

11
Шәһәрне кыл икегә ярып иркен басуга чыккач та, Акъял әле озак вакыт юртудан туктый алмады. Һаман алга, киң далага ыргылуын белде. Шәһәр стеналары тәмам күз алдыннан югалгач кына, тузан катыш яшел чирәмгә ятып, аякларын тибеп, туйганчы бер аунап кинәнде. Инде хәзер салмак атлап бераз тын алса да була иде. Туктаусыз чабудан танау тишекләре сызгыра башлады, күкрәге кызышты. Берәр каян һичьюгы бер йотым су табасы килде аның.
Ләкин көтмәгәндә сирәк кенә утыртылган каеннар артыннан әлләни зур булмаган бер авыл күренде. Акъял дәртле кешнәп, пар тояклары белән тагын тузанлы тар юлга типте. Алда аны күптән сагындырган туган авылы көтми микән?
Акъял авыл урамына кереп җитә алмады. Авылдан беркадәр читтәрәк утырган озын сарайлар белән тигезләнүгә, каршыдагы киң утарда соры фуфайкалы, зур итекле, күктә эссе кояш аяусыз кыздыруга карамастан, башына колакчын бүрек элгән төз гәүдәле бер ир абына-сөртенә аңа каршы йөгереп чыкты. Мондый кешеләр Акъялга итек-фуфайкаларыннан килгән җылы апара, әче тирес исе белән электән үк якын иде. Ирнең дәү кулларын сузып, ирен бөрештереп чакыруын ишеткәч тә, Акъял ары кузгалмады. Ирнең бахбай, бахбай, дип дәшүендә үк чамасыз ягымлылык сизелде. Йөгәненнән каптырып алгач, Акъял, башын ирнең иңнәренә терәп, хәтта беркавым тын торды. Ялгыз атның хәлен аңлагандай, таныш түгел ир дә аның муеныннан нык ятышлы итеп сыйпады, назлы сөйләште.
– Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына. Уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыгуың шәп булды бит әле, малкай. Алайса үзебезнең бригадир Әхнәфтән ничә көннәр инде ялварып соранам, әрхәрәй генә бер трактор аламасы бирә белми. Аларның анда адым атлаган саен кампания. Башта язгы чәчүне бетерик диде, аны көттем. Сүземне екмас, инде бирер дип, сабый бала кәнфит көткән төсле
өметләнгән идем, тагын кырт кисте. Басу-яланнарда яшел урак башланган, кышка җиткелекле курмы әзерлисе бар, имеш. Ул хәерсез яшел урагы төгәлләнгәч, мәзин җыры сыман, тагын җавабы әзер булачак ул мәлгуньнең. Анысын гына чамалыйм. Ә минем фермадагы кыш буе өелгән тиресне кем чыгара соң? Анысына бер дә аерым кампания оештырмыйлар. Ә чыгарырга кирәк. Ни ятар, ни торыр урын калмады ул мүкләк бозауларга. Бөтен колхозына җигәрдәй егерме биш-утыз баш аты булса, машина-трактор бирүләрен гүпче көтмәс идең. Булганнарын да шул күз буяу өчен генә тоталар, ачуым килмәгәе. Прсидәтел Җамали хәтәр кыйлана бит безнең. Купшы хатыннар кебек. Өч-дүрт пар атны сабантуйларда, кышны озату бәйрәмнәрендә җигәр өчен бөтен шартын китереп тота да шуның белән «авыл җанлы җитәкче» исемен каерып ала. Ә калган унбиш-егерме ат язмышы белән кызыксынучы юк. Ни ултара, ни пултара дигәндәй, даими бер хуҗа кулы күрми интегәләр маллар. Тели икән Сирай, теләмәсә Кисрәй җигә тегеләрне. Ну, замана, авызына керим!..
Акъял шулай таныш түгел авылда, чит кешеләр арасында яшәп калды. Усал түгел иде хуҗасы. Акъялны ялгыш та какмады-сукмады. Булган бөтен эше: арба тагып, фермадан басуга көненә күп булса ун-унбиш юл тирес чыгару иде. Акъялның хуҗасы шуның өчен көн саен сусыл үлән, эре силос белән сыйлады. Һәр иртәдә ялларын тарап, сыртларын тимер тарак белән чистартып торды. Бик ошый иде Акъялга биредә яшәү.
12
Акъялны караңгы төн уртасында урлап киттеләр. Соры алаша моны әүвәл үзе аңламады да. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда акрын гына шыгырдап лапас капкасы ачылгач, Акъял аны хуҗасы дип көткән иде. Аның шулай кайбер төннәрдә бозаулаганмы-юкмы дип, йә сыерны тикшерергә кергәне бар, йә, сирәк булса да, Акъялны җигеп, ферманың азык цехыннан төнлә чөгендер алып кайткалый.
Лапаска кергән кешене һичнинди усаллык һәм мәкер сизмичә, бик тыныч каршылады ул. Гайрәтле кул атның муенына чорналган йөгәненнән каптырып алгач та, җиңел буйсынып, шунда ук аңа иярде. Лапас капкасы артта калып, киң ихатага чыккач кына: «Мондый караңгы төндә ник бимазалап йөрисең инде, беткәнмени сиңа якты вакыт?» – дигәнне аңлаткандай, башын чөеп, гадәтенчә уйнаклап алды. Соры алаша бүген дә хуҗасының муеныннан тотып иркәләвен, «Тпру, малкай, чәберчемә», дип эндәшүен көткән иде. Ләкин назлы җавап урынына Акъял шул минутта кинәт күзләреннән ачы очкыннар чәчрәткән көчле авырту тойды. Йөгән тотып барган кеше, кисәк борылып, аның маңгаена тондырган иде. Бары шунда гына Акъялның борынына тәмәке белән кушылган зәһәр ис килеп бәрелде. Соры алаша бүгеннән үзенә яңа хуҗа табылуын аңлады.
Акъял артта калган таныш йорт ягына карап ярсып кешнәп алды. Бу аһәңендә үпкәләү дә, ризасызлык авазлары да бергә кушылды. Бирмә мине чит кулларга, мин синең тугрылыклы ярдәмчең булырмын, дигән ялвару да бар иде аның бу хушлашу авазында. Ләкин яңа хуҗа аңа назланып торырга ирек калдырмады. Урамга чыккач та сыртына атланырга өлгергән бу бәндә, ярсып, аның кабыргаларына типте. Авылны чыккач, каршында пәйда булган ике кеше шәүләсеннән куркып, Акъял читкә сикергән иде дә, яңа хуҗа, авызлыкны кисәк тартып, атның муенын каерды.
– Атаң башына куркасыңмы әллә? Тик кенә тор дим, куян йөрәк! - дип, яман сүгенеп, яңа хуҗа беренче кат телгә килде.
Ул арада баягы ике шәүлә ягыннан да авазлар ишетелде.
– Әллә тәки алып чыктың, малай?
– Ну, йөрәк тә бар инде үзеңдә, Хәмди!
Кирәксә-кирәкмәсә дә авызлыкны тартып, тагын яңа хуҗа Хәмидулла кычкырды.
– Бу сезгә ат булмыйча, шайтан таягымы әллә, шалпавызлар? Әйттем бит, урлыйм, Кантуз Сәлим пычак та сизми, дип. Гел уянып чыккан булса да, төкердем мин ул Кантузга! Аның атымы әллә? Каяндыр качкан атны үзләштереп, оста гына хуҗа булмакчы. Тотсын капчыгын!
Урланган ат теге ике шәүләнең күңеленә хуш килде, ахрысы. Алар, авыз суларын корытып, туктаусыз бытылдый башлады.
– Ну, син хәзер полный ковбой инде, Хәмди! Хәзер сиңа матайларны сугып узу да нипачум. Мондый ат любый техникаңны артта калдырачак.
Барысыннан да бигрәк Хәмидулла бәхетле иде. Ул тагын бер кат шапырынып алудан тартынмады.
– Ат түгел, зверь бит бу, зверь, шалпавызлар! Хәзер бу зверьне Аю чокырына илтеп бәйлибез дә, бүгенгә эш тәмам. Тагын бер-ике ат чәлдерсәк, шаккатмалы турнир үткәрергә була.
13
Яшүсмерләр Акъялны ерактагы урманның үзләре генә белгән әллә нинди тирән чокырына, куе чытырманлык эченә илтеп бәйләделәр. Соры алаша өчен буш һәм билгесез көннәр башланды. Яшүсмерләр чокырга килсәләр-килделәр, килмәсәләр – юк. Килгәндә берсе ашатты, икенчесенең уена да кереп карамады. Ә иң аянычы – алар һәрчак диярлек Акъялга су эчерергә оныттылар һәм соры алаша көннәр буе сусаудан җәфа чикте, күзгә күренеп ябыкты, бәлшерәде. Таңнарда чыклы үлән һәм яфрак эзләп, үзе бәйләнгән агачның кайрыларына кадәр кимереп, агач төбендәге чирәмне туфрагына тикле чемчеп бетерде.
Кайбер кичләрдә муеннарына гитара таккан яшүсмерләр Акъял янына күмәкләп тә килде. Аларның һәркайсы үзен башкалар каршында оста җайдак, шәп чаптар итеп танытырга ашыкты. Акъялны һич кызганмыйча чыбыркылап та, тимерчыбыклар белән дә кудылар. Кансызлар гына түгел, башсызлар да иде бу дуамал җайдаклар. Кинолардан карап ковбойларга охшарга омтылу белән хыялланганнар да, ат хәлен күз алдына һич тә китермиләр. Кичә генә тәртә арасында йөргән, һичнинди хәзерлек күрмәгән ат алар хыялланган аргамакларны алыштыра аламыни? Белмиләр бит бу хыялыйлар: күнектерелмәгән атны егерме-утыз минут та бар куәтенә чаптырырга ярамый, андый атның эчтән күкрәге кызып чыга, алган сулышы утын кисәведәй кайнар була башлый. Өстәвенә, ничә көн инде Акъялның юньле ризык күргәне юк һәм туйганчы бер су эчкәне дә юк. Түзсә дә, ул бит әле чабышкылар нәселеннән булган өчен генә түзә. Ә дуамал, хыялый җайдаклар кызганмыйлар, һаман чыбыркылый, куалый бирәләр.
Шундый кичләрнең берсендә исә, Акъялны тәмам шабыр тиргә батырган яшүсмерләр урманнан кайтып китәргә ашыкмады. Алдан сүз берләшеп куйгандай, тирән чокыр тирәли утырыштылар. Чокыр уртасына учак кабыздылар, берсен-берсе уздырып, авызларына тәмәке каптылар. Ике-өч суыргач, җаннары учларына төшәрлек итеп ютәлгә буылсалар да, арадан берсе дә тәмәкесен утка ыргытмады. Ютәлләр тынган арада юан, саргылт беләкле егет сүз башлады.
– Син бу атны нигә дип урладың инде, йә, Хәмди, әйт?
Калган малайларга һәрчак «шалпавызлар», дип кенә эндәшкән Хәмидулла бары бу егеткә генә исеме белән дәшә, бары аңа гына җикеренми тора иде. Кырын ятып тәмәке көйрәтүен белсә дә, Хәмидулла бу юлы шулай ук артык узынмыйча җавап бирде.
– Интерес юк дөньяда, Ногман брат. Туйдырды бу әлифба хәрефләре сыман көн саен бер тормыш. Өйдә утырыр идең, анда бөкресе чыккан әби колакны тондыра. Урамга чыксаң, шул подъезд төбе дә ишек алды. Сәгать теле кебек әрле-бирле йөреп туйган инде. Поты бер тиенгә дә кирәге юк бу атның, шулай да бер күңел ачарга ярап тора.
– Нигә соң, алайса, син авылга кайттың? Ят идең шәһәреңдә, типтереп, күңел ачып. Анда кызыклар күп.
– Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә, дип әби дөрес сукалый. Анда-санда гына бер баргач, сиңа әкәмәт тә кызык, кәнишне. Ә мин аннан инде менә болай гарык. Узган җәйдә, пример, хезмәт лагерына барып караган идем. Шалишь, брат, бик тиз туйдырды. Нәрсәсе бар аның? Понедельник көнне, маллар кебек, автобуска төяп илтәләр дә, ят аннары атна буе урманда чиләнеп. Столовойга барырга дисәң – строй. Басуга алып чыгалар – тагын строй. Ул стройлары мәктәптә үк җанга үткән инде. Һәркайда акыл өйрәтү, бер җирдә ирек юк. Һичьюгы, шул лагерьларында берәр кызыграк мероприятие уйлап тапсалар икән? Төш вакыты үттеме – шашка, кич җиттеме – җыр өйрәнү. Күпме түзәргә була? Туйган андый нотык тыңлаудан. Бер кызык мероприятие оештыручы юк. Ул вожатыйлар отчет кәгазьләрендә әллә ниләр сырлый. «Киләчәккә сәяхәтчеләр клубы», «Мең дә бер мәзәк», «Айдагы кратерлар», тагын-тагын. Ә асылда: көн-таң атса – шашка. Нач-чурт!
– Ну, алайса, барма син лагерьга, шәһәрдә кал.
– Бушка акыл сату, әй, ансат ул. Ә син башта сора. Кирәкме мин анда һәм кемгә генә кирәк? Әнигә дисеңме? Ю-у-к! Хәтерлим мин, әле әти белән бергә торган чакта әни мине киноларга йөртә, циркларга алып бара иде. Әти бездән аерылды, шуның белән бетте. Хәзер кесәгә кырык-илле тиен акча сала да, әни мине тизрәк урамга озата. «Кинога бар, улым. Мороженое ал, улым. Фәлән сәгатькә чаклы кайтма, фәлән көнне иптәш малайларыңда куна калсаң да ярый». Тф-фү, икейөзлелек! Мин бала-чага, берни дә аңламыйммыни?
Учактан кайтарылган ут яктысы Хәмидулланың җирән чәчләрендә, сипкелле йөзендә уйнаклый. Хәмидулла озак сузып тормый, тәмәкесен яңадан кабыза да, үзе авыл малайларына һөҗүм башлый.
– Сезнең тормышны да әйтер идем, нинди кызыгы бар? Сукыр түгел, күреп торам бит. Сезнең укытучылар да килде-китте генә эш итәргә ярата. Бер дә сез дип җаннарын бирмиләр. Практика үтәргә дип чөгендер басуына барасыз, ә укытучылар кайда? Сезне ялт иттереп кенә басуга озатып куялар да, аннан выжт авылга. Сез басу уртасында чөгендер тирәли утырып каласыз, укытучы үз йортында кирәк-ярагын төзәтә. Шулмы инде сезнең практика? Чөгендер тирәсендә үлән йолкып, сез үсемлекләр дөньясын аңларга йә булмаса табигатьне яратырга өйрәнәсезме? Әк-кият! Практика түгел, пародия, җәфа чигү бу. Шуның бәрабәренә, ичмаса, берәр кызык мероприятие, берәр уен оештырсалар да ярар иде. Кая, юк бит. Аптырагач, сез дә, билгеле, күрше тавыгын урларга риза. Йә, кызык эзләп, кыяр, алма бакчаларын басасыз. Ә мин, ичмаса, ат урлыйм. Дәрәҗәлерәк тә, кызыграк та. Үз-үзеңне сынап карау гына да ни тора!
Авыл малайлары шәһәр кунагына каршы җавап таба алмадылар. Тик бераздан гына шул ук Ногман кыяр-кыймас әйтеп куйды.
– Укытучылар нинди булырга тиеш инде, синеңчә?
Көтелмәгән сорау Хәмидулланың югалып калырга мәҗбүр итте. Ул, озак кына чигәсен угалап, учак утына карап утырды.
– Минем тагын бер әби бар иде, әти ягыннан. Хәзер исән түгел инде. Ул сезнең күрше Ташлыяр авылында яшәде. Арада берәрегез генә булса да белдеме соң шунда минем әби яшәгәнен дә, аның элек кем булганын? Юк икән бит, әнә, белмисез. Сез генә түгел, хәтта шул авылда яшәп яткан өлкәннәрнең дә күпчелеге белми. Искә алмаганнар, онытканнар. Ә онытырга хаклары юк иде кешеләрнең. Үзе исән чакта ук һәйкәл куярга кирәк иде аңа, булмады. Ул укыткан күпме кеше аны эзләп, илнең икенче читеннән килә. Рәхмәт әйтергә, баш ияргә дип аны юллыйлар. Ә туган авылында аны искә алып бер хөрмәтләүче юк, адәм хуры. Шул-лай, яхшылык, изгелек дигәндә дөмә-сукыр инде безнең халык…
Усал, тәкәббер Хәмидулланың бер мизгелгә генә күзләре дымлангандай булды. Әллә учактагы ялкын шәүләсе генә аның карашында шулай чагылдымы? Ул кадәресен авыл малайлары аңлап өлгермәде. Аларны тагын да гаҗәпләндереп, Хәмидулла кызу-кызу сөйләвен белде.
–…Сугыш вакытында, әле кырык икенче елда ук, Украина белән Белоруссиядән җыеп, ятим калган илледән артык баланы шул Ташлыярга китергәннәр. Ятимнәр йорты ачылган. Әби шунда эшли башлаган. Бөтен йортка әби бердәнбер укытучы икән дә, аңа ярдәмгә тагын аш-су пешерүче сыңар хатын гына булган. Ятимнәр йортының, билгеле инде, ягарга – утыны, ашатырга юньле ризыгы булмаган. Начальниклар аша эш итеп, ризыгын тиз тапканнар-табуын. Утынын гына, менә, берәү дә әзерләп китермәгән. Ә ягарга кирәк, балаларның катуы, зарар күрүе бар. Берәрсен чирләттеңме, әбигә хана! Ярдәмгә алып торырга ни тракторы, ни аты-мазары да калмаган бит әле аның, һәммәсе фронтта. Шуннан, ничарадан бичара булган әби, теге пешекче хатынны иярткән дә, Кама буена үзе төшеп киткән. Җәйге челлә вакыты түгел, котырынып аккан язгы ташу чорында. Кама буйлап бозлар арасыннан аккан агачларны тотарга исәпләгән әби. Кулына озын багор алган да, бөтерелеп аккан бозлар өстенә үзе кереп киткән. Бозлар арасыннан ни ага – агач төбеме, черек тактамы, ботак-санакмы ул – әби шуларның барчасын багорына эләктереп ярга тарта икән. Ике-өч көн ташу вакытында алар җәйгә чыкканчы җитәрлек утын хәзерләгәннәр. Әби ничәмә-ничә кабат боз өстеннән язгы су эченә чумгандыр, моның санын ул үзе дә чамаламый иде. Ә барыбер ташлап китмәгән су өстен, һаман утын тоткан. Өстәвенә, көндез су буенда эшләгәнгә күрә, дәресләрен үткәрми калдыруы өчен борчылган. Ул дәресләрне башка көнне үткәрсә дә берни булмас иде. Ә әби алай теләмәгән, балаларны алдаудан курыккан, алар алдында ялкау булып күренүне яхшысынмаган. Су буеннан кайтканнан соң чәй дә эчеп тормыйча, төнге уннарга кадәр дәрес үткәргән. Нинди шартларда диген әле? Ятимнәр дә бала-чага, акыллары керәле-чыгалы бит. Сугыш чоры, укытучыга болай да бик авыр, дип тормаганнар. Әби күрмәгәндә аның урындыгына кнопкалар тезеп чыгалар икән. Бер генә тапкыр утырып алданган әби, шуннан ары бүтән утырмаган. Җиде-сигез ел буе, ятимнәр йорты олы шәһәргә күчкәнче, шундый авырлыкка, кайгы-хәсрәтләргә түзгән ул. Ә ятимнәр йорты китүгә, сәламәтлеге бетеп, кәкрәйгән дә төшкән. Гел түшәк өстендә ятты. Үткән көннәрен искә алган чакта һаман саен әйтә иде мескен: «Шул ятимнәргә ияреп китмичә генә харап булдым бит мин, әй, хараплар булдым!»
Хәмидулла да, аның сөйләгәннәреннән сихерләнгән авыл малайлары да пыскып янган күмерләргә карап озык утырдылар. Соңыннан, урыныннан кузгала төшеп, Хәмидулла барыбер өстәп куйды.
– Минем әнә шул әби – чын кеше дә, укытучы да, ичмаса! Андый укытучы артыннан гомер буе сукырдай иярергә, ул кушкан теләсә нинди эшне башкарырга була. Чөнки ул үзе янган, шуңа күрә аңа укучылары ияргән, шул ятимнәр аны әле ничек кенә хөрмәт иткән. Икенче-өченче елларда, ташу җитсә, инде әби берүзе генә түгел, су буеннан утын кайтарырга бөтен ятимнәр йорты ияреп чыга торган булган. Җавап бирәсен исәпләп, әби аларны боз өстенә кертмәгән-кертүен. Ә барыбер барысы бергә, ялдан, ашаудан баш тартып, яр буенда казынганнар бит. Тик кызганыч, андыйларны хәтерләүчеләр генә аз, бик тиз онытканнар. Хәзер табылсын инде, ичмаса, һичьюгы берәү. Ул кеше артыннан мин җир читенә кадәр җәяү чабар идем. Мин, кәнишне, бөтен укытучыны да бер калыпка салып гаепләмим. Һәр мәктәптә үз эшенә баштан-аяк чумган, бар йөрәген биреп көч куйган укытучылар да җитәрлек. Ләкин шулар белән рәттән үк укытучылык эшен бары икмәк ашата, акча суга торган станок итеп караучылар да бар бит. Җанны ашыйлар әнә шул килделе-киттеләре. Столовойга – строй, җыелышка – строй. Кая монда мәгънә? Ат урлау, ичмаса, мең мәртәбә кызыклырак. Болай мин үземне кеше итеп тоям.
Шәһәр кунагын Ногман бүлдерде.
– Синеңчә, Шәкүр карак булып яшәү яхшырак алайса?
Хәмидулла каен тузыдай кабынды.
– Ә син беләсеңме соң, авыл томанасы, без җан-тәнебез белән күралмаган Рокфеллермы, чуртмы, бер капиталист шунда, үз улларын ничек дип өйрәткән? «Кем булсагыз да, кайсы гына юлны сайласагыз да, беренче булырга омтылыгыз. Сенатор икәнсез, бөтен Америкада иң шәп сенатор булыгыз. Фермер икәнсез, штаттагы беренче фермер. Ну, әгәр бандитлык юлына баскансыз икән, анда да беренче – шайка атаманы булыгыз». Син әллә ул капиталистны шыр-аңгыра булган дисеңме? Ай-һай! Үз балаларының башкалар койрыгы булып йөрүен, пешәр-пешмәс бәндә булуларын теләмәгән ул… Хәмидулла сүзен ничек кисәк башлаган булса, шулай ук көтмәгәндә туктап та калды. Таяк очы белән анда-санда таралган күмерләрне җыештырды. Әңгәмәләрен сәер ут сүндерү белән очлап, яшүсмерләр тагын чокыр эченнән чыгып югалдылар.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com