

(Дәвамы.)
Тəслимə апа
Шəрифнең ничə еллар үткəч шулай кайтып төшүенə
Тəслимə апа берчə аптырады, берчə бик куанды. Ни
дисəң дə алар бит якын күршелəр иде. Əти-əнилəре
белəн бик тату, дус булып яшəделəр. Əй, бу сугыш
дигəннəре кемнəргə генə күпме золым китермəде бит!
Əгəр дə ул елларда илебездə тынычлык булган булса,
Шəрифнең балачагы да мондый авырлыкларга дучар
булмаган булыр иде дə соң. Əти-əнисенең тигез кана-
ты астында иркə малай булып үсеп җитəр иде. Юк шул,
дөнья тəгəрмəче бөтенлəе белəн кире якка тəгəрəп,
илебезне ачы зур сынау упкыны алдында китереп ба-
стырды. Бу упкыннан котылу бик авыр булды, күпме
корбаннар алды, күпме югалтулар кичерелде.
Тормышның рəхимсез сынауларына түзə алмыйча,
тегендə-монда сугылып, сикəлтəлəренең берсендə
тəгəрəп төшеп калучылар азмыни? Ул елларда бит
мондый язмышка дучар булучылар күп иде.
Дөрес, хөкүмəт ул балаларны ялгызларын гына кал-
дырмаска тырышты, балалар йортлары күп булып,
анда тəрбиялəнүчелəр дə шактый иде. Алар арасын-
нан бик күп күренекле кешелəр чыкты. Тик шулай да
хөкүмəт күпме генə игътибар бирмəсен, барыбер əти-
əнине алыштыра алмый шул.
Шəрифкə тырышлык, күрəсең, нəселдəн килгəндер.
Аның əтисе дə, əнисе дə бик тə уңган, авылның ихти-
рамлы кешелəре булдылар. Əгəр дə таза-исəн булса-
лар, нинди зур эшлəр башкарырлар иде дə соң.
Сугыш чорының авыр еллары. Фермадагы маллар-
га печəнне кыш буе урманнан ташып ашатырга туры
килə. Тəслимə апаны Шəрифнең əнисе Хəмдия белəн
ерак урманга печəн алып кайтырга җибəрделəр. Җигеп
киткəн атлары бик арык, үзлəре кебек аларның да
хəллəре чамалы гына инде. Ə барасы җир бик ерак,
тугыз чакрымлап. Кышкы көн нəрсə инде ул, иртəн
таңнан чыгып китсəлəр дə, көн урталарына гына барып
җиттелəр.
Ике чанага печəнне төяп бетергəнче, караңгы яхшы
гына төшкəн иде инде. Шулай итеп, кайтырга төнгə таба
гына кузгалдылар. Төнгелеккə бөтенлəй салкынайтып
җибəрде. Көндез печəн төягəндə тирлəп эшлəгəч, чана
өстендə хəзер нык өшетə башлады. Икесенə бер толып
галəмəте бар, ул да тишек-тошык. Шулай да толып
толып инде, аз булса да җылы бирə. Алмашлап киенеп,
җылынып алырга тырыштылар шулай.
Шəп кайтып булмый, атлар бик нык арыды. Хəмдия
апа: “Шəриф үзе генə калды, нишлəр? Куркып елап
бетəр инде”, – дип пошаланды. Авылга якынайган-
да төн урталары узган иде. Менə кайбер өйлəрдəге
лампаларның саран утлары күренə.
Шунда кинəт кенə атлар тынычсызланып, пошкыра-
пошкыра урыннарында тыпырчына башлады. Башта
хатыннар аптырап калды. Карасалар, алдагы юлга ике
бүре аркылы баскан. Караңгыда күзлəре куркыныч ял-
тырап, янып тора. Хəмдия белəн Тəслимə дə куркып
калдылар. Кая барасың соң? Бер җирдəн дə ярдəм
көтəр өмет юк.
Шунда Хəмдия: “Əйдə, кулларга сəнəклəрне тота-
быз да, каршыларына барабыз, ни булса, шул булыр,
үлəсе булса, сугышып үлəрбез. Иң мөһиме: курыкканны
күрсəтмəскə тырышырга кирəк. Тагын шунысы: алар-
га арт белəн борылырга ярамый”, – диде дə тиз генə
сəнəген элəктереп алды. Аның артыннан Тəслимə дə
шулай эшлəде. Хəзер икесе дə сəнəклəрне алга сузып,
аларга таба кычкыра-кычкыра, төрле тавышлар чыга-
рып баралар, үзлəренең тез буыннары калтырап тора.
Бүрелəр бер мизгелгə аптырашта калгандай булды,
бер-ике генə адым артка чикте.
Тик алар ике хатын-кызның нечкə тавышларыннан
көчсез затлар икəнлеген бик тиз аңлап алды. Шунда ук
артка чигүлəреннəн туктап калдылар да, тешлəрен ыр-
жайта биреп, алга таба омтылдылар.
Берсе алгы аякларына иелə биреп һөҗүмгə сикер-
де. Шул вакытта безнең хатыннарның куркуы каядыр
югалды, сəнəклəрен аңа табан төзəп басып калдылар.
Сикергəн бүре ничектер Хəмдия ягына туры килде.
Ул сəнəген бүренең күкрəгенə таба кинəт кенə борып
өлгерде. Ни гаҗəптəндер, теге бүре моны ислəми
калды, сəнəк япьлəренə килеп тə кадалды. Бу хəллəр
шулкадəр тиз вакыт эчендə булып алды, хəтта Хəмдия
үзе дə аңлый алмый калды. Əле ярый сəнəк сабының
арты юлның каты карына кадалып калган. Əгəр дə ул
шундый терəккə туры килмəсə, бүре аның бугазына
гына сикергəн булыр иде. Ничек булса да булды, ат-
ларга да зыян тиеп өлгермəде. Күрəсең, гомерлəре
бетмəгəн булгандыр инде. Аллаһы Тəгалə үзе саклап
калды. Бу хəлдəн соң икенче бүре үзе аларны ташлап
китте.
Хатыннар кочаклашып елап алды. Алар авылга таба
кузгалганда, инде таң беленеп килə иде, печəн өстендə
кайтканда да тез буыннары, тəннəре калтырап тора,
тик монысы инде өшүдəн түгел, ə əле генə булып үткəн
вакыйгадан.
Фермага җитеп, печəннəрне бушатып, атларны ур-
наштырганчы, ярты көн узып та китте. Бу ул елларда
күргəннəрнең бер мисалы гына. Ə мондый хəллəр бит
ул елларда даими рəвештə кабатланып торды. Хəмдия
бу үлемнəн исəн калса да, əҗəл аны урманда агач
кискəндə сагалап торган икəн. Аның үлеме бөтен авыл
халкы өчен зур тетрəнү булды. Бу хəлне Тəслимə апа
аеруча авыр кичерде. Бəлки, шуңадыр, Шəрифне ул
бик якын итə. Аның уңышларына да куанып бетə алма-
ды.
Ул вакытлар белəн чагыштырганда хəзер инде тор-
мышлар яхшырды. Тик менə эш ягына килгəндə генə
соңгы вакытларда өзеклеклəр китте.
Əгəр дə хуҗалык элеккечə гөрлəп эшлəп торган
булса, Тəслимə апаның да уллары авылны ташлап
чыгып китмəгəн булыр иде. Баштагы вакытларда аның
да малайлары ялга кайткан чакларында, авылда
берəр эш килеп чыкмас микəн дип, өметлəнеп караса
да, елдан-ел бу мөмкинлеклəр кими генə барды. Əгəр
күңеллəренə ятардай эш булса, һичшиксез, авылга
кире кайтырга əзер иделəр.
Шəриф – хуҗалык рəисе
Шулай уйлана торгач, Шəриф авылдашларының бу
тəкъдименə ризалашырга карар кылды. Ярар, кеше
эшлəмəгəн эш булмас əле, дип фикер йөртте ул. Ты-
рышып-тырышып та барып чыкмаса, нишлисең инде,
бөтен ил өстенə төшкəн проблема бит, аерым бер кол-
хозда гына коммунизм төзеп булмас инде, дип, үзен
тынычландырырга тырышты. Укуын тəмамлап совхоз-
га эшкə кайткан вакытларын искə алды. Ул вакытлар
икенче иде шул. Авыл хуҗалыгы үсешенə бик зур игъ-
тибар ителə килде, талəплəр дə җитди иде.
Тəслимə апасына кайткач, барысын да сөйлəгəч,
апаның шатлыгының чиге булмады:
– Əй, Шəриф балакаем, бигрəк əйбəт булган. Рəхмəт!
Синең мондый карарга килүең безнең авыл халкы өчен
зур шатлык. Безнең колхозга да алдагы көннəрендə
аягына басып, адəм рəтенə чыгарга насыйп итсен иде
инде. Аллаһы Тəгалə сине яңа эшеңдə ярдəменнəн
ташламасын. Иншааллаһ! – дип, үзенең фатихасын
бирде.
Районда да Шəрифнең кандидатурасына берсүзсез
ризалаштылар. Менə шулай башланып китте аның
туган авылында колхоз рəисе булуы. Казанның эченə
тирəнрəк кергəн саен, хəлнең никадəр мөшкеллеге
торган саен ныграк ачыла барды. Бу кадəр түбəнгə
тəгəрəгəн хуҗалыкны бөлгенлектəн чыгарып булыр
микəн? Лəкин артка борылырга соң иде инде.
Ул эшне ревизия үткəрүдəн башларга булды. Рай-
онда да бу фикерне хупладылар. Озак та көттерми,
ревизия ясаячак төркем килеп тə җитте. Шəриф үзе,
хуҗалык белəн якыннан таныша торырга дип, басулар-
га чыгып китте.
Алар ташландык хəлдə. Чүп үлəннəре генə түгел,
яшь агач үсентелəре таралып, басуларны каплап килə.
Озакка да бармый бу басулар шаулап торган яшел ур-
манга əйлəнəчəк.
Элек ферма дип йөрткəн бинага керсə, анда хəллəр
басудагы хəллəргə караганда да аянычрак. Маллар
каралмаган, хəтта аслары да чистартылмаган. Ахры-
сы, ашарга да күптəн салынмаган бугай. Кеше заты
килеп кергəнне күргəч, бар да дəррəү мөгри башла-
дылар. Шəриф, боларның ничек əлегə кадəр үлеп
бетмəгəннəренə аптырады. Ферма мөдире “эшлəргə
кеше юк, ашатырга азык юк” дигəн җаваплардан ары
китə алмады.
Кичен Шəриф хуҗалык белгечлəрен, урта звено
җитəкчелəрен җыеп сөйлəшеп карарга булды.
Башта əлегə кадəр рəис вазифаларын башкарып
килгəн Фəритне тыңлады. Берəм-берəм барысын
да тыңлап чыккач, ул шуны ачыклады: болар бары-
сы да сүлпəнлеккə, күңел төшенкелегенə бирелгəн.
Хуҗалыкның кайчан да булса алга барырына ыша-
нычлары, өметлəре бөтенлəй сүнгəн икəн. Монда əле
хуҗалык турында уйлаганчы, бу мəсьəлəдə байтак тир
түгəсе бар икəн шул. Хуҗалыкны аякка бастыру өчен,
иң беренче чиратта, халыкта ышаныч, өмет чаткылары
уятырга кирəк. Тик моңа ничек ирешергə соң?" Иртəгə
халык белəн дə сөйлəшеп карарга ният кылды.
Сөйлəшенгəн вакытка күп кенə кеше җыелды.
Җыелыш алдыннан аларның да сүлпəнлеген сизде
Шəриф. Җыелыш башланып киткəч, ул үзенең тəэссо-
ратлары белəн уртаклашты, хуҗалыкның һəлакəт ал-
дында торуына басым ясады.
– Авылдашлар! – дип эндəште ул аларга. – Бу килеп
туган проблема аерым бер кешенеке генə була алмый.
Ул бит авылыбызның яшəеше. Əгəр аның ныклыгы юк
икəн, анда яшəгəн халыкның да көнкүреше яхшы булыр
дип өмет итеп булмый. Барыбыз да бердəй булып, бер
йодрыкка укмашып тырышып эшлəгəндə генə уңай
нəтиҗəгə ирешергə мөмкин булачак. Бу баткаклыктан
чыгу юллары буенча кемдə нинди тəкъдимнəр булыр?
– дип, тагын халыкка мөрəҗəгать итте. – Сезнең бит
гомерегез шушы авылда үткəн, колхозның да төрле
чаклары булгандыр, тик барыбер яшəп килгəн бит əле.
Бүген соң, бу көрчектəн чыгу юлын күмəклəшеп тотын-
сак, табарга тиешбез бит? – диде.
Залны авыр тынлык билəп алды, берсенең дə үз фи-
керен ачыктан-ачык əйтеп саласы килмəде.
Ниһаять:
– Хəзер булмас инде, пажалый, – дип, урта яшьлəрдəге,
механизатор булса кирəк, сүз алды. – Əз генə элегрəк
булса, əллə ышанырга да булыр иде. Хəзер бит, үзегез
дə бик яхшы күреп торасыз: ике аягына гына түгел, дүрт
аягына да чүккəн хуҗалыкны бастырырга Хозыр Ильяс
үзе килсə дə булдыра алмас иде, мөгаен.
Кайберлəре, бу сүзлəр белəн килешкəндəй, ризалык
белдереп, башларын селкеп алды. Алай да, Шəриф бу
сүзлəр белəн бөтенлəй үк риза булмаган кешелəрнең
дə барлыгын чамалап алды.
Шунда икенче берсе, нəрсəдер əйтергə телəп, əкрен
генə торып басты да як-ягына каранып алды. Башка сүз
катар кеше күренмəгəч:
– Җəмəгать, бер яктан караганда, хуҗалыкның
бүгенге торышы белəн генə сүз йөртсəк, Галəветдин дə
хаклы кебек. Тик мəсьəлəне, минемчə, төрле яклап ка-
рарга кирəк. Əллə хуҗалык башыннан башлап, ал да гөл
булып, менə бүген генə көрчеккə килеп терəлгəнме? Юк
бит, барыгыз да белəсез, аның төрле вакытлары булды:
заманасына карап абынган чаклар да, җитештерүдə
югары күрсəткечлəргə ирешеп дан казанган чаклар да –
барысын да кичерде ул. Тик юкка чыкмады, ничек тə
баруын дəвам итте. Бүгенге вəзгыятьне карасак, əйе,
авыл хуҗалыгына булган игътибар күренеп кимеде.
Шулай да əлеге хəлдə дə тотрыклы хуҗалыклар аз
түгел бит. Димəк, без аларга карап та сабак алырга ти-
ешбез. Бүгенге көн талəплəренə җавап бирерлек итеп
хуҗалыкны алып барырга, продукция җитештерүне
торгызырга кирəк. Минемчə монда башкача юл юк, –
дип, сүзен тəмамлады.
Халык арасында тагын җанлану əсəре сизелеп
киткəндəй булды. Бу юлы инде халыкның күбесе бу
сүзлəр белəн килешеп: ”Əйе, əйе, бик дөрес əйтте
Илдар”, – дип, аның фикерен якладылар. Тагын берничə
кеше чыгыш ясап, хуҗалыкны аякка бастырырга көч са-
лырга кирəклегенə басым ясадылар.
Шəриф: “Əлегə өмет юкка чыгып бетмəгəн икəн, дөрес
юнəлеш табып, халык белəн бергə килешеп эшлəгəндə
нəтиҗəгə ирешеп булырга тиеш”, – дип, җиңел сулап
куйды.
Азактан сүз алып, болай диде:
– Хөрмəтле авылдашлар! Менə без сезнең белəн
бүген бик мөһим мəсьəлə тикшерəбез. Безнең нинди
карарга килүебезгə карап, авылыбызның килəчəге хəл
ителəчəк. Менə мин үзем шəхсəн бүген авылдашла-
рым белəн сөйлəшүдəн канəгать булдым. Димəк, авыл
язмышына күбегез битараф түгел. Эшнең башында
монысы иң беренче шарт булып тора да инде. Калга-
ны инде барыбызның да тырышлыгыннан тора. Əгəр
барыбыз да, булсын, дип тотынсак, без, һичшиксез,
үзебез өмет иткəн нəтиҗəлəргə ирешми калмабыз.
Хуҗалыкны уңышлы итəргə уйласак, боларда гына да
тукталырга тиеш түгелбез əле. Авыл хуҗалыгы про-
дукциясен сату чимал итеп сатуга гына торып кала бит.
Эшкəртү предприятиелəре аларны ахыргы продукт-
ка җиткереп кибетлəргə чыгаралар. Алар шулай бик
зур табышлар ала. Ə нигə безгə дə бу функциялəрнең
булдыра алган кадəрен үзебезгə алмаска? Əгəр телəк
булса, моны башкарырга була. Монда безнең өчен уңай
яклары күбрəк тə əле, алар кирəкле чималны читтəн,
ягъни бездəн хəстəрлəргə мəҗбүр була, ə болар бары-
сы да безнең үзебездə. Мисал өчен, менə ипи пешерү,
пилмəн җитештерүне генə алып карасак, аларны оеш-
тыруга əллə ни зур чыгымнар да кирəкми бит. Шуның
белəн бергə күпме кешегə өстəмə эш урыннары булдырылыр иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: fotobank02.ru.