

Балалар йортында
Халыкның зарланулары ешая башлагач, Совет рəисе
Шəрифне чакырып китертеп, аның белəн ачыктан-
ачык сөйлəшергə булды. Алай да аңа каты бəрелмəде,
җайлап кына үткəннəре турында сораштырды. Шəриф
барын да сөйлəп бирде, ничек итеп ятим калуын да
əйтте. Тик кайсы авылдан монда килеп элəгүен генə
яшереп калды. Əгəр анысын да сөйлəсəм, һичшиксез,
кире анда озатырлар дип шиклəнде. Бу сөйлəшүдəн
соң авыл Советы рəисе Шəрифне балалар йортына ур-
наштыру турында кайгырта башлады. Озакка сузмый,
бу мəсьəлəне уңай хəл итеп, аны балалар йортына
илтеп урнаштырдылар.
Менə шулай итеп, Шəрифнең тормышының чират-
тагы этабы башланды. Балалар йорты аңарда сокла-
нырлык тəэссоратлар калдырмады, билгеле. Искереп
беткəн, хəтта кайбер урыннарда терəүлəр дə куелган
иде. Нишлисең, сугыштан соңгы авырлыклар, илне
аякка бастыру мəшəкатьлəре ул вакытта бик җитди
иде. Җитмəсə, андагы тəрбияче апалар да аны, тагын
берсен тотып алып килгəннəр, безгə тагын мəшəкать
өстəлə икəн инде, дигəндəй, коры гына кабул итте. Аны
бер бүлмəгə кертеп, тугызынчымы, унынчымы бала
итеп урнаштырдылар. Барысы да үзеннəн өлкəнрəк
булып чыкты. Шəрифнең өс-башында таушалып беткəн
күлмəк-ыштан гына иде. Тəрбиячелəрнең берсе аңа ка-
яндыр, файдаланылган булса да, əлегə киярлек хəлдə
булган киемнəр китереп тоттырды. Өс киемнəрен
алыштыргач, ничектер җылынып киткəндəй булды.
Монда килеп элəккəч, беренче ошаганы ашатулары
булды. Моңа кадəр тамагы туйганчы ризык күрмəгəч,
ашату бик үк артык булмаса да, ачтан җəфаланырлык
түгел, ярыйсы иде. Бүлмəдə бик тынычсыз булса да,
йокларга урының булгач, анысы да начар түгел инде.
Монда ничə кеше бергə яшəгəч, һəрберсе бер-ике
генə сүз эндəшсə дə, бергə җыелып зур гына тавыш-
ка əйлəнə. Ə кыюраклары аның белəн генə тукталмый.
Үзенең сүзен башкаларныкыннан өскəрəк чыгарырга
тырышып бəхəслəшəлəр.
Күп вакытта бу бəхəслəр сугышка ук əйлəнеп китə
торган булды. Авыз-борыннар да канаштыра инде
андый вакытларда.
Дөрес, балалар арасында да төрлесе бар иде.
Кайберлəре үзлəреннəн кечелəрне кыерсытмый,
хəтта кулларыннан килгəнчə, башкаларның да аларны
җəберлəүлəренə юл куймаска тырыша.
Шəрифкə ныклап бəйлəнүчелəр булмаса да, җае
чыккан чакларында төрлечə хөсетлеклəр кыла торды-
лар инде: я йоклар алдыннан мендəрен җыеп куялар,
я булмаса, одеялын каядыр яшерəлəр, ашарга баргач,
үзе күрмəгəндə ашына кашыклап тоз да салалар. Бу
хакта тəрбиячелəргə əлəклəшү файдасыз. Киресенчə,
җəберлəүлəр арта гына барачак. Монда əлəклəшү иң
начар сыйфатларның берсе булып санала икəн.
Тик мондый рəнҗетүлəргə артык игътибар итмəскə
тырышты. Ул үзенең кыска гына гомерендə мондый
кыерсытуларны, кимсетүлəрне, хəтта кыйналуларны
да аз кичермəде. Ə монда бит алар барысы да бер үк хөкемдə.
Менə шулай итеп көз дə җитте, мəктəптə укулар да
башланды. Шəриф укуга бик ихлас тартылды. Дəрескə
əзерлəнгəндə өйгə бирелгəн эшлəрдəн тыш өстəмə
чыганаклардан да күп кенə мəгълүматлар кулланды.
Укытучылар аның тырышлыгын тиз күреп алды, баш-
каларга өлге итеп куйды. Уку авыр бирелгəн балалар-
га үзе телəп ярдəм итəр булды. Бəлки, шуңа да булса
кирəк, сыйныфташлары аңа хөрмəт белəн карады. Тик
менə дəрес хəзерлəргə генə бик авырга туры килде.
Шуңа күрə Шəриф дəресне укудан соң калып əзерлəргə тырышты.
Тик шулай да усал малайлар торган саен чыгырдан
чыга башлады. Кылган җəберлəре берсеннəн-берсе
хəтəррəк була барды. Шулай да аларның башбаш-
таклыгына беркем дə киртə куя алмады. Балалар
йортында яшəвенең икенче елында Шəрифкə дə тор-
ган саен ешрак бəйлəнə башладылар. Шулай кышкы
көннəрнең берсендə аны идəнгə сузып салдылар да
өстенə бер фуфайка капладылар. Фуфайканың бер
җиңен аның йөзенə туры китереп, өскə таба сузды-
лар да: “Менə хəзер йолдызлар күрсəтəбез, санарсың,
соңыннан ничəне санаганыңны безгə əйтерсең”, – дип,
фуфайканың җиңенə яңа гына коедан алып кергəн
бер чилəк салкын су койдылар. Шəриф башта ни бул-
ганын да аңлый алмады. Салкын суга тончыгып, шок
хəлендə калды. Тиз генə сикереп торды да, аннан-мон-
нан гына киенеп, тышка чыгып йөгерде. Менə шул ва-
кыйгадан соң ул балалар йортыннан да качып китəргə
мəҗбүр булды. Бер бəхетең булмагач, булмый икəн.
Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый, дилəр,
дөрестер, ахрысы. Əнə бит, монда да аңа тынычлап
яшəргə һич кенə дə ирек бирмəделəр.
Тагын авылда
Ул бу юлы кая барырга дип аптырап та тормады. Хəер,
сайланырлык урын да юк иде, кышкы салкын көннəр
бит. Турыга үзенең туган авылына юл тотты. Ни булса,
шул булыр, дип уйлады ул. Шулай ук җизнəлəре йорты-
на кайтырга да җыенмый иде ул. Кая барып бəрелергə
белмичə, колхоз фермасының терлекчелəр йортына
барып керде. Андагы мал караучылар, савучылар аны
танымаганлыктан башта аптырабрак калды. Бераз-
дан Шəрифлəргə күрше яшəгəн Тəслимə апалары аны
əллə əнисенə, əллə əтисенə охшатып төсмерлəгəндəй
булды. “Бəй, бу бит безнең күрше Сəлим абзыйларның
малае, Шəриф лəбаса”, – дип, кочаклап ук алган булды.
Китте сорашулар, аның белəн кызыксынулар. Шəриф
телəмичə генə өзек-өзек кенə башыннан үткəннəрне
бəян итте. Шундагы терлекчелəр аның əнисенең дə
аянычлы язмышы турында искə алдылар. Əлеге хəбəр
яшен тизлегендə авылга таралды.
Авылда шулай бит инде ул, нинди генə хəбəр булма-
сын, бик тиз тарала. Озак та үтмəде, терлекчелəр өенə,
ашыгып йөгерүдəн тыны кысылган Мөслимə апасы
килеп керде, елый-елый Шəрифне кочагына алды. Со-
рашып та тормады, җитəклəп алып китəргə җыенды.
Тик Шəриф кенə аңа буйсынып, аның артыннан
иярмəде, кискен генə кулын тартып алды. Шулай итеп,
ул яңадан аларга барудан баш тартты. Апасы, елап-
елап, җизнəсенең аңа карата мөнəсəбəте үзгəрүенə
ышандырырга тырышты. Теге вакытта əллə ничə көн
буена аны эзлəп йөрүлəре турында да сөйлəде. Тик
бу сүзлəргə карап кына Шəрифнең бəгыре һич кенə
дə эремəде. Чөнки бу тəмуг утына яңадан кайтып, ул
җəфаларны кабаттан һич кенə дə татыйсы килмəде.
Шулай терлекчелəр йортында торып калды. Зыяны-
фəлəне булмагач, алар да тавышланмады инде. Кыш
бит, салкын, Мөслимə апасы кайбер кышкы киемнəр
алып килеп бирде. Кыскасы, түзəрлек хəлдə иде Шə-
риф. Тик тə тормый, кулыннан килгəнчə терлекчелəргə
булышкалап тора иде. Шуңа тамагы да ач булмады.
Тик яшəеше берникадəр җайланырга да өлгерми,
икенче сынауларын китереп тə ыргыта. Шулай
көннəрнең берсендə иртəн-иртүк терлекчелəр өенə
колхоз рəисе Гыймран атылып килеп керде. Йөзе-чырае
бөтенлəй качкан иде, чөнки кергəндə үк аты-юлы белəн
сүгенеп килеп керде. “Кем ул киртəлəрне ачык калдыр-
ды икəн? Игелексезлəр, бөтен маллар тышка таралган
бит!” – дип, пыр тузды.
Ул кергəндə өйдə берсе дə юк иде. Озак та тормый
ферма мөдире белəн терлекчелəр, савучылар да килеп
керде. Гыймран тегелəрнең тетмəсен тагын ару гына
селкетеп алды. Ферма мөдире: “Малларның барысын
да җыеп утарга кертеп бетердек, артык борчылыр урын
юк”, – дип, рəисне тынычландырырга тырышып караса
да, барып чыкмады. Эссе ташка су сипкəн кебек кенə
булды. “Сезгə баштан ук аларны чыгарып таратмаска
иде, əгəр берəрсе белəн бер-бер хəл булса, кем җавап
бирер иде икəн соң?” – диде.
Шулвакыт тимер мич янында бөгəрлəнеп, кузгалырга
да куркып яткан Шəрифне күреп калды да бөтен ачуын
аңа күчерде: “Бу көчек баласы нишлəп монда ята? Бар,
чыгып кит хəзер үк моннан, башкача монда эзең дə
булмасын!” – дип, куып ук чыгарып җибəрде. Андагы
терлекчелəр аны бик жəллəсə дə, рəискə каршы чыгып,
якларга тырышып сүз кушарга батырчылык итүче бул-
мады. Менə шулай Шəрифнең хəле тагын кирегə китте.
Шулай да, рəис киткəч, анда кереп яшəвен дəвам итте.
Башкача кая гына барсын соң инде? Бу вакыйгадан соң
терлекчелəр Шəрифкə карата тагын да игътибарлырак
һəм кайгыртучанрак булды. Рəис килəсен Шəрифкə
алдан хəбəр итəргə тырышып, ул киткəнче берəр аулаг-
рак урында яшеренебрəк торырга дип искəртə торган
булды. Əлеге искəртүлəр үз нəтиҗəсен бирə килде,
Шəриф башкача рəиснең күзенə чалынып, мондый ни-
загларга сəбəп тудырмаска тырышты.
Авылдан Чилəбегə
Мөслимə апасы аның язмышына бик борчылгандыр
инде, дип уйлады Шəриф. Ерак кына туган тиешле ке-
шесе Халит Чилəбедəн авылларына кунакка кайткач,
аңа елый-елый Шəрифнең җəфа чигүе турында əйткəн.
Ул боларны, билгеле, нинди дə булса ярдəмгə өмет итеп
түгел, ə бары тик эчендəге кичерешлəреннəн бушану
өчен генə сөйлəгəндер. Шəрифнең авылга яңадан кай-
тып та, аларга килергə телəмəвен дə Мөслимə апасы
авыр кичергəндер инде. Кеше арасында да сүз чыга
бит инде: “Менə авылда түтəсе була торып, Шəриф сук-
бай булып урамда, авылдан авылга йөреп көн күрə”, –
дигəн сүзлəрне дə чыгаручылар булмады түгел. Тик
Мөслимə апасы ни генə эшли алсын соң, иренең холкы
шундый да яман булгач. Юк, Шəриф Мөслимə апасына
ачуланмый иде.
Белмим, əллə Шəрифне кызганыпмы я башка берəр
төрле сəбəп белəнме, бу Чилəбедəн кайткан, чыбык
очы туган тиешле кеше, Шəриф белəн очрашып
сөйлəшеп утырганнан соң, аны үзе белəн шəһəргə
алып китəргə булды. Үсмер егет бу очракта шатланырга
да, кайгырырга да белмəде. Чөнки əлегə кадəр бит аны
язмыш дигəн көч күпме сынауларга дучар итте. Бəлки,
шуңадыр, ул артык куанып китə алмады.
Тик шулай да ул Халит абыйсының тəкъдименə кат-
гый рəвештə каршы килмəде. Ни дисəң дə, терлекчелəр
өенең бусагасында кача-поса күпме яшəп булыр соң
ул? Моның да бер аянычлы азагы булуы бик мөмкин
бит. Шуңа күрə, ярар, бəлки, монысыннан да начар бул-
мас əле дип, ризалашырга булды. Халит абыйсының
аның белəн бик дустанə рəвештə, ачык мөгамəлəдə
булуы да тəэсир итте. Шуңа күрə ул аның белəн Чилəбе
каласына шиклəнмичə барырга булды.
Алар анда поезда бардылар. Əлегə кадəр поездны
үз күзлəре белəн күргəне булмады, ишетеп кенə белə
иде. Анда утырганчы составның озынлыгына һушлары
китеп озак кына карап торды, поезд кузгалып киткəч тə
аптыравы кимемəде əле. Чилəбегə барганда биек тау-
лар арасыннан күп кенə юл үтəсе икəн.
Ул хəтта баштарак куркып барды, бу биек ташлы тау-
лар аларның өстенə җимерелеп төшмəсə генə ярар иде,
дип шиклəнде. Бик уңайлы гына килеп тə җиттелəр. Ə
монда инде аның аптырашлы карашы каланың зурлы-
гына, андагы халыкның күплегенə юнəлде.
Шəрифне язмышы менə шулай итеп Чилəбе каласы-
на да китереп чыгарды.
(Дәвамы бар.)