

16
Ата поши бервакыт Акъялны урман читендәге ялгыз йорт янына алып барды. Монда ниндидер урман хуҗалыгы урнашкан, янда гына яртылаш җимерек киртә белән уратылган зур печән эскерте тора иде. Шунда, төне буе кинәнеп, маллар печән күшәделәр. Икенче төндә дә ата поши аларны кабат шушы эскерткә алып килде. Тагын тәмле печән кертләтергә керешкәннәр иде, ләкин эскерт артыннан кулына саллы сәнәк тоткан шәүлә килеп чыкты. Сәнәкнең һавада усал сызгырып кайсыдыр поши сыртына төшкәне ишетелде. Пошилар, дәррәү кубып, тирә-якка сикерделәр. Бары Акъял гына урынында торып калды. Кеше аны таныр, үз итәр, аңа сукмас кебек тоелды. Чөнки кыргый пошилар арасында йөрүдән туйган иде Акъял. Кабат кешеләр янына кайтасы, тагын тирес исе сеңгән лапасларда кунып, тәртә арасына җигелеп яшисе килә иде аның. Ләкин кеше аның хәлен-хәләтен аңламады.
– Ә, менә кайсы зимагуры алып килгән икән әле боларны! Хуҗаң биргән ризык кына җитмимени сиңа, Алланың ачы каһәре төшкере! – дип яман сүгенеп килде дә, кеше, авыр кизәнеп, атның ботына тондырды. – Сурәтле ат булса иде, ичмаса. Ни каны да, ни җаны. Шул да талап йөргән була бит. Бутты монда Әндри казнасы бар. Җүнле нәрсә булсаң, хуҗаң лапастан чыгарыр идемени сине, зимагур!
Кеше шулай арттан ачы сүгенеп калды. Акъял сызлаган аягын күтәрә-төшерә, аксаклап, тагын пошилар көтүенә иярде. Башка төннәрдә ул инде басулардагы каравылсыз печән кибәннәре янына да бармас булды. Аңа хәзер бөтен дөнья шыксыз, һәр халәт әһәмиятсез, барыбер иде.
Акъял үзенең кешеләрдән аерылуына күпме вакыт узганын да чамалый алмады. Шулай да, пошилар көтүе белән бергә кола-ялан кырларда йөргәндә, каядыр еракта калган матур тормышын торган саен ныграк сагынды ул. Йомык Минсаф лапасындагы җылы бүлмәсе хәтереннән чыкмый азаплады. Һәрчак бераз оялчан табигатьле Мансур, туктаусыз бәхетле елмаеп йөрүче чибәр кыз Резидә күз алдына килде. Хәзер инде Акъял өчен андый рәхәт тормыш бөтенләй булмагандыр да кебек тоела…
17
Беркөнне пошилар урманның әллә нинди чокырлырак җирендә гамьсез генә вак куаклар кимереп азаплана иде. Кинәт кенә үр өстендә ниндидер чыжлау авазлары ишетелгәндәй булды. Чокырның ерак итәгендә туң бөре чемченеп йөрүче пошилар бу чыжылдау авазын сиземләми калды. Акъял исә, чит тавыш ишетүгә, әсәренеп калды.
Тиздән үр өстендә сыртларына мылтык аскан чаңгылы ике кеше күренде. Аларны шәйләүгә үк Акъял җиргә сеңәргә җыенган кебек башын түбән иде, сыртын яшерде. Чаңгыда беренче килгәне үзенең бәрәңгедәй зур борыны, олы колаклары, нурсыз күзләре, сакал-мыек баскан усал йөзе белән үк таныш, бик таныш иде.
«Бәрәңге борын», пошиларны күрүгә, тизрәк кар өстенә егылды, арттан килүчегә таба борылып ысылдады.
– Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына. Булды, Мансур, ау уңды безнең. Тизрәк ят та, шым бул. Ят, диләр сиңа, анаңны… Өркетәсең бит.
Арттан килгән Мансур, «бәрәңге борын»ның әмерен ишетүгә, ашыгып җиргә сеңде. Шулай да, нинди ауга тап булуларын беләсе килә бугай, башын кузгата төшеп, елгыр күзләре белән тирә-юньне айкап чыкты.
Ул арада «бәрәңге борын» кабаланып сыртыннан мылтыгын суырып алды, нидер эзләп кесәсенә тыгылды. Менә, мылтык сыны урталай бөгелде, җиңелчә чертләп куйды.
Үр өстендә Мансурның калтыранган, зәгыйфь тавышы ишетелде.
– Миннәхмәт абый, анда пошилар бит, башны бетерәсең, себер җибәрәләр. Син ауга җыенганда мине куян йә көртлек атабыз, дип кенә алып чыктың. Җүләрләнмә, Миннәхмәт абый, ата күрмә.
–Тик тор, юеш борын, тынны бүлмә, – дип гыжылдап җавап кайтарды Миннәхмәт. – Урманда югалган бер пошины кем белгән? Аның чутын алып йөрүче бармыни? Кирәк иде ди кемгәдер синең бу хәшәрәтләрең. Атабыз да тиресен туныйбыз аның, вәссәлам! Аның каравы, берьюлы күпме ит. Сөенеп кенә тор син, юеш борын, шыңшыма.
Мылтык көпшәсе поши ягына төбәлде. Тагын күп булса бер-ике мизгел. Хәзер усал яңгырап коточкыч тавыш чыгачак та, бер көлтә ут бөркеләчәк.
Миннәхмәт мылтык көпшәсен пошиның баш турысына төбәп ятканда әллә каян гына поши алдында кинәт ниндидер соры гәүдә пәйда булды, ат башына охшаган сурәт чагылып китте. Бармакны чакмадан алырга инде соң иде. Көчле ату тавышы яңгырады.
Күз алдыннан дары төтене таралуга, Миннәхмәт белән Мансур бик сәер хәл күрделәр. Ата поши салмак кына басып, артына борылып карый-карый читкә китеп бара, ә ул басып торган урында ап-ак карга куе кан тамчылатып, арык, йончу соры алаша гына тора иде.
Беренче булып Мансур телгә килде.
– Баш бетте, Миннәхмәт абый, ат бит бу. Син бит атка аттың.
Аучыларның һәр икесе көтелмәгән бәладән зиһеннәрен югалткан иде, ахры. Урыннарыннан кузгалмадылар. Бераздан Мансур кисәк кенә торып басты.
– Туктале, Миннәхмәт абый, Акъял түгелме соң бу?
Миннәхмәтнең нурсыз күзләре тагын да усалланган кебек булды. Ул ниндидер катгый карарга килгән иде, күрәсең. Ашыгып кесәсенә тыгылды да янә мылтыгын урталай бөкләде.
– Нишлибез дип калтырап торасы юк инде, җебегән. Аткан-ниткән, эше беткән инде бу хәерсезнең. Атабыз да егабыз, шул! Барыбер яшәрлеге калмаган моның. Поши урынына ат ите булыр, исең киткән икән…
Миннәхмәт шулай сөйләнә-сөйләнә, мылтык көпшәсен турайтты, аягүрә торып басты. Ләкин шул мизгелдә үк ашыга-кабалана аңа Мансур каршы төште.
– Саташасыңмы әллә, Миннәхмәт абый? Күрә торып ат аттырырга, кем дип белдең син мине? Син безнең бу Акъялны күпме җәфаланып эзләгәнне беләсеңме? Тегенди-мондый пүчтәк ат түгел, Акъял бит бу, Акъял!
Мансур Акъялга таба борылды, гаепле тавыш белән чакырырга тотынды.
– Акъял, җаным, таныйсыңмы мине? И бичарам, кайларда йөрдең син? Курыкма, җаным, хәзер алып кайтабыз, менә дигән итеп терелтәбез сине.
Мансурны Миннәхмәтнең яман сүгенүе бүлде.
– Ничек апкайтасың син аны, пычагым?! Ул сиңа машина шүресемени? Бу килеш аны әле ничек авылда күрсәтәсең? Үз ирегем белән Себер китәргә ахмакмы әллә мин?
Болай гына Мансурны күндереп булмасын аңлап, ахры, Миннәхмәт тавышын икенчегә борды.
– Йә, балавыз сыгып тормале син, энем. Үзе җан биргәнче, тизрәк эшен бетерик моның. Үлгәч ашап булмый аны, әрәм итмә итне. Кая, кит юлымнан, момент иманын кыям! Мылтык көпшәсе югары күтәрелүгә, Мансур кинәт Миннәхмәткә таба ыргылды.
– Аттырмыйм дидем мин сиңа, ат…
Усал мылтык авазы агачлардан-агачларга бәрелеп озак яңгырады. Берни аңларга өлгермәгән Акъял хәлсез генә башын борып, кешеләр ягына төбәлде. Әнә, теге таныш тавышлы егет акрын гына җиргә чүкте, нигәдер ыңгырашып куйды. Бәрәңге борынлы ямьсез йөз дә нигәдер бик куркынган иде, мылтыгын кырга ташлады да, артына борылып карый-карый, каядыр чытырманлыкка кереп югалды.
…Акъял авыр кузгалып егеткә таба атлады. Танавын бүрегенә, киемнәренә төртеп, аны кат-кат иснәде. Таныш, якын иде аңа бу исләр. Шушы егет Сабантуй бәйгесендә аңа атланып чапты, шул аны һәркөн саен елгада йөздереп уйнады, татлы шикәр белән сыйлады.
Йөзенә бәрелгән кайнар сулышны тоеп, егет күзләрен ачты. Кипкән иреннәрен кыймылдатып, хәлсез елмайды.
– Ә, Акъял, синме, матурым?! Таныдыңмы мине? Кая югалдың син, кайларда йөрдең? Күпме айлар эзләдек бит үзеңне, җаным, таба алмадык. Ну, хәзер курыкма инде. Без хәзер авылга кайтабыз. Анда үзеңне кайнар башак белән сыйлармын. Кабат тазарырсың, тагын Сабантуйларда узышырбыз әле без. Анда сине Резидәкәем дә көтә. Атна саен шәһәр белән авыл арасын таптап Шамил азаплана. Сине тапсак, ул да авылга кайтам, дигән иде. Менә, булды инде. Туебызда безне бөтен авыл буйлап әйләндерерсең. Чын туйларның нинди булганын бөтен авыл халкы карап калсын. Председательнең дә күз явын алыйк әле. Башка алай тәртә арасыннан чыгарлык булмасын. Тапкан бит, әй, шефларга ат өләшә. Министр янына барып кайткач, иманына тиз китердем мин аны. Яшь киленнәр төсле атлый-йөгерә, сезнең өчен өр-яңа ферма төзи башлады Мин, үзеңне сагынуга түзмичә, шул фермага ат карарга кердем. Сиңа алмаш табарга, чабышкылар данын югалтмаска иде исәбем. Ә хәзер без синең белән мәңге бергә инде. Тик менә урынымнан гына торыйм. Ах, эч авырта. Миннәхмәт качты, имансыз. Ярар, ансыз да үлмәбез. Ярдәм ит син миңа, Акъял, ялыңны бир. Менә, аягурә бастык та. Хәзер атласак та була. Әйдә, киттек, Акъял. Жәлләмәде безне теге вәхши. Кайгырма, барыбер кайтып җитәрбез. Син миңа тотынып барырга гына ярдәм ит. Булдыра алсаң, җаным, тизрәк атла…
Акъялны ашыктыру, куалау артык иде. Ачлык та, җәберләү-яралаулар да булмаган төсле, арык алаша чаңгы эзләре буйлап һаман саен кызурак атлады. Атлаган саен, әйтерсең аңа дәрт, куәт өстәлә барды. Кабат кешеләр янына кайтуы, аларга ярдәм итә, игелек эшли алуы белән бәхетле, дәртле иде Акъял.
Чаллы, 1985.
Фото: Freepik.com