Чәчмә әсәр
15 июль 2025, 04:24

Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)

– Ну, заразы, тагын ояга менгән. Регина әбинең мәчесе бу. Әле узган атнада гына кереп ике йомырканы эчеп качкан иде.

Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)
Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)

Йөз сум акча биреп тор әле!

Энгель агай салам түбәсе бер якка авышкан абзар кыегына космос аша телевизор карый торган тәлинкә кагып маташа иде, күрше малаеның гозерен  ишетмәмешкә сабышты, үтеп китәр дип уйлады. Ләкин гозерле Ирис ашыкмады.

Ириснең чын исеме Идрис булырга тиеш иде. Гөнаһ шомлыгына күрә, җирле үзидарә советы секретаре Мирумир абзый таныклык кәгазен тутырганда бер хәрефне төшереп калдырган. Мирумир абзый гомер буе яшәгән Ташкент каласыннан, гаиләсе белән куылып, туган авылына качак статусы белән кайтып төште. Шуңа күрә ул, бүгенге исемнәрне язганда, насвай иснәп төчкерә торган иде.

– Сиңайтәм, Энгель агай!

Сабыр ит бераз дигәндәй, Энгель агай уң кулы белән ишарәләп, Ирисне тынычландырды. Һәм шул арада соңгы кадагын кагып өлгерде. Алай-болай, көчле җил чыгып очырмасын өчен, тәлинкәле антеннаны дилбегә кисәге белән кайчылыкка да тарттырып куйды.

Салам түбә ишегалды ягына авышкан иде, шуңа күрә Энгель бабай урам ягына шуып төште.

– Әллә син дә пожарныйдагы казинога йөри башладыңмы? Апулей малае уенга да  кертми бит сине йөз сумың белән… Фердинандның төпчеге, каладан кайтышлый, ялгыш сугылган булган менәтерәк, бозау саткан акчасын калдырып чыккан.

– Акча үземә кирәк, Энгель бабай. Каникул бетә, укулар башланганчы шәһәргә барып разливной сыра эчеп кайтасы иде.

– Әниең беләме акча эзләгәнеңне?

– Белә. Синнән сорап торырга кушты.

– Кушты, имеш… Кемне очратсаң, шуннан сора, дигәндер әле. Күрешергә теләп кул суза дисәң, очраган бере акча сорарга тотына. Шуңа күрә хәллерәкләр өйләрендә бикләнеп ята, өмет булмагач, соранучылар да чыкмый. Авыл урамнары тып-тын, һич адәм заты күренми… Узган атнакичтә Алекс абыең югары очтагы досугтан кайтышлый адашып йөргән. Яучы Луараның шайтан өермәсеннән туган кызлары берәр ярамаган нәрсә биреп миңгерәйткәннәр, ахрысы, Алекс таң атканчы эзләп тә үз өен таба  алмаган. «Кайсы тирәдәрәк яшим соң мин?!» – дип сорарга урамда ник бер кеше очрасын ди…

– Боларын беләм лә… Акча бирәсеңме? Төрек төзүчеләренә дә ялландың, пенсия дә аласың – йөз сумлык кына рәтең бар инде синең.

– Рәт, имеш… Бер ел буе төзелештә кирпеч ялаган өчен төрекләр әнә НЛО белән түләделәр, – диде Энгель агай, салам түбәгә арканлап куелган тәлинкәгә имән бармагы белән төртеп күрсәтеп. – Ә пенсия килергә иртәрәк булыр. Хат ташучы Октябринә түткәңнең безнең ишеләрдән качып ята торган чагы.

– Ике җирдән акча алып, кесәңдә йөз сум да йөртмәскә инде. Укып бетереп, эшли башласам, мин сезне акчага күмәм әле.

Күмәм дигән сүзне колагына  элмичә генә, Энгель агай үзенекен тукыды:

– Әниең Римма эштәме?

– Ие. Дуңгыз фермасыннан тирес түгә, ат белән.

– Ну, пенсиягә чаклы түзсә, аннан Римманың акчага өзеклеге бетә инде… Ниме, алиментыгыз да килмиме бу арада?

– Ие. Минем әтидән дә юк, сеңелкәшнекеннән дә. Октябринә түткәйнең безнең өйгә кергәне юкка инде өч ай бардыр.

– Хат ташучыбыз качып ята торгандыр. Авылда пенсияне дә, алиментны да ул түли шул. Халык кичә алган акчасын бүген оныта, икенче көнне үк тагын сорый башлый.

Ул арада Энгель агайның тезмәсендә тавыклар куркынып кытаклашты, нәрсәдер «шарт» итте һәм күп тә үтми, дегеткә баткан крокодилсыман бер нәрсә урам аша икенче якка шуышты.

– Ну, заразы, тагын ояга менгән. Регина әбинең мәчесе бу. Әле узган атнада гына кереп ике йомырканы эчеп качкан иде. Тавыклардан грипп йоктырып, тезмәдән мәтәлеп төшкәнен күрсәм иде шуның… Бәреп кенә үтерер идем, ырымыннан куркам… Кыямәт көнеңдә, фәрештәләр сорау алганда, өстеңнән әләкләп торалар икән  алар… Мин өйрәтте димә, Ирис, бар, кер Регина әбиеңә, ул сине акчалы итәр.

– Кеше өенә ничек керәсең ди инде?!

– Әйе, хәзер авылда андый гадәт бетте. Минем дә беркемгә кергәнем юк. Кемнең өй эче ничек бизәлгәнен күз алдыма да китерә алмыйм. Күрше күләннең йорт җиһазларын машинадан бушатканда күреп калсаң гына… Син аңа кермә, капка баганасындагы домофонга бас, Регина әбигә ничә яшь икәнен беләсеңме?

– Юк.

– «87» санын җый, үзе эндәшер. Әйт: мәчеңне адаштырырга килдем, диген. Йөз сумнан да кимгә ризалашма.

Күршеләрнең өй эчен бөтенләй күргәне юк дип өздереп әйтсә, ялган булыр, Ириснең Клара карчык өенә  күз салганы бар. Клара карчыкның өе чишмә юлы чатында. Комбайнер Рафинад, мунча өмәсеннән  кайтышлый, эчкән спиртына тизрәк су кушу өчен, чишмә юлын кыскартмакчы булган. Тик комбайнның алгы терсәге белән Клара карчыкның өенә ышкылып үткән. Совнархоз карары белән салынган йортның бер бүрәнәсе торыгы белән кубып төшкән… Мәктәптән кайтышлый бөтен бала-чага, тезелешеп, ачык эргә аркылы өй эчен караганнар иде. Клара карчыкның ковролин намазлык өстендә кесә телефоныннан смс-хәбәрләр җибәреп, башка чыккан сыңар малае белән хат алышып утырган чагы булган. Авылга ике шпана килеп, җир пайларын җыеп йөрде. Җитмеш яшьлек Клара карчыкның колхозны раскулачивать иткәндә өлешенә тигән ун гектарлы җир паен кулыннан алып, акча урынына кул куйдыртып, кемнәндер урланган мобильник тоттырып киткәннәр иде. Кинәнде. Улы белән сөйләшеп туя алмый. Инде пенсиясен «экспресс-карта» белән генә ала.

Ирис «кара крокодил» сукмагыннан тайпылмаска тырышып кына Регина әбинең өй түренә килеп басты. Бала-чага шаяртмасын дипме, домофонны өскәрәк куйдырган, әгәр капка баганасы авыш булмаса, Ириснең буе җитәсе түгел иде.

– Кем икәнеңне күреп торам, кер, матальщик, капкамны ачтым.

Ирис кергәндә Регина әби компьютерда пасьянс, авылча итеп әйткәндә, кәрт уйнап ята иде. Аны бу зәхмәткә, калага кунакка баргач, оныгы өйрәтеп җибәргән иде… Авылга ит җыючы әрмәннәр килгәч, абзардагы  бөтен мал-туарын тапшырса тапшырды, барыбер шул компьютер дигән уенчыкны сатып алу бәхетенә иреште. Әле интернетка тоташтырып бирсәләр, Регина әбинең оҗмах белән элемтәгә кереп карарга да исәбе бар…

– Беләм, йөз сум акча ззләп йөрисең, – диде Регина әби, Ирискә акча сорауны җиңеләйтеп.

– Каян беләсең?!

– Минем менә бу интернатта  барысы да теркәлгән. Әниеңнең ат белән дуңгыз түккәне дә, атагызның ник алимент җибәрә алмаганы да.

– Интернат түгел, интернет дип әйт.

– Үрәтмә! Сез порнуха эзли торганы интернет аның… Ә менә авыл эчендәге элемтә  интернат дип атала. Авылда ни бар – бөтенесе мәгълүм.

– Алайса, әтине әйт.

– Атаң, балык тотучыларга кушылып, гостарбайтер булып киткән җиреннән паспортын урлаткан. Хәзер Сахалинда бомж булып йөри, аякка басса, хәбәр бирер… Сеңелкәшеңнең әтисе – күрше авыл кешесе, август ае өчен дигән бер йөк саламын әниең кире борган. Июль аена, ичмасам, печән белән  түләгәние алиментын…

– Регина әби, сөйләп торма, акчаңны гына бир.

– Нишлисең йөз сум белән? Дөресен әйтсәң, бирәм…

– Калага барып салкын сыра эчеп кайтам. Юкса каникул бетә.

– Үзебезнең гипермаркетта да эчемлекнең беткәне юк. Ипи кайтмаса кайтмый, әмма исерткечсез тотмыйлар.

– Бездә шешәле сыралар гына. Салкын мичкәдән акканын эчәсем килә.

– Шешәле дип, җиденче класс баласына ярамаган тагы!

– Сигезенче!

– Сигезенчегә күчтең генә әле син, укый башламадың.

Регина әби, пасьянс уйнавыннан бүленмичә генә,  сул кулы белән үрелеп, принтер ярыгыннан йөз сумлык акча алып бирде. Ирис, сөенеченнән бусага аркылы сикерәм дигәндә, никтер шикләнеп калды – акчаның икенче ягында сайлауларга чакырып язылган өндәмәләр иде.

– Ялган гозереңә ялган акча ярамаган тагы.

Дөресен әйтергә теләмәде Ирис. Чыбык күпер янындагы Ганс абзыйның  төпчек кызы Эльзага бүләк аласын әйтеп ташласаң… Оятын кая куярсың?! Бурычка кереп, сөйгән кызына бүләк алган дип, күз дә ачырмаслар…

– Алайса, Энгель агай әйтмешли, песиеңне адаштырсам, йөз сум түлисеңме?

Песи дигән сүздән Регина әбекәйнең кулы капылт кына тавык йомыркасы чаклы йодрыкка әверелде. Ул ашыгып-ашыгып экрандагы карталарны җыеп алды да уенчыгын сүндерде.

– Иң әүвәл адаштыр. Әгәр өч көннән кайтмаса – түлим…

– Каникул беткәч, акчаң ниемә кирәк? – диде Ирис, үз ялганы белән дөреслекне аклап.

– Ярар, ике көннән керерсең.

(Ахыры бар)

Чыганак: https://sptatar.com

Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)
Камил КӘРИМОВ. Адаштым. Хикәя. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас