Чәчмә әсәр
25 июль 2025, 03:51

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. Хикәя

Миңзифа бәйләмне кулына алды. Колагында әнисенең: «Моңа тиклем... берәүнең дә чәчәк бүләк иткәне булмады!» – дигән сүзләре яңгырады.

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. ХикәяМөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. Хикәя
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. Хикәя

Илфатның ижат кичәсенә Урал аръягындагы районнарның берсеннән бианасы Бибисара килде. Ярата ул мәдәни чараларны. Элек кунакка килгәндә дә концертмы, спектакльме, мөмкинлек булганда барсын да карарга тырыша иде.

Бибисараны тимер юл вокзалында кызы Миңзифа каршы алды.

Театрда оештырылган кичә бик күңелле, үзенчәлекле үтте. Финалда бик күп чәчәкләр бәйләме бүләк иттеләр. Азакта, Шәрифулла исемле артист Илфатның колагына нидер пышылдады  да кулындагы чәчәк бәйләмен залга төшеп Бибисарага сузды. Тамашачылар аптырашта калды. Моны сизгән халык артисты Илфат сәхнә алдына ук килеп:

– Минем яраткан һәм... бер үк вакытта әниемне дә алыштырган бианам! – дип игълан итергә ашыкты.

Бу көтелмәгән хәлдән Бибисара башта югалып калды, азактан басты һәм кулындагы чәчәкләр бәйләмен күкрәгенә кысып, як-якка борылып баш иде. Тамашачылар аягүрә басып дәррәү кул чапты. Залдагыларның күбесе Илфатның балалар йортында үскәнен, Бибисараны әнисе кебек якын күрүен бик яхшы белә иде... 

                *    *    *

Бер атна да үтмәде, Бибисара кайтырга жыена башлады. «Уф, өйдә газым янып калды, кош-кортларым... Урап кына кайтам дигән идем...»

Жәй авылда Миңзифа әнисен кышны шәһәрдә үткәрергә күпме генә кыстаса, үгетләсә дә тегесе ризалашмады. «Әнием, оныкларың Мәскәүдә укый, өй буш, рәхәтләнеп яшә безнең белән язга тиклем...»

Юк, барыбер баш бирмәде, үз сүзендә нык торды Бибисара. Миңзифа: «Тагын өч-дүртне кун, азактан машина белән илтермен, рәхәтләнеп сөйләшеп тә туя алмадык, әнием,» – дип тә карады. Тегесе: «Юл ерак, буран чыкса, үзең беләсең, кызым, иң әйбәте поезд... Эшкә дә чыгар вакытың житте, озатып жибәрсәгез шуңа шөкермен», – дип кырт кисте. Азактан авызга су уртлаган кебек эндәшмәс булды, күзләре моңсуланып калды. Ни эшлисең, агымга каршы йөзеп булмый. Авылда туып гомере буе шунда яшәгән, көн күргән хатын бит ул! 

Поезд кич белән кузгала. Илфат та эштән иртәрәк кайтты. Ашап алдылар да вокзалга жыендылар. Кияү, әни белән кызны аулакта калдыру нияте белән машина жылытырга чыгып китте. Киенеп алгач, Бибисара ишеккә түгел, ә залдагы бихисап чәчәкләр янына барып басты.

– Сулганнар инде!.. – диде кызы, итекләрен киеп. – Ярар, әнием, борчылма, кайткач Илфат белән чыгарып ташларбыз...

Бибисара эндәшмәде, үзенә бүләк ителгән бәйләмне вазадан күтәреп алды.

– Әнием, куй инде, хәзер яңа чәчәкләр сатып алырмын, – дип ыгы-зыгы килде Миңзифа, тунын киеп.

– Миңа болары кадерле! – диде Бибисара, чәчәкләрне кәгазьга төреп. – Чөнки, моңа тиклем... миңа бер кемнең дә чәчкәләрләр бүләк иткәне булмады.
«Һе, оныткан... бала чакта умырзаялар... – дип уйлады Миңзифа, үпкәләп. – Чәчкәләргә карата кайчан фикереңне, уйларыңны үзгәрттең икән, әнием?..»

Миңзифа эндәшмәде, күчтәнәчләрен күтәреп ишеккә юнәлде. 

*    *    *

Туган көненә бер ай кала Бибисара көтмәгәндә-уйламаганда бакыйлыкка – ата-бабалар янына күчте. Аны соңгы юлга озатырга бихисап халык жыелды, өйдә энә төртер урын булмады.

Ислам йолалары нигезендә өчесен, жидесен укыткач Миңзифалар юлга жыенды. Ара ерак: мәшһүр Уралның берсеннән-берсе биек тау юлларын, халыкта «биана теле» дип аталган хәвефле борылманы үтәргә кирәк – иртәрәк кузгалуың хәерле. «Ә өй ачкычын кемгә калдырырга?.. Әтисен хәтерләми, ул ерак Себер якларында вафат булган. Бердәнбер кыз – канкардәшләре юк...»

Илфат белән киңәшләштеләр дә өй ачкычын жәйгә тиклем әнисенең бертуган энесе Шакирга калдырып торырга карар иттеләр.

Инде китер вакыт житкәч Миңзифа нишләптер чолан ишегенә күз салды. Дөресерәге, ниндидер сәер көч шунда әйдәгәндәй булды. Күптән белә: анда әнисеннән калган иске-москы көнкүреш кирәк-яраклары... Керосин лампасы, соскы, кисәү таягы һәм...

Миңзифа тертләп китте. Почмакта, сырлап-матурлап эшләнгән иске сандык өстендә ... әнисе шәһәрдән алып киткән теге чәчәкләр бәйләме тора иде.

«Менә сиңа мә! Күпме вакыт үтте, чәчәкләре, яфраклары төссезләнсә дә коелмаганнар...»

Миңзифа бәйләмне кулына алды. Колагында әнисенең: «Моңа тиклем... берәүнең дә чәчәк бүләк иткәне булмады!» – дигән сүзләре яңгырады.

Бераздан япон машинасы зират капкасы эргәсенә килеп туктады. 

– Шушында көт, – диде Миңзифа Ильфатка. – Мин чәчәкләрне салып, хушлашып чыгам...

 Умырзаялар дигәннән... Теге чакта, дус кызлары белән елга ярына барып кар астыннан калкып чыккан чәчәкләрне жыеп кайтты.

– Умырзаялар! – диде әнисе, сокланып. – Нинди гүзәлләр...

Миңзифа кәнәгать елмаеп әнисенә сыенды. 

– Ник өздегез инде? – Бибисара кинәт үзгәреп китте. – Моннан соң, кызым, үскән чәчәкләргә бервакытта да кулыңны сузасы булма! Аларның гомере болай да кыска!

Шушы хәлдән соң Миңзифа гомерендә бер генә тапкыр да чәчәк өзмәде. 

Ә әнисе аларны бакчасында күпләп утырта иде. Тик, тәмам корымыйча кул тидермәде. Түтәлләре, күп очракта шул килеш язга тиклем кар астында кала иде...

Зираттагы яңа кабер өсте төрле төстәге ясалма чәчәкләр белән тулган. Тик алар Миңзифаның күңеленә бер-нинди дә йогынты ясамады. Ә менә әле генә салкын кабер өстенә китереп салган чәчәкләр бәйләме, сөекле әнисеннән ядкәр, якты истәлек булып йөрәгенә үтеп керде һәм өшегән тәнен жылытып жибәргәндәй тоелды.

Миңзифаның кайгылы йөзендә елмаю чаткылары күренде.

 Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. Хикәя
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Чәчәк бәйләме. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас