

(Дәвамы.)
Институтта белем алу
Укулар бетеп, балалар йортыннан китү вакыты җитсə
дə, укырга керергə телəүчелəргə имтиханнар бирү вакы-
тында биредə торып торырга рөхсəт иттелəр. Шəрифне
исə Халит абыйсы үзлəренə чакырды. Аның кая укырга
барачагы турында əллə ни зур икелəнү булмады. Үзе
тумышы белəн авылныкы булгач, авыл хуҗалыгы ин-
ститутына укырга керергə карар кылды ул. Халит абый-
сына да аның шундый карарга килүе ошады.
Документларны тапшыргач, Шəриф имтиханнарга
нык лап əзерлəнə башлады. Материалларны үзенчə
яхшы белгəн кебек күренсə дə, яңадан җентекле итеп
карап чыгу комачауламас, дип уйлады ул. Гəрчə аңа
укырга кергəндə кайсыбер аерым ташламалар булса
да, аларга гына ышанып барасы килмəде. Бары тик
үзенең көче, үзенең тырышлыгы белəн генə керəсе
килде. Бу аңа шул ук вакытта үзенə булган ышанычны
да арттырачак иде, үзенең алдагы мөстəкыйль тор-
мышка никадəр əзер булуын да күрсəтəчəк. Аның ом-
тылышы да, максаты да менə шундый булды.
Шуннан башланып китте инде студент тормышы,
аның мəшəкатьле дə, матур да еллары. Ташламаларга
ышанып бармам дисə дə, аларның берсен кулланырга
туры килгəн икəн əле. Ул вакытта студентларга тулай
торакта урын җитешми иде. Ятимнəргə, балалар йор-
тыннан килгəннəргə урынны беренче чиратта бирəлəр
икəн. Шəриф тə шул категориягə кереп, яшəр урынлы
булды.
Көз вакыты булгач, аларны институтның тəҗрибə
участогына ярдəмлəшергə җибəрделəр. Анда аларга
эшлəве бик күңелле тоелды, чөнки зур сынаулар артта
калды, барысының да күңеллəр күтəренке. Əлегə бар
да яхшы бара иде, алда җиң сызганып, фəн диңгезендə
йөзеп, бөтен көчкə уку бурычы тора. Уңыш та бик мул
булган, кыяр-помидорлар ишелеп үскəннəр икəн. Кыс-
касы, күңелеңдə шатлык, куаныч балкып торгач, нинди
генə эшкə тотынсаң да, ырамлы бара инде ул.
Укуның башыннан ук Шəрифне җəмəгать эшлəренə
җəлеп итə башладылар. Башта курсның профком ко-
митетында эшлəсə, аннан факультет профсоюз оеш-
масында эш башкарырга туры килде аңа. Монда да эш
бик күп иде. Өстə əйтеп үткəнчə, студентларга барысы-
на да тулай торакта урын җитмəде. Шуңа күрə мохтаҗ
студентларга гадел итеп урыннар бүлү дə профсо-
юз өстендə иде. Мохтаҗ студентларга мөмкин кадəр
ярдəм күрсəтү һəм тагын башка бик күп шундый бу-
рычлар йөклəнгəн иде. Бу эшлəрне бит уку, белем алу
белəн беррəттəн алып барырга кирəк.
Спорт ярышларында да бик еш катнашырга туры
килде. Зарланмады, барысына да өлгерергə тырышты
ул. Имтиханнарны да вакытында биреп бара килде.
Шəрифкə бигрəк тə курс араларындагы производство
практикалары ошады. Ул ике практиканы шул ук кала-
дан ерак булмаган бер совхозда үтте. Коллективка бик
тиз иялəшеп китте. Монда ул əлеге белгечлекнең күп
кенə нечкəлеклəренə төшенде. Ахрысы, аның тырыш-
лыгы хуҗалык җитəкчелəренə дə ошагандыр, чөнки
икенче елда практикасын үткəндə аңа хəвефсезлек
инженеры вазыйфасын йөклəттелəр. Монысы да аның
өчен бик тə отышлы булды, эшлəгəн өчен хезмəт хакы
да ала, практикасы да бара. Практиканы үтеп бетергəч,
аңа уңай характеристика бирделəр. Хəтта совхоз ди-
ректоры аны укуын тəмамлагач үзлəренең хуҗалыгына
чакырып калды.
Менə шулай шау-шулы студент еллары артта калды.
Алар белəн бергə сагынычлы самими яшьлек еллары
да үткəннəрдə торып калган кебек булды.
Эшкə совхозга
Шəриф артык борчылмады, чөнки кулында – авыл
хуҗалыгы белгече, инженер-механик кызыл дипло-
мы. Ул вакытларда укып чыккан белгечлəрне бүленеш
белəн эшкə җибəрделəр яисə кайда кирəк, шунда юл-
лама белəн озаталар иде. Шəрифне дə шул ук тəртип
буенча, үзе практика үтеп йөргəн совхозга җибəрделəр.
Бу, билгеле, совхоз директорының үтенече белəн
булды.
Совхозда аны үз кешелəре итеп кабул иттелəр.
Шəрифкə дə бик уңайлы – таныш коллектив бит, эшлəп
китүе дə җиңел булыр. Аның монда килүенə бигрəк тə
совхоз директоры Виктор Семенович шатланды.
Күрəсең, бу вакытта хуҗалыкта техник белгечлəргə
кытлык булгандыр. Чөнки аны шунда ук совхозның баш
инженеры итеп куйдылар. Билгеле, эш җиңелдəн түгел.
Тəҗрибəле белгечлəр өчен дə бик зур сынау бу. Лəкин
нишлəмəк кирəк? Тырышырга, əгəр дə монда эшли ал-
мыйча читлəштерсəлəр, башкача кайда да гына эшли
алыр соң ул. Алай гына да түгел, үзенə кешелəрнең дə,
үз-үзенə булган ышанычы да бетəр иде. Ул тырышты,
тешен кысып түзде, əмма, миннəн була торган эш түгел
бу дигəн, эшне ташларга дигəн фикерлəр аның башына
беркайчан да кереп карамады.
Шəриф эшкə шул ук механизаторлар белəн бергə
өйрəнде. Əйе, əйе аңарда берникадəр теоретик яктан
əзерлек булса, аларда – зур тəҗрибə. Ул шуны бик яхшы
аңлады: əлеге сыйфатлар ике яктан да берлəшсə,
гомум эш өчен ифрат зур файда китерəчəк. Һəм шулай
булды да. Ул алар алдында бервакытта да “нəчəлство”
булып кыланмады. Бəлки, шуңадыр, алар Шəрифтəн
читлəшмəделəр. Ул үзе дə аларның булган гозерлəрен,
кулыннан килгəн кадəр үтəп, ярдəм итəргə тырышып
эшлəде.
Вакыт дигəнең шулай тиз үтə, менə аның монда эшли
башлавына инде өченче ел киткəн. Бу вакыт эчендə
аның тормышында да җитди үзгəреш булды, Сəкинə
исемле кыз белəн чəчлəрен чəчкə бəйлəп, тормыш
көтə башладылар. Сəкинə һөнəре буенча табиб, əмма
авылда дəваханə булмагач, фельдшерлык пунктында
эшлəде. Арып эштəн кайтуыңа өстəлдəге җылы ашы
белəн сөйгəнең каршы алып торса, нинди рəхəт икəн ул.
Шəриф бөтен барлыгы белəн эшкə чумды. Ял көннəре
дип тə тормады, вакыт белəн дə исəплəшмəде. Район-
да аның эшен күрмəделəр түгел, алдынгылар рəтенə
чыкты. Əлбəттə, бу казанышларда совхоз директоры
Виктор Семеновичның да өлеше җитəрлек булды.
Бу вакытка инде директорның яше тулып, хаклы ялга
чыгар вакыты җиткəн икəн. Аның əле бераз эшлəргə
исəбе булса да, сəламəтлеге чамалы булгач, пенсиягə
китəргə булды.
Кешелəр инде хəзер бу вазыйфага кем килер
дип, сагаеп көтте. Аларның тегесен куярлар, моны-
сын китерерлəр инде дигəн фаразлары бөтенлəй
туры килмəде. Беркөнне Шəрифне ашыгыч рəвештə
партиянең район комитетына чакырып алдылар. Ул
моңа аптырабрак та калды, хафалана ук башлады.
Юк, сəбəп бөтенлəй башкада булып чыкты. Аңа сов-
хоз директоры вазифасына алынырга куштылар. Ул
вакытта синең ризалыгыңа бик карап тормыйлар иде.
Үзенең əлегə бу йөкне алыр өчен артык яшь булуына
сылтануының да, тормыш, эш тəҗрибəсе əзрəк булуын
дəлиллəргə тырышып каравы да файдасыз булды.
Алар аның “фəлсəфə”сен бүлеп: “Беркем дə тормыш-
ка кирəкле тəҗрибə белəн тумый. Алар барысы да
эшли-эшли, эш дəверендə барлыкка килə”, – дип, ка-
рышып торырга урын да калдырмадылар. Шəриф сов-
хозга кайтканда инде, бу хакта бар да хəбəрдар булып
чыкты. Аптырарсың, хəбəр ничек шулай үзеннəн дə
алда кайтып җиткəндер. Бу яңалыкны бары тик аның
хатыны Сəкинə генə ишетми калган булып чыкты.
Аның артык исе дə китмəде, киресенчə, Шəрифне ап-
тырашта калдырып, иртəме-соңмы шулай булырына
шиклəнмəвен əйтте.
Менə шулай башланып киткəн эш алты елга сузылды.
Бу вакыт эчендə инде Шəрифлəрнең дə гаилəсе ишəеп
китте, бер-бер артлы ике уллары дөньяга килде. Алар
тугач, дөньялары тагын да матурланды. Совхоз элек тə
начар бармый иде, əле дə шул тигезлектəн төшмəде.
Билгеле, боларның барысына да халыкның тырыш-
лыгы белəн ирешелде. Шəриф үзе дə эшенə ару гына
җайлашып алган иде. Хатыны Сəкинəгə рəхмəт, тор-
мышында ныклы, ышанычлы таяныч була алды. Əгəр
аның болай көнне төнгə ялгап эш дип чабуларын кабул
итə алмаган булса, билгеле, Шəриф бу дəрəҗəлəргə
ирешə алмаган булыр иде. Кайвакыт килеп чыккан
күңелсезлеклəр аркасында бик пошаман, боек кай-
тып кергəн чакларында да, аны тынычландырырга
җылы сүзлəрен тапты. Балаларны үстерү дə күбесенчə
Сəкинəгə туры килде.
Балаларны тəрбиялəшергə булышмыйсың, дигəн
шелтəле ризасызлыгы булмады. Уйлап карасаң,
Сəкинəнең башкарган эшлəре Шəрифнекеннəн дə
күбрəк булган икəн бит, тик ул зарланмады, өйдə
һəрвакыт уңайлы шартлар булдырырга тырышты.
Тормыш шулай үз җае белəн барганда, Шəрифне
авыл хуҗалыгы министрлыгына чакырттылар. Ми-
нистр үзе кабул итеп, аны механизация бүлеген
җитəклəргə чакырды. Шəриф телефоннан Сəкинə
белəн киңəшлəшеп, ниһаять, аңа да белгечлеге буенча
эшлəргə мөмкинчелек булыр дип, балалар да үсеп килə,
аларга укуларын арытаба дəвам итəргə мөмкинлеклəр
зуррак булырын уйлап, ризалашырга булды.
Менə шулай итеп, Шəриф бүгенге көнгə кадəр шунда
эшлəп йөри. Эшен авырга санамый. Тик ул эшлəгəн
эшенең нəтиҗəлəре күренеп торуына күнеккəн җитəкче
иде, ə монда алар күренми. Аны менə шунысы гына
бераз борчый иде. Аңа өлкə буйлап күп йөрергə туры
килə, районнарга, хуҗалыкларга еш чыгалар. Анда
хуҗалыкларның хəле белəн танышып, кайда нинди
ярдəм кирəк, шуны ачыклыйлар. Ə кайда хуҗасызлык,
тəртип юк, катгыйрак чаралар да кулланырга туры килде.
(Дәвамы бар.)