыз, – диде Шəриф.
– Юк, Шəриф Сəлимович, монда эш башкачарак тора.
Кыскасы, сезнең районның хакимият башлыгын башка-
лага икенче эшкə күчерү турында карар кабул ителде.
Үзенең урынына ул сезнең кандидатураны тəкъдим итə.
Район халкы арасында сезнең абруегыз зур. Аларның
тел төбендə дə шундыйрак фикерлəр сизелə. Сезнең
һөнəри осталыгыгыз да, җитəкчелек итү тəҗрибəгез
дə җитəрлек. Сез бу эшне мотлак башкара алачаксыз.
Азаккы сүз Сездəн – риза булуыгыз кирəк.
Бу һич кенə дə көтелмəгəн тəкъдим Шəриф өчен аяз
күктə яшен яшьнəгəн кебек булды. Ни əйтергə дə белми
бөтенлəй аптырап калды.
– Харис Хəкимович! Сез тəкъдим иткəн эшкə ризала-
шырга мин бит инде яшь кеше түгел. Белүемчə, андый
эшкə яшьрəк, дəртле кеше булса кулайрак буладыр.
Минем сəламəтлек ягы да мактанырлык түгел. Районда
андый кешелəр бар, – дип каршы төште Шəриф.
Тик шулай да аның дəлиллəре идарə башлыгын
ышандыра алмады.
– Сез дөрес əйтəсез, дəртлерəк тə, яшьрəк тə кешелəр
җитəрлек, тик бу дилбегəне ышанып тапшырырдай ке-
шене генə табуы бик җиңел түгел. Минем белүемчə, сез
үзегезнең авылның ялкынлы патриоты бит, авылга кай-
тып хуҗалыкны аякка бастыруыгызның дə сəбəбе шул
булган икəн. Соң шулай булгач, сезнең туган авыл да
бит шул ук район составына керə. Ə авылның патриоты
районының да патриоты булмаска мөмкин түгел, – дип,
һаман үгетлəвен белде.
Ниһаять, Шəриф ризалашырга булды. Харис Хəки-
мович Шəрифнең авырткан җиренə баса белде. Чынлап
та, Шəрифтə, туган якны сөю тойгылары бик көчле иде.
Əллə туган ягында яши алмагач, аны сагынып яшəве
белəн тəрбиялəндеме икəн ул? Кинəт кенə сорасалар,
үзе дə əйтеп бирə алмас иде. Ни генə дисəң дə, Харис
Хəкимович хаклы бит. Район көчле булмаса, аның со-
ставына кергəн бер авыл үзе генə ерак китə алмый.
Шулар хакында уйланып, Шəриф ризалашырга булды.
Дөрес, үзенең иңенə нинди авыр йөк алганын бик
яхшы аңлый иде. Тик ул башкача булдыра алмый иде.
Əле үзенең авылындагы хуҗалыкта җитəкче булып
эшли башлагач та, ялгышмадыммы икəн, дип икелəнеп
калган иде, ə монда бит бер хуҗалык кына түгел. Район-
да күпме хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыклары, со-
циаль объектлар һəм, ниһаять, анда эшлəгəн кешелəр.
Алар белəн уртак тел табып эшлəп китə алырмы? Бер
уйласаң, шиклəнүлəре табигый хəл инде. Əлегə кадəр
эшлəп караган эш булмагач, кем дə бу тойгыларны
кичерер иде, бигрəк тə Шəриф кебек эшенə җаваплы
карый торган кеше.
Туган авылына кулыннан килгəн кадəр ярдəм итеп,
хуҗалыкны аякка бастырыр исəп белəн генə авылга
кайткан иде бит. Ə бүген менə шул ук язмыш тормыш
юнəлешен тагын икенче якка борып җибəрде. Аның бу
тəкъдимгə ризалашуын авылдашлары ничек кабул итəр
икəн соң? Авылны, безне ташлап китте дип, күзгə карап
əйтмəсəлəр дə, шелтəлəре, үпкəлəүлəре күңеллəрендə
калмас микəн? Алай дисəң, мин бит аннан качып
китмəдем. Булдыра алган кадəр хуҗалыкны аякка
бастырырга тырыштым, һəм бу юнəлештə күпмедер
уңышларга да ирештек. Минем район башлыгы булып
эшлəвем бит əле туган авылымны бөтенлəй ташладым
дигəн сүз түгел. Барыбер бергə эшлəячəкбез. Үзгəреш
тик шунда: əлегə кадəр үзебезнең авылдагы хуҗалык
өчен генə җавап биргəн булсам, алдагысы вакыт-
та үзебезнең авыл белəн беррəттəн башка авыллар,
хуҗалыклар өчен дə, райондагы предприятиелəр һəм
оешмалар өчен дə җавап бирəчəкмен.
Менə шулай итеп, ул район хакимияте башлыгы
булып эшли башлады.
Эш белəн танышуны ул район активы белəн арала-
шудан башлады. Үзенчə кайбер нəтиҗəлəр дə ясап
барды. Мондый очракта яңа җитəкче, үземнең коман-
даны җыям дип, барын да эштəн чыгарып бетереп, яңа
кешелəргə алыштыра. Шəрифнең исəбе, киресенчə,
шул əлегə кадəр эшлəп килгəн коллектив белəн ки-
лешеп эшлəү иде. Хəзер килеп, алыштыра башласаң,
алар урынына кем килəсен кем белгəн əле. Ə яңа со-
став эшкə өйрəнгəнче, телисеңме телəмисеңме, билге-
ле вакыт кирəк булачак.
Шулай ук даими рəвештə авылларда, хуҗалыкларда
йөрүне дə онытмады. Кадрлар арасында да төрлесе
булды инде. Үз телəге белəн китүчелəрне үгетлəп то-
тарга тырышмады да.
Шəриф кайсыдыр хуҗалыктан кайтып кына кергəн
иде, үзе элек эшлəгəн хуҗалыкта аннан алда рəис
булып эшлəгəн иптəш килеп кермəсенме.
– Шəриф Сəлимович! Сезнең белəн хуҗалыкта да
бергə эшлəргə туры килде, монда да бергə эшлəячəкбез
икəн əле, болай булгач, – диде, елмая биреп.
– Сез монда эшлисезмени? Кем булып? – дип сораш-
ты Шəриф.
– Əйе, мин монда эшлим, төзелеш бүлегендə əйдəүче
белгеч булып, – диде.
Башлыкның йөзендə үзгəреш булмагач, елмаюы
шунда ук юкка чыкты.
Шулвакыт Шəрифнең авылга кайтып эшли башла-
ган гына чагында беренче уңыштан эшчелəргə бераз
ашлык бирүе өчен шикаять язган кешенең шушы кеше
булуы исенə төште. Эш дəверендə бу беренче һəм
соңгы шикаять иде. Бəлки, шуңа күрə бу хəл аның
исендə калгандыр. Əллə шуңа микəн, Шəрифнең бу
кеше белəн ачылып сөйлəшергə телəге булмады. Ул
монда ничек килеп элəккəндер, зур хуҗалыкны тара-
тып килгəн кешене ничек бу эшкə алганнардыр, дип ап-
тырады Шəриф.
– Беренчедəн, мин Сезнең белəн хуҗалыкта бергə
эшлəмəдем, онытмаган булсагыз, мин анда Сездəн соң
эшлəдем. Икенчедəн, бергə эшлəүгə килгəндə, анысын
инде вакыт үзе күрсəтер, – диде коры гына.
Шəрифнең башкача сүз дəвам итəргə исəбе югын
күргəч, теге чыгып китəргə ашыкты. Икенче көнне
эштəн үз телəге белəн китəргə гариза белəн кергəн
иде. Шəриф аны да үгетлəп тормады, үзе шулай хəл
иткəч, үзенең карары инде, дип уйлады.
Яңа башлык үзенең күп вакытын авылларга бүлде.
Əйтелгəн җитешсезлеклəрне бетерү буенча нинди
эшлəр башкаруларын тикшерү аның иң беренче талəбе
булып тора. Əгəр бу юнəлештə үзгəреш булмаса, бу
җитəкчегə карата мөнəсəбəте кискен үзгəрə. Моны
җитəкче булганнар инде аңлап алганнар иде. Шуңа
күрə, алар бу хəлгə калмаска тырышып, башлык тара-
фыннан күрсəтелгəн искəрмəлəрне кичектергесез һəм
төгəл үтəргə тырыштылар.
Райондагы предприятие, оешмаларның эше төрлечə
бара. Хəтта зыянга эшлəгəннəре дə юк түгел. Район
хакимияте башлыгы булып эшли башлавының берен-
че көненнəн үк Шəриф аларның зыянга эшлəүлəренə
юл куелмаска тиешлегенə ныклы басым ясады һəм
җитəкчелəргə моның буенча җитди талəп булачагын
искəртте.
Тик шулай да җитешсезлеклəрне бетерү буенча эш
канəгатьлəнерлек бара алмады. Артта сөйрəлгəннəрне
икенче хəллерəк оешмага кушып, бу бəладан котылу
юлларын эзлəргə маташучылар да булды. Кызганычка
каршы, бу юнəлешне үзенең кайсыбер урынбасарлары
да яклый иде. Дегет мичкəсенə бер кашык бал кушкан-
нан гына ул балга əйлəнми. Шəриф моның уңай нəтиҗə
бирмəячəген искəртте. Аңладылар булса кирəк, башка-
ча бу турыда сүз кузгатучы булмады.
Менə урып-җыю чоры да җитте. Аның быел катлау-
лы булуы көтелə. Үстерелгəн уңыш начар түгел. Шуңа
да техниканы əзерлек сызыгына вакытында кую – төп
бурыч.
Хуҗалыкларда бик күп йөрде. Һəрберсенең əзерлеген
даими контрольдə тотарга тырышты. Үзе эшлəгəн
хуҗалыкта, туган авылында да еш булырга туры килде.
Анда үзеннəн соң рəис булып, аңардан алда эшлəгəн
агроном Фəритне куйганнар иде. Ул вакытта йомша-
грак булса да, Шəриф белəн эшлəгəндə байтак кына
тəҗрибə туплап өлгергəн ир-егет яңа эшенə зур дəрт
белəн тотынды. Төп эшен ул болай да белə иде инде,
ə яңа эштə халык белəн эшлəргə, кешелəр белəн уртак
тел табарга өйрəнде.
Шəриф тə аның эшен даими рəвештə күзəтеп барырга
тырышты, кирəк урында киңəшлəрен бирə торды. Авыл-
га килгəндə аны авылдашлары төрле яктан уратып ала.
Үзлəренең яңалыкларын да, зарларын да җиткереп то-
ралар. Шулай ук Шəриф тə аларның яшəеше, тормы-
шы белəн кызыксына торган булды. Авылдашларына
изгелеклəр белəн уңышлар гына тели. Гомумəн, кайсы
авылга барса да, халык белəн ихлас аралаша, моң-
зарларын тыңлый, аларның фикерлəренə колак салыр-
га тырыша.
Туган авылына килгəндə, бигрəк тə язгы чəчү,
көзге урып-җыю вакытларында үзе яраткан “Шəриф
басуы”на кагылмый китə алмый иде ул. Əлеге килүендə
дə бу гадəтне бозмады. Анда ул һəрвакыт үзе генə
бара. Менə алда киң матур басу. Теге авариядəн соң
халыкның əлеге басуны “Шəриф басуы” дип атавы
аның күңеленə бигрəк якын.
Басудагы өлгереп килгəн иген башаклары җай гына
селкенеп, əкрен генə искəн җилгə дулкынлана биреп,
безне вакытында җыеп алырга онытмагыз дигəндəй,
үзара шыбырдаша. Шəриф машинадан төшкəч,
канəгать рəвештə киерелеп иркен тын алды. Аңа монда
шулкадəр рəхəт иде, алдагы бөтен мəшəкатьлəре дə
бу мизгелдə онытылгандай була. Быелгы уңыш Шəриф
имгəнгəн елдагыга караганда ким булмаска тиеш.
Озак кына булды, ахрысы, бу басуда, караңгы төшə
башлавын да сизми калды. Əкрен генə кузгалып, кай-
тыр юлга китте. Авылда кайбер өйлəрдə инде ут та ка-
бызганнар икəн, əллə кайдан ук җемелдəшеп күренеп
тора. Шəриф башка авылларда да бик күп йөри бит
инде, тик беркайда да, үзенең авылына кайткандагы
кебек, җанында тынычлык, күңелендə җиңеллек тойга-
ны юк. Туган якның җылысыдыр бу!
Туган авылы нинди генə хəлдə булса да, аңа гел
кайтасы, аның шифалы һавасын сулап лəззəтлəнəсе
килде. Бəлки, аның туган авылын сагынуы да балачак
чоры туган авылында үтмəгəнгə булгандыр. Анысы
инде хəзер əллə ни мөһим дə түгел, бүген ул туган
җирендə яши, аның үсешенə булдыра алган кадəр өлеш
кертергə тырышып эшлəп йөри. Бу бəхет түгелмени?
Моны Шəриф зур бəхет дип саный. Кайбер кешелəр
бəхетне бит бары муллыкта, җитеш яшəүдə генə күрə.
Ул бүгенгесе белəн үзен бик тə бəхетле тойды. Əйе,
алдагы планнары да зур һəм киң масштаблы, аның ха-
лыкка булган ышанычы да бик көчле. Алар белəн алда
торган бурычларны һичшиксез бергəлəшеп ерып чы-
гарларына ышана иде ул. Сəламəтлеге генə чыгымчы-
лый күрмəсен.
Иртəгə менə район үзəгендə төзелгəн яңа мəктəпне
кабул итəсе. Озакка сузылган бу төзелешнең тизрəк
сафка басуын барысы да түземсезлек белəн көтте, уку-
чылар турында əйтеп торасы да юк. Билгеле, алар өчен
бу мəктəп яңа уку елына зур бүлəк булачак.
...Шəриф район үзəгенə кайтып җиткəндə, төн урта-
сы якынлашып килə иде. Күктə ай җиргə үзенең якты
нурларын мул итеп сибə. Тирə-ягындагы йолдызлар да
җемелдəшеп, ай сипкəн матурлыкка ямь өсти кебек.
Җəйге төн шулай бит ул, кичке шəфəкъ таралып та
өлгерми, таң нурлары беленə башлый. Иртəгə туасы
якты, уңышлы көн якынлашып килə...
Фото: fotobank02.ru