Чәчмә әсәр
23 июль 2025, 04:25

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)

Малайлар Чилəбедə калды, шуңа күрə Сəкинə өйдə күп вакыт берүзе генə. Ара бик якын булмагач, уллары əти-əнилəре янына бик еш кайта алмады. Кайтсалар да, ялга гына, санаулы көн бик тиз үтə дə китə. Борылып карауга, китəр вакытлары да җитə. Аларны озаткач, əнилəре бик моңсуланып кала. Алар əти-əнилəренең авылга күчүенə бик шатланмаса да, соңга таба күнделəр инде. Аның каравы, менə кунакка кайтыр урыныбыз булды əле дип, шаяртып та алалар. Монда кайтып урнашкач, Сəкинəнең əти-əнилəре янына барулар да сирəгəйде, билгеле. Алар да Сəкинəлəрнең авылга кайтып урнашуына каршы килмəсə дə, əллə ни зур батырлыкка да санамадылар. Халыкта хатын-кызны муен дип исəплəп, “Муен кая бора, баш шунда борыла”, дигəн əйтем булса да, күп очракта муенга баштан килгəн боерыкны үтəргə туры килə.

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)

(Дәвамы.)

Алдагы төп бурычлар
Хəзер килəсе ел уңышын кайгыртыр вакыт җитте.
Ел да сынатмый торган культура – көзге арыш – чəчеп
калдыруга ныклы игътибар итəргə кирəк булыр. Шуның
белəн беррəттəн туңга сөрүне башкарып чыгарга
кирəк. Файдаланылмый кала килгəн җирлəрне эшкə
җигү турында да онытмаска кирəк. Соңгы вакытта чы-
гымнарны экономиялибез дип, туңга эшкəртү урыны-
на, дисклар белəн генə тырматып чыгу модага кереп
китте. Җирне болай эшкəртүнең үсемлек өчен бер фай-
дасы да юк, чөнки туфракның аскы өлеше үсемлекне
үстерүдə катнаша алмый. Бу ысулны бары тик ел коры
килгəндə генə куллану мөмкин, анда да əле ике-өч ел
рəттəн артык кулланмаска кирəк.
Шунсыз югары уңыш алуга һич өмет итеп булмый. Кал-
ганы Аллаһы Тəгалə кулында, əгəр дə Тукай əйтмешли,
җил дə вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуса,
югары уңышка исəп тотарга була. Арыш чəчкəндə орлык
таба алмау бераз тоткарлады тоткарлавын. Шулай да,
күршелəр ярдəме белəн бу җитешсезлек тиз генə уңай
якка хəл ителде. Җитəрлек мəйданда арыш чəчелде.
Туңга сөрүдə үзлəренең генə көче җитмəгəч, тагын
күршелəргə ялынырга туры килде. Үтенечлəрен
ки ре какмадылар. Килəсе ел өчен сыйфатлы орлык
хəстəрлəү əллə ни авыр кебек күренмəсə дə, монда да
җитди генə каршылыклар чыгып кына торды. Сөйлəшə-
сөйлəшə, районда җитəрлек орлык табып булмасын
Шəриф аңлады инде. Димəк, башка юлларны эзлəргə
кирəк.
Шунда Чилəбе өлкəсендə орлыкчылык белəн генə
шөгыльлəнгəн хуҗалыклар барлыгы исенə төшеп,
аларның берсенə шылтыратып карарга булды. Ул
берсүзсез ярдəм итəргə əзер булуын əйтте. Үзара
хəллəр белешкəч, заказларын телəсə кайсы вакытта
килеп алырга мөмкин булуын əйтте. Шəриф бу эшнең
үтəлешен тəэмин итүне агрономга йөклəтте.
Терлек башын арттыру, токымчылык буенча да эшне
тигез алып барырга кирəк. Токымлы маллар кайтаруга
үзебезнең республикада да байтак кына хуҗалыклар
уңышлы эш алып бара. Тик əлегə моның өчен җитəрлек
акча калмады, бик аяныч булса да, беразга кичекте-
реп торырга туры килə инде. Шулай да Уфага, авыл
хуҗалыгы министрлыгына мөрəҗəгать итеп карарга
булды. Бу юлы да ялгышмады: йөз баш токымлы тана
сатып алыр өчен ташламалы кредит алуга иреште.
Хəзер малларны кайтарганчы, аларны асрыйсы то-
ракны тəртипкə китерергə кирəк. Бу бурычларны ул
бригадирга һəм ферма мөдиренə йөклəтте. Гомумəн,
Шəриф һəр эшне билгеле бер кешегə йөкли иде, шун-
нан аның үтəлешен шəхсəн үзе контрольгə ала, əгəр
дə ул йомыш тиешле вакытында, я булмаса җиренə
җиткереп башкарылмаса, тегелəргə бик нык элəгə иде.
Шуңа да алар җитəкченең ачуына бер элəксəлəр, баш-
кача моңа юл куймаска тырышып, төгəл үтəп чыгарга
тырыштылар.
Боларыннан тыш алар Шəрифнең бөтен тырышлыгы
хуҗалык, халык өчен икəнен күреп торалар иде.


Яңа уңышка нигез
Менə язгы чəчүгə дə санаулы гына көннəр калды.
Тракторларны һəм чəчү техникасын тəртипкə ките-
реп бетерергə, ягулык һəм майлау материалларын
җитəрлек күлəмдə əзерлəп куярга кирəк. Шəрифнең
чəчү кампаниялəрен үткəрүе беренче генə булмаса да,
шактый дулкынланды.
Шөкер, уңышлы башкарып чыкты. Халыкның да
хуҗалыкның алга таба үрлəвенə ышанычы арта барды.
Моның өчен нигез дə юк түгел, рəиснең тырышлыгын
алар бик шатланып кабул иттелəр.
Эшенə мондый да җаваплы карап, җан атып эшлəгəн
җитəкченең күптəн туры килгəне юк иде. Шуңа да
аларның Шəрифкə булган ихтирамнары көннəн-көн үсə
барды, ышанычлары артты. Ул, үзенең эшен башкарам
дип, чаба да чаба. Вакыт та шəп бара, син өлгерəсеңме-
юкмы, анысын уйлап та карамый. Шулай бит ул, эшең
никадəр күбрəк, вакыт шулкадəр тизрəк үтə, күп очрак-
та җитми дə кала əле. Менə əле дə яңа гына чəчүне
төгəллəгəннəр иде, күп тə үтмəде, терлеклəргə кышкы-
лыкка азык хəзерлəү башланды.
Авыл хуҗалыгының сəнəгатьтəн аермасы шунда:
агымдагы эшлəреңне килəсе айга калдырып булмый.
Терлек азыгы хəстəрлəүнең төгəллəнгəнен дə көтми,
урып-җыю эшлəренə кереп киттелəр. Бу хуҗалыкта
Шəрифнең икенче тапкыр урып-җыю эшлəрен башка-
руы иде. Үткəн ел кеше чəчкəн ашлыкны җыйса, быел
үзе чəчеп үстергəн икмəкне җыярга төште. Шуңа дул-
кынлануы да көчле булды.
Халык та эшкə җиң сызганып, илһам белəн тотын-
ды. Алардагы бу өметне сүндермичə, киресенчə, аны
ныгытырга тырышып, Шəриф күп көч салды. Басудан
кайткан мул уңыш барысының да күңеллəрен күтəрде,
тагын да тырышыбрак эшлəргə көч, дəрт бирде. Бигрəк
тə механизаторларның хезмəте аеруча мактауга лаек
булды. Күренеп тора: алар басу кораблары белəн кыр-
ларны иңлəп уңыш җыюны сагынган. Соңгы елларда
Себердə эшлəп йөрсəлəр дə, алар бит җан-тəннəре
белəн басу хезмəтчəннəре. Вакыт белəн исəплəшмичə,
коры көннəрнең һəр сəгатен файдаланып калырга ты-
рыштылар.
Эш бит əле уңышны басудан җыеп кайтару гына
түгел, аны ындыр табагында эшкəртеп, урнаштыра ба-
рырга да кирəк. Бу эштə күпчелек хатын-кызлар булды,
хəтта үсмерлəр дə читтə калмады. Шуның нəтиҗəсендə
бернинди өзеклеклəргə юл куелмады. Кыскасы, урып-
җыюга бар халык җəлеп ителде.
Тырыша торгач, урып-җыю эшлəре дə артта калды.
Яңа сорт ашлык үзен-үзе аклады. Нəтиҗəлəр хəтта
көткəндəгедəн дə яхшы. Терлеклəргə дə кыш чыгарга
җитəрлек сыйфатлы азык хəстəрлəнде. Рəиснең дə,
халыкның да кəефлəре күтəренке иде.


Сəкинə
Шəриф туган авылына эшкə кайтып бераз вакыт
үтүгə, Сəкинə дə авылга кайтты. Ул үзе шəһəрдə
туып-үскəн кыз булса да, аңа авыл тормышы ят түгел.
Шəрифнең Чилəбе өлкəсендə совхозда баш инженер,
аннан совхоз директоры булып эшлəгəн дəверендə, ул
авыл тормышына тəмам иялəшеп өлгерде. Шуңа күрə
монда кайту да аның өчен əллə ни һуш китəрлек зур
могҗиза була алмады. Дөрес, яңа кешелəргə, икенче
төрле тормышка иялəшеп китүнең уңайсыз яклары
булмады түгел. Тик Сəкинə – андый сынауларны үткəн
кеше бит, авыр кичермəде. Белгечлеге буенча эш та-
былды, участок амбулаториясендə терапевт булып
эшли башлады.
Шунысы гына бераз ямансу: Шəриф гадəттəгечə
һаман эштə. Малайлар Чилəбедə калды, шуңа күрə
Сəкинə өйдə күп вакыт берүзе генə. Ара бик якын бул-
магач, уллары əти-əнилəре янына бик еш кайта алма-
ды. Кайтсалар да, ялга гына, санаулы көн бик тиз үтə
дə китə. Борылып карауга, китəр вакытлары да җитə.
Аларны озаткач, əнилəре бик моңсуланып кала. Алар
əти-əнилəренең авылга күчүенə бик шатланмаса да,
соңга таба күнделəр инде. Аның каравы, менə кунакка
кайтыр урыныбыз булды əле дип, шаяртып та алалар.
Монда кайтып урнашкач, Сəкинəнең əти-əнилəре
янына барулар да сирəгəйде, билгеле. Алар да
Сəкинəлəрнең авылга кайтып урнашуына каршы
килмəсə дə, əллə ни зур батырлыкка да санамадылар.
Халыкта хатын-кызны муен дип исəплəп, “Муен кая
бора, баш шунда борыла”, дигəн əйтем булса да, күп
очракта муенга баштан килгəн боерыкны үтəргə туры
килə.
Менə бит Шəриф кая бара, Сəкинə дə аның белəн
бергə. Ул шулай булырга тиеш тə инде. Алай булмаса,
икең ике якка тартса, бер-береңне аңлап, бер-береңə
булышып яшəмəсəң, матур дөнья корып булмый. Ə
Шəриф – бик хəстəрлекле кеше. Алар бернинди дə
мохтаҗлык кичермəсен дип тырыша. Эшендə булган
күңелсезлеклəрен өйгə алып кайтып, гаилəсен бимаза-
ламаска тырыша.
Тик Сəкинə ирендəге үзгəрешлəрне сизми калмый.
Аларны җылы мөнəсəбəтен, ягымлылыгын эшкə җигеп,
җиңелрəк үткəреп җибəрергə ярдəм итə. Бəхетле гаилə
өчен бу мөһим түгелмени? Əлбəттə, мөһим, мөһим генə
дə түгел, ə иң мөһиме.
Сəкинə Шəрифнең тагын бер сыйфатын аеруча их-
тирам итсə. Аның алдашмавы, туры сүзлелеге, ə инде
нəрсə вəгъдə итсə, таш яуса да аны үтəми калмавы.
Өйлəнешергə тəкъдим ясаганда да артыгын берни
дə вəгъдə итмəде. “Сəкинə, сөеклем! Əгəр миңа тор-
мышка чыгарга риза булсаң, мин бик шат булыр идем.
Тик башка кайберəүлəрдəй, миңа чыксаң, мин сине уч
төбендə генə утыртып йөртер идем, дип, алтын таулар
вəгъдə итеп сине ышандырырга тырышмыйм. Мин үзем
сиңа тугры ир, алдагы тормышыңда булдыра алган
кадəр таянычың булырга вəгъдə итə алам, монысына,
иркəм, һичбер шиклəнмə”, – дигəн иде.
Ул вакытта Шəрифнең шундый коры гына тəкъдим
ясавына бераз хəтере дə калган иде əле. Тормыш
Шəрифнең никадəр хаклы булуын күрсəтте, шуның
белəн бергə Сəкинəнең теге вакытта хəтере калуы да
бетте. Шəриф үзенең биргəн вəгъдəсенə тугры калды.
Кыскасы, Сəкинə аның белəн корган тормышларыннан
бик канəгать.
Ул арада ишек ачылганы ишетелде, аннан елмая
биреп Шəриф килеп керде.
– Менə, Сəкинə сөеклем! Мин кайтып та җиттем.
Хəллəрең ничек? Улларым китте дип һаман боегып,
ямансулап утырасыңмы? Ярар, менə күр дə тор, тагын
кайтып əнилəренең күңелен күтəреп җибəрерлəр əле.
Иң мөһиме – таза-исəн генə йөрсеннəр, – диде.
– Минем хəллəр менə шулай инде, үзең күргəнчə.
Үзеңнең эшлəрең ничек бара соң? Алар турында бер дə
сөйлəргə яратмыйсың. Əллə миңа бер дə ышанмыйсың?
– Юк ла, ышанмаганнан түгел бит ул, бу хуҗалык дип
минем янып йөрүлəрем дə җиткəн, сине аның белəн би-
мазаларга телəмим, – диде Шəриф.
– Ярар, сөйлəмəсəң сөйлəмəссең, шуны гына əйт тə:
əй йөгерəсең, əй йөгерəсең, кайсыгыз алга чыгар икəн
соң, синме, əллə хуҗалыкмы? – дип, шаярып сорашу-
ыннан туктамады Сəкинə.
– Юк, Сəкинə, без бит икебез бер рəттə барырга ты-
рышабыз, һəм ул шулай булырга тиеш тə. Беребез алга
чыгып, икенчебез артта сөйрəлə башласа, нинди дə
булса уңышка өмет итү авыр булыр иде. Əлегə кадəр
сынаткан булмады, алдагысын вакыт күрсəтер, – диде
Шəриф. Менə хəзер монда дүртенче ел эшлибез бит.
Байтак кына уңышларга да ирештек, тик алда бурычлар
тагын да күбрəк. Шуларны башкарып чыксак, халыкның
тормышы тагын да яхшырыр иде, – дип хыялланып,
тирəн уйларына чумды.
Мондый вакытта Сəкинə аңа комачауламаска ты-
рыша. Шəриф алда тагын нинди үзгəрешлəр кертергə
исəплидер, анысын əлегə үзе генə белə торгандыр
инде.


Ярдəмче хуҗалыклар
Киңəшмəлəрнең берсендə рəис халык белəн берен-
че очрашуда ук телгə алган максатны – җитештергəн
продукцияне эшкəртеп сатуны оештыру турында сүз
кузгатты.
– Хəзер күрүегезчə хуҗалыкта эшче көчлəр җитəрлек.
Себердə эшлəп йөргəннəр барысы да үзебезнең
хуҗалыкка эшкə кайтып беттелəр диярлек. Тик нигə
без савылган сөтне бик түбəн хакка сөт кабул итү пунк-
тына ташыйбыз соң? Бераз өлешен катыкка, каймак-
ка, эремчеккə əйлəндереп сатуны оештырганда, күпкə
отышлы булыр иде бит.
Тагын менə терлек итен сатуны карасак, аны тере
килеш илтеп сатуга караганда, ит, колбаса, пилмəн
итеп, кибетлəргə чыгарылса, бу да бит керемне бермə-
бер арттырыр иде.
Элек-электəн эшлəп килгəн тегермəн дə инде күптəн
эшлəми, ə халык тегермəнгə күрше авылларга йөрергə
мəҗбүр. Аның эшен башлап җибəрергə əллə ни өстəмə
чыгымнар да кирəкми, чөнки ул бит эшлəп туктаган,
яңадан корасы юк. Хуҗалык та, халык та төзү эшлəре
алып бара, ə такта ярдырырга пилорамага шулай
ук күрше авылларга йөрибез – болар бит барысы да
безнең хуҗасызлыктан гына килə. Дөрес, əлегə кадəр
без бөтен игътибарны басучылык белəн терлекчелеккə
юнəлттек. Минемчə, бу бик дөрес, төп юнəлеш. Хəзер,
кайбер уңышларга ирешкəч, икенчесенə тотынырга бик
вакыт.
Кыскасы, бу йомышларын үтəргə, киресенчə, күрше
авыллар үзлəре безгə килсен. Менə шул вакытта
безнең эшебез башкаларга да күренер, файдасы да
булыр, – диде ул, сүзен тəмамлап.
Рəиснең бу тəкъдимнəрен киңəшмəдə катнашу-
чыларның барысы да хуплап чыктылар, ə кайберлəре
өстəмəлəр дə тəкъдим иттелəр.
Əлеге киңəшмəдə тагын бик мөһим бурыч турын-
да сүз барды. Ул хуҗалык исəбен кертү турында
иде. Икътисадчы булып эшлəгəн Фəһимə исемле кыз
бу турыда кыскача таныштырып чыкты. Тик монда
канəгатьлəнерлек бер хəбəр дə булмады.
– Коллективларга заданиелəр җиткереп карадык, тик
аның белəн кызыксынган кеше табылмады. Дөресен
əйткəндə, өстəн килгəн бу тəкъдимнəр хуҗалык өчен
бик уңайсыз булып чыкты. Прогрессив тарифларны
дөрес кулланам дисəң, һəрбер эшчегə үзенə бер хи-
сапчы куярга кирəк. Менə шуңа аны белгечлəрдəн дə,
эшчелəрдəн дə кабул итүче булмады, – дип, башын
аска иеп, бөтенлəй туктап калды.
Димəк, эш əлегə бөтенлəй урыныннан кузгалмаган
булып чыкты.
– Бу эшне нəтиҗəле итеп оештыру өчен, ике төп
күрсəткечне дөрес кулланырга кирəк. Беренчедəн,
артык җитештерелгəн продукция суммасының бер
өлешен коллективка премия итеп түлəргə. Икенчедəн,
күпмедер суммага экономия ясыйлар икəн, моннан да
күпмедер өлешен аларга шулай ук премия итеп язар-
га. Тик бу эшне бик аңлап эш итəргə кирəк. Задание-
не исəплəгəндə ул төрле яктан нигезлəнгəн булырга
тиеш. Əгəр задание үти алмаслык югары булса, ул
инде эшчелəрдə кызыксыну уятмаячак, ə тиешеннəн
түбəн икəн, ул вакытта инде бу хуҗалык исəбе зыян
гына китерəчəк. Икенче төрле əйткəндə, хуҗалык исəбе
кешегə дə, хуҗалыкка да файдага эшлəргə тиеш. Менə
шул юнəлешлəрдə уйлап, хисапларыгызны əзерлəгез,
аннан тагын карап, фикерлəшербез, – дип, Шəриф
үзенең тəкъдимен əйтте.
Киңəшмəдəн соң кайтышлый Шəриф Гыймран бабай
янына сугылып чыгарга булып, тыкрыкка борылды.
Шунда юлның начарлыгына игътибар итеп, социаль
проблемалар читтə калып баралар икəн, бу хакта истəн
чыгармаска кирəк булыр, дип уйлап куйды.
Гыймран бабай янына бу арада кергəне юк иде. Бабай
тагын да бетеренə төшкəн, бик нык ябыккан, яңак
сөяклəре калкып чыккан. Шəрифнең керүенə күңеле
булып, йөзендə елмаю чагылышлары сизелеп калды.
Бераз эндəшмирəк ятканнан соң, бик үк җиңел булма-
са да, сөйлəшə башлады. Шəриф Гыймран бабайның
хəллəре белəн кызыксынды.
– Безнең тарафтан берəр яклап ярдəм-фəлəн
кирəкмиме? – дип, кулыннан килгəн кадəр ярдəм-
лəшергə əзерлеген белдерде.

(Дәвамы бар.)

Фото: fotobank02.ru

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас