

9
Акъялны шәһәргә китереп, әллә нинди озын, биек бер сарайга яптылар. Биредә һәр атның агач рәшәткәләр белән киртәләнгән аерым, иркен бүлмәсе бар, ә андый бүлмәләр сарай буенча хисапсыз-чутсыз тезелешеп киткән. Ике-өч көн үтүгә, Акъялның җанын ашап, ботларына дистәләгән инә кададылар, әле ачы, әле төче сулар эчерделәр. Ак халат кигән ике-өч ир кереп Акъялның авызын иләмсез каердылар, агач шакмак кыстырып, тимер кыскычлар белән әллә ничә тешен суырдылар, танау тишекләренә ниндидер зәһәр сыеклык койдылар. Биредә әйтерсең лә һичнинди хуҗа юк. Озын коридор буенча һаман саен төрледән-төрле кешеләр йөренә. Берсе бәләкәй тракторда яшел үлән ташый, икенчесе көрәкләп солы, он өләшә. Бүлмә эчләрен чытырдавык тавышлы кул арбасы йөртеп чистарталар. Атларны яланга бергәләп түгел, йөгәннәренә тагылган озын баудан тотып, берәмтекләп алып чыгалар. Ялан дигәннәре иркен басу түгел, кечерәк кенә түгәрәк мәйдан шунда. Атларның анда йөгәннәрен салдырмыйлар, көтү итеп бергәләп кумыйлар. Һәр ир аерым бер атны ала да, озын бауның иң очыннан тотып, түгәрәк буенча куалый. Тиктомалга түгәрәк уртасында чыбыркы шартлату бер дә тынып тормый. Акъял әнә шул туктаусыз чыбыркы шартлатуларга да, озын сарайдагы коры, эчкелтем искә дә күнегә алмый азапланды.
Бер ай чамасы вакыт үткәч, аңа да даими хуҗа табылды. Әллә нинди озын козыреклы кепка кигән, шул козырек астыннан һәрчак сөзеп карый торган чепи күзле, шактый алга чыккан киң иякле, баскан саен урынында бәллүләп йөрүчән, беркадәр бөкре гәүдәле, шуның бәрабәренәдер, күрәсең, тезләренә җиткән озын куллы ир уртасы кеше. Агач сарай коридорында йөрүче башкалар аңа сирәк-мирәк кенә йә жокей, йә Егор дип эндәшкәлиләр. Әмма телдән төшми торган кушаматы «Мөштек» иде. Ирләр, ял итәргә җай чыкканда, кушамат тагылу вакыйгасын искә төшереп, еш кына Егорга төрттергәләп тә ала иде.
Инде байтак еллар элек үк шул Егор ат җигеп кайсыдыр ерак авылга юлга чыккан икән. Кемнәр очрап, ни сәбәпле аны сыйлаганнардыр, әмма Егор мөштеген кабызган килеш йокыга киткән. Авызыннан төшкән мөштектән ут эләгеп, арбадагы печән белән Егор өстендәге күлмәк, чалбар гына түгел, чын булса, хәтта арбаның тәгәрмәчләренә кадәр яртылаш янып беткән. Җиккән аты куркудан котырынып чабып, елга уртасына барып кергәнче уянмаган Егор. Уянгач та иң әүвәл үзенә кадерле тик бер нәрсәне генә теленә алган, ул да булса – мөштек. Шуннан бирле Егорга әлеге кушаматны әйтеп күз ачырмыйлар. Януын-янган, әмма үзенә сабак алмаган Егорың. Әле дә булса авызыннан мөштек төшмәс, кабызганмы ул, әллә юкмы – теш арасында һаман шуны йөртер.
Акъялга беренче көннән үк ошамады Мөштек Егор. Әллә нинди мәңге сүз сөйләшмәс, кырыс, усал бәндә иде ул. Гомере буе тик ат җанын кыркырга гына яратылган диярсең. Башка ирләр кебек он-солыны Акъял бүлмәсенә кертеп салмый, назлап-кадерләп ат муенына һич тә кул тидерми. Солы, көрпә өләшер вакыт җитсә, Егорның вазифасы бик кечкенә. Бүлмә ишеген ачып, яртылаш сузылган озын кулы белән идәнгә бер чиләк утырта да, бетте-китте. Чиләк алганда хәрәкәтләре киресенчә кабатлана. Егор чиләк төбенә күз дә салмый. Ашаганмы Акъял, гел дә тимәгәнме – эше юк.
Йә ипподромда ярышлар булыр алдыннан, йә ярыштан соң күкрәкләренә номерлар язылган ак чүпрәк бәйләгән ирләр сарайда пәйда булдымы, Егорның аларга кушардай бер сүзе бар:
– Бүген трибунада ничә кеше? О, әгәр беренчелекне алсаң, хәтәр генә акча сугасың икән!
Ярыштан соң әйткән сүзләре дә шул чама:
– Кайсыгызның юртагы беренче килде соң? О, алайса, кесәң калынайган икән!
…Мөштек Егор, ниһаять, Акъял муенына да тар камыт кидерде. Акъялны әллә нинди резин көпчәкле, киң тәртәле җиңел арбага җиктеләр. Авызындагы мөштеген дә төшермичә, Егор шул арбага аякларын терәп утырды, кулына галәмәт озын, нечкә колга алды. Артында арба барлыгын сизмәде дә Акъял. Озын баудан ычкынып иреккә чыгарылган шатлыктан, кыбырсыкланып, уйнаклап чапты. Тик гомере буена колхоз эшенә җигелгән чабышкы ат сикермичә, сузылып кына юрту таләпләрен белми иде шул. Кушаяклап чаба башлаган саен, иреннәрен ертырга җитешеп, авызлыгын тартып җәфалады Егор. Башка атлар кебек сөлектәй сузылып, аякларны шәп-шәп алыштырып юртырга өйрәнгәнче берничә ай үтте.
Ниһаять, Акъялны да беренче ярышка билгеләделәр. Күкрәгенә номерлы чүпрәк таккан Егорның үз бүлмәсенә таба атлавын күргәч тә сизенде Акъял. Егор Мансур кебек иркәләп, назлап маташмады. Акъялның күз төбендә авыр йодрыгын уйнатып:
– Ярышта адәм мәсхәрәсе итсәң, кара аны! Синең ише кыргый аркасында ике мең сум акча югалтырга исәбем юк. Беренче приз алучыга бүген шулай тиеш, – диде.
Акъялга бүген ике яклап күз томалый торган әллә нинди йөгән кидерделәр. Башка юртаклар артыннан уйнаклап, Акъял да түгәрәк ипподромга чыкты. Рәт-рәт тезелешеп киткән утыргычларда шау-гөр киләләр, сызгырышалар. Ни гаҗәп, аларның һәркайсы диярлек кулларына ак, зәңгәр, көрән, шәмәхә рәсемле вак шешәләр тотып утырганнар. Голт-голт китереп шешә авызыннан гына шул күбекле суны эчәләр. Буш шешәләрне кире сумкасына, кесәсенә салып куючы юк. Кайсы астагы баскыч буйлап идәнгә тәгәрәтә, кайсы, бик озак уйлап тормыйча, бушаган шешәсен яшел мәйдан читенә үк тондыра. Кешеләр диңгезе өстендә зәңгәр төтен болыты.
Берничә кат мәйдан әйләнгән арада, багана башларындагы радиодан тупас тавышлы ир-ат тавышы яңгырап торды.
– Бүген алтынчы номерлы кола юртак белән Краковта үткәрелгән халыкара ярышларның Зур приз хуҗасы Геннадий Сухоруков ярыша. Юртакның исеме «Гранат», сигез яшьтә, ярышларда унбиш тапкыр үз хуҗаларына җиңү китерде.
Акъял исемен иң соңыннан, тыйнак кына искә алдылар.
– Унсигезенче номерлы юртакта – Егор Константинов. Юртакның исеме «Акъял», ярышларда беренче катнашуы.
Биредә юртакларны бер сызыкка тигезләп тезеп маташмадылар. Юртаклар старт буласы урынга туплануга, әллә кайда тонык кына кыңгырау шалтырады. Алга ыргылырга рөхсәт икәнен Акъял бары тик сыртында дилбегә уйнаклавыннан гына белде. Үзенә калса, кисәк ыргылган кебек иде, ләкин ярышка иң ахырдан гына кузгалган булып чыкты. Алдагы юртакны куып җитәргә чамалап, ярсып, аякларын нык тибеп алдырды Акъял. Тик нигә бу Егор дилбегәләрне болай алагаем усал тарта соң? Мансур белән чапкан чакта ул тезгеннәрне бөтенләй җибәрә, Акъялны үз иркенә тапшыра иде бит. Ә дилбегәләр болай тартылгач, баш күтәрү кыен, сулау читен.
Егор дилбегәне бушатмады. Менә, ярышка беренче кузгалган кола юртак, ипподромны хисапсыз әйләнә торгач, аның эзләренә басып килә башлады. Егор хәзер кулларындагы озын колганы бер дә тик тотмый, уңлап-суллап Акъялның сыртында уйната. Ара-тирә сүгенеп дәшкәне ишетелә.
– Әгәр бер призны да яуламасаңмы, игелексез кәҗә! Адәм рәтле сөйләшеп тору юк, хана сиңа!
Шулай да, дулап-котырынып юрта торгач, теге кола юртак артта калды бугай. Акъял алдагы атларның тагын икеме-өчмесен узды. Тик дилбегәләрне генә бушатсын, озын ямьсез колганы сыртында уйнатудан гына туктасын иде бу Егор. Юк, Егор Акъялның хәлен аңламады. Бу юлы сыртка гына түгел, муенга ук җитеп, каерылып сукты. Ярсудан башын уңлы-суллы чайкап, урынында сикергәләп туктап калды Акъял. Моны һич көтмәгән Егор арба алдына егылып төште күрәсең, Акъялның ботларына иләмсез озын куллар, бөкре гәүдә килеп бәрелде. Акъял берара гына урынында таптангалап көтте дә, капылт ыргылы түгәрәк мәйданнан читкә, кергән капкасына томырылды. Капка янындагы ат караучы ирләр Акъялны йөгәненнән каптырып алдылар. Аксаклый-туксаклы арттан йөгергән Егор, килеп җитүгә үк, әллә каян тапкан каеш камчы белән Акъялны ярырга тотынды. Ирләр аны көчкә аерып алдылар.
10
Атна-ун көн буе янына килүче юк иде, бер таңда ике ир берьюлы керде. Күптәнге танышы, сарайда печән, солы өләшеп йөргәне, яңасына ымлап сөйләп китте.
– Менә, безнең отставной юртак шушы була инде, Гриша. Хәтәр юньле юртак булырга өмете бар иде, Мөштек белән уртак тел тапмады. Коры холыклы ат ул, чукынган. Үзенә кул күтәргәнне җене сөйми, син чамала.
– Ничава, брат, ничава, – диде Гриша исемлесе. – Безнең фабриктагы сасы тюкларны ташып карасын әле, кикриге тиз шиңәр. Моның ише кәҗә тәкәләрен генә бөккән инде без. Ике көн үтүгә, майлагандай булыр.
Акъялны шәһәр уртасында җәелгән озын күл буендагы биек таш койма эченә алып керделәр. Ихатасында ук тын алырга чама юк, йон янган, тире көйгән ис борын тишекләрен ярып кереп, бөтен үзәкләрне актара иде. Григорий ялгышмаган икән. Арба тартканчы, ике көн үткәнче түгел, шул койма артындагы ихатага узуга ук, әле кичә генә уйнаклап, биеп йөргән Акъял бөрешеп, мескенләнеп калды.
Ихатаны узып, ерак почмактагы кызыл кирпечтән төзелгән кечкенә келәткә җитүгә, Григорий Акъялның муенына камыт ыргытты. Киң резин тәгәрмәчле, алагаем озын арбага китереп җикте. Акъялның сусавын, ачыгуын уйлап бирмәде, тын да алдырып тормастан, эшкә куалады. Акъял тормышында бер-берсеннән бөтенләй аерылгысыз, караңгы көннәр башланды.
Григорий озын көннәр буе гел бер төрле эш башкара. Акъялны тезелешеп киткән бүлмәләр янына илтеп туктата да, шуларның әле берсеннән, әле икенчесеннән юан, дәү төргәкләр тәгәрәтеп чыгара. Ялтырап торган катлы-катлы шул каешларны ух-ах килеп арбага төйи, аннан соң ихатаның икенче очына илтеп, башка ишекләр каршына бушата. Ара-тирә генә Акъялның арбасына зәһәр ис аңкып торган пыяла савытлар, тимер кисмәкләр төялә.
Хәтта Акъял кертеп ябыла торган кызыл келәттә дә тормыш һич үзгәрмәс төсле. Озын көн буе каеш төргәкләр ташып арыгач, Григорий Акъялны шул келәткә кертеп яба. Алдына сәнәге-сәнәге белән кипкән печән йә тимерчыбыкларга уралган салам ташлый. Еш кына Акъялның алдына кирпеч-кирпеч икмәк ыргыта. Чыгып китәр алдыннан шул ук хәрәкәтләр кабатлана, гел бер үк сүзләр сөйли:
– Йә, брат, булдымы? Иртәгә мин килеп җиткәнче аяк сузарлыгың юк. Инде үз кайгымны да хәл итим. Баш чатнаудан үләм мин алайса, брат. Бәрәңге чүлмәге түгел, баш бит ул. Менә бу тиреләрне исән-имин алып чыгып, баш төзәтердәй рәт юнәтсен әле абзаң да. Тиреләргә хуҗа табар ул. Лишбе проходнойдагы «ау этләре» генә тотмасын.
Григорий шулай сөйләнә-сөйләнә анадан тума чишенеп, биленә теге ялтыравыклы каешларны урый, аннан соң гына күлмәк-бишмәтләрен кия. Берни булмагандай, дәртле сызгыргалап келәттән чыгып китә дә икенче таңда авырткан башына шап-шоп суккалап, авыр ыңгырашып килеп керә. Анда чиркану, нәзбереклек кебек сыйфатлар бер дә юк, күрәсең. Чөнки ыңгырашып килгән иртәләрнең һәркайсында Акъял алдында торган зур мичкәгә капланып, салам тулып, апара белән катнашып беткән җылымса суны голт-голт эчә ул.
Беркөнне Григорийның эшләре барып чыкмаган, күрәсең. Таң тишегеннән үк келәткә йөзен чытып, тирә-юньгә чалт-чолт төкеренеп килеп керде. Тупсага утырган көе башын тотып, ух-вах килеп яман сөйләнде:
– Вәт заразы түгел диең инде син бу күршене. Аңа минем ничегрәк көн күрүем ник кирәккән диген? Участковыйга барып сатмаса. Ул үз комбинатыннан аяк киемнәре урлап кайта бит әле. Мин бер дә барып сатмыйм. Син мине күрмә, мин сине, яши бир шулай, кадалгыры. Дәүләт кесәсе Тын океан кебек төпсез ул. Син-мин урлаганнан гына бөлә торган түгел. Юк бит, күршегә аяк чалырга, аны сатарга кирәк, заразы. Үзен страховать итүе инде бу, беләм бит. Ыштубы да тентү белән аңа килмәсеннәр. Их, михнәт күрә дә соң дөньяда безнең прастуй брат. Дәүләт малын меңәр сумлап умырган торгашларга, взятка алып ятучы нәчәлникләргә, миллионлаган тәңкәлек брак товар чыгаручы хәсрәт-белгечләргә пычак та юк. Һаман шулар ук күкрәк киереп исән-имин яши бирә. Кемнедер майлыйлар, җайлыйлар. Ревизия, комиссияләр җил-давылсыз үтә. Шул ук койрыксыз караклар тора-бара орден-медаль ала. Ә минем шикелле ятим-томанага сыңар бияләй чәлдерергә ярамый, шалт сине рәшәткә артына. Их син, кадалгыры язмыш! Нигә сукыр соң син болай?
Бөтен гәүдәсе җәя кебек бөгелеп төшкән Григорий, урыныннан торып, Акъялга камыт кидерергә җыена башлаган гына иде, ниндидер ир кереп аңа дәште.
– Әйдә әле минем белән, ни, кем, Харитонов. Анда милиция вәкилләре килгән. Ташла эшеңне. Сиңа, бәлки, кабат ат җигәргә туры килмәс. «Тегендә» генә җикмәсәң.
– Караңгы ла, хуҗа мине күрми дип шатлана икән бер сукыр карак. Син дә шулай минем кайгыны күреп сөенәсеңме? Ашыгасың, ай-һай. Көлке көлә килә, артыңнан куа килә ул. Синең дә машиналап тире сатканыңның очына бер чыгарлар, ай, чыгарлар. Ничек кенә шома булмасын, пычакның да майда эзе кала, – дип яный-яный, Григорий теге ир артыннан иярде.
Азатлык килгәнен тоеп алган Акъял, билгеле, әлләни озак көттермәде. Келәттән иркен ихатага чыгып, яшел үлән эзләнергә тотынды. Күптән инде аның туйганчы бер хәтфә үләндә ауныйсы, умырып-умырып яшел чирәм ашыйсы килә иде. Таш түшәлгән сасы ихатада ул, им өчен генә булса да, сыңар бөртек үлән тапмады. Аптырагач, келәт түбәсендәге печәнлеккә башын сузды, күче-күче белән җиргә вак үлән йолкып төшерде. Шулай чемченә торгач, печән астыннан әлеге дә баягы ялтыравык каешлар төргәге ачылды. Шуның зәһәр исеннән йөз чөереп, Акъял җиргә коелган коры печәнне чеметкәләп ашый башлады.
Нәкъ шулчакта Григорийның кызыл билле фуражка кигән ике-өч ир уртасында келәткә таба килгәне күренде. Үзенә таныш аяк атлауны күргәч, Акъял сөенгән дә иде хәтта. Үзалдына йомылып, сүзсез йөрсә дә, кагу-сугуны белмәгән бу хуҗасы белән айлар буе дәвам иткән үзгәрешсез, төссез тормышта алар үзара килешкән, ияләшкән иде инде.
Ат янына килеп җитүгә, кызыл фуражкалы ирләрнең күз карашы никтер гел келәт түбәсеннән төшмәде. Ниндидер ялтыравык кара тартманы йөзләренә якын күтәреп, шундук аны бертуктаусыз челт-челт китерделәр. Арадан берсе, нигәдер муенын назлап сыйпый-сыйпый, Акъял белән сөйләште.
– Ат түгел, әүлия икәнсең бит, җаныкаем. Синең кебек эзтабарлар булганда, овчаркалар бер як читтә торсын икән. Үзебезгә эшкә генә алырга кирәк сине.
Катлы-катлы кәгазьләр тутырып, озын-озаклап сорау алгач кына, кызыл фуражкалы ирләр китеп барды. Аларның таш сарай артына кереп күмелүе булды, моңа кадәр боек кына торган Григорий кызыл келәт стенасына сөялгән зур көрәкне алып, яман ачу белән Акъялның сыртына тондырды.
– Менә сиңа, сатлык! Менә, дөмеккере!
Моңарчы хуҗасыннан һичнинди усаллык күрмәгән Акъялның күзләре куркудан шартларга җитешеп киерелде. Шашкан күңелен тыя алмыйча, ат ярсып кешнәп җибәрде. Григорийның кабат үзенә таба кизәнеп килүен шәйләүгә, бөтен сынын усал уйнаклатып, таш ихата буйлап чабулады. Тик кая барма, шунда таш стена, кереп качар һичбер тишек юк иде.
Нәкъ шул минутта, ихатада гасабиланып, котырып чабулаган Акъялны күрмичә, яндагы зур тимер капканы ачтылар. Зәңгәр төтен чыгарып гүелдәгән олы машина ачы сигнал биреп урынында торып калды. Куркудан шашынган Акъял шул зур капка аша азатлыкка, иркенгә томырылды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com