

(Дәвамы.)
Күршелəр
Уйларына вакыт дəрьясында гизəргə ирек биреп,
тирə-юньдəге хозурлыкка сокланып, туган авылына
якынлашуын Шəриф сизми дə калды. Авылга кергəндə,
аның тарихи яме булган Сүнəш елгасын үтəсең. Елга-
ны яңа күпер аша чыгасы икəн хəзер. Аның əллə суы
кимегəн, əллə берникадəр тараеп киткəн? Тик шулай да
авылның яме булып, челтерəп агып ята. Авыл элеккегə
караганда күпме генə үзгəрмəсен, барыбер якын
итеп каршы алды. Урамнарның киң колачлары: “Хуш
кайттың, Шəриф, əйдə уз!” – дип чакырып торгандай тоелды.
Ə туган авылы бик тə үзгəргəн икəн. Аның балачак
хəтерендə калган салам түбəле өйлəр юкка чыккан.
Алар урынында шифер я калай түбəле заманча йортлар
ерактан балкып күзлəрне камаштыра. Бу күренешлəре
үз күзлəре белəн күргəч, авыл халкының иркен һəм мул
тормышта яшəвен күреп сөенде.
Əйе, аның якташлары элек-электəн бик уңган булды.
Шəриф авылдашлары белəн чиксез горурланып килеп
керде авылга. Авылның урамнары да чиста, кайсыбер
авыллардагы кебек, чүпкə баткан урыннары күренми.
Ул бермəлгə аптырап калды: кая, кемгə керергə соң
инде? Аны монда кем белə соң? Аны балачагыннан
белгəн кешелəр хəзер əз калгандыр инде. Хəер, кайсы-
лары əле исəн булса да, кем генə таныр икəн соң? Ул
авылдан Чилəбегə чыгып киткəндə бала-чага гына иде бит əле.
Шулай уйланып аптырап торгач, ул үзлəренең элек-
кеге күршелəре Тəслимə апаларга табан юнəлде.
Аларның өйлəре Шəрифлəрнекенə урам аша гына иде.
Урамга кергəч тə үзлəренең өйлəрен дə, Тəслимə апа-
ларныкын да тиз генə аера алмады. Чамалавы буенча
үзлəренең өе булырга тиешле урында биек итеп са-
лынган заманча өй балкып тора. “Монда хəзер кемнəр
яши икəн?” дигəн кызыксыну билəп алды. Бу кешелəр
бик бəхетле яшилəрдер, мондый өйдə, мотлак шундый
кешелəр генə яшəргə тиештер сыман.
Аннан соң Тəслимə апаларыныкы булырга тиешле
йортка борылып караса, анда да шундый ук биек, зəвык
белəн эшлəнгəн матур өй балкып тора.
Шəриф əкрен генə аларга таба юнəлде, капканы ачып
кереп, берара туктап торып ихатаны күзəтте. Анда бар
да тəртиптə иде. Хəер, тыштан матур булгач, эчтə дə
икенче төрле була алмый инде ул. Шул вакытта өйдəн
олы гына яшьлəрдəге бер хатын чыгып килə иде.
Шəриф бераздан аның Тəслимə апа икəнен төсмерлəп
алды да, күрешергə ике кулын сузып, аңа таба юнəлде:
– Нихəллəрдə генə яшəп ятасыз, Тəслимə апа? – дип,
аны аптырашта калдырды.
Күрмəгəн-белмəгəн кешенең шулкадəр дə ихлас
килеп күрешүе аны уңайсыз хəлдə калдырды булса
кирəк:
– И-и-и бəбкəм, синең итагатеңə караганда, мине
танып сөйлəшəсең бугай. Тик мин генə сине бер дə
төсмерли алмыйм бит əле. Кем дип белим соң мин
сине, балам? – диде, уңайсызланып кына.
Кунак:
– Тəслимə апа, тагын бер кара əле, берəрсенə
охшатмассыңмы икəн? – дип шаяртыбрак елмаеп
куйды.
Ул Шəрифкə таба күтəрелеп, тагын бераз сыный гына
карап торгач:
– Күршебез Сəлим абзыйга тартым чалымнар күрəм
бит мин синдə. Ə-ə-ə-некəем! Шəриф балакаем, син
бит бу! – дип кочаклап алды. – Нихəллəрдə кайтып
чыктың, күпме вакытлар үткəч? – дип тезеп китте. Мон-
дый очракта бирелə торган сораулар белəн Тəслимə
апа Шəрифне күмеп бетерде, җавап биреп кенə өлгер.
Шəриф кыска-кыска гына үзенең кайда, ничек яшəве,
тормыш хəллəре турында бəян итте. Əлеге көндə
Чилəбе шəһəрендə яшəп, анда өлкə авыл хуҗалыгы
министрлыгында бүлек җитəкчесе булып эшлəп йөрүе
турында сөйлəде. Гаилəсе хакында, өйлəнеп ике ул
үстерүлəре турында да əйтте. Хəзер малайларының
үзаллы тормыш көтүлəре турында горурланып сөйлəде.
– Əй, Шəриф балам, менə исəн булгач синең белəн дə
күрешергə насыйп итте бит, Аллаһка шөкер! Без синең
хакта бик еш искə алабыз, мин синең күргəннəрең ту-
рында елый-елый балаларыма, оныкларыма бик еш
сөйлим. Алар да сине үзлəре күреп белмəсə дə, синең
турыда хəбəрдар. Хəтта менə сезнең йорт урынына өй
салып чыккан күршелəргə дə еш кына сөйлим. Алар
да моңа күнегеп бетте инде, үзлəре сорап та сөйлəтə.
Ə миңа синең хакта сөйлəве үзе рəхəт, гүя мин
сөйлəгəннəн сиңа ниндидер җиңеллек, тормышыңа
бəрəкəт килгəн кебек хис итə идем. Əй, бу шатлыклы
көннəрне əти-əниеңнəр генə күрə алмадылар шул,
– дип, тагын балавыз сыгып алды. – Алай да күктəн
аларның рухлары синең уңышларыңа шатланып,
сөенеп карап торадыр əле, иншаллаһ, – дип, үзе дə ку-
анычын яшермəде.
Үз чиратында Шəриф тə авыл турында, аларның
үзлəре хакында сорашты.
– Авыл үзгəрде инде, Шəриф улым, элеккеге ке-
бек түгел. Колхоз таралып бетте дияргə дə була.
Басуларның күбесе инде бөтенлəй чəчелми дə. Ферма
биналары бушады, маллары да бик аз калган, дип
сөйлилəр. Хуҗалык булмагач, халыкка эше дə юк.
Халык кайдан ничек, читтəн эш табарга тырыша, бары-
бер яшəргə кирəк бит. Күбесе хəзер вахта белəн Себер
якларында эшлəп йөрилəр. Бер дə уңайлы түгел инде,
əллə кайда нинди генə шартларда яшəмилəр, анда
аларны берсе дə кочак җəеп каршы алмый бит, гаилəсе
монда тилмереп яши. Колхозның гөрлəп барган вакыт-
ларын инде сагынып сөйлəргə генə калды шул, – дип,
моң-зарларын тезеп китте. – Менə минем дə өч улым
бар, олысы гаилəсе белəн Чаллыда яши. Заводка эшкə
урнашып яхшы гына яшəп киттелəр. Уртанчысы Түбəн
Камада, өйлəнеп яхшы гына эшкə дə урнашты, бала-
лар үстерəлəр. Менə төпчегем авылда, минем янымда
калды, əле үткəн елда гына өйлəнде, онык көтəбез,
Аллаһ боерса. Тик менə шул, əлеге дə баягы, авылда
эш юклыгы гына бик уңайсыз. Улым Себердə эшлəп
йөри. Бер ай анда эшлəсə, икенче аен авылда була,
Аллаһка шөкер. Алай да бөтенлəй начар дип əйтеп
булмый, эшлəгəненə акчасын вакытында бирəлəр,
Əле бит анысы да бөтен җирдə дə шулай дип бул-
мый, эшлəп-эшлəп, инде анысын да тоткарласалар,
бөтенлəй дə күңелсез хəл булыр иде. Ярый, дөньялар
тыныч булып, таза-исəн генə яшəсеннəр инде.
– Тəслимə апа, син авылны бөтенлəй бетереп
ташладың ташлавын да, авылның төзеклегенə, хан
сараедай балкып торган өйлəргə, каралты-кураларга
караганда, халыкның яшəеше, минем карамакка, бер
дə начарга охшамаган кебек. Алай булгач, ничек соң
халык шундый җитеш тормышта яши ала ул? – дип,
Шəриф тə кызыксынды.
– Əй, Шəриф улым, халык тырыша инде, ирлəре
Себердə эшлəп һаман яхшы гына алалар, гаилəлəрен
калдырып йөрүлəре авыр булса да, шунысына ал-
данып йөрилəр инде. Бу вакытта өйдə калганнар да
тик ятарга тырышмый инде: кайсысы җилəк-җимеш,
яшелчə үстереп, базарга алып барып сатарга тыры-
ша, ə кем мал-туар үстереп, итен-маен сатып көн күрə.
Менə шулай иш янына куш була дигəндəй, дөньяларын
адəм рəтле алып барырга тырышалар инде. Билгеле,
боларның барысының да алдында уңганлык, елгыр-
лык тора. Тырышмаган кешегə берсе дə китереп тот-
тырмый. Тикмəгə генə безнең авыл халкы тирə-якта
уңганлыгы белəн дан тотмый бит, – диде.
Аның белəн Шəриф тə тулысынча килешеп:
– Əйе, безнең авыл халкы элек-электəн уңган булды
инде анысы, – диде.
Шунда өйнең ишеге ачылып, аннан яшь кенə бер
хатын, күрəсең, Тəслимə апаның килене булгандыр инде:
– Əнкəй, кунакны ялкытып бетердең бугай инде,
əйдəгез чəй эчəргə керегез, – дип кыстады.
– Тукта əле, Шəриф, чынлап та, нишлəп баядан баш-
лап лəчтит сатып торабыз монда, əйдə өйгə керик əле.
Киленнең чəйгə чакыруы да бик вакытлы булды, – дип,
Шəрифне өйгə алып кереп китте.
Өстəл янында да авыл яңалыклары, аның кешелəре
хакында сөйлəшү озак кына барды.
Тик Шəриф белгəннəрнең инде бик күбесе бакыйлык-
ка күчеп беткəн икəн. Ул вакытта рəис булып йөргəн
Гыймран бабай турында да сорашты Шəриф, Тəслимə
апасы сөйлəвенчə, ул бик картайган икəн инде, үткəн
елларда əле урамга таяк белəн чыгып əзрəк йөрештерə
алган булса да, быел инде өйдə генə икəн, тышка чы-
гарлык тазалыгы калмаган.
– Теге вакытта сине терлекчелəр өеннəн куып чыгар-
гач та соңыннан үкенгəн икəн дип сөйлəделəр. “Кызу
баштан ялгышлык киткəн инде”, – дип акланырга ты-
рышкан, имеш, диделəр. Тик мин үзем ишетмəдем
аның бу сүзлəрен, – дип, беразга тынып калды. –
Синең Мөслимə түтəңнəр күптəн инде гүр иялəре.
Җизнəң соңга таба бөтенлəй дə үзен-үзе белештерми
эчə башлады. Үлеме дə шуның аркасында булды, дип
сөйлəделəр. Балалары читкə чыгып китеп бетте. Хəзер
инде йорт урыннары да юк, – диде Тəслимə апасы.
Хəер, болары турында Шəриф ишеткəн иде инде.
Шəрифнең Чилəбегə килүе
– Ярар, безнең хəллəр менə шулай инде. Иртəн тор-
сак, зарланабыз, ə болай яшəвебез бик начар дия
алмыйбыз. Хəзер кеше дə бозылды бит, аңа торган
саен күбрəк кирəк, азрак эшлəп, күбрəк акча алыр-
га. Ходай биргəненə шөкер итү дигəн төшенчəне дə
күплəр бөтенлəй онытып бетерде. Иң мөһиме: тап-
кан малларыбызның таза-исəн булып, иллəребез-
көннəребез тынычлыгында бəрəкəтле игелеклəрен
күрергə насыйп булсын иде. Менə шул хакта онытма-
ска кирəк безгə. Сүз безнең хакта да безнең хакта, соң,
Шəриф балакаем, үзеңнең хəллəрең ничек, тормышың
ничек бара? Авылдан чыгып киткəч, язмыш сине тагын
нинди сынаулар белəн чыныктырды? – дип сорашты
күрше апасы.
Тəслимə апасы аны Чилəбедəн кайткан Халит исем-
ле авылдашлары ияртеп алып чыгып киткəнен дə
бераз хəтерли иде əле.
Шəрифнең тормышы бал да май эчендəге кебек уңай
булмаса да, авылдан чыгып киткəнчегə кадəр күргəн
михнəтлəренə караганда байтакка җиңелрəк барды.
Тормышының мондый уңай юнəлешкə борылуына
Халит абыйсына гомере буена бурычлы. Кызганыч-
ка каршы, ул үткəн елны мəрхүм булды. Аны югалту
гаилəсенə генə түгел, ə Шəриф өчен дə бик авыр, зур
кайгы булды. Ул бит аның өчен əтисе кебек иде, тор-
мышына юл ярып кына түгел, ə акыллы да, төпле дə
киңəшлəре белəн аны дəртлəндереп, килəчəккə ыша-
ныч уята торган иде. Урыны җəннəт түрлəрендə бул-
сын, дип, көне-төне дога кылды аңа Шəриф.
Үсмерне Халит абыйсы вокзалдан турыга үзлəренə
алып кайтты. Аның гаилəсе дə Шəрифне якын итеп
кабул итте. Аларның бер кызлары, бер уллары бар
икəн. Алар белəн дуслашып киттелəр. Кыскасы, ул
монда аларның өченче балалары кебек булды. Тик
аны барыбер үз урынын табарга кирəклеге турында-
гы уйлар борчый иде. Бу турыда Халит абыйсына да
əледəн-əле кабатлап, исенə төшереп кенə торды.
Ул бу хакта онытмавын, мəсьəлəнең тиздəн хəл
ителəчəген əйтə килде. Ниһаять, ул көн җитте, Халит
абыйсы кайтып керде дə: “Шəриф, əйдə җыен, менə
үз дөньяңа күченер вакыт җитте”, – диде. Бу сүзлəрне
кинəт кенə ишеткəч Шəрифкə кыен да булып китте, ни
дисəң дə, монда ике айдан артык яшəде бит инде ул. Ə
инде кая барасын белгəч, бөтенлəй елап ук җибəрде.
Аңа дигəн урын балалар йортында булган икəн.
Аның хəлен Халит абыйсы тиз аңлап алды, чөнки
күптəн түгел балалар йортында яшəп каравы турын-
да хəбəрдар иде. Шуңа күрə аны тынычландырырга
ашыкты. “Шəриф улым, монысы инде синең элеккеге
балалар йорты кебек түгел, яхшылыгы турында үзем
инангач кына сиңа тəкъдим итəргə булдым. Син бер дə
хафаланма, яшəп кара, əгəр дə ошамый икəн, мин сине
аннан кире алырмын. Без дə сине онытмабыз, яныңа
еш барып йөрербез, син дə безгə ялларыңда килеп
йөрерсең”, – диде. Бу сүзлəрдəн соң Шəрифнең күңеле
күтəрелеп китте. Аңа бигрəк тə “əгəр ошамаса, кире
килеп алырмын” дигəн сүз ошады. Димəк, ышаныч бар,
дип, тынычлангандай булды.
Менə шулай итеп, Шəриф инде икенче балалар йор-
тына килеп элəкте. Баштарак бик шиклəнеп, алны-арт-
ны карап кына йөрергə тырышты ул. Əмма аның бу сак
кыланулары тиздəн үзеннəн-үзе юкка чыкты. Чөнки
мондагы тəртиплəр теге балалар йортындагы белəн
чагыштырып караганда, җир белəн күк арасы кебек иде.
Ул дүрт кешелек бүлмəгə элəкте. Аны шунысы бик
нык гаҗəплəндерде: тəрбиялəнүче балалар шулкадəр
дə тəртипле, үз-үзлəрен акыллы тота. Кирəк булса,
һəрвакыт бер-берсенə ярдəмгə əзерлəр.
Тəртипнең шулай югары дəрəҗəдə булуы директор
Михаил Николаевичның талəпчəнлеге нəтиҗəсе иде.
Иң яратмаганы – гаделсезлек. Аның эшлəү дəверендə
тəрбиялəнүчелəр арасында бер-берсен кыерсыту
очракларына юл куелмады. Андый очракларда ул
үзе бер дə кызып китмичə, гаепле кешегə əкрен генə
шуны аңлата торган булды: “Ул да бит синең кебек үк
ятим калган бала, əгəр аның урынында үзеңне шулай
ук кыерсытсалар, сиңа ничек тəэсир итəр иде соң?”
Бу сөйлəшүдəн соң теге бала башкача мондый адым-
га барудан ерак йөри. Əгəр дə директор булган кеше
аның кешелек дəрəҗəсен аяк астына салып таптар-
лык дəрəҗəгə җиткереп тиргəп чыгарса, билгеле инде,
ул кырысланып, усалланып, үзеннəн көчсезлəрне кы-
ерсытуын тагын да арттырыр гына иде. “Кеше хəлен
белəсең килсə, аның урынына үзеңне куеп кара, шунда
аның хəлен аңларсың”, – дип тиккə генə əйтмəгəннəр бит.
Шəриф үзенең монда килеп элəгүен Аллаһ Тəгалəнең
аңа булган зур бүлəге итеп кабул итте.
Бу балалар йортында ул урта мəктəпне көмеш
медальгə тəмамлады. Белемгə булган омтылу да
аңарда җитəрлек иде. Төрле предметлар буенча шəһəр
һəм өлкə олимпиадаларында катнашып, лаеклы урын-
нар алып килде. Халит абыйларына да еш кына барып
йөрде, кыскасы, ялгызлыктан боегып яшəргə вакыты
калмый иде. Алар да Шəрифнең уңышларына чиксез
куанды, үзлəренең мактау сүзлəре, акыллы киңəшлəре
белəн аның күңелен күтəреп, дөрес юнəлеш биреп
торды. Ə болар аның өчен, билгеле, бик тə мөһим
булды, алдагы тормышына канат куйган кебек тəэсир иттелəр.
Урта мəктəпне тəмамлаганда чыгарылыш кичəсенə
Халит абыйсы үзе дə, хатыны Зəйнəп тə килгəннəр иде.
Аның өлгергəнлек аттестаты алуына алар ихлас ку-
анды. Менə шул вакыттан башлап Шəриф бу дөньяда
ялгыз түгеллеген аңлады. Бу аның өчен зур шатлык булды.
Мəктəпне тəмамлагач, ул да башка балалар кебек
берəр уку йортына кереп, күңеленə ошаган һөнəр алып
чыгарга омтыла иде. Аларның бит мəктəпне тəмамлау
гына түгел, балалар йортыннан чыгарылыш та булды.
Үзлəрен ничəмə-ничə еллар тəрбиялəгəн тəрбиячелəр,
хезмəткəрлəр белəн, ə директор Михаил Николаевич
турында əйтеп торасы да юк, саубуллашу ифрат та
дулкынландыргыч булды. Тəрбиялəнүчелəре белəн
бергə алар да тартынмыйча күз яшенə манчылды.
(Дәвамы бар.)