

(Дәвамы.)
– Юк инде, Шəриф улым, миңа хəзер ул ярдəмнең
кирəге юктыр, – диде. – Үзегезнең хəллəрегез ничек
соң? – дип, хуҗалык турында сорашты.
– Əкренлəп барырга тырышабыз, – диде Шəриф. –
Əлегə болай зарланырлык түгел. Тик шулай да əле
эшлисе эшлəр җитəрлек, җитешерлек тə түгел. Əллə
эшлəгəн саен арта гына бара, белмəссең, – дип зарла-
нып та алды.
– Эшлəнгəн эшлəрегез турында хəбəрдармын, каза-
нышларыгыз турында да ишетеп торам, афəрин! Ə эш
бетмəве яхшы, эшегез бетсə, дөнья бетте, дигəн сүз.
Ирешелгəн уңышлар белəн генə килешеп яшəргə дə
ярамый, һəрвакыт үсеш юлында булырга кирəк. Бүгенге
нəтиҗəлəрегез кичəгесеннəн югарырак булсын, ə
иртəгə бүгенгесеннəн дə югарыракка омтылырга. Менə
шуңа ирешергə тырышсагыз, телəгəн морадыгызга
ирешерсез, – дип, үгет-нəсыйхəтлəрен бирде.
Шəриф Гыймран бабайның биргəн киңəшлəренə
рəхмəт əйтеп, тизрəк савыгуын телəп, кайтырга чыкты.
Ярдəмче хуҗалыкның җимешлəре
Продукцияне эшкəртүне оештыру җиңел күренсə дə,
турыдан-туры шөгыльлəнə башлагач, бик авыр бара
икəн əле ул. Документлар артыннан йөрү мəшəкатьлəре
барысына да билгеле. Тик болары аның башы гына. Иң
төп бурыч – кирəкле җиһазлар табарга һəм аларны
тиешенчə урнаштырырга кирəк. Шул ук вакытта анда
эшлəрлек кешелəр табасы бар.
Беренче чиратта икмəк пешерү эшен оештырыр-
га уйладылар. Җиһаз табу авырлык белəн булса да
хəл ителде. Тагын Чилəбедə калган дуслары ярдəмгə
килде. Малайлары эшлəгəн заводның да ярдəме то-
емлы булды. Əйткəндəй, башка эшлəрдə дə аларның
ярдəме тиде. Тегермəннең эшен башлап җибəргəч, он
хəзер үзлəрендə инде. Икмəк пешерүчелəр табу зур
проблема булмады, чөнки авыл хатын-кызларына бер
дə ят эш түгел бит.
Ниһаять, беренче нəтиҗə өлгерде. Пешерелгəн
икмəкне барысы да авыз итеп карадылар һəм югары
бəя бирделəр. Барысына да зур куаныч булды. Кибеткə
чыккач та икмəкне бик тиз алып бетерделəр. Эш
монда гына тукталмады, башка тəм-том пешерү дə
җайга салынды. Бу эшне бераз үзлəштерү белəн, ит
эшлəнмəлəрен үзлəштерүгə дə канатланып тотынды-
лар. Кайсыларына ихтыяҗ зуррак, шуларына тукталыр-
га булдылар.
Əкренлəп серлəрен үзлəштерə бардылар. Барып,
тəҗрибə дə өйрəнеп кайттылар. Шəрифнең иң беренче
талəбе – җитештерелгəн продукциянең сыйфаты бу-
лырга тиеш. Чөнки бу эшне алып баручылар бер алар
гына түгел, базарда көндəшлек. Ə аннан төшеп калмас
өчен сыйфат беренче урында булырга тиеш.
Күп тə үтмəде, алар җитештергəн продукция авылда
гына түгел, тирə-як авылларда да танылу тапты. Район
үзəгендə, якын-тирə шəһəрлəрдə сату нокталары ачу
проблемасы килеп басты. Болары көткəнгə караганда
җиңелрəк хəл ителə килде. Чөнки алар җитештергəн
продукциянең сыйфаты турында хəбəр алдан барып
җиткəн була. Дүрт-биш урында сəүдə нокталары ачыл-
ды. Кулланучылар да аңлап алды, фирма кибетлəрен
эзлəп килə. Баштан ук аларның ышанычын аклый
алсаң, аннан җиңелрəк китə инде ул.
Соңга таба зур супермаркет вəкиллəре хуҗалыкка
үзлəре килə башлады. Алар белəн яхшы гына
килешүлəр төзелде. Эшлəп кенə өлгерт, болай бул-
гач, сатуда өзеклек булмаячак. Бу тармакта кешелəр
дəртлəнеп эшлəде, ə нигə эшлəмəскə? Хезмəт хакы
айдан-айга арта бара, хəзер алар шəһəрдəгедəн ким
алмый. Менə шулай тармакның абруе да үсте, эшкə дə
хəзер бик сайлап кына алалар. Авыл халкы өчен дə бик
уңайлы булды. Үзлəренең өендə исə бу ашамлыклар-
ны бик сирəк əзерлилəр, чөнки кибеттəн сатып алырга
була.
Республика күлəмендə үткəрелгəн конкурсларда
даими катнашып, призлы урыннар ала башладылар.
Хəзер продукция җитештерү авыл хуҗалыгы продукци-
ясе җитештерү күлəме белəн тигезлəшеп килə.
Хуҗалык шул рəвештə ныклап аякка басты. Кирəк
булганда эшчелəргə төрле яклап ярдəм күрсəтү
мөмкинлеге дə артты. Йорт төзүчелəргə төзелеш ма-
териаллары, техника бирелə. Авылда яшьлəр күбəйде,
авылны ташлап чыгып китү гадəте инде артта калды.
Балаларның күбесе белем алып, туган авылларына
кайталар, гаилə коралар, өйлəр салалар.
Хуҗалык исəбен аңладылар
Менə быелгы уңышны җыеп алу эшлəре дə азагына
таба якынлашып килə. Чəчүдəн соң явып үткəн шифа-
лы яңгырлар үз эшен эшлəде, уҗымнар тигез булып,
дəррəү күтəрелеп китте. Гомумəн, быелгы ел авыл
хуҗалыгына бик уңайлы килде. Урып-җыю чорында
яңгырлар явып, комачаулыклар тудырса да, игеннəрне
югалтусыз, вакытында җыеп бетереп килəлəр. Уңыш
аеруча яхшы булды.
Хуҗалык берничə ел инде югары класслы орлык
җитештерə. Монда үстерелгəн орлыкны хəтта чит
өлкəлəрдə дə танып өлгерделəр. Соңгы вакытта
аны сораучылар бигрəк тə күбəеп китте. Хуҗалыкны
орлык үстерүгə махсуслаштыру артыннан йөрү бик
мəшəкатьле булса да, үзен-үзе тулысынча аклады.
Басучылыкта булган əлеге уңышлар терлекчелеккə
дə уңай йогынты ясады. Нəселле маллар үстерү бу-
енча махсуслашкан юнəлешкə күчтелəр. Фермада
нəселле таналар үстерелеп хуҗалыкларга сатыла. Ит
комбинатларына турыга илтеп сатуга караганда моны-
сы да бик күпкə отышлы. Табыш яхшы булгач, хезмəт
хаклары да үсə бара.
Механизаторларның эш хакы элек Себер якларында
эшлəп алган хезмəт хакларыннан да югарырак чыккан
чаклары бар. Алар өчен, билгеле, моның уңай яклары
бик күп. Иң мөһиме – алар бу хезмəт хакын туган авы-
лында, гаилəсеннəн аерылып читтə йөрмичə эшлəп
ала. Тик шулай да эшчелəр җитешми, чөнки җитештерү
темплары елдан-ел үсə бара, аның белəн беррəттəн
башка тармаклар да үзлəштерелə, ə бу, үз чиратында,
өстəмə эшче көчлəр талəп итə.
Аларны күрше авыллардан җəлеп итə башладылар.
Халык күплəп боларга агылды. Тик күрше авыллардан
килгəннəрнең барысына да эш җиткереп бетереп бул-
мый иде, билгеле. Хəзер аларны ихтыяҗга карап кына,
конкурс нигезендə сайлап ала башладылар. Бу про-
цедура үзе үк аларда җаваплылык тойгысын арттыра,
чөнки эшкə килеп урнашкач, берсенең дə үз урынын
югалтасы килми. Əлеге тəртип ул вакытларда ныклап
хөкем сөргəн замана чире – эчкечелеккə бик зур киртə
иде. Шəриф үзе, əгəр мондый хəллəргə юлыгучылар-
ны күрсə, аларга аяусыз булды. Салып алган кешенең,
гадəттə, үзен-үзе белештермичə батыраеп китə торган
гадəте була, əйтəлəр бит, эчкəн кешегə диңгез тубык-
тан дип. Бу вакытта иптəшлəре əлеге сəрхүшне тизрəк
кеше күзеннəн читкə алып китə иде. Мондый хəллəр
баштарак сирəк кенə булса да очрый иде, ə соңыннан
бөтенлəй бетте.
Заданиедəн артык җитештерелгəн продукция сумма-
сының егерме проценты коллективка бүлəк рəвешендə
бирелеп барды. Шуңа да алар заданиене арттырып
үтəүгə булган бар мөмкинчелеклəрне кулланырга ты-
рышты.
Əгəр экономиягə өлгəшсəлəр, шул сумманың алт-
мыш проценты аларга премия исəбеннəн бирелə.
Басучылык буенча эш сезонлы булгач, нəтиҗəлəр
ел азагында беленə. Терлекчелектə бу эшлəр һəр ай
азагында билгелəнə, бухгалтерия белəн берлектə
җыелыш үткəрелə. Бухгалтериядə исəплəнгəн сумма
белəн коллективта үзлəре алып барган хисап тиененə
тиене белəн туры килə иде. Əгəр алар моның белəн
тирəнтен кызыксынмаса, бу хисаплар белəн мавыгып
та тормаслар иде бит. Шулай итеп, заданиедəн тыш
продукция җитештерү өчен көрəш коллективтагы һəр
кешенең максатына əверелде.
Яшерен-батырын түгел, аңа кадəр савылган сөтнең
дə, башкасының да бер өлешен өйлəренə алып кайтып
китү очраклары юк түгел иде. Башкалар моны күрсə дə,
алар өчен барыбер иде, эндəшмəде. Ə хəзер, берəрсе
бу юлга барып кына карасын, калганнары аны өзгəлəп
ташлардай була, чөнки продукция артык җитештерелсə,
шуның бер өлеше һəрберсенə керəчəк. Уйлап карасаң,
теге кеше калганнарның да кесəсенə керə булып чыга
бит. Гадел эшлəп йөргəн кешелəрнең кайсы гына моңа
юл куяр икəн? Кайберлəренең бу яман гадəте үзеннəн-
үзе кискен рəвештə туктады.
Чыгымнарга карата сакчыл караш та коллективның
даими игътибарында булды. Хəтта, кирəге чыкса да,
яңасына өмет итəргə ашыкмадылар, ə бары белəн
хəлдəн чыгу юлларын эзлəделəр, кадак-фəлəн кирəк
булганда да, иске такталардан каерып алып, төзəтеп
кулландылар. Болары аның вак-төяк мисаллар гына
əле. Тик шунысын да онытырга ярамый: шул вак-
төяклəрдəн зуррак күлəмнəр җыела бит. Белгечлəр
дə хуҗалык исəбенең кадерен аңлады. Хəзер алар,
киресенчə, хуҗалык исəбен камиллəштерү буенча
үзлəренең төпле тəкъдимнəре белəн чыга.
Шəриф басуы
Шəриф, уйларына бирелеп, ерак басуга килеп
җиткəнен сизми дə калды. Бу басу Шəрифкə аеруча
ошый иде. Ул җир эшкəртүне талəплəренə җиткереп
башкаруны да, ашлама кертүне дə бик тиз тоеп ала һəм
файдасын да шул елда ук күрсəтə. Шəриф үзенең иген
үстерү практикасында шуңа игътибар итте, басуларның
да кешелəрнеке кебек үк үзенчəлекле холыклары була
икəн. Кайбер басу, менə əлегесе кебек, əз генə игъ-
тибарны да сизə, аңа уңай җавап бирə, югары уңыш
үстереп игенчене куандыра. Шуңа бу басуда эшлəве дə
күңелле, өмет тə зур була. Икенчелəрендə нинди генə
алымнар кулланмыйсың, ə файдасы һаман күренми,
аның нəтиҗəсе килəсе елга, я аннан соңгы елда гына
күренə. Яисə бөтенлəй дə булмаска мөмкин.
Кешелəрне дə бит холыкларына карап шартлы
рəвештə өч төркемгə бүлəргə була. Кайсына яхшы
мөгамəлə белəн мөрəҗəгать итсəң, аның белəн таулар
актарырга мөмкин. Икенчесенə инде мондый караш
бөтенлəй нəтиҗə бирми, аңа бары тик каты куллы бу-
лырга гына кирəк, шул вакытта гына аны урыныннан
кузгата аласың. Ə инде өченче төркем белəн ничек
килешергə тырышсаң да файдасыз. Андый кешелəр
белəн уртак тел табу бик авыр, күп очракта хəтта
мөмкин дə түгел.
Ул басуга якынлашканда биш-алты комбайн ашлык
суктырып йөри иде. Башакларның туклыгына кара-
ганда, югары уңышка өмет итəргə була, дип уйлады
Шəриф канəгать төстə. Əмма комбайннар шəбрəк йөри
кебек тоелды. Болай ярамый бит инде, юкса беренче
генə ел эшлəмилəр бит. “Ни вөҗданың белəн ашык-по-
шык йөрмəк кирəк?” – дип ачуы чыкты Шəрифнең. Тиз
генə машинасыннан төште дə бер комбайнның артын-
нан китте. Күп тə бармады, кайбер башакларның җирдə
сузылып төшеп калганын күреп, йөрəге əрнеде. Ул
шəп-шəп атлап комбайн артыннан ашыкты. Куып җитə
алмасын аңлагач, адымын акрынайта төшеп:
– Тукта! Туктат комбайныңны! – дип кычкырды.
Тик тегесе комбайн гөрелтесе белəн Шəрифнең тавы-
шын ишетмəде. Ул арада булмый, арттан килгəн икен-
че комбайн, җыйгычына элəктереп, аны аягыннан екты.
Комбайн астында ук калмады калуын, тик шулай да ая-
гына баса алмады. Шəриф ни булганын аңлый алмый
да калды. Бер мизгел генə җир белəн һава аслы-өсле
килеп тəгəрəште дə бөтенлəй юкка чыктылар, ə үзе,
тигез җир булса да, түбəнгə, упкынга тəгəрəгəндəй
булды… Шул секундта ук бəрдергəн комбайнның
йөртүчесе, сикереп төшеп, Шəрифнең битенə иелде.
– Харап иттем бит, Шəриф абыйны! Комбайннан
салам төшкəнен карарга дип, бер мизгелгə генə артка
борылган идем. Кайсы арада килеп кергəнен дə абай-
ламый калдым шул… – дип кычкырып елап җибəрде.
Шунда килеп җиткəн комбайнчыларның берсе бу
комбайнчыны сугып җибəрде. Калганнары аларны ара-
лый башлады. Минут эчендə басудагылар барысы да
фаҗига булган урынга җыелды. Китте ыгы-зыгы. Берсе
алай да Шəрифнең йөрəк тибешен тикшереп карарга
уйлап, аңа таба иелде. Көчсез генə йөрəк тибешен ча-
малап:
– Шəриф абый исəн!.. Исəн! Тиз генə ашыгыч ярдəм
машинасы чакыртыгыз! – дип кычкырды.
Комбайн чыларның берсе ашыгыч ярдəмгə шыл-
тырата башлады. Озак тə көттерми килеп җиттелəр
тагын. Булдыра алган кадəр ярдəм күрсəтеп, район
үзəгенə алып киттелəр. Шулай ук районнан полиция
хезмəткəрлəре дə килеп җитте. Алар шунда булган-
нардан сораштырып, хəлне ачыкларга тырышты. Теге
комбайнчы егет булган хəллəрне елый-елый сөйлəп
бирде. Аны шулай ук район үзəгенə, полиция бүлегенə
алып киттелəр.
Халык бу вакыйганы бик авыр кичерде. Бу хəлне
алар һəркайсы шəхсəн үзлəренə килгəн зур кайгы итеп
кабул итте. Аның башкарган барлык эшлəре барысы да
халык мəнфəгатен кайгыртып тырышу иде бит. Шəриф
туган авылы өчен бөтен көчен салды. Югыйсə, аның үз
дөньясы үзенə бик җиткəн, җитеш тормышта яши иде.
Бар тырышуы халык өчен булды, һəм менə азагы ничек
тəмамланды.
Бу бит коточкыч гаделсезлек! Килеп чыккан вакыйга-
ны арада төрле фаразлар белəн юрарга тырышканнар
да булды. Шуларның берсе, элеккеге рəис көнлəшүдəн
теге егетне сатып алып оештырмады микəн, дигəн
шөбһəлəнү дə булды. Тик моны төп версия итеп алыр-
лык нигез табылмады.
Иң мөһиме, аның тизрəк савыгып аякларына басуына
өмет итəргə кала инде һəм шул өмет белəн яшəделəр.
Шəрифнең хəле турында яхшы хəбəр көттелəр.
Авылның өлкəн буын кешелəре, аның терелеп аякка
басуын Аллаһыдан сорап, ихластан догалар кылды.
Əгəр дə икенче кеше рəис булып килсə, бу ирешелгəн
уңышлар бер селтəнүдəн юкка чыгарга мөмкин бит –
халык шуңардан курыкты.
(Дәвамы бар.)
Фото: fotobank02.ru