14
Икенче көнне чокыр өстендә ат кешнәгән тавыш ишетелде. Ялгызлыктан туйган Акъял, и-и, шатланган иде башта. Ләкин каршында теге караңгы төндәгечә җимерек йөзле Хәмидулланы күргәч, Акъялның бәкәлләренә хәтле калтыранып куйды. Кичә генә сүрән учак каршына кырын ятып гәп куерткан Хәмидулла бүген алыштырып куйгандай ачулы, шыксыз иде. Ат ризасызланып артына чигенде, йөгәнен тоттырырга теләмичә баш чайкады. Әйтерсең, күңеле ниндидер мәкер, явыз ният сизде.
– Нәрсә беренче кат күргән ттөсле калтыранып төштең? Үз ковбоеңны да танымыйсыңмы әллә, хөрәсән? ! – дип сүгенеп, Хәмидулла йөгәнне эләктерде.
Күндәмләнгән, озак вакытлар ач торудан рухы сынган иде шул Акъялның. Каршы тора алмады, җирән чәчне сыртына атландырды.
Аланлыкта аларны тагын өч-дүрт җайдак көтеп алды. Атларны беренче карауда ук ачыклады Акъял – чабышкылар түгел болар. Майкаларына әллә нинди озын чәчле, кара күзлекле адәм сурәтләре төшерелгән яшүсмерләр бу атларны тәртә арасыннан гына тугарып алганнар, ахры.
Яшүсмерләрнең дә һәммәсе Акъялга таныш түгел. Таза беләкле Ногман дигәннәре бүген араларында күренми. Такыр башлы, тәбәнәк буйлы ике малай чокыр янына элек тә килә иде. Ә кара туры белән кола төстәге ике арык биягә атланган яшүсмерләрне Акъял бүген беренче кат күрә.
– Ну, ничек, сез ярышка әзерме, ковбойлар? – дип, җирән чәчле Хәмидулла, үз өстенлеген яшермичә, хәтәр гайрәтләнеп кычкырды аларга.
Муенына гитара аскан ап-ак чырайлы, ябык гәүдәле егет кисәге буяулары елкылдап торган кызгылт төстәге өр-яңа мотоциклга атланып, бер як читтәрәк тәмәке пыскытып утыра иде. Шул телгә килде.
– Авыз суларыңны корытып мактаган мустангың шушымыни инде, Хәмди брат? Моның өчен, малай, чыннан да, ул Ногман ише авыл мокытлары белән якалашсаң да була. Зрә генә син мине авылга кунакка элегрәк чакырмагансың. Әгәр белгән булсам, сиңа кушылып, мин дә ул мокытның кирәген бирер идем. Хәер, син үзең дә маладис, брат, әлләни сынатмадың. Аяк белән теге төшенә типкәч, ничек бөгелеп төште, ә? То-то, брат, белсен авыл мокыты кем белән эш иткәнен. Шәһәр ышпанасы диләр безне!
Бу сүзләрне яңа мотоцикл хуҗасы шулкадәр зур канәгатьләнү белән әйтте ки, тавис кошы сыман күкрәген киереп, хәтта муенын як-якка боргалап та алды. Әйтерсең, сүз тәртипсезлек, юньсезлек турында түгел, бәлки буй яки акыл җитмәслек дәрәҗә хакында бара иде. Хәер, Хәмидулла үзе дә мондый әңгәмәдән риза иде бугай.
– Синең күчтәнәч итеп алып килгән бер шешә кызылыңны түгеп ята бит, мокыт, ә? Аның өчен үзе акча түләп куйган диярсең. Кыланышын кара да сүзләрен тыңла. Имеш, эчмисең дә, ат янына башкача бармыйсың. Атны алып кайтып милициягә бирмәкче. Үзе урлап биргән аты бар диярсең.
Ике шәһәр кунагы шапырынган арада авыл малайлары бер сүз катмады. Бераздан тагын шул ук Хәмидулла гайрәт чәчәргә тотынды.
– Әйдәгез, бер рәткә басыгыз. Вот хәзер күрсәтә сезгә абзагыз үзенең ниндирәк ковбой икәнен! Башымны кисмәгә бирәм, мин сезне ярышта күз чалымына да китерәчәк түгел!
– Алдан кычкырган күкенең башы авырта, бик шапырынмале.
– Гурлаңны бик киермә, кикригең шиңмәсен.
– Бик күп борчак чәчсәң, атың ташлап калдырыр үзеңне, – дип сөйләнсәләр дә, авыл малайларының тавышы көчсез, шикле генә чыкты.
Озакка сузмыйча, һәркайсы бер сызыкка тезелгәндәй итте. Командаларны, әлбәттә, Хәмидулла бирде.
– На старт… Ниемә дип ярты метр алга чыгасың, Расих? Хәрәмләшми генә ярыш! Хөсби, ник ул ишәгеңне юлга аркылы бастырдың?… Арш!
Башка атлар сызыктан дәррәү кузгалып китсә дә, Хәмидулла йөгәнне кискен каерып тотты, Акъялны урыныннан кузгатмады.
– Мин сезгә юри фора бирәм! Мин сездән юри артка калам. Чөнки сезне мин барыбер узам! – дип Хәмидулла гайрәтләнеп үкерде һәм тегеләр алдагы борылыш артына кереп югалгач кына, яман усал итеп, атның касыгына типте.
– Ну, кузгал, давай, йолкыш! Ниемә катып торасың? Киттек диләр сиңа!
Ничәмә-ничә көннәр буена сузылган ачлык, сусау, җәберләүләр һич булмаган төсле, Акъял кисәк ыргылып алга томырылды. Бөтен гәүдәсе сөлек кебек сузылды, күз алдында тоташ пәрдә булып ялтырап агачлар артта калды. Чабышкы каны үзенекен итте, берничә мизгел эчендә Акъял алдагы җайдакларны куып узган иде инде. Аның колак төбендә тагын теге ямьсез тавыш яңгырады.
– Мин сезгә ни дип әйттем, шалпавызлар! Ат түгел, зверь бит бу. Кирәк икән, сезне генә түгел, мин матайны узам. Анысы да нипачум.
Атлар кире борылып элеккеге аланлыкка кайттылар. Арык гәүдәле, тузган чәчле егет кисәге агач кәүсәсенә сөялгән өр-яңа мотоциклны кулга алды.
– Ну, үз сүзеңнән танма инде, брат. Сынап карыйбыз хәзер синең кемлекне. Артта каласы булсаң, белеп тор – синең белән башка сөйләшү юк.
Бу юлы җайдаклар белән бер сызыкка мотоцикл да басты. Аның зәһәр тавышы ук Акъялны тораташтай итте. Ләкин атларга тын алырга ирек бирмәделәр. Тагын аланлыкны тутырып «арш!» командасы яңгырады. Артыннан зәңгәр төтен калдырып, яңа мотоцикл алга чыкты. Сасы төтен исни-исни тар юлдан кысрыкланып барудан атлар кыбырсыды. Кайсыдыр бер җайдак мотоциклны узарга омтылып янга чыккан иде, чокырга туры килде бугай, егылып калды. Зәңгәр төтен эчендә бөтерелеп хәзер инде Акъял гына чаба иде. Ә мәрхәмәтсез җирән чәч торган саен ныграк, усалрак куалады.
– Саллы күсәк белән сыйламаганга иркәләнеп барасыңмы әллә, хөрәсән? А-ну, давай, тизрәк! На-а, дим, йолкыш, на-а! Синең аркада бәхәстә оттырырга әллә син мине трәпке дип беләсеңме? На-а дим, чәнчелеп киткере!
Колак төбендә туктаусыз гөрелдәгән бу үкерүдән шүрләп, Акъял адымнарын кызулатырга маташса да, булмады. Көтмәгәндә, кайдадыр эчтә, күкрәк түрендә кайнар бер җеп шартлап өзелгән кебек тоелды. Чабышкының сулышы капты, тыны кысылды. Аяклар, юеш балчык өстеннән чапкандай, торган саен акрынрак кыймылдады. Ә баш өстендәге ямьсез тавыш һаман саен усалрак ысылдады.
– Ах, әле чәбәләнеп маташасыңмы, хөрәсән! Күрсәтермен мин сиңа күрмәгәнеңне! Ник туганыңа үкенерсең! Менә сиңа, менә, башың беткере!
Бер мизгелгә генә җирән Хәмидулланың кулында ниндидер кыска чылбыр кисәге ялтырап алды. Кинәт Акъялның муенын әче авырту ярып үтте. Куркынган Акъял бәбәкләрен киереп, үзәк өзгеч тавыш белән кешнәп карады, як-ягына ярсып сикерде. Юк, котырынып кыйнавыннан туктамады бу җирәнгеч йөк.
Авыр гыжлап, шашып бии-бии, Акъял юл читендәге агачларга ышыкланып чаба башлаган иде инде. Кинәт эт шомырты куагы артыннан юл өстенә бер шәүлә сикереп чыкты. Икенче мизгелдә шәүлә авыр йөк булып аның муенына сарылды, көчле куллар усал итеп авызлыкны каерып алдылар. Ярсып чабып барган Акъял, көтелмәгән көчтән тәмам өркеп, сазлыкка кереп чумгандай, юл өстендә капылт туктап калды. Сыртындагы җирәнгеч йөк баш аша мәтәлеп ботак-санак тулы юлга барып төште. Куркудан шашынган Акъял ризасызланып артка чигенүгә, күз алдында күптәнге таныш егет гәүдәсе пәйда булды. Йөгән бауларын чытырдатып кыскан бу егет – кичә учак янында кыяр-кыймас сүз көрәштереп утырган таза беләкле саргылт Ногман иде.
Юлга мәтәлеп төшкән җирән Хәмидулла мәче тизлеге белән сикереп аягына басты. Бер кулында аяусыз зеңгелдәп таныш чылбыр кисәге ялтырады. Егетнең күзләренә кан саугандай булды, тешләре усал шыкырдап бер-берсенә бәрелеште.
– Аһ, әле син һаман миңа аяк чалырга маташасыңмы, авыл мокыты? – дип, кинәт яман чинап, үкереп җибәрде ул. – Кибет артында эләккән генә сиңа җитмәдеме? Ну, кара аны! Хәзер сиңа исән-имин генә котылу юк.
Җирән Хәмидулла, кулларын як-якка җәеп, Акъялга таба якынлашты. Атлап килүе, кыяфәте үк куркыныч иде җирәннең. Шуннан шүрләп, ахры, Ногман да беркадәр арткарак чигенде. Аннары кисәк талпынып җирәннең өстенә сикерде. Бер мизгелдән исә, кулларын карчыга канаты кебек җәеп килгән җирән, чәбәләнеп, саргылт Ногманның астында ята иде.
– Тыштан гына әтәч син. Авыл мокыты бугазыңнан каптырып алса, сиңа хана, – диде Ногман еш-еш сулап.
Җирән Хәмидулла ялварырга ук тотынды.
– Җибәр инде син, Ногман брат, дуслар булыйк, давай.
– Әһә, шиңдеме кикригең, калай әтәч. Синең ише Шәкүр каракларны гына бөгә ул авыл мокыты, бик белеп тор.
Шулчак зәһәр тавышлы мотоциклның кире борылып бу якка килгәне күренде. Мотоцикл хуҗасының да кыяфәтендә иман эзе юк, башы-күзе тәмам тонган иде.
– Нык тор, бирешмә, Хәмди брат. Хәзер арт сабагын укытабыз бу мокытның, – дип, ерактан ук шашып үкерде ул.
Тузган чәч мотоциклын туп-туры Акъял өстенә турылап килә иде. Юл читендә яткан саргылт Ногман кинәт ачыргаланып кычкырды.
– Кач, туганым, кач! Явыз мотоцикл килеп бәрелергә өлгермәде. Акъял читкә тайпылып капылт сикерде дә, уңны-сулны абайламый алга, куе чытырманлык эченә томырылды.
15
Күпме һәм кайсы тарафка таба чапканын Акъял шәйләмәде. Тәмам хәле бетеп аяклары тотмый башлагач кына, ул, юлында очраган беренче аланлыкка ятты да, тынып калды. Муенында сулык-сулык итеп яралар тартыша, ниндидер ачы төен, сулыш алган саен, күкрәген яндырып-көйдереп үтә иде. Хәлсезләнгән Акъял башын артка ташлап ыңгырашырга тотынды. Күз карашлары ирексездән өскә, югарыга төбәлде. Күк йөзе буйлап көнчыгышка таба авыр болытлар йөзгәне күренде. Кая бара, кая ашыга бу болытлар? Әллә инде көз якынлашамы? Әнә бит, җил дә бүген салкынаеп, зәһәр итеп исә. Үзе белән нинди таныш исләр алып килә ул. Пешкән бәрәңге исе түгелме соң? Кайчан, кайда ашаганы булды соң әле аның мондый бәрәңгене? Акъял боларның берсен дә хәтерли алмады…
Акъял хәзер иректә иде. Әле кайчан гына уйнаклап торган, кешеләргә ышанучан, эчкерсез ат тоткынлык чорында кинәт кенә кыргыйланды да куйды. Урманда көтмәгәндә ат кешнәгән яки кешеләр сөйләшкән тавыш ишетелсә, ялгыз алаша кире якка, әрәмәлек яки куаклык эченә кача башлады. Ул хәзер көннәрен күбесенчә урманда үткәрде, тик төнлә генә татлы ризык эзләп басуга чыкты.
Салкын яңгырлы көннәре, саргайган, шәрәләнгән дөньясы белән тирә-юньгә инде көз кергән иде. Үләннәр дә акрынлап салкын, бозлы чык белән капландылар. Татлы ризык табу көннән-көн читенләшә барды. Ачлык аны урманнан яланга, кырларга куды. Кар тәмам ятканчы кырдан ризык табу җиңелрәк, анда җыелмыйча калган бәрәңге белән чөгендер озакка җитәрлек иде.
Ләкин рәхәт көннәр озакка сузылмады, зәһәр салкыннар китереп бәрде, тирә-юнь юка кар катламына төренде. Ачлык аны кабат кешеләргә таба куалый башлаган иде. Көтелмәгән очрашу гына кинәт аның дөньясының рәтен бозды.
Бер таңда, авыр шыгырдаган аяк тавышлары ишетеп, Акъял, гадәтенчә, куаклыкка таба томырылды. Ләкин ат кешнәвен түгел, ә бөтенләй ят тавыш ишетеп, туктап калды. Әле генә ул йөргән яланлыкка көтүләре белән урман хуҗалары – пошилар килеп чыкты. Бу сирәк малларны күрү Акъялны элек тә сәерсетә иде. Хәзер дә, алардан үзенә куркыныч булмаганга, Акъял урыныннан кузгалмыйча торды. Көтүнең иң башында килгән мәһабәт гәүдәле ата поши да аны күрде бугай. Менә аларның күзләре очрашты, ата пошиның бәбәген куе кан басты. Бер мизгелгә генә Акъялга бу канлы күзләр таныш сыман тоелды. Кайчандыр, кайдадыр бер очрашкан иде, ахры, ул бу күзләр белән. Тик икенче мизгелдә исә Акъял инде ата пошиның җирне тырнап һөҗүмгә хәзерләнүен күрде. Поши башын аска иеп усал мөгезләрен аңа төбәде, ярсулы, куркыныч мөгрәп, кинәт алга ташланды. Тагын бер, ике, күп булса өч мизгел. Шуннан соң Акъял эчәкләре теткәләнгән хәлдә җиргә авачак. Яшәү белән үлем арасында – нибары ике-өч адым.
Ләкин поши кинәт туктап калды. Зур гәүдәнең капылт тыелуыннан аяк астында кар өермәсе күтәрелде. Ярсыган поши кайнар сулышын көч-хәл белән тыеп Акъялга төбәлде. Поши күзләрендә әле сүнеп бетмәгән нәфрәт һәм гаҗәпләнү-кызыксыну хисләре – барысы бергә буталып ялтырый иде. Мондый мескен атлар белән түгел, ерткыч ата бүреләрнең үзе белән дә дистәләрчә кат көч сынашкан куркусыз поши бу юлы кинәт сихерләнгән төсле булды. Чөнки каршында торган бу мескен ат качмый да, кымшанмый да, үз хөкеменә үзе шатланган төсле тик тора. Күзләрендә дә һичнинди нур, кичереш юк, әллә яшәүдән күңеле кайтканмы соң бу ялгыз атның?
Поши, башын түбән игән хәлдә, мөгезләрен бик күтәреп бетермичә, атка якынлашты. Ярсуы һаман сүнеп бетмәгән иде, ахры, ул авыр тояклары белән каткан карны типкәләде. «Ник качмыйсың, миннән курыкмыйсыңмы әллә?» – дип сорыйсы килде, күрәсең. Акъял урыныннан кымшанмады, тәне буйлап җиңелчә калтырану гына узды аның. «Курыкмыйм, миңа барыбер», – диде бугай. Поши ачуланып тагын җиргә типте, сулышы тагын кайнарланып, зәһәрләнеп чыкты. «Ә син минем дошманым бит. Хәтерлисеңме, син өстеңдәге ике аяклы җанвар белән бервакытны мине куган идең. Очкынлы күсәк белән мине юк итәргә иде исәбегез. Ярый ла мин җитез аякларым белән качып котылдым. Ә өлгерсәгез? Ул ике аяклы җанвар мине кызганмас иде бит. Минем каным хәзер ул көн өчен үч, җәза сорый».
Әйе, хәтеренә төште Акъялның. Теге исерек Миннәхмәт бервакыт аңа атланып ауга чыккан иде. Шул чакта очрашты Акъял бу күзләр белән. Исерек Миннәхмәт типкәли-сүгенә ничек куган иде Акъялны бу поши артыннан! Акъял үзен бәйгедә дип белеп, ярсып чапты анда. Тик куып кына җитә алмады. Бу поши каядыр куе чытырманлыкка кереп качты. Акъял да һични абайламыйча аның артыннан томырылган иде, әллә нинди ботакларга эләгеп, исерек Миннәхмәт аның өстеннән очып төште.
Шул гөнаһы өчен пошидан гафу үтенергә теләгәндәй, Акъял башын түбән иде. «Мин сезнең кебек иректәге җанвар түгел шул. Миңа кешеләр хуҗа. Мин бит тулысынча аларга бәйле». Поши, башын югары күтәреп, акрын гына Акъял тирәли әйләнеп чыкты. «Ә ни өчен хәзер ялгыз син? Муеныңда нинди яралар бу?»
Элекке хуҗалары өчен оялгандай, Акъял башын тагын түбән иде, күзләрен яшерде. «Миһербансыз кешеләр эше…»
Поши, алан уртасына чыгып, калган туганнарына аваз салды. «Куркыныч юк, килегез бирегә!» Калган пошилар аның янына җыелгач, ул тагын алга чыкты. Кызганулы караш белән Акъялга төбәлде. «Хәзер нишләргә җыенасың? Тере мәеткә әйләнеп беткәнсең бит инде. Ә теге чакта син мондый түгел идең. Әйдә безнең белән, югалмассың!»
Урманда ялгыз яшәү, ачлык, качып йөрүләр үзәгенә үткән иде Акъялның. Ул, беравык ни кылырга белмичә торды да, авыр кузгалып, пошилар артыннан иярде…
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com