Чәчмә әсәр
15 июль 2025, 04:41

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)

Авырлыклардан качып китүенə карамастан, һаман сагынды, кайтасы килде. Авылга кайтса, тормышы нинди авыр юнəлештə барачагы турындагы уйлар башына ара-тирə керсə дə, андый күңелсез якларын уйламаска тырышты. Анда аны əнисе я башка якын кешесе көтə диярсең. Юк шул, бу минутларда бары туган авылы гына əнисе кебек якын. Күршелəренең, авылдашларының ничек яшəүлəрен, язмышларын да бик белəсе килде. Элек хəтта искə дə алмаган кешелəр дə бик якын булып искə төшə икəн шул.

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)

Туган як
Чит-ят җирлəрдə яшəгəндə Шəриф туган
җирен сагынуы никадəр көчле булуын бик
яхшы аңлый иде.
...Очрашуга үзенчə əзер булырга тырышса
да, автобустан төшкəч, аны аңлатып бетерə
алмаслык дəрəҗəдə дулкынлану хислəре
билəп алды. Уйлап карасаң, туган җирен
калдырып, чит якларга чыгып китүеннəн соң
күпме сулар акты, күпме кышлар-җəйлəр
алышынды. Юк, аның китəргə бөтенлəй
телəге юк иде дə соң, тик кешенең туганда
ук маңгаена язылган язмыш аны үзенең агы-
мына буйсындырып, үзенчə алып китə икəн
шул. Шулай тиешле булгач, аңа берсе дə
каршы бара алмый икəн инде.
Шəрифнең туган авылы район үзəгеннəн
əллə ни ерак түгел, шуңа ул калган юлны
җəйге көннең матурлыгына сокланып, ерак-
та ук калган балачак хатирəлəрен байкап,
җəяү кайтырга булды. Автобуста кайтасы
булса, əлеге матурлыкларны ныклап күреп
тə бара алмас иде бит ул. Ə болай һəр
күренешне, басу-кырларны, урманнарны
күзең талганчы сокланып карап барырга
була. Барганда күреп туймаганнарын тук-
тап та таң калып карап торырга була – сине
беркем дə чиклəми, ашыктырмый. Югыйсə,
ул туган җире белəн очрашуның шушы
мизгеллəрен күпме еллар инде күз алдына
китереп, хозурланып, хыялый сагышларга
бата торган иде бит.
Алай гынамы соң əле, төшлəрендə күреп,
төн урталарында уянып китеп тə бик озак
сагышланып, яңадан йоклап китə алмыйча
җəфаланып яткан вакытлары аз булмады.
Бигрəк тə баштагы елларда бик еш кабат-
ланды бу хəллəр. Авырлыклардан качып
китүенə карамастан, һаман сагынды, кай-
тасы килде. Авылга кайтса, тормышы нинди
авыр юнəлештə барачагы турындагы уйлар
башына ара-тирə керсə дə, андый күңелсез
якларын уйламаска тырышты.
Анда аны əнисе я башка якын кеше-
се көтə диярсең. Юк шул, бу минутларда
бары туган авылы гына əнисе кебек якын.
Күршелəренең, авылдашларының ничек
яшəүлəрен, язмышларын да бик белəсе
килде.
Элек хəтта искə дə алмаган кешелəр дə
бик якын булып искə төшə икəн шул. Туган
якта булган һəрбер вакыйга күз алдына
килеп баса. Вакыт арасы ераклашкан саен,
сагыну хислəре арта гына барды. Шунысы
кызыклы: искə төшкəннəрдəн күбесенчə
яхшы яклар гына сагындыра. Хəтта аны
җəберлəгəн кешелəр дə якын булып күз ал-
дына килə. Күргəн михнəтлəр əллə нигə бер
генə хəтердə чагылып кала. Күрəсең, алар
турында уйлыйсы килмəгəнгəдер инде. Тик
шулай да, син уйлыйсы килмəгəннəн генə
алар юкка чыкмый. Аларны искə төшереп,
уйлана башласаң, хəтта бүгенге якты матур
тормыш та томан эченə кереп баткандай була.
Язмыш никадəр генə рəхимсез булса да, менə бүген
туган җиренə аяк басарга насыйп итте бит. Бүген
Шəриф шуңа куанып бетə алмады. Күрəсең, шуңадыр
ул үзен бу көнне бик бəхетле тойды.
Икмəк басулары талгын искəн җилгə диңгез
өстендəге вак дулкыннар кебек əкрен генə тибрəлə.
Иген башакларының туклыгына караганда, елның уңай
килгəнлеге əллə каян күренеп тора.
Бу күренеш Шəрифкə авыл хуҗалыгы белгече була-
рак та аеруча якын. Əллə ни күп вакыт та үтмəс, таби-
гать биргəн мул бəрəкəтне кешелəр җыеп алып, тырыш
хезмəтлəренең мул нəтиҗəсенə куанып яши бирерлəр.
Шулай ук килəсе ел уңышы өчен əзерлек тə тукталмый,
ə параллель рəвештə дəвам итə. Əлегə кадəр дə шулай
булган, моннан соң да шулай дəвам итəр, чөнки дөнья
бит шулай корылган.
Басу артында ерак та түгел урман балкып тора.
Һавада əрле-бирле сайраша-сайраша тургайлар бө-
терелə, гүя алар əлеге матурлыкны читтəн кереп бор-
чымасын өчен куелган ышанычлы сакчылар. Əгəр дə бу
искиткеч матурлыкка каян да булса һөҗүм куркынычы
янаса, алар бернигə карамый аны сакларга ташланача-
клар кебек тоела.
Шəрифнең анда да йөгереп барып, исəнлəшеп
килəсе килде. Җирле халык аны күрми дə, бу матурлык
белəн сокланып торырга вакыты да җитми. Бəлки, бу
матурлыкның эчендə яшəгəнгə, күнегеп беткəннəрдер.
Читтəн килеп кергəннəр генə шулай сокланып,
əсəрлəнəлəр микəн? Юк, юк, бер дə алай түгел ул,
анда яшəгəн һəркем үзенең туган җиренең матурлыгын
күрми булдыра алмый. Романтикага бирелеп торырга
вакыты гына җитми. Ə туган җиргə булган мəхəббəт,
менə Шəрифнеке кебек, барысының да йөрəгендə
тамыр җəйгəн.
Əлеге матурлыкны, хозурлыкны бернинди сүзлəр
белəн дə, хислəр белəн дə аңлатып бетерерлек түгел.
Бу матурлыкларны рəссамнар да бөтен нечкəлеклəре
белəн төшереп бетерə алмый. Табигатьтə булган
төслəрне чагылдырырга буяулар да җитмəс иде. Əллə
нинди зур күргəзмəлəрдə булып та, болай хозурла-
нып булмый. Табигать иң оста, иң камил рəссам булып
кала. Алай гына да түгел, аның буяулары да бит көн
саен үзгəреп кенə тора. Көн дə өр-яңа буяулар, өр-яңа
бизəклəр... Ул тагын да сафланып, күзнең явын алырлык
булып балкый. Никадəр якын Шəрифкə бу күренеш! “Ба-
суларым, урманнарым, саумысыз?! Менə мин кайттым.
Мине онытмадыгызмы? Мин сезне бик сагындым!” –
дип, ирексездəн кычкырып җибəрəсе килде…


Балачак хатирəлəре
Чит-ят җирлəргə чыгып китүдəн алда булган вакый-
галар бер-бер артлы күз алдыннан үтə торды. Əтисе
белəн əнисе, өйлəнешеп, сугышка кадəр нибары ике
генə ел тирəсе яшəп калганнар. Җимертеп дөнья
көтəр вакытларында бөтен уй-хыяллары чəлпəрəмə
килеп, юкка чыккан. Хəер, ил өстенə килгəн кара кайгы
илебезнең бер генə кешесенə дə кагылмый калмаган.
Əй, бу каһəрле сугыш, нинди генə михнəтлəр, нинди
генə югалтулар, кара кайгылар китермəде ил өстенə!
Иң аянычлысы: бер гаепсезгə күпме кешенең гомере
өзелде. Күпме ятим балалар газиз əтилəренең назын-
нан мəхрүм калды. Күпме тол хатыннар кадерле тор-
мыш юлдашларын югалтты. Бу югалтуларны бернинди
үлчəүлəргə салып та, чамалап та була торган түгел.
Кешелек дөньясы бүгенге көнгə кадəр андый үлчəү
берəмлеклəре уйлап чыгармаган, аны килəчəктə дə
уйлап таба алмаслар. Кешелəргə килгəн бу коточкыч
афəтнең аһəңе əле ничə елларга, юк, елларга гына
түгел, гасырлар дəвамына барачак əле.
Əтисе Сəлим сугышка киткəндə Шəрифкə нибары бер
генə яшь булып калган. Ул аны бөтенлəй хəтерлəми
дə. Тик аның юклыгы Шəрифнең балачагында, үсмер
дəверендə, олыгайганда да бик нык сиздерə иде.
Əнисенең сөйлəвенчə, əтисеннəн нибары ике хат
килгəн. Ə аннан əтисенең хəбəрсез югалуы турында
кайгылы хəбəр алган… Шулай итеп, əнисе бер яшьлек
улы белəн икəү генə калганнар.
Шəриф əнисен бик сирəк күрə иде, чөнки ул иртə
таңнан төнгə кадəр колхоз эшендə булды. Фронтны
тəэмин итү бурычы авыл өчен беренче урында булды.
Анысы бер хəл, ə менə тамак туйдыру бигрəклəр дə
нəкыска туры килə иде. Ул чор балаларына, ничə яшьтə
булуларына карамастан, олылар җилкəсенə төшкəн
авырлыкларны бергəлəшеп тартырга туры килде.
Аларның балачагы аякларына басып, тəпи киткəч үк
тəмамлана иде. Шəриф тə, кечкенə булуына карамас-
тан, йорттагы эшлəрне булдыра алганча башкарырга
тырышты.
Исендə калганнардан бигрəк тə сугыш тəмамланган
көн булды. Бөтен халык бəйрəм итə, кайсы шатлыктан
елый, кайсы куанычтан көлə. Иң мөһиме – уртак шат-
лык халыкны тагын да көчлерəк берлəштерде. Явыз
дошман белəн үлемечле алышларда башларын салган
солдатларның тол хатыннары, ятим калган балалары
җиңүне барлык халык белəн чиксез шатланып каршы
алдылар. Бу вакытта алар җиңү шатлыгы хислəренə
исереп дигəндəй йөрде, якыннарының яу кырларында
ятып калулары беразга гына булса да икенче планга
күчкəндəй тоелды. Ə инде исəн калган солдатларның
кайта башлавы бөтен халык өчен зур куаныч булса,
толлар, ятимнəр өчен кайтучылар арасында аларның
гына газизлəре булмавы əйтеп тə, аңлатып та бетерə
алмаслык авыр кичерешлəр тудыра иде.
Шəриф əнисенең бу көннəрдə бик еш мендəргə кап-
ланып елаганын күрде. Елавын Шəрифкə күрсəтмəскə
тырышса да, бала күңеле белəн булса да, аңлый иде
ул аны. Менə шул вакытларда инде ул əти юклыгының
ачысын бөтен йөрəге белəн тойды.
Лəкин, ничек кенə булмасын, яшəргə кирəк. Укыр-
га кергəч тə ятимлекнең ачысын бик еш татырга туры
килде аңа. Əтилəре булган яшьтəш малайларның
ышанычлы яклаучылары булып, аныкы булмагач, бу
хəллəрне бик авыр кичерде. Əнисенə дə берүзенə генə
тормышны алып баруы бик авыр икəнен күреп торды.
Тик əле ул аңа ярдəм итəргə бəлəкəйрəк шул. Шуңа да
аның тизрəк үсеп, əнисенə ышанычлы ярдəмче була-
сы бик килде. Тик аның телəге белəн генə хыяллар тиз
генə тормышка ашмый икəн шул.
Сугыштан соң да əле халыкка җиңел булмады. Илне
аякка бастыру, тормышны җайга салу юнəлешендə
халык бердəм күтəрелде. Монысы инде икенче фронт –
хезмəт фронты иде. Кыш көннəрендə урман кисү
эшлəре югары темп белəн бара торган булды. Бу эшкə
авылдагы колхозчылар да җəлеп ителде. Урман кисү
участоклары Шəрифлəрнең авылыннан илле-алтмыш
чакрымлап ераклыкта булганга, анда эшкə киткəннəр
торып эшлəп, өйлəренə бик сирəк кенə кайткалап
китəлəр иде. Шəрифнең əнисен дə шунда алдылар.
Менə шулай ул кечкенəдəн үк үзаллы яшəргə мəҗбүр
булды. Əнисе күп булса аена бер мəртəбə генə кайтып
китə алды. Бик авыр була торган иде бу очрашулар.
Кайтса да, я бер көнгə, я ике көнгə генə иде шул. Аннан
Шəриф тагын үзе генə торып кала.
Бу китүендə əнисе бик озаклады. Кайтмавына да
инде менə ике ай якынлап килə. Беркөнне авыл Со-
ветыннан аларга бер апа килеп, Шəрифне кочаклап
елап та алды. Шəриф берни дə аңламыйча, сораулы
карашы белəн əлеге апага текəлде. Ə ул Шəрифкə туры
карарга кыенсынып кына: “Шəриф улым, син үскəнсең
инде, ничек тə түзəргə тырыш. Мин сиңа авыр, кайгы-
лы хəбəр белəн килдем бит əле. Кичə урманда агач
кискəндə əниең вафат булган. Иртəгə алып кайталар”,
– диде дə Шəрифне тагын аркасыннан сөеп, үзенчə
юата башлады. Тик Шəрифнең башына əлеге хəбəр тиз
генə барып җитə алмыйча интектерде. Теге апа чыгып
киткəндə дə ул аңларлык хəлдə түгел иде. Ничек алай
була инде ул? Ул бит чирле түгел иде. Моның булуы
мөмкин түгел, берəр төрле ялгышлык кынадыр бу, дип,
үзен тынычландырырга тырышты… Шулай да вакыт
үткəн саен хəлнең никадəр аянычлы булуы аның миенə
ныграк сеңə барды.
Əнисен җирлəгəн вакытларда балалыгы белəн үзен
алда ни көткəнен уйлый да белми иде шул əле. Өй тулы
кешелəр əнисен җирлəү мəшəкатьлəре белəн кайнаш-
кан вакытта ул үзенең ничек яшəячəген күз алдына да
китерə алмады. Хəер, белсə дə, тома ятим бала нəрсə
генə эшли алыр иде икəн?
Əти-əнисенең авылда якын туганнары булмагач, аны
əнисенең икетуган сеңлесе Мөслимə апа үзлəренə
алып кайтып китте. Бу хəл, билгеле, чарасызлыктан
булды, чөнки аларның үзлəренең дə берсеннəн-берсе
бəлəкəй дүрт балалары бар. Җитмəсə, тормыш иптəше
дə холыксыз, салгаларга бик ярата икəн.
Җизнəсе Шəрифне беренче көннəн үк күрəлмəс
булды. Юк кына сəбəплəр табып, аңа бəйлəнергə генə
торды. Ə инде исереп кайткан вакытларында бөтенлəй
көн күрсəтмəде. Баштарак җəберлəүлəре тиргəш-
битəрлəүдəн узмаса, хəзер торган саен “батырлана”
барып, аны еш кына кыйный да башлады. Ə моның өчен
сəбəп табылып кына торды. Нинди җитешсезлек күзенə
чалынса, бар ачуын Шəрифтəн ала иде. Хəтта үзлəре-
нең балалары кылган зыян өчен дə бары тик Шəриф
кенə җаваплы. Апасы иренең бу тузынуларына чик куя
алмады. Елап та, үтенеп тə туганын җəберлəмəвен со-
рады, тик барысы да файдасыз булды. Ул, киресенчə,
Шəрифкə карата явызлана гына барды. Кеше сүзенə
колак сала торган бəндə түгел иде инде ул. Шəрифнең
җəберлəнүлəрен күршелəре дə күреп торды. Бу туры-
да авыл Советына җиткерделəр, тик барыбер файда-
сы булмады. Аны чакыртып та сөйлəшеп карадылар,
үзлəренə килеп тə əйтеп карадылар. Бер-ике генə көн
эндəшмирəк йөри дə, əле син анда барып əлəклəшеп
йөрисеңме?” дип, бөтен ачуын Шəрифтəн алды.
Беркөн шулай малларның җыелган тиресен бəлəкəй
чана белəн бакчага чыгарып йөргəндə, нишлəптер
абзарга җизнəсе килеп керде. Шунда сукмакта төшеп
калган берничə тирес чүбен күреп, тавыш чыгарды.
“Нигə болай юлны чүплəп йөрисең?!” – дип, Шəрифнең
авызын да ачырмады. Шулвакыт бер утын пүлəне
тотып, Шəрифкə якынлаша ук башлады. Үсмер, билге-
ле, качып китəргə ашыкты. Ə ул аның артыннан куып
җитəргə дип йөгерə. Алар шулай абзар тирəли берничə
мəртəбə урап чыктылар. Шəриф, туктап, почмактан
əкрен генə үрелеп карарга булды. Җизнəсе көтеп тор-
ган икəн, утын пүлəнен кинəт аңа ыргытты. Шəриф
иелə алмый калды, пүлəн маңгаена килеп утырды. Ул
авып китте, битеннəн шабырдап кан ага башлады. Ə
тегесе килеп хəлен дə белмəде, өенə кереп хатынына
гына хəбəр иткəн. Апасы киенеп тə тормый, елый-елый
йөгереп килеп тə чыкты. Аны күтəреп дигəндəй өйгə
алып кереп китте. Юындырып, битлəрен бəйлəп яткыр-
ды. Кичкə ул шешенеп, бик сызлана башлады. Соңга
таба бөтенлəй күз кабаклары да шешеп, күм-күк булып,
күзлəрен дə ача алмас хəлгə килде. Шул рəвештə бер
атна тирəсе яткач кына əзрəк шешлəре кайта башла-
ды. Ярый күзлəренə зыян килмəде, Ходай Тəгалə үзе
саклагандыр инде. Шəрифнең гомере бетмəгəн бул-
ган икəн, бу һөҗүмнəн шулай исəн калды. Əлеге булып
үткəн фаҗигадəн соң да җизнəсе кыерсытуларыннан,
җəберлəүлəреннəн туктамады.
Үзе болай “бар чыгып кит бездəн”, дип турыга да
əйтмəде, тик аның бу кыланулары Шəрифкə шул
ишарəне аңлаткандай тоелды. Тик аның бу бəладəн
чыгу юллары гына бер дə күренмəде. Югыйсə, ул монда
бер көн дə артыгын калмас иде дə соң, юк, көн түгел,
бер сəгать тə калмас иде.

***

Автор турында.

Хəниф Каюмов 1947 елда Балтач районының Богдан авылында туган. 1966
елда Иске Балтач урта мəктəбен тəмамлап, ике ел укытучы булып эшли.
Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында икътисад буенча белем ала.
Башкортстан Дəүлəт хезмəте һəм идарə итү академиясен тəмамлап,
юрист һөнəренə ия була. Озак еллар Балтач район Советында, башка
җаваплы вазифаларда эшли. Əдəби иҗат аның өчен электəн үк чит түгел,
лəкин лаеклы ялга чыккач, бу эш белəн ныклап шөгыльлəнə башлый.
Хəниф Гафур улы Агыйдел шəһəрендə яшəп иҗат итə. “Агыйдел
чишмəлəре” əдəби берлəшмəсенең актив əгъзасы. Хикəялəре, шигырьлəре
Агыйдел шəһəренең “Ак калам” гəзитендə, Башкортстан һəм Татарстан
матбугатында басылып тора. 2012 елда “Өмет” гəзите оештырган “Көлик
əле бергəлəп” дип аталган конкурста, “Акчарлак” гəзите конкурсларында
җиңеп чыга. 2022 елда Агыйдел шəһəренең Юрий Шурупов исемендəге əдəби
премиясенə лаек була.
Үзнəшер юлы белəн “Давыллы яңгыр” (2018), ”Корылык бəласе” (2019),
“Һава торышы турында халык сынамышлары” (2021) китаплары дөнья
күрде. “Тулпар” журналында аның “Язмыш белəн тартыш” əсəре (2018, № 6)
басылган иде. 

Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)
Хәниф КАЮМОВ. Шәриф басуы (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас