

«Пес! Пес! Пес!» дигән чакыруга, Иристән соң ябылып калган имән ишекне уң тәпие белән каерып ачып, теге кара песи килеп керде. Ул, педсовет утырышына чакыртылган тәртипсез укучы кебек, үз урынын алдан ук белеп, хуҗабикә белән яшь тәрбияче каршына килеп утырды. Койрыгын мич казнасына терәп, чарасыз күзләрен буш тәрәзәгә төбәде.
Песиләрнең яшен кешеләр яше белән чагыштырып карар өчен аның бер елын чама белән бишкә тапкырларга кушалар. Бу кара чутыр район Сабан туенда өч ел рәттән батыр калган йөз дә ун килолы Флоридны хәтерләтә иде.
Регина әби, аяк очы белән генә үрелеп, карават астындагы кычыткан капчыкны идән уртасына шудырды. «Ә бит чем-кара песине асрамаска кушалар», – дип уйлап кына өлгергән иде Ирис, тегесе аның ни уйлаганын сизгәндәй, тамак астындагы ак табын күрсәтер өчен, муенын сузып капчык авызын иснәп алды.
– Исеме ничек соң моның? – дигән сорау Регина әбине чыгырыннан чыгарды.
– Ниткән исем аңа?! Таныштырырга алып бармыйсыңдыр ич! Авылдагы һәр мәчегә исем куша башласаң, саташырсың. Каланыкылар гына ул, фатирда асраган һәр киек-җәнлеккә исем-фамилия кушып, паспорт ачып кылана… Минеке – сигез ел инде, мәче. Көн аралаш, кетәклеккә менеп, йомырка эчә, салмонелла кыргыры. Күршеләр белән әчелешле итеп бетерде инде… Сезнең ояга менгәне юкмы әле?
– Юк, Регина әби, сизсәм, койрыгын кисәм ич мин аның.
– Шуннан котыла алсам, йөз сум акчам сәдака гына булыр. Мә, капчык авызын бәйләрсең, – дип, иске халат путасы тоттыргач, Ирискә кире чигенер җай калмады.
Ирис казалы песине Энгель агай кушканча адаштырырга теләде. Песиләр өйдәге кимерүчеләрне тотып бетергәч, эшсезлектән котыра икән. Андый чакта кайсысы чеби тотарга, кайсылары урлауга, беришләре йомырка эчүгә сабыша икән…
– Сыерлар җәйләүдән кайтмаган, сәнәк күтәргән терлекчеләр юк, шуңа күрә фермаларда күсе-тычканнарның башбаштакланган чагы, – диде Энгель агай, кычыткан капчыкны кайда бушатырга кирәклеген аңлаешлы итеп әйтеп.
Беренче сәяхәт бик кыска һәм дә хурлыклы булды. Ирис, фермадан кайтып, капчыкны хуҗабикәсенә тапшырыйм дип керсә, теге «йөз сум» акча салкын мич башында утыра, күзләре агач кашыкка салынган зәйтүн мае кеби ялтырый. Адаштыручы малайны күргәч, кашларын җыерды: «Синең аркада ач күселәр чак кына тотып ботарламады үземне!» – дип әрләведер инде үзенчә.
Бу юлысы ул фән кушканча адаштырып карарга булды. Мырауҗаннар суга керми, димәк ки, инешнең теге ярына чыгарып селкесәң, шунда калачак, димәк ки, авылның теге ягыннан үзенә яңа хуҗабикә эзләячәк.
Чыкты Ирис теге якка.
Җиргә селкер алдыннан, бераз саташсын, морҗаларны буташтырсын дип, капчыкны баш очында болгап күп тапкырлар әйләндерде… Йомырка бирәне, утын турый торган кузла шикелле, дүрт аягын дүрт читкә җәеп, беркавым һушсыз торды да, хәл алуга, инеш кичүенә йөгерде. Таштан ташка, нәкъ Ириснең үзе кебек томырылып дүрт-биш сикерүгә, ул инде кайту сукмагына чыгып баскан иде. Егет ачуыннан тешләрен кысты, әмма рухи яктан бирешмәде:
– Барыбер юк итәм! Миңа бүген акча кирәк! – диде ул, күз алдыннан юк булган дошманга бармак янап.
Ырым белән адаштырып карауны Регина әби үзе әйтеп бирде:
– Өйдән ризык алып барасың. Карурман уртасына җиткәч, песи ризыкны ашаса, минем яңа нигезем икән бу, дип, шунда яшәп калачак, – диде.
Капкадан өченче кат капчык күтәреп чыгып барганда Энгель агай үртәп калды:
– Нихәл, киллер?! Шиһап чүннигеннән кайтканы бар инде аның. Торна күленә, Тугаш сазлыгына, Перәү урманына да илткәнем бар…
Адашырдай урыннарны санаганда Бимә кырын телгә алмавы Ирисне сөендерде генә.
Лаеш юлы өстендәге аркылысы унбиш чакрымлы карурман авыл теленә Бимә кыры дип кереп калган. Анда көтүләр барып җитми, җиләк җыючылар йөрми. Печән чабучылар болынына кермәсләр, ә утын әзерләүчеләр диләнкәсен алмас өчен кырыкмаса-кырык хәйлә табып, якынгарак елышырлар иде. Чөнки Бимә кыры адаштыра. Элек анда яшенле яңгыр алдыннан яшел аждаһалар төшеп, тузбаш еланнарны һавага ашыра торган булган, имеш. Имеш-мимешле чорлардан егерме буынга сикереп, инде аждаһалар, җен-пәриләргә ышанмастай кыю малай булып үскән Ирис өчен ырым-шырымнар буш әкият кенә. Ул Бимә кырына туп-туры керәчәк тә, күрше песиен калдырып, туп-турыга кире борылачак…
Карурман эченнән атлый торгач, каникулның сары көне кызыл кич белән алышынды. Тирәнрәк, төпкелгәрәк кергән саен кичнең кызылы куера барды. Бимә кырының уртасына җителгәндер инде, шәт… Яшел хәтфәле ат юлыннан чирәмле поши сукмагына, печәне чуаланып беткән болыннардан җәнлекләр таптаган аланнарга күчеп аркадагы әсир муйнакны шактый әлсерәткәч һәм кыйблалар буталырлык итеп зыр-зыр әйләндергәч, Ирис, ниһаять, путаны сүтеп капчык авызын ачты… Ул аны кумады, йомшак кына сыйпап, өйдән алып килгән йомырка сытыгына борыны белән төртте. Ләкин, ырымның хикмәтен сизенгәндәй, Регина әби симезенең сытык йомыркага исе китмәде, мыегына чыланганын ялмаштырды да тәпиләрен яшереп, коелган ылыс өстенә менеп ятты, колак очына тиеп торган кыяк үләнне өзеп чәйнәде.
Ирис, җиңел сулап, кайтыр якка таба чигенде, ә үзе юатыр өченме, сөйләнеп барды:
– Керпеләр нишләсә – шуны эшләрсең. Кошлар да гел җиргә төшми тормас, алар да яз көне күкәй сала, бераз ябыккач, ояларына менгәләрсең. Тамагың тук булыр, нинди этлек кылсаң да, әрләүче юк монда.
Печәне чуалып беткән болын, никтер, яшел хәтфәле ат юлына кушылмады. Үтелгән юлда кешенең өне кала. Ирис уңга да, сулга да тайпылып карады, ләкин күңелне юатырлык, өмет белән канатландырырлык һичбер таныш күренешкә юлыкмады. Кояшсыз һәм офыксыз кичке урман төбендә кыйблалар буталган, алга атласаң да, артка чигенсәң дә, гел билгесезлек, авыл эзенең әсәре дә юк, кыскасы, бу адашу иде. Адаштырам дигән кеше үзе адашты…
Ирис, ачудан селтәнеп, кулындагы капчыкны сыңар абага төбенә ыргытмакчы иде – кинәт кире уйлап, тыелып калды. Урманның елан түше кебек дымлы һәм кар базыдай салкын куышы, шикле кыштырдаулары, төнге авыл урамында һич очрамастай ят авазлары – монда кунып калсаң, сине һичшиксез һәлакәт көтә дип оран сала, малайның йөз тәңкәлек җанын үртәп сагыш белән отыры күмә тора иде… Бу халәттә төнге урман тотыгының, әсирлектән котылып, үз өенә кайтасы килү теләге көчәйгәннән-көчәя барды.
Биләп алган сагаю һәм курку хисе акыл өйрәтә башладымы, малай, үзендә көтелмәгән әүлиялык чалымнарын тоеп, тын калды. Гүя, ул үз-үзен тыңлый иде… «Капчыкны ташлама, кирәге чыгар – йә мендәр, йә җәймә итәрсең, бөркәнсәң – җылынырсың, эченә керсәң – черкиләрдән котылырсың… Песине тап! Кайтыр юлың дөрес булса, ул синең артыңнан килер. Әгәр юк икән – кире борыл, аңа ияреп кайтырсың. Песиләр урманда курыкмый, качып китәргә ашыкмагандыр. Чакыр син аны…»
– Песи, песи! Пес-пес! Пес!
«Ми-яуу!»
Нинди ягымлы тавыш бу?! Нинди аһәң!.. Ириснең әле, шушы яшенә җитеп, моңарчы песиләр мияулавына шулхәтле дә сокланганы, сөенгәне һәм атлыкканы юк иде. Кешеләр белән яши-яши акыл туплаган, бары тик кешеләр белән генә янәшәдә яшәргә хаклы җан ияседер бу! Карурман төпкелендә Ириснең җиңелгәнен көтеп торган хәвеф шушы аваздан өркеп ераккарак китте. Мәрхәмәтле, өметле, тантаналы аваз иде бу! Өйгә кайткач сөенә-сөенә сөтләп чәй эчү, тагын өч көннән башланачак өр-яңа уку елы, үскәч калага китеп күп-күп акча эшләүләре, сөйгән кызының туган көне, сөю һәм сөелү белән тулы яшьлек маҗаралары, җыйнап кына әйткәндә, малай әлегә үзе дә күз алдына китереп бетерә алмастай олы бер киләчәк бар иде әлеге авазда!..
Карурман аланындагы кара йомгак Ириснең аягына килеп сырпаланырга ашыкмады. Ике ара, үрелсәң, кул җитәрлек кенә булып калгач та, аның күзләрендә мәкер, хәйлә, ышанмау һәм сагаю катыш сизгерлек уйный иде. Гүя, ул әле малайны гафу итәргә әзер түгел, ялынып килгән дусның дуслыгын тагын бер кат сынарга исәбе бар кебек, мәҗбүри татулыкка чакырган икейөзлелек түгелме, янәсе… Бит, малайны карурман белән күзгә-күз калдырыр өчен аның читкә бер сикерүе җитә!..
Кулына алгач, Ирис аны, сөенеченнән, иң якын туганы итеп сөйде. Тегесе, күрше малайның тирләгән футболкасы аркылы тән җылысын тоеп, күзләрен йомды. Аның тигез мырлавы үзенчә «ташламам» дигәнне аңлата иде булса кирәк. Бергә булгач, кайсы якка таба адашсак та барыбер диме, кайту гаме юк әле бу җан иясендә.
Малай, капчык бавын чалбар каешы белән озынайтып, песине арканлады. Арканның ныклыгына ышангач, каен толымы белән чалбар балагына шапылдатып, юмагайлап куа башлады.
– Әйдә, кара чутыр – аппагым, моның ише генә урманнардан кайтканың бар ич инде синең. Әйдә, йөгер, бөтенләй караңгы төшкәнче ашыгыйк. Безне өйдәгеләр эзли торгандыр… Яңа өй салып чыккач, бусагабыздан кертәм әле мин сине…
Песи башта ризасызлык белдереп җиргә ятты, аннан тирә-яктан кеше күзенә күренмичә генә якынлашкан карурман җанварларына колак уйнатып як-якны тыңлап алды һәм борылып йөгерергә кереште. Ирис аның артыннан чак өлгерде.
Авыл бөтенләй кире якта булган…
Урам утлары күренеп, үз авылын таныгач кына, арканны ычкындырды. Шулай да песи аны ташлап качмады, бер чама читтәнрәк теркелдәде, ул авыл эченә ашыккан кара төнне үзенә иярткән иде.
– Кайда йөрисең син?! – Сеңелкәшнең гөрелдәвек тавышында икеләтә сөенеч бар иде. Атаң өч айлык алиментын берьюлы җибәргән. Әни кибеткә китте…
Икенче көнне кич Ириснең әнисе тавык оясыннан буш төште.
– Дүртесен дә эчкән, мәлгунь! Әле моңарчы безнекенә тими торган иде… Шул дошманның башына җитүче табылырмы, юкмы инде?!.
Чыганак: https://sptatar.com
Фото: https://wallpaperscraft.ru