

(Дәвамы.)
Беркөнне Шəриф нишлəптер малларның тиресен
түгəргə соңгарак калды. Эшен бетереп кереп килгəндə,
айның җиргə нурларын шундый да мул таратуына сок-
ланып, күккə карады. Чынлап та, ай яктысы шулкадəр
көчле иде, хəтта Шəрифнең күзлəре чагылып китте.
Гадəттə, алдагы көннəр салкын буласы булганда ай нур-
лары ачык һəм чиста булып күренə. Аның тирəсендəге
бик күп йолдызлар да ай нурына ямь өстəп җемелдəшə.
Шəрифкə ул шəфкатьле ай, йолдызларны үз канаты
астына җыйгандай күренде. Менə нинди бəхетле бу
йолдызлар, дип уйлады ул. Аларның ышанычлы якла-
учысы бар. Нинди дə булса авырлык килгəндə, аның
канаты астына кереп котыла алалар, дип сокланды Шəриф.
Тик аның гына бу якты дөньяда бер якын кешесе дə,
бер таянычы да, яклаучысы да юк шул. Бу мəрхəмəтсез
тормышта мəтəлеп китеп егылсаң да, авыртынсаң да
“Əй, балакаем, кайсы җирлəрең авыртты, əйдə тор!” –
дип күтəреп торгызып, иркəлəүче дə, назлаучы да, аның
хəлен җиңелəйтергə тырышучы да юк шул. Шəрифнең
күзлəренə тагын мөлдерəмə яшь тулды.
Менə хəзер ниндидер могҗиза аркасында Шəриф
тə шул йолдызлар арасына күтəрелсə, аңа да нинди
җиңел булыр иде. Ай белəн йолдызлар аны да үз канат-
лары астына алып, җил-яңгырдан сакларлар иде. Анда
аның артыннан утын пүлəне тотып җизнəсе дə менеп
җитə алмас иде. Юк шул, чынбарлыкта бу хəл бөтенлəй
була алмый. Мондый күңелле үзгəрешлəр бары тик
тылсымлы əкиятлəрдə генə була бит.
Кыш айлары да үтеп китте, кимсетелүлəр, җəбер-
лəүлəр белəн үтсə дə, Шəриф исəн калды. Ниһаять,
ямьле җəй дə җитте. Бу вакыт эчендə инде аңа
йөклəтелгəн йорт эшлəре арта гына торды. Шулар
өстенə көтүдəн кайткан малларны каршы алу да
аның өстенə йөклəтелде. Ул əлеге бурычны җиренə
җиткереп үтəргə тырышса да, гөнаһ шомлыгына
каршы, беркөнне сарыкларның берсе көтүдəн кайтмый
калган. Өйгə кереп бу турыда хəбəр итмичə дə булмый.
Гадəттəгечə ярыйсы гына салып алган җизнəсе, моны
ишеткəч, Шəрифне җилкəсеннəн элəктереп абзарга
алып чыгып китте. “Кая сарыгың?” – дип, сугып та екты.
“Белмим, кайтмады бит”, – дип акланырга тырышуы
аны киресенчə ярсытып кына җибəрде. Шəрифне тагын
сугып екты да өстенə сикерде.
Əзмəвердəй олы кешенең сигез-тугыз яшьлек чан-
дыр баланы таптавын күз алдына китерүе дə коточкыч
авыр. Ярый əле, Шəриф секундның бер мизгелендə
егылган җиреннəн тиз генə читкə тəгəрəп, котылып
калды. Сикереп торды да йөгереп чыгып китəргə ом-
тылды. Əмма җизнəсендə дə өлгерлек булгандыр инде,
Шəриф капканы ачып өлгергəнче, аны арттан куып
җитеп элəктереп тə алды. Тагын сугып екты.
Шул вакытта апасы килеп чыкмаган булса, белмим,
əлеге гауга ни белəн бетəр иде икəн? Мөслимə апасы
ирен орыша башлаганнан файдаланып, Шəриф аб-
зардан чыгып качарга өлгерде. Ул артына да карамый
йөгерде дə йөгерде. Туктап тын алырга уйласа да, ар-
тыннан җизнəсе килеп җитеп, элəктереп алыр кебек
шиклəнде, хəтта куркуыннан артта аның тын алуы
сизелгəндəй тоелды. Йөгерə-йөгерə инде авылны
чыгып киткəнен дə абайламый калды. Инде җиргə төнге
караңгылык та төшеп, күктə йолдызлар күренə башла-
ган, авыл да ярыйсы гына артта калган. Хəзер аны “Ары-
таба кая барырга соң?” дигəн сорау борчый башлады.
Əлегə кадəр аның авылдан бер адым да читкə чыкканы
булмады. Шулай да ул, үзе качып чыгып киткəн йортка
кире кайтмаска, дигəн ныклы карарга килде.
Йөгерə торгач, бер авылны үтеп китеп, икенче авылга
килеп керде. Бу вакытта инде төн уртасы узып, күктə
шəфəкъ яктылыгы да җəелергə өлгерде. Җан ачуы
белəн шулкадəр араны үтүе аның хəлен нык алган иде,
билгеле. Бер капка төбендəге өелеп куелган бүрəнə
өстенə алҗып килеп утыргач кына сизде моны.
Хəзер кая барырга соң Шəрифкə? Чит-ят, хəтта исе-
мен дə белмəгəн авыл урамында, җитмəсə, төн урта-
сы, ул шул хакта уйланды. Менə инде берəн-сəрəн таң
əтəчлəре дə тиздəн яңа көн туачагын белдерергə ты-
рышкандай, хəбəр салырга ашыкты. Əйе, менə тиздəн
яңа көн дə туар. Кешелəр, кичтəн үк нинди эшлəр баш-
карачакларын тəгаенлəп куйганча, эшлəренə керешер.
Берсе дə нишлəргə белмичə аптырап йөрмəс.
Тик менə Шəриф кенə нишлəр икəн бу яңа көндə?
Аның бу турыда уйлаган саен башындагы фикерлəре
һич кенə очына чыгалмаслык дəрəҗəдə буталып бетте.
Алай гына да түгел, бу авыр хəлдəн чыгу юлын бөтенлəй
чамалап та карый алмады. Күрəсең, авылга кире кайт-
мый башка чара юк. Бу турыда уйлагач, Шəрифнең ар-
калары тагын калтыранып куйды. Юк, юк, ул бу турыда
хəтта уйларга да телəми. Бу үзе үк һəлакəтнең авызына
барып керү була бит. Аңа хəзер, бигрəк тə өйдəн качып
чыгып киткəннəн соң, юньле мөгамəлə булырына өмет
итеп булырмы соң? Юк, əлбəттə. Шəриф моны бик
яхшы чамалый иде. Эх, дип өзгəлəнде ул, əтисе бул-
маса да, əнисе исəн чагында аның тормышы күпкə ях-
шырак булган икəн əле. Əнисе бит аны җил-яңгырдан
сакларга һəрвакыт əзер тора иде.
Ул шулай уйланып утыра-утыра, үзе дə сизмəстəн,
бүрəнəлəр өстендə йомарланып йоклап китте.
Шəриф шушы кыска гына арада да төш күреп өлгерде.
Имеш, үз өйлəрендə əнисе белəн яшəгəн вакытлары
икəн. Идəндə нидер тəгəрəтеп уйнап утыра. Менə кинəт
кенə ишек ачылып китеп, аннан йөзе балкыган əнисе,
чилəге əле яңа гына сауган сөт тотып, килеп керде.
Ул, Шəрифне чакырып: “Улым, кил бирегə, яңа сауган
иртəнге сөттəн авыз ит, сəламəтлек өчен үтə дə шифа-
лы бит ул”, – дип сөйлəнə-сөйлəнə, алюмин кружкага
күбеклəре дə утырып бетмəгəн җып-җылы сөт салып сузды.
Шəриф сөтне бик тə лəззəтлəнеп эчə башлады. Эх,
тəмлелеге соң, тəмлелеге! Аңа гүя болыннардагы
сыерлар ашаган барлык сусыл үлəннəрнең дə өлеше
кергəн иде, гүя аларның һəрберсенең аңлатып бетерə
алмастай тəме тел очында сизелə. Бу хозурлыкка
башы əйлəнеп киткəндəй булды… Кружка кулыннан
төшеп китеп, сөте өстенə түгелде.
Шунда ул елап уянып китте. Уянгач, үзенең нихəлдə
ятуын күреп, тагын да кычкырып елап җибəрде. Өсте
дə юешлəнгəн. Ул аны төшендə эчеп бетерə алмыйча
өстенə түгелгəн сөт дип уйлады. Ə чынында бу иртəнге
чык икəн. Аның юешлегеннəн бөтен өсте чыланган булган.
Авыл халкы инде күптəн уянган, сыерларын са-
вып, аларны көтүгə озатып йөрилəр. Шунда авыл
хатыннарының берсе урамдагы бүрəнəлəр өеме
өстендə бер ят баланың елап утыруын күреп калды
да, янына килеп, аның кайдан икəнен, ни сəбəпле
елап утыруы турында сораша башлады. Шəриф ни
дип җавап бирергə тиз генə сүзлəр таба алмады,
чөнки ул моңа əзер түгел иде. Дөресен сөйлəп бирсəм,
хəзер мине үзебезнең авылга озатырлар инде, дип
шиклəнде. Шулай ук җавапсыз калырга да ярамый, ул
монысын да аңлады. Əгəр дə дөресен сөйлəп бирсə,
һичшиксез, авылга озатачакларын белə иде ул. Тик
ничек шик тудырмаслык итеп алдашырга соң əле, дип
пошаманга төште. “Район үзəгендə дəваханəдə сырхап
яткан картəтием янына барган идем, тик менə кайткан-
да адашып киттем дə сезнең авылга килеп чыкканмын.
Кызганычка каршы, туган авылымнан бер дə читкə
чыкканым да юк иде шул, авылымның исемен дə оны-
тып җибəрдем”, – дип тезеп китте тиз генə уйлап чы-
гарган ялганын. Бу кадəр дə ялганлау үзенə дə бик оят
иде инде, тик нихəл итмəк кирəк, аның башка чарасы
юк иде бит. Чөнки төп максаты – ничек тə туган авы-
лына, җизнəсе тырнагына яңадан элəкмəскə. “Нишлəп,
анда берүзең генə барган идеңмени?” – дип сораштыра
башладылар. Бу арада инде аның янына, кызыксынып,
байтак кына хатын-кызлар җыелып өлгерде. Ə Шəриф
һаман алдашуын дəвам итте:
– Əни белəн барган идек, тик картəтинең хəле бик
мөшкел булгач, əнием аның янында калды. Ə миңа
кайта торырга кушты, – диде.
Үзе астан гына теге апаларны күзəтте, янəсе,
ышаналармы, юкмы аның ялганына. Шунда əлеге
хатыннарның берсе:
– Карале, дөньяда шундый гыйбрəтлəр дə була
икəн! – дип, аптыраулы карашын башкаларга төбəде. –
Шушы кадəр арага ничек курыкмыйча бəлəкəй генə ба-
ланы чыгарып җибəрмəк кирəк? – дип, борчылуын бел-
дерде.
Шəриф үзе бу ялганы өчен бик оялды, җир ярылса,
җир тишегенə кереп китəрдəй хəлдə иде ул. Ул бит
үзенең əлеге кыска гына гомерендə беренче мəртəбə
шулай алдашты. Əлеге хатынның сүзлəреннəн соң,
башка хатыннар да аны кызгануларын яшермəде.
Һəркайсы аның хəленə керергə тырышып, һаман со-
раштыра бирделəр.
Шулвакыт аның янына башта ук килгəн апа:
– Улым, ачыккансыңдыр да инде, əйдə безгə кереп
чəй эчеп чыгарсың, – дип, үзенең артыннан ияртте.
Шəриф ялындырып тормады, үзенең соңгы вакыт
кайчан ашаганлыгын да хəтерлəми иде. Əлеге апа бик
тə зур игътибарлылык күрсəтеп, исе танауларны кытык-
лап торган тəмле чəй ясап бирде. Аның янына хəтта
каймак та утыртты. Мондый хөрмəтлəрне Шəрифнең
инде күптəн күргəне булмагач, үзен бик тə уңайсыз
тойды. Тик бу апа, аның уңайсызлануын күреп, ягымлы
гына кыстый-кыстый чəй эчерүен белде.
Малай шулай тамагын туйдыргач, зур рəхмəтлəрен
əйтеп, тизрəк чыгып китү ягын карады. Бу вакытта инде
аның иртəнге чыктан юешлəнгəн киеме дə кипкəндəй
булган иде. Тамагы туйгач, берникадəр кəефе дə
күтəрелеп киткəндəй булды. Тик озакка түгел шул,
күпмедер вакыт үтүгə күңелен тагын билгесезлек
корты кимерə башлады. Хəзер нишлəргə? Кая барып
баш төртергə соң?
Шулай итеп, ул əлегə бу авылда калды, монда каласы
килгəннəн түгел инде, ə кая барырга белмəгəннəн, ап-
тыраудан гына. Тик халыкның аңа карата булган башта-
гы карашы үзгəрде. Ияртеп алып кереп чəй эчерүчелəр
дə сирəгəя барып, соңыннан бөтенлəй бетте. Җитмəсə,
очрашуларның берсендə тома ятим калганлыгы да
ачыкланды. Ничектер бу хакта сүз чыгып, бу турыда
ялгышлык белəн үзе ычкындырды. Төннəрен ул кайда
ачык калган абзарда, кайда мунчада кунып йөрде. Тик
тамак ягын кайгырту гына бик авырга туры килде. Вакыт
та инде җəй азагына таба авыша башлаган булгач,
бакчаларда җилəк-җимеш, яшелчəлəр өлгерүеннəн
файдаланып, Шəриф чарасызлыктан анда да кергəли
башлады. Нишлисең соң? Ачлык дигəн нəрсə бөтенлəй
генə дə яхшы киңəшче түгел икəн шул. Шəриф тора-ба-
ра моны яхшы гына үзлəштерсə дə, яхшырак киңəшчесе
булмагач, аңа буйсынырга туры килде. Авыл халкы бу
хəллəргə баштарак күз йомыбрак караса да, ешая баш-
лагач, тавыш чыга башлады. Бу турыда сүз авыл Со-
ветына барып җитте.
(Дәвамы бар.)