

Туган якка омтылу
Малайлары инде институт тəмамлап, икесе дə за-
водта эшлəп йөри. Өйлəнергə бик ашыгып бармыйлар
əлегə, ярар, анысы аларның шəхси эшлəре инде.
Туган ягын бик сагына Шəриф, бу хис олыгая барган
саен көчəя генə бара икəн. Күпме мəртəбəлəр кайтып
килергə дип ашкынып караса да, телəгенə əлегə кадəр
ирешə алмады. Вакыт юкка сылтану да бик үк дөрес
түгел инде, югыйсə, күплəр бу сəбəпне беренче урынга
куярга ярата. Туган илгə кайтырга, ялан тəпи йөгереп
йөргəн юллардан, чирəмнəрдəн лəззəтлəнеп атларга,
балачак хатирəлəрен яңартып килергə вакыт табып
булмыймыни? Була əлбəттə, тик моңа телəк кенə кирəк.
Моны Сəкинə дə сизми түгел иде. Аның: “Шəриф,
күреп торам, туган илеңне, туган ягыңны бик сагынасың
бит. Болай өзгəлəнгəнче бер кайтып, күреп кил”, – дигəн
сүзе дə бер этəргеч булды. Ə бүген туган җиренə аяк ба-
скач, нинди генə хислəр кичермəде. Аны хəтта аңлатып
бетереп тə булмый икəн.
– Менə, Тəслимə апа, авылдан чыгып киткəч, тормы-
шым шул сөйлəгəн сукмактан барды инде, – дип туктап
калды Шəриф.
Тəслимə апа бу тарихларны тыңлаганда еламый
түзə алмады. Əңгəмə беткəч тə əле, озак кына уйланып
утырды да:
– Əй, Шəриф балакаем, синең нинди авырлыклар
белəн башланган балачагыңның шундый уңышлы
дəвам итүенə мин, мин генə түгел, бөтен авыл халкы
бик шатланабыз. Нинди генə авырлыклар күрсəң дə
бөгелеп төшмəгəнсең, чын кеше булырга телəгең,
омтылышың көчле булган. Язмыш сине шулай төрлечə
сыный-сыный туры, тигез, олы юлга алып чыккан да
инде. Укып чыгып, зур урыннарда да эшлəгəнсең менə.
Алдагысы вакытта да уңышлар һəрвакыт юлдаш бул-
сын үзеңə, бары шатлыклар, куанычлар гына алып кил-
сен, гаилə бəхетлəре ташламасын, балаларыгызның
игелеген күреп яшəргə язсын. Бездəн сиңа бары тик
шундый изге телəклəр генə.
Тəслимə апа белəн Шəриф əле озак кына авыл
хəллəре турында гəплəшеп утырдылар. Колхоз да гел
артка гына тəгəри бара икəн. Əллə шул сəбəптəн, əллə
башкадан, рəис тə эшеннəн киткəн икəн. Əлеге вакыт-
та бу вазыйфаны агроном булып эшлəгəн Фəрит тарта,
тик аның бу эштə калырга исəбе юк икəн. Колхозда эш
булмагач, эшче көчлəр дə азайган. Чəчү, урып-җыю
мəлендə эшлəргə кеше җитми икəн. Болары бит сезон-
лы эшлəр, аңа карап кына кеше ел буе көтеп ята алмый.
Шуңа кайда эш табалар, шунда барып урнашалар.
Шəриф авылны йөреп кайту телəге белəн урам-
га чыкты. Ə тышта һава шундый саф, чиста, аны су-
лаганда күкрəклəр иркенəеп киткəндəй була. Əллə
Чилəбедəге сөремле һава сулап өйрəнгəн үпкəлəргə
мондагы саф һава шулай тəэсир итə микəн? Шунда
бер елны ял йортында булган хəл исенə төште. Анда,
билгеле, халыкка ял итү өчен бөтен шартларны туды-
рырга тырышалар: ул яшеллек, һавасы саф, чиста.
Шулай да Чилəбедəн ял итəргə килгəн бер хатын
икенче көнне үк башы авыртуына зарлана башлады.
Башың туктаусыз авыртып торгач, ял итү ял итү түгел
инде ул. Табиблардан дарулар алып, шулар белəн
генə берникадəр авыртуын баса килде. Дөньяда шаян
кешелəр була бит, шуларның берсе сөйлəшеп утыр-
ганда бу хатынның кайсы яктан килүе турында кызык-
сынды. “Монда килгəнчегə кадəр дə башың авырта
идеме?” – дип сорашты. Бу хатын Чилəбедəн килгəн
икəн. “Монда килгəнче баш авыртуының нəрсə икəнен
дə белми идем, белмим, нəрсə ярамагандыр?” – дип,
үзе дə аптыраган икəн. Теге кеше, шаярып дигəндəй:
“Менə син, сеңлем, килəсе ялда Чилəбегə кайтып кил
əле. Андагы үзегезнең сөремле һавагызны сулап кил,
бəлки, файдасы тияр”, – диде. Килəсе ялларда теге
хатын чынлап та кайтып килгəн икəн. Атна башында аны
яңадан күргəч, сорашабыз: “Ничек хəллəрең? Башың
һаман авыртамы?” – дибез. Ул бик күтəренке кəеф
белəн: “Юк, кайтып килгəч, баш авыртулар да бетте,
элекке хəлемə кайттым бит, Аллаһның рəхмəте”, –
диде. Без барыбыз да көлешеп алдык. Ə Шəрифкə
авылының саф һавасы бер дə кире йогынты ясамады.
Димəк, аның һавасы теге ял йортындагыдан да шифа-
лырак, файдалырак булып чыга.
Авыл нык кына үзгəрсə дə, танымаслык түгел əле.
Менə ул Мөслимə апаларының ихатасына якынлашты,
тик анда инде өй урыны гына калган, никтер башка кеше
дə яңа өй төзеп чыкмаган. Берсенең дə бу урында йорт
корасы килмəгəндер, ахрысы. Кычыткан, əрекмəннəр
үсеп, шыксыз төс биреп тора. Шəрифнең бу күңелсез
урыннан тизрəк китəсе килде.
Шул вакытта бер күңелсез хəл исенə төшеп, елмаеп
куйды. Шулай көтүдəн кайткан малларны ихатага керт-
те дə, бик азга гына ниндидер икенче эшкə бүленде.
Кире килгəндə сыер бер казны сөзеп эчəклəрен чы-
гарган иде. Шəриф куркуыннан нишлəргə дə белмəде.
Менə хəзер җизнəсе кайтып керсə, нəрсə карадың
дип, аны тотып изəчəк бит. Бу җəзадан хəзер ничек
котылырга соң? Каз сөзелсə дə əлегə егылмаган. Үзе
əкрен генə бара тора, артыннан эчəге сөйрəлеп килə.
Шəриф тиз генə өйгə кереп, энə белəн җеп, ислемай
алып чыкты. Энə белəн җепне ислемайга тыгып чы-
латты, казның балчыкта сөйрəлеп пычранып өлгергəн
эчəклəрен җылы суда чайкатып алды һəм эченə ту-
тырып тегеп тə куйды. Каз əллə ни уңайсызлык тойган
кебек күренмəде, əкрен генə торып басты да калган
казлар арасына кереп китте. Шəрифкə шунда гына
əзрəк һуш кергəндəй булды. Ул каз өч көннəн соң үлеп
китте китүен, тик аның ни сəбəптəн үлгəнен Шəрифтəн
башка берсе дə белмəде. Шулай итеп, Шəриф ул ва-
кытта җəзадан котылып калды.
Гыймран бабай
Əгəр дə теге вакытта качып чыгып китмəгəн булса,
язмышым нинди юнəлеш алган булыр иде икəн, дип уй-
ланды ул. Менə, бара торгач, кибеткə җитте. Ул анда
кереп, бер түбəтəй һəм азрак күчтəнəчлəр алып, Гыйм-
ран бабайларның йортына таба юнəлде. Ничə еллар
үтүгə карамастан, өен ялгышмыйча тиз генə барып
тапты. Өйгə кергəч, түр койкада ыңгырашып яткан
Гыймран картны шəйлəп алды. Аңа яшь кенə бер хатын
урындык китереп, утырырга тəкъдим итте. Килене бул-
гандырмы, кызы-фəлəнме. Шəриф күчтəнəчлəрне аңа
биреп, түбəтəйне Гыймран бабайның башына кидер-
де. Ул, билгеле, Шəрифне танымады, хəтта төсмерли
дə алмады. Үзенең кем икəнен əйткəч, бабай елап ук
җибəрде.
– Əй, Шəриф балакаем, мин синең алдыңда бик нык
гаеплемен бит. Теге вакытта терлекчелəргə булган ачу-
дан, сиңа яман каты бəрелдем. Заманы шундый иде бит
дип, акланырга да тырышмыйм. Кеше барыбер нинди
замана булуына карамастан, иң беренче чиратта кеше
булып калырга тиеш тə соң. Лəкин мин бу канунга туры
килə алмаганмын инде. Улым, булдыра алсаң, мин карт
алашаны кичер инде! – дип, тынып калды.
– Əй, Гыймран бабай, мин аларны күптəн гафу иттем.
Нишлисең инде, үзең əйтмешли, замана шаукымы да
булгандыр. Үткəн хəллəр бит, аларны нишлəсəң дə
кире кайтарып булмый, – дип, Гыймран картны үзенчə
тынычландырырга тырышты.
Гыймран бабай Шəрифнең хəллəре турында кызык-
сынды. Шəриф тə авылдагы яңалыкларны тагын аның
авызыннан ишетеп, сөйлəшеп утырдылар. Авылның
алга бара алмавына ул да бик пошаланып сөйлəнеп
торды.
Шəриф моннан чыгып, урам буйлап йөргəндə очра-
ган кешелəр, гəрчə танымасалар да, бик тə итагатьле
итеп исəнлəште. Туган авылының якынлыгын тагын да
тирəнрəк тоеп, шатланып кайтып керде.
Гыймран карт, Шəриф чыгып киткəч, авыр хатирəлəрне
барлап, бик озак уйланып ятты. Менə бит, теге вакыт-
та кая барып бəрелергə белми терлекчелəр өендə
көн күреп йөргəн ятим бала Шəрифнең нинди югары
укуларда укып чыгып, зур кеше булырын, җаваплы
эшлəрдə эшлəсен кем уйлаган? Ə иң мөһиме –
ул итагатьле, акыллы фикер йөртүче чын кеше булып
өлгергəн. Колхозыбызның башында менə шундый
егəрле кеше утырган булса, ул бу көнгə дə калмаган
булыр иде.
Гадəттə, бу өлкəдə электəн хезмəт салган кеше,
бүгенгене үзенең эшлəгəн дəвере белəн чагышты-
рып карый. Нигə соң бүгенге көндə авыл хуҗалыгына,
аның нəтиҗəлəренə игътибар бетте? Югыйсə бит
авыл хуҗалыгы җитештергəн продукция социализм-
да никадəр кирəк булса, əлеге вакытта баш күтəрергə
тырышкан капитализмда да кирəк. Җəмгыятьтə нинди
генə төзелеш булмасын, тере кеше шул ук азык-төлеккə
мохтаҗ. Җəмгыять үзгəрде дип кенə кешенең организ-
мы үзгəрми лəбаса.
Юк инде, менə хəзер дөнья алыпсатарлар кулы-
на калгач, вəзгыять кискен үзгəреп китте. Алар чит
иллəрдəн арзан гына хакка азык-төлек сатып алалар
да эчке базарда саталар. Билгеле, аның хакы үзебездə
җитештерелгəнгə караганда сизелерлек арзан, тик ба-
рыбер үзлəре сатып алганнан ярыйсы гына артык чыга.
Нəтиҗəдə, халык, арзан бит дип, чит ил товарына ябы-
рыла. Ə аның сыйфаты турында берəр уйлап караган
кеше бармы соң? Юк шул, менə шунысы бик аяныч.
Совет чорында җитештерелгəн һəм халыкка сатарга
чыгарылган продукциянең сыйфатына игътибар берен-
че урында тора иде. Һəм бу, һичшиксез, дөрес сəясəт
булган. Бүген без үзебезнең кулланган азыгыбызның
нинди икəнен дə белмибез.
Белмим, кемнең каланчасыннан кемгə ничек күре-
нəдер, ə Гыймран карт шулай күрде. Менə бүгенге
көндə колхоз берəр кулыннан эш килердəй кеше кара-
магында булса, əлбəттə, бу хуҗасызлыкка юл куелма-
ган булыр иде.
Əгəр дə бу эшкə алынырга Шəрифне кыстап кара-
ганда? Ризалашмас микəн? Хəзер бит элеккеге партия
заманы түгел, көчлəп ризалаштырып булмый. Безнең
колхоз өчен моңардан да кулай кешенең булуы да
мөмкин түгел. Ул авыл хуҗалыгында зур тəҗрибə туп-
лаган көчле белгеч. Аның дəрəҗəсендəге кешегə тара-
лып бетеп барган мондый колхоз офыгы гына, бəлки,
таррактыр əле. Шулай да аның туган авылына, туган
җиренə булган сөюе бик сизелеп тора. Бəлки, безнең
тəкъдимгə ризалашыр дип, Гыймран бабай һаман
өметен өзеп бетерми иде əле.
Шул вакытта ишектə əлеге рəис Фəрит күренде. Ул
Гыймран карт янына еш кына кергəли. Ни генə дисəң
дə, бабай – колхозны иң авыр елларда җитəклəгəн зур
тəҗрибəле кешелəрнең берсе. Теге яки бу проблема-
лар буенча киңəшлəшүлəр һич кенə дə артык түгел.
Колхозның агымдагы эшлəре буенча бераз фикер
алышканнан соң, Гыймран бабай Шəриф турындагы
фикерлəрен рəискə дə җиткерде. Башта рəиснең шат-
лыгы йөзенə чыкса да, соңрак аптырабрак калды:
– Əй, Гыймран бабай, андый кеше безнеке кебек тара-
лып беткəн хуҗалыкка килергə ризалашыр дисеңме? –
дип, шиклəнүлəрен яшермəде.
– Мин дə шуңардан шиклəнəм шул. Ə шулай да, туган
ягын сагынуы көчле булып, бу форсаттан файдаланып,
авылга кайтырга уйласа, безнең өчен зур бəхет булыр
иде. Шулай да сөйлəшеп карарга кирəк, ризалашмаган
хəлдə дə, əлегедəн начаррак булмас бит, – дип, рəисне
күндерергə тырышты.
Тегесе каршы килмəде. – Əгəр дə Шəриф ризалаш-
са, инициатив төркем белəн район башлыгына барырга
кирəк булыр, – дип дəвам итте Гыймран карт. – Син үзең
бу эш артыннан йөрергə алынырсыңмы соң? – дип со-
рады рəистəн.
Анысы каршы килми:
– Барып кына чыксын иде инде, мин үзем шəхсəн,
рəхəтлəнеп кайгыртып йөрер идем, – диде. – Ə үзе
белəн кем сөйлəшер соң?
Гыймран карт бу йөкне үз өстенə алырга булды.
Икенче көнне Гыймран карт, кызын Тəслимə апалар-
га җибəреп, Шəрифне чакырды. Һəм иплəп кенə кичə
Фəрит белəн булган сəйлəшүне җиткерде.
...Шəриф Гыймран бабайдан чыккач та, уйларының
очына чыга алмады, хəтта үзе дə буталып бетте. Əйе,
аның алдына үтə дə җаваплы бурыч килеп басты.
Авылдашларының бу мөрəҗəгатенə җавапны да озакка
сузмый бирергə кирəк. Тик менə нинди җавап бирергə
соң? Аның бит əле эшлəп йөрүе дə, яшəве дə чит өлкəдə.
Ярар, эше ул кадəр ябышып ята торган иҗади эш түгел,
анысы жəл дə булмас. Ə менə яшəү урыны үзгəрүгə ха-
тыны, балалары ничек карар соң? Икенче яктан уйлап
караганда, туган авылым, туган җирем дип, əллə кайда
чит якларда елап ятканнан гына авылга нинди файда?
Аңа бит эш белəн генə ярдəм итеп була.
Əгəр дə инде мин авылдашларымның бу тəкъдименə
каршы килеп, тагын шул кабинетка кайтып, ыштан туз-
дырып, кəгазь өемнəре арасында бутала башласам,
туган авылымны сагынам дип, кемне генə ышандыра
алырмын соң? Бүген туган авылым минем ярдəмгə
мохтаҗ булганда, мин аны кире кагарга хаклымы соң?
Төптəн уйлап карасаң, бу бер дə килешкəн эш булмас
иде. Янə авылга кайтканда авылдашларның йөзенə
ничек карармын?
Шəриф шулай да бу хакта хатыны Сəкинə белəн
сөйлəшеп алырга булды. Ул берара уйланып торды да:
“Үзеңнең вөҗданың ничек куша, шулай эшлə инде. Тик
соңыннан, дөрес эшлəмəдем дип, үкенеп сөйлəрлек
булмасын. Мин синең нинди карарыңа да риза”, – дип,
соңгы нокта куюны Шəрифнең үзенə калдырды. Шулай
итеп, Сəкинə монда кайтуга шатланып риза да булма-
ды, кискен каршы да чыкмады.
(Дәвамы бар.)
Фото: fotobank02.ru.