Чәчмә әсәр
22 июль 2025, 15:13

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)

Элекке рəис хуҗалыкка яңа җитəкче килгəч сагаеп калган иде – юкка булмаган икəн. Əгəр дə үзенең урынында калган агроном егет кенə булса, бу хəллəр килеп чыкмаган булыр иде. Хəзер соң инде, берни эшлəр хəл юк. Саткан техникаларны да арзанга сатылган дип ачыклаганнар бит əле.

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)

(Дәвамы.)

Мондый мисалларны башка юнəлешлəрдə дə ките-
рергə була. Билгеле, болары əлегə безнең өчен
килə чəккə буласы өметлəр генə, шулай да моңа ом-
тылып яшəргə, эшлəргə кирəк. Кыскасы, бөтен бул-
ган мөмкинчелекне дə, əгəр аның хуҗалык өчен
файдасы булырдай күренə икəн, файдаланырга кирəк.
Белүегезчə, мине язмыш чит якларда төрле сынаулар
белəн чыбыркылап йөртте. Мин кайда гына булсам да,
туган авылымның уңган җегəрле халкы белəн горур-
ландым. Сезнең ирешкəн уңышларыгызга ихлас куана
килдем, булган җитешсезлеклəрегезне дə авыр кичерə
идем. Бүген дə килеп, туган авырлыкны нəтиҗəле итеп
җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Авылдашлар, ничек уй-
лыйсыз? Тормышыгызның яхшы якка үзгəрүен телисез-
ме? Колхозны аякка бастырабызмы?
Шунда күплəр: “Эшлибез, эшлибез. Аякка бастыра-
быз колхозны!” – дип дəртлəнеп китте.
Шəриф, сүзен дəвам итеп: “Алай булгач, килештек,
иртəгəдəн менə шул юнəлешкə бөтен көчебезне салып
эшли башларга кирəк!” – дип, сүзен бетерде. Аның
кəефе җыелыштан соң бераз күтəрелгəн иде. Нинди
дə булса зур нəтиҗəлəргə өметлəнергə ерак булса
да, бəлəкəй генə ышаныч чаткысы чагылып киткəндəй
булды. Шəриф өчен монысы да бер уңай борылыш иде.
Идарə итүдə беренче адымнар
Шəриф район хакимиятенə барып килергə булды.
Башлык Шəрифне бик җылы каршы алды. Хуҗалык ту-
рында кызыксынып сорашты. Шəриф басудагы, ферма-
дагы хəллəр турында, анда малларга ашатырга берни
дə калмаганлыгы турында зарланып сөйлəп алды.
Шулай ук халык белəн күзмə-күз сөйлəшүе турында
да əйтергə онытмады. Аның башлыкка беренче гозере
шул булды:
– Бүгенге көндə терлек алдына салырлык азык белəн
ярдəм итəрдəй хуҗалык булмас микəн? – диде.
Башлык, бераз уйланып торгач:
– Менə үзегезнең күршедəге хуҗалык бүгенге көнгə
кадəр иркен генə килде. Сөйлəшеп карарга кирəк. Бəлки,
сезнең бəхеттəн аның андый байлыгы калган булуы
да мөмкин, – диде. – Əлегə син мондагы кешелəрне
белмисең бит əле, ярар, хəзер үзем сөйлəшеп ка-
рыйм, – дип, телефон трубкасына үрелде. Башлыкның
телефоннан сөйлəшүенə караганда, Шəрифнең юлы
уңардай сизелде.
Эшне иртəгəгə калдырмыйча, юл уңаеннан шул
хуҗалык рəисенə дə кагылып чыгарга булды. Урта
яшьлəрдəн олырак күренсə дə, əле типсə тимер
өзəрдəй, бик җегəрле иде ул. Электəн үк бергə эшлəгəн
хезмəттəше белəн күрешкəндəй, бик ачык, ихлас
күреште. Шəрифнең нинди җиллəр белəн бу якларга
килеп чыгуы турында кызыксынды. Аның шул авыл-
да туганлыгын, чит якларда яшəргə туры килүен дə
ишеткəч, бөтенлəй ачылып китте.
– Болай булгач, күрше генə түгел, якташ та булабыз
икəн əле. Ярар, бик əйбəт булган кайтуың, бергə-бергə
эшлəрбез, – диде. – Тик миңа шунысы гына аңлашылып
бетми: ничек шундый җылы урыннан авылга кайтырга
булдың соң? Югыйсə, андый урынга элəгү өчен күпме
хыялланып йөрсəлəр дə, төшлəренə дə керми бит.
Нинди хуҗалыкка диген əле, районда иң беткəне бит
ул, – диде, аптырый биреп.
– Туган як, туган авыл тартты инде. Читтə дə байтак
кына йөрелде бит инде, сагыну да үзенекен иткəндер.
Кыскасы, мине язмыш кире авылга кайтарды, – диде
Шəриф.
– Мин болай гына кызыксындым, анысын үзең уйлап
хəл иткəнсеңдер инде. Кайткач, бик əйбəт булган. Шу-
нысын да əйтим, моны үзең дə күреп өлгергəнсеңдер
инде: авыр булачак. Мал азыгына килгəндə, əлбəттə,
булышырбыз, мондый вакытта бер-береңə ярдəм
кулы сузмый булмый бит. Иртəгə үк кешелəрең килсə
дə була, – дип, Шəрифнең күңелен күтəреп җибəрде. –
Минем ишетүемчə, сезнең хуҗалыкка ревизия килгəч,
элеккеге рəис бик пошаманга калган икəн, дилəр.
– Аларын ук югарыдагылар хəл итəр инде, – диде
Шəриф.
Ул моннан йомышы үтəлгəнгə күңеле булып чыкты.
Беренче йомыш, бəлəкəй генə булса да, хуҗалык өчен
бүгенге көндə бик əһəмиятле иде бит. Килəчəктə йо-
мышлар бик күп булыр, бəлəкəйлəре генə түгел, зур-
раклары да.
Шəриф авылга кайтканда караңгы төшə башлаган
иде. Кичке оператив киңəшмəдə бүгенге эшлəргə кыска-
ча йомгак ясалды. Иртəгəсе көнгə эшлəр билгелəнде.
Ферма мөдиренə күрше хуҗалыктан мал азыгы алып
кайту йөклəтелде. Бу сөйлəшүлəрдəн соң өйлəренə та-
ралыштылар.
Икенче бер авыр проблема: халыкны ничек эшкə
җəлеп итəргə? Əйе, аның юллары билгеле: ышаныч-
лы эш урыннары һəм хезмəт хакы. Тик аларны бит əле
электр кабызгычын тоташтыргандай гына бүген-иртəгə
эшкə җибəреп булмый. Хуҗалыкта калган техника да
бармак белəн генə санарлык. Ул барлы-юклы техника-
да эшлəргə механизаторлар да юк дəрəҗəсендə.
Бу проблемалардан чыгу өчен, күрəсең, банктан
ссуда алырга туры килер. Тик таралып бетү алдында
торган хуҗалыкка кем финанс ярдəм күрсəтəм дип
ашкынып торыр икəн соң? Бу мəсьəлəдə булышлык
сорап тагын район хакимиятенə мөрəҗəгать итəргə
туры килер инде. Шулай көн артыннан көн тезелеп үтə
торды, ə проблемалар арта гына барды.
Менə урып-җыю да килеп җитте. Җыеп аласы уңыш
күп булмаса да, эш бик əкрен барды. Техника бик түбəн
дəрəҗəдə, запас частьлəр җитешми. Дөрес, алар мах-
сус кибетлəрдə тулып ята, акчаң гына булсын. Менə
шул-шул, акчаң булса, ə бездə анысы да юк, монысы да...


Ревизия йомгаклары
Ниһаять, озакка сузылган ревизия дə тəмамланды.
Тик аның нəтиҗəлəре генə берсен дə куандырмады.
Шулар арасында иң борчылганы элеккеге рəис бул-
гандыр. Əйе шул, ачылган җитешсезлеклəрдəн чəчең
үрə торырлык. Хуҗалык милкен үзлəштерү очраклары
да җитəрлек ачыкланган. Булган малны, техниканы бик
түбəн хакка сату, чит-ятларга бөтенлəй бушка əрəм-
шəрəм итү очракларына юл куелган.
Кыскасы, ревизия нəтиҗəлəре көткəнгə караганда да
күпкə күңелсезрəк булды. Җитешсезлеклəрне тикшерү
район хакимияте утырышында барды. Билгеле, монда
төп катнашучы буларак, əлеге вакытта ашлык кабул итү
оешмасына директор булып урнашкан элеккеге рəис тə
чакырылган иде.
Хакимият башлыгы:
– Ничек син күрə торып хуҗалыкны шулкадəр
бөлгенлеккə төшерə алдың? Бөтен эшчəнлегеңне
фəкать шуңа юнəлтеп эшлəгəн хəлдə дə бу максат-
ка ирешү җиңел булмас иде. Ник соң бушка тараттың
хуҗалык мөлкəтен? – дигəн сорауга:
– Җитештерүне алып барырга финанслар җитми иде
бит. Шуннан килеп чыкты инде, – дип акланырга тыры-
шып карады ул.
Тик моның нигезле аңлату булмавы утырганнарның
барысына да бик ачык иде. Бу утырышта авыл хуҗалыгы
бүлеге начальнигы да хуҗалыкны тиешле контрольдə
тотмаганы өчен шелтə ишетте. Утырышта кабул
ителгəн карар буенча ревизия материалларын хокук
саклау органнарына бирергə, диделəр. Хуҗалыкка
килгəн зыянны каплатырга кирəклеген билгелəделəр.
Сатылган техниканы кире хуҗалыкка кайтару буенча
эшлəр башлангач, сатып алучыларның аларны бушка
яисə арзан гына хакка алмаганлыклары ачыкланган.
Болай гына да бетмəде: элекке рəискə яңа эш уры-
ныннан китəргə туры килде. Шулай да канунсыз та-
ратылган техниканың байтак өлешен хуҗалыкка кире
кайтаруга ирештелəр. Урып-җыю барышында техника
паркының көтмəгəндə тулыланып китүе хуҗалык өчен
бик уңай булды. Таратылган малның кире кайтарылуы
халыкта ышаныч чаткыларын уятып җибəрде. Димəк,
гаделлек əлегə бөтенлəй үк бетмəгəн, аның өчен чын-
лап көрəшкəндə, авырлык белəн булса да, кайбер
нəтиҗəлəргə ирешеп була икəн.
Суктырып алынган бөртеклелəрнең гектар куəте
югары булмаса да, иген җирдə ятып калмады. Ашлык-
ның сыйфаты бер генə дə мактанырлык түгел иде.
Дөресен əйткəндə, басуларга нинди орлык чəчелгəнен
дə белүче булмады.
Шəриф шуны яхшы аңлады: килəсе елга бу орлык
белəн калырга ярамый. Шуңа күрə яңа уңыштан алын-
ган ашлыкның бераз өлешен орлык фондын яңарту
өчен калдырсалар, икенче өлеше терлеклəргə азык за-
пасы булды. Өченче өлешен, күп булмаса да, халык-
ка тараттылар. Башка елларда халыкка ашлык тарату
бөтенлəй юк дəрəҗəсендə генə булгач, кешелəр моны-
сын да бик куанып кабул итте.


Элекке рəис
Элекке рəис хуҗалыкка яңа җитəкче килгəч сагаеп
калган иде – юкка булмаган икəн. Əгəр дə үзенең уры-
нында калган агроном егет кенə булса, бу хəллəр килеп
чыкмаган булыр иде. Хəзер соң инде, берни эшлəр
хəл юк. Саткан техникаларны да арзанга сатылган дип
ачыклаганнар бит əле. Алар бер дə арзанга сатылма-
ган иде, үз хакына киттелəр. Сатудан кергəн акчаны үз
кесəсенə генə салды. Хуҗалык кассасына, исем өчен
генə, күпмедер өлешен генə кертə барды. Тикшерү ва-
кытында менə бу фактларны да тулысынча ачыкла-
дылар. Сатып алучылар яшерми-нитми асылда күпме
түлəгəнлеклəрен сөйлəп бирделəр. Бу фактлар, бил-
геле, юл куелган хуҗасызлыкка караганда да начаррак
иде. Чөнки бу хуҗалык финансларын турыдан-туры
үзлəштерү булып санала бит. Ə моның өчен берсенең
дə башыннан сыйпамыйлар. Əлеге мутлашулардан
кергəн акчаларның күбесен хуҗалыкка кайтарса да,
җинаять җаваплылыгын өстеннəн төшермилəр икəн
əле. Аның өчен җавап бирəсе алда.
Заманында югарыда утырган күплəргə хуҗалык малы
белəн ярдəм итсə дə, хəзер аңа борылып караучы да
булмады, бу хəлдəн коры чыгарга булышу турында сүз
дə юк инде. Менə шулай ул, кулыңнан мал китсə, дус
булып йөргəннəр дə артларына борылып баса. Ə нигə
аптырарга, ул бу турыда электəн үк белə иде бит, бүген
килеп, үз җилкəсендə татыды. Хакимият утырышында
да алар бар иде, тик аны яклап берсе бер сүз эндəшсə
икəн!
Яңа рəисне əзрəк селкетеп алырга кирəк əле, дип уй-
лады ул. Беркөн, үзенең авылда калган куштаннарының
берсеннəн ишетүенчə, Шəрифнең уңышны җыеп
бетергəч, килəсе елга җитəрлек күлəмдə орлык за-
пасы калдырмый торып, ашлыкны халыкка таратуын
ишеткəч, моның ни максаттан, ни өчен эшлəнгəнен
белсə дə, бу турыда югарыга шикаять язарга булды.
Бəлки, бу тикшеренүлəр белəн йөреп вакытларын
сарыф итсəлəр, аның үзен тикшерү арткарак планга
күчəр иде, дип өмет итте ул.
Шикаятьне тикшерергə озакка сузмыйча барып та
җиттелəр. Хуҗалыкта бу хəлне, яздан бик түбəн сый-
фатлы орлык чəчелү сəбəпле, килəсе елга чəчəргə
калдырырлык түгел иде, дип аңлаттылар. Яңа чəчүгə
югары класслы орлык алмый торып, югары уңышка
өмет юклыгын сөйлəделəр. Алмаш фондка дип кал-
дырган ашлык сыйфатын тикшерү нəтиҗəлəренə күз
салгач, барысы да аңлашылды. Үзлəре гафу үтенеп
кайтып киттелəр.
Кешегə яла ягу дип, шикаять язучының үзенə тегелəре
өстенə тагын бер административ җаваплылык өстəлде.
Бу гамəле үзенə бумеранг булып кире кайтып, чүп
өстенə чүмəлə өйгəн кебек кенə килеп чыкты.
Ялгышуын бик аңлады да соң, тик эш үткəч, терсəкне
тешлəп булмаган кебек, акка кара белəн язып биргəнне
дə кире кайтарып алып булмый. Кылган хəрəмлəшүлəре,
җитешсезлеклəре өчен җавап бирəсе өстенə ул бит
əле эшсез дə калды. Аңа хəзер җитəкче эшен беркем
дə ышанып тапшырмаячак инде. Ул хуҗалыкка рəис
булып баруына хəзер килеп үкенде. Тик аннан кемгə
файда соң? Үтелгəн гомер юлын үзгəртеп, яңадан баш-
лап булмаган кебек, моны да үзгəртеп булмый инде.

(Дәвамы бар.)

Фото: fotobank02.ru

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас