Чәчмә әсәр
25 июль 2025, 04:25

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)

Шəрифкə табиблар эшлəми торырга киңəш итсəлəр дə, ул эшкə чыкмый булдыра алмады. Сортлы орлыклар җитештерү, һəм нəсел таналары үстерү буенча махсуслашкач, хуҗалыкка файдасы бик күп килсə дə, мəшəкате дə бермə-бер артты. Җитештерүне бер генə минутка да үз агышына калдырырга ярамый. Сортлы орлык һəм нəселле таналар сатып алучылар елдан-ел арта бара. Шəрифнең элек эшлəгəн җиреннəн дə таныш-белешлəре бу сорау белəн бик еш мөрəҗəгать итəлəр, ул аларның да үтенечен екмаска тырышты. Соңгы ике-өч елда күп урамнарга, тыкрыкларга асфальт җəелде.

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)

(Дәвамы.)

Шəрифнең ни өчен алдын-артын карамый комбайн
астында калуы ачыклангач, башкарылган эшнең сый-
фатын тиешле контрольдə тотмаганнары өчен агроном
белəн инженер да җəзаларын алдылар. Дөресендə дə
бит, əгəр Шəриф коелып барган башакларны күреп,
бу хəлне тизрəк җайга салырга тырышып ашыкмаган
булса, бу хəл килеп чыкмаган булыр иде.
Əлеге басуның уңышын җыеп алдылар. Бер баша-
гын гына түгел, бер бөртеген дə югалтуларсыз җыеп
алуга ирештелəр. Бөтен басулар арасында иң югары
уңышны ул бирде. Гүя ул да үзенең югары уңышы белəн
Шəрифне куандырып, аңа савыгып, аягына басарга
җиңеллек бирергə тырышкан кебек. Шунда механиза-
торлардан берсе:
– Менə, Шəриф басуы булдырды, иң күп уңыш биреп
рекорд куйды бит, – диде.
Əлеге сүзлəрдəн соң бу басуны халык чынлап та
“Шəриф басуы” дип атап йөртə башлады.
Беркөнне Шəрифнең хəле яхшыруга таба баруы ту-
рында əйттелəр. Бу куанычлы хəбəр халыкны чиксез
шатландырды, ниндидер сихри көч өстəгəндəй булды.
Эшкə дə кəеф белəн йөри башладылар. Башкача
булуы да мөмкин түгел, Шəрифнең савыгып кайтуын
үзлəренең тырыш хезмəтлəре белəн каршыларга ты-
рыштылар.


Хастаханəдə
Хастаханəнең тəрəзəсеннəн сизелер-сизелмəс кенə
таң яктылыгы саркый. Шəриф əкрен генə күзлəрен
ачып, бермəл берни дə аңламаган килеш ята бирде.
Ул кайда соң? Монда ничек килеп элəккəн ул? Боры-
лып ятарга уйлап кузгалган иде, аягының һəм эченең
кинəт авыртып китүенə чак кына кычкырып җибəрмəде.
Тагын элекке хəленə кайтып ята бирде. Бу торышта ят-
канда авырту бераз басылгандай булды. Бөтен җире
ап-ак палатага, аппаратураларга күз төшергəч, үзенең
хастаханəдə ятуын аңлады.
Янəшəдəге койкага борылып караса, анда хатыны
Сəкинəне күреп, тагын да аптырый төште. “Əллə аның
белəн дə бер-бер хəл булганмы?” Шəрифнең йөрəге
сыкрап куйды. Шулвакыт аның җирдə башаклар чəчеп
урып баручы комбайн артыннан йөгерүе кинəт кенə
исенə төште. Ə аннан… ə аннан соңгысын һич кенə дə
хəтеренə төшерə алмады. Бары башы əйлəнеп китүе
генə бераз хəтердə. Ул бит комбайнның арттан китереп
бəрүен күрми калган иде.
Шунда аның селкенүен чамалап, Сəкинə сикереп
торды да Шəрифкə таба ашыкты.
– Уяндыңмы, сөеклем? Озак кына яттың бит, куркы-
тып бетердең, – дип, Шəрифнең аптыравын тагын да
арттырып кына җибəрде.
– Нəрсə булды минем белəн? Ник мин монда? Син
нишлəп өйдə түгел? – дип, бер-бер артлы сорауларын
яудырды.
Сəкинə барын да төшендереп биргəч кенə бөтенесен
дə аңлады. Хəзер ни дəрəҗəдə җəрəхəтлəнүе турында
уйлана башлады.
– Сəкинə, минем кайсы җирлəрем имгəнгəн? Аякла-
рым ничек, барлармы алар? – дип, өмет белəн Сəкинəгə
карады.
– Шəриф, бер дə борчылма. Барысы да урынында,
аякларың да, кулларың да исəннəр, – дип, аны тыныч-
ландырырга ашыкты. – Бер аягың сынган, аңа гипс сал-
дылар. Анысы тиз төзəлер, диде табиблар, тик менə
авариядə бөерлəреңə ару гына зыян килгəн. Анысы
гына озаккарак барыр, диделəр. Иң мөһиме – исəн
калуың. Сине район дəваханəсенə китереп, ашыгыч
ярдəм күрсəтелгəч тə, вертолет белəн Уфага Респуб-
лика дəваханəсенə озаттылар. Табибларга да сүз
əйтерлек түгел, үзеңне савыктыру өчен тырышалар, –
диде Сəкинə.
Ул арада палатага шəфкать туташы килеп керде.
Шəрифнең аңына килүен күреп, ул да елмаеп җибəрде.
– Менə, Шəриф абый да уянган икəн, бик мəслихəт,
болай булгач, эш савыгуга таба барыр, иншаллаһ,
хəерле көннəр насыйп булсын, – диде, сөенеп.
Шəрифкə тиешле уколларын ясады да чыгып китте.
Аның артыннан ук табиб та килеп керде.
– Менə, Шəриф абый, бүген синең аңыңа килүең –
үзең өчен дə, безнең өчен дə бик зур күтəрелеш. Хəзер
инде дəвалану юлын бергəлəп алып барырга була-
чак. Бу синең өчен дə, безнең өчен дə күпкə җиңелрəк
булыр. Яшермим, безгə китергəндə хəлең бик үк җиңел
түгел иде. Организмың көчле булу нəтиҗəсендə генə
җиңеп чыга алдың, – дип, табиб Шəрифнең хəллəре ту-
рында үзенə сөйлəп бирде.
– Рəхмəт сезгə! Бу хəллəрдəн соң минем килəчəк тор-
мышка нинди өмет булыр икəн соң? – дип кызыксынды
Шəриф.
– Яхшылап савыгып чыкканда, сəламəт яшəү рəвеше
алып барганда, бар да яхшы булыр. Тик шулай да
бөерлəрне даими рəвештə контрольдə тотарга, авыр
күтəрмəскə, махсус диета турында да онытмаска
булыр. Менə шул тəкъдимнəрне төгəл үтəргə тырыш-
сагыз, артык проблемалар тумас. Тиешле вакытта ял
режимы турында да онытмаска кирəк, – дип аңлатты
табиб.
– Ə шулай да, мин монда кайчанга кадəр булырмын
икəн соң? – дип сораша торды Шəриф.
– Дəвалану барышына карап хəл ителер анысы, –
диде табиб.
Бераз вакыт үтүгə инде аягының сызлавы басылган
кебек булды. Тик бөерлəрнең генə ара-тирə үзлəрен
сиздерергə тырышуы берникадəр сагайта.
Шəрифнең аңына килүе турында тикшерүчелəргə
билгеле булгач, алар да килеп җитте.
– Комбайнчының сезгə китереп бəрдерүен ничек
аңлата аласыз? Моны ул күрə торып эшлəдеме? Ничек
болай килеп чыкты соң? Гариза язасызмы? – дип,
җентеклəп төпченүлəрен дəвам иттелəр.
– Əле ул үзе кайда? – дип, кызыксынды Шəриф.
– Ул тикшерү беткəнчегə кадəр сак астында кала, –
диделəр аңа.
– Аны иреккə чыгарыгыз, монда аның бер нинди дə
гаебе юк. Мин алдагы комбайнны куып җитəргə тыры-
шып, уяулыгымны югалтканмын, бары шуның аркасын-
да гына килеп чыккан фаҗига бу, бернинди дə гариза
булмаячак. Кайтсын, эшен дəвам итсен! – диде Шəриф
коры гына.
– Ихтыярыгыз! – диде алар. Башкача бу мəсьəлəне
кузгатучы булмады.
Шəрифнең хəле бераз яхшыруга таба бара баш-
лагач, палата ишеге бөтенлəй ябылмый башлады.
Хəл белергə килүчелəр көннəн-көн күбəйде. Авылдан
килгəннəре Шəрифне эшлəрнең барышы белəн таныш-
тырып тордылар, кирəк урыннарда аңардан киңəш со-
рарга да кыенсынып тормадылар. Чилəбедəн уллары
да атна саен килеп хəллəрен белеп китте. Хəзер инде
таяк белəн булса да əкренлəп басып йөри башлагач,
Сəкинəне дə кайтарып җибəрде.
Хəле яхшыра башлагач, эшенə чыгасы килү телəге
дə көннəн-көн арта барды. Авылдан хəл белергə
килгəннəрнең һəрберсеннəн хуҗалык турында җен-
теклəп сораша торды. Кайсы участокта, кайчан нинди
эшлəрне вакытында башкарырга кирəклеге турында
аларны искəртеп торды. Ул монда дəваланып яткан-
да урып-җыю уңышлы гына тəмамланган. Гектар куəте
белəн дə, ашлыкның тулай җыемы буенча да районда
беренче урынга чыкканнар икəн.


Тормыш дəвам итə
Шəрифкə табиблар эшлəми торырга киңəш итсəлəр
дə, ул эшкə чыкмый булдыра алмады. Сортлы орлык-
лар җитештерү, һəм нəсел таналары үстерү буенча
махсуслашкач, хуҗалыкка файдасы бик күп килсə дə,
мəшəкате дə бермə-бер артты. Җитештерүне бер генə
минутка да үз агышына калдырырга ярамый. Сортлы
орлык һəм нəселле таналар сатып алучылар елдан-
ел арта бара. Шəрифнең элек эшлəгəн җиреннəн дə
таныш-белешлəре бу сорау белəн бик еш мөрəҗəгать
итəлəр, ул аларның да үтенечен екмаска тырышты.
Соңгы ике-өч елда күп урамнарга, тыкрыкларга ас-
фальт җəелде. Ул гына да түгел, авыл белəн район
үзəге арасындагы юлга асфальт җəюдə дə тоемлы гына
өлеш кертелде. Монысы безгə кагылмый, район балан-
сына кергəн юл бит, дип утырып булмый бит. Бу да ха-
лыкка уңай булсын өчен башкарыла.
Урта мəктəп бинасына реконструкция эшлəнде. Яңа
балалар бакчасы төзелде. Авылның яшəеше уңайлы
булсын өчен болар иң əһəмиятлесе, чөнки яшьлəр
авылда калуны хуп күрə. Шулай булгач, яшь балалар-
га бакчасы да кирəк, ə аннан инде мəктəп тə көнүзəк
талəп булып кала. Боларыннан соң инде авыл клубы
да заман талəплəренə җавап бирерлек булырга тиеш.
Торак төзелеше мəсьəлəлəрен дə икенче планга кал-
дырып булмый. Болар барысы да берсеннəн-берсе
аерылгысыз рəвештə, параллель тəртиптə алып бары-
лырга тиеш. Əлеге бетмəс-төкəнмəс эшлəрне бит ба-
рысын да халык башкара. Шуңа күрə дə эшче халыкның
мəнфəгате иң беренче урында булырга тиеш. Шəриф
болар турында бервакытта да исеннəн чыгармый.
Эшлəгəн кеше үзенең хезмəтенең тəмен тойсын, аның
җəмгыять өчен кирəклеген беренче урынга куеп фикер
йөртсен – моңа ирешү җитəкченең төп бурычы булып
санала, дип уйлады ул.
Билгеле, əлеге сыйфатлар көне-сəгате белəн генə
берничек тə барлыкка килə алмый. Бу юнəлештə
көткəн уңышлар айлар, хəтта еллар үткəч кенə үзенең
җимешлəрен бирергə сəлəтле. Шəриф бу принципны
үзенең хезмəт дəверендə төгəл кулланырга тырышты.
Аның өчен халыкның үзе башкарган эшеннəн, бүгенге
яшəешеннəн канəгать булуы беренче урында булды.
Хуҗалыкның казанышлары инде районда гына
түгел, ə республика күлəмендə дə киң танылу тапты.
Семинарларның күп өлеше аларның хуҗалыгында
үткəрелə башлады. Мондый чараларның хуҗалык өчен
яхшы яклары бик күп. Беренчедəн, аңа əзерлəнгəн ва-
кытта бар җирлəр дə чистарынып кала. Элек-электəн
килгəн гадəт бар бит инде: кунак килер алдыннан
бөтен җир җыела, тəртипкə китерелə. Хəтта əлегə
кадəр игътибар ителмəгəн җитешсезлеклəрне дə
бетерергə тырышасың. Икенчедəн, анда катнашкан
хуҗалыклардан берникадəр тəҗрибə дə алып каласың.
Монысы да бик мөһим, чөнки үзеңдə ирешелгəннəр
белəн генə чиклəнергə ярамый, эш һəрвакыт алга
карап барырга тиеш. Үзең генə башкарганда бөтенесен
дə күреп бетерə алмаска мөмкинсең. Шуңа күрə,
күршелəрдə булган уңай якларны да исəпкə алырга
кирəк.
Тагын шунысы да бар: бу чараларны үткəрүгə киткəн
чыгымнарны каплар өчен хуҗалыкка финанс яктан
азмы-күпме ресурс бүленə. Монысы да, билгеле, артык
булмый.
Шəрифнең фидакарь хезмəтен һəм хуҗалык бе-
лəн уңышлы җитəкчелек итүен исəпкə алып,
аңа “Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы
хезмəткəре” дигəн мактаулы исем бирелде. Шəриф аны
үзенең казанышы дип кенə кабул итмəде. Авыл халкы
үзенең тырыш хезмəте белəн шундый казанышларга
ирешмəгəн булса, ул берүзе ни генə кыра алыр иде
икəн соң?
Алар, билгеле, башка хуҗалыклар өчен дə өлге булып
торды. Əйткəндəй, райондагы күп хуҗалыкларның
белгечлəре тəҗрибə уртаклашырга бик еш килə. Алар-
ны монда һəрвакыт ачык йөз белəн, ихлас күңелдəн
кабул итəлəр.

Башка эштə
Шəрифне, көтмəгəндə, республика башлыгы ида-
рəсенə чакыртып алдылар. Бəлки, берəр республика
күлəмендəге семинар үткəрү турында əйтергə чакыр-
ганнардыр, дип уйлады ул. Озак та көттерми Шəрифне
идарə башлыгы кабул итте. Ул Шəрифлəрнең хуҗалыгы
турында бик җентеклəп сорашып торды.
– Аның алдагы үсешенə ниндирəк өметлəр белəн
яшисез? – дип кызыксына бирде.
Шəриф баштарак аптырап та калды. Болар хакында
мине монда чакырмасалар да ачыклый алырлар иде
бит, дип уйлады ул.
Кызыксыну һаман дəвам итте:
– Сезнең хуҗалыкта продукция җитештерүнең,
гомумəн идарə итүнең алдынгы алымнарын район
күлəмендə куллану бик акрын бара. Сез моңа нəрсə ко-
мачаулый, дип уйлыйсыз?
– Һəр хуҗалыкның да еллар буена өйрəнелгəн, үзенə
генə хас булган идарə итү алымнары була торган-
дыр инде ул. Күп чакта аны үзгəртеп кору да авыррак
бирелə бит. Мин аның сəбəбе шундадыр, дип уйлыйм, –
диде Шəриф.
– Билгеле, анысын да инкарь итеп булмый, тик алай
да бөтен бəла анда гына да түгел бит, – диде идарə
башлыгы. – Əгəр менə шул эшне башкаруны Сезгə
йөклəтсəк, ничек карыйсыз?

(Дәвамы.)

Фото: fotobank02.ru

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас