

6
Егет сүзе бер булыр. Мансур да сөйгәненә биргән вәгъдәсен нык саклады. Башка классташлары чыгарылыш имтиханнарына хәзерләнгәндә, Мансурның хыялында Сабантуй булды. Һәр иртәдә әтәчләрдән дә алдарак торып утарга чыкты. Йокысын, ашавын онытты. Көн саен елга суында ат йөздерде. Көн димәде, төн димәде, җае чыккан саен бер дулатып Акъялны кыр-яланнар әйләндерде. Телеграмм баганаларын саный-саный, һаман саен ераклыкны арттыра барды.
Унбиш-егерме көн дигәндә, Акъял суырылып, кырысланып калды. Үз сыртында җайдакны тоюга тизрәк уйнакларга, томырылып чабарга гадәтләнде, Гашыйк җанлы егет кенә түгел, ярсу ат күңеле дә бәйге көтте. Акъялда чабышкылар каны уянды.
Билгеләнгән таңда Акъял янына ике-өч ир-ат җыелып килде. Бар шартын китереп чабышкының ялларын тарадылар, чәчәкле-чуклы ялтыравык йөгән кидерделәр. Һәркем Акъялны сыйпап калырга, назлы сүз әйтергә ашыкты.
Сабантуй буласы Байтирәк чишмәсе тугаена төшкәч, Акъял хисапсыз-чутсыз атларны күреп хәйран калды. Нинди генә атлар килмәгән бирегә? Кыңгыраулы, буяулы-сырлы дугага җигелгәннәре, әллә нинди ике көпчәкле тар арба такканнары, ялларына төрле-төрле тасма кушып үргәннәре. Тимеркүк, җирән, соры, кара, туры, ак атлар. Һәркайсы үз дәрәҗәсен белеп кенә, башны текә тотып, койрык уйнатып, эре, җитди атлый.
Чабышлар башланасы урын тугайдан шактый читтә, Мөбәрәк күпере артында ук икән. Кайсы җиңсез майка, кайсы бизәкле-чәчәкле күлмәк кигән ир-егетләр тезгеннәрне тарткалап, атларны уйнаклатып кына күпер ягына таба киттеләр. Үзара сүз алышучы кеше булмады. Зәңгәр мотоцикл бишегенә утырган кәләпүшле бер карт, шул күпер башында атларны бер сызыкка тезеп, соңгы хәер-фатихасын бирде.
– Юлларны чамалап кына чабыгыз, оланнар, үзара хәрәмләшү булмасын. Сабыр иткән – морадына җиткән, малкайларны зрәгә кумагыз. Чабышта беренче килү түгел, намус саклау егетлек. Аллага тапшырдык, хәерле сәгатьтә, оланнар. Кузгалдык!
Баш түбәсенә дүрпочмаклап бәйләнгән зур кулъяулык элгән, кулына беләк буе гына затлы камчы тоткан арык гәүдәле, сипкелле тәнле ир бәйгеләрне күп күргән кеше иде, ахры. Кәләпүшле бабай сүзен дә төгәлли алмады, аның йоннары елкылдап торган чем-кара биясе сөлектәй сузылып алга томырылды. Артта кемдер, теш арасыннан гына сытып, сүгенеп калды.
– Старттан ук хәрәмләшә, каһәр. Илеш биясе бу. Үткән ел да Сеңгерәндә гел каршыма төшеп җан ашады.
Башка атлар томырылып киң юлга чыкканда, Мансур әллә нишләп авызлыкны нык тартасы итте. Акъял инде алга ыргылырга талпынган чак иде, егетнең бу гадәтен өнәмичә алгы аякларын югары күтәрде, усал кешнәп юл читенә сикерде, тыпырчынды. Каушый калган Мансур чабышкының кабыргаларына типкәли башлаган гына иде, мотоцикл бишегендәге кәләпүшле бабай аягүрә басып кычкырды.
– Авызлыгын тартма берүк олан, кәттә бу ат. Анасы Тимеркүк тә шулай горур иде. Үз хутына җибәр, үз хутына. Яхшы малга җылы сүз – үзе камчы.
Тезген бауларын бушатуга ук, Акъял нык ыргылып алга томырылды. Юл өстендә алдагы атлар тоягы астыннан күтәрелгән тузан күзне, борыннарны томалый иде.
Сулышы җиңеләеп киткәнгә башын күтәрсә, Мансур үз күзләренә үзе ышанмады. Барлык атлар артта калган, ә алда, юл уртасында, уңлы-суллы уйнаклап, бары кара бия генә оча иде. Мансур, тәнендәге үз куәтен чабышкыга күчерергә җыенгандай, тагын Акъялның муенына сыенды, сыңар кулын сузып атның ялларыннан сыйпады.
– Тырыш инде, җаныкаем, зинһар, тырыш. Узыйк шул Илеш биясен. Резидәм каршында хурлыкка калмыйк. Вәгъдә итеп әйткән сүзем бар бит.
Алдагы биянең чем-кара йоннары торган саен якынрак елкылдады. Мансур хәзер сипкелле җайдакның ярсып-ярсып тын алуына кадәр ишетте. Җайдак иләмсез ачулы күзләрен торган саен аңа ешрак борып карый, нидер сүгенә.
– Чыгып кына кара син алдыма, чыгып кара. Җаныңны ашыйм, егеткәй. Менә бу камчы дөньяга синнән иртәрәк туган, – ди бугай.
Бәйгедә ярсыган яшь җан чит кеше өркетүләрен генә колагына эләмени? Менә, Акъял кара биядән бер баш алга чыкты. Моңа кадәр затлы камчысын беләгенә элеп барган сипкелле ир, үз-үзен белештермичә, ярсыган бияне уңлы-суллы дөмбәсли башлады. Мансур күреп торды: курку-шашынудан күзләре акайды, болай да кабарынган борын яфраклары ертылырга җитеп тартышты биянең. Ул да булмады, ярсыган бия мескен кешнәп юлдан читкә тайпылды, янда гына үскән куе арышларны таптап, каядыр чиксезлеккә томырылды.
Юлның як-ягына киң коридор булып тезелешкән кеше диңгезе аша үтүләр, кемнәрнеңдер ай-һайлап кычкырулары, җиргә төшкәч әле үз аркасыннан, әле Акъялның муеныннан шап-шоп китереп сөюләр Мансурның күз алдыннан, томан эчендәге кебек кенә, ялт-йолт килеп үтте. Каерылып-каерылып һаман киң юлга карады, һаман чем-кара бияне көтте егет. Бары тик каяндыр кеше арасыннан таныш йөз, назлы елмаю чагылгач кына һушына килде ул.
– Булдырдың, Мансур, сүзеңдә тордың, – диде Резидә, аның тирләп-пешкән кулларын үз учында кысып. – Сиңа ышанырга була икән.
Ләкин Мансур, сөекле Резидәсенең бу сүзләренә ачылып елмаясы урынга, авыр сулап, усал итеп әйтте:
– Мин авылдан китмим, Резидә. Бу турыда башкача сүз кузгатма. Әгәр мине сөйсәң. Син күрмәдең генә, их, күрмәдең. Анда мескен атны ничек рәнҗеттеләр. Аларга хуҗалар юк икән. Ә без авылны ташлап качарга җыенабыз. Ул атлар бездән башка нишләр? Бөкре Фәтхерахман карт күзләре йомылыр алдыннан юкка гына нәзер әйтеп китмәгәндер: «Ир канаты, югыйсә, гомер буе ат бит, оланнар. Атларны коткарыгыз», – дип. Әгәр син дә, мин дә китсәк, авылда яшәргә кем кала? Теге әйтемдәге кебек була түгелме соң? «Син дә кунак, мин дә кунак, атка печән кем сала?» Юк инде, матурым, гомер буе туган җирдә кунак булып кына яшәп булмас. Хуҗа була белергә дә кирәк туган җирдә.
Беренче кат һәм бердәнбер тапкыр Акъял бу көнне сөлгеләргә уралып мәйдан уртасыннан үтте. Беренче кат аңа бөтен кеше сокланып карады. Рәхәт иде аңа үзенең кешеләргә кирәклеген тою.
7
Инде салкын җилләре белән көз керергә әзерләнә иде. Беркөнне авыл буйлап хәбәр тараттылар.
– Военкоматтан чакыру кәгазьләре килгән. Егетләр армиягә каралырга бара икән.
Хәрби комиссариат чакыруларын Мансур белән Шамилгә дә өләштеләр. Егетләр машинага төялеп район үзәгенә юл алды, кызлар моңаешып озатып калды. Кичкә кадәр тәмам ут йотып һәркайсы үз парын көтте. Инде тулай торак тәрәзәләрендә ут кабынгач кына, ниһаять, егетләр күренде. Шамил белән Мансур икесе дә такыр башлы, авызлары ерылган. Гадәтенчә, беренче сүзне Шамил башлап китте.
– Нәкъ егерме көннән дествителни службага китә абзагыз. Повесткалар кулда. Тегенди-мондый частька җибәреп мыскыл итмәсләр, билгеле, булачак пограничник инде ул абзагыз. Бер типтереп кенә алыйк та, аннан сау булыгыз, кызлар! Вак-вак итеп хатлар сырлагыз. Егетләрнең кәеф түгәрәк булса да, кызлар аларга ияреп авыз ерырга ашыкмады. Резидә дусларыннан яшереп кенә күз төпләрен сөрткәләде. Мансурның куенына борынын төрткәч, яшертен генә мышкылдап та алды. Хушлашыр чак җиткәч кенә, егетнең күзләренә карап, назлы итеп әйтте.
– Шикләнмә, җаныем, көтәрмен үзеңне. Хатларыңны гына кызганмассың, ярыймы?..
Егетләр армиягә китәр көн җитте. Иртәнге уннарга авыл Советы янына җыелгач, кулъяулык болгап, җырлар җырлап авылны соңгы кат әйләнү максаты белән, ачык әрҗәле машинага төялделәр. Йомык Минсаф, күңеле сизенгән кебек, улын озатырга Акъялны тарантаска җигеп килгән иде. Акъялның гел машинага таба баш каеруын күреп, Мансур җиргә сикереп төште.
– Гафу итә күр, Акъялым, үзеңне рәнҗетә язганмын. Сине әллә нинди җансыз әрҗәләргә алыштыраммы соң, җанашым?!
Мансур артыннан тарантаска Резидә, Шамил белән Зәйтүнә дә менеп кунаклады. Ашыкмыйча, башын горур тотып, уйнаклап-ярсып, гаярь атлады Акъял. Авыл урамнарына җыр сибелде.
Ил чикләре көтә,
Ике егет китә,
Шау-шу тынар әле без киткәч…
Шамил изүләрен ачып, күрекләрен өзәрдәй гайрәт белән гармун уйната. Җыр кызларның үзәкләрен өзә, күрәсең, икесе дә мышык-мышык елый.
Авылны ике-өч кат әйләнеп күңелләре булгач, машина әрҗәсенә күчеп утырганда, Мансур кабат Акъял янына килде, атның кайнар борынына башын төртеп, сулкылдап пышылдады:
– Син югалтма мине, очар кошым. Исән-сау әйләнеп кайтырмын. Сабантуйлар тотар көннәр алда әле безнең!
Йөрәге ярылып чыгардай булып типте, сизенде ат. Ул калын иреннәре белән әле егетнең битен ялады, әле башын аның иңсәсенә салып пошкырды. Мансур машина өстенә менеп баскач, башка чарасы калмады күрәсең, авызлыкларын каерып машина артына килде, йөрәкләрне тетрәтерлек итеп, ачынып кешнәде.
– Акъялны беркемгә дә бирмәгез! Бирмәгез Акъялны! – дип, машина-гармун тавышларын күмеп, ачыргаланып кычкырды Мансур.
Акрын кузгалып, машина егетләрне авыл очына таба алып китте. Ата кеше, улын бераз гына озата бармакчы булып, Акъялның дилбегәләрен бушаткан иде, бәйгегә чыгарга әмер булган диярсең, Акъял котырынып-шашынып машина артыннан очты. Йомык Минсаф дилбегәне бар куәтенә йолкып карый, әллә ниләр кычкырып, атны туктатмакчы була. Аның саен шашынып, башкайларын болгап, яман усал кешнәп, машина артыннан калмый чаба Акъял.
Авыл артта калып, машина Мөбәрәк күперен узгач кына, алҗып туктады ат. Туктады да, һаман ризалашасы килмичә, үзәкләрне өзеп, ярсып кешнәде. Машинадагылар аны ишетмәде. Кешнәү авазын дәртле җыр тавышы күмеп китте.
Сау булыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар…
Әйтерсең лә, дөнья бушап калды. Йорт хуҗасы Акъялны хәзер чанага җигеп фермага барса-бара, бармаса юк. Озын көн буена лапаска малларга азык салырга, хәлләрен белергә генә бер-ике керәләр. Миһербансыз Биҗан тагын азына башлады. Элек Мансур саллы чыбыркыны тәкә өстендә еш-еш кына уйнаткалый иде. Хәзер аны акылга утыртучы, тыючы юк. Борау төсле ямьсез мөгезләрен текәп, Биҗан һаман җай чыккан саен төртеп калырга, кыерсытырга чамалый.
Әле ярый, сирәк булса да, ферма юлында Резидә очраштыргалый. Аның гел елмаеп торучы шомырт-кара күзләрен күрү, назлы сүзләрен ишетү бик рәхәт. Кайчакларда ул да Мансур кебек Акъялның муенын кочаклап, йөрәк хисләрен бушата.
– Безнең Мансурдан көн дә хатлар килә, Акъялым. Мине генә түгел, сине дә бик сагынам, дип яза ул.
Чибәр кызның болай сөйләгәнен ишетү рәхәт иде. Авыл көтүе яланга йөри башлагач, еш кына Биҗан кайтмый кала. Ул югында Сандугач белән икәүдән-икәү генә, төрткәләшеп, бер утлыктан йомшак печән чемченү рәхәт иде. Көтмәгәндә һәммәсеннән берьюлы мәхрүм иттеләр.
Йорт хуҗасының Акъялны җигеп фермага эшкә барган көне иде. Кайтыр юлга чыгып ятканда яннарына берьюлы ике машина белән килеп туктадылар. Кабиналардан өч-дүрт ир-ат төште. Араларыннан бары берсе – председатель Әхмәдулла гына таныш иде. Ат хуҗасы янына килеп, сүзне ул башлады.
– Олы гозер төште бит әле сиңа, Минсаф абзый. Шефлар үтенечен аяк астына салып булмый бит инде. Үзең дә беләсең, шефларсыз без ике кулсыз. Запчасть табыйм йә бүтән бер эш майтарыйм дисәң, авылда кеше юк. Кирәксә дә, бу кирәксә дә, йөзне ертып, әлеге дә баягы, һаман шул шефлар янына барабыз. Әле ярый, Аллаһның рәхмәте, үзебездән туеп, артка типмиләр. Чәчүне үткәрергә дә ярдәмгә шулар килә, урак өсте җитсә дә, гел биредә алар. Менә, хәзер инде үзләре юк кына бер гозер белән килгәннәр. Фабрика данын яклар өчен ипподромга бер ат чыгарырга кирәк, диләр. Күзләре, әлбәттә, синең Акъялыңа төшкән. Аннан да җүнлерәк ат бармыни бездә гүпче? Әйе, без ваксынмыйк, абзыкаем, биреп җибәрик Акъялны. Главный, шефлар сүзе аяк астында калмасын. Аннан соң ни йөз белән алар каршысына барырга кирәк?
Йомык Минсаф моңа кадәр бер сүз дә каршы әйтмәгән иде. Түзмәде, өзеп әйтеп салды:
– Акъялны алма син, энекәем! Мансурым киткәндә әйтеп китте, бирмә, әткәй, диде. Ул кайткач, ни әйтермен? Шунысы бар.
Председатель йомык Минсафның авызын тиз каплады.
– Колхозда атлар бетмәгән. Синең Мансурыңа башкасын табарбыз. Шефлар гозер белән безгә гомергә бер килә. Колхоз председателенә колхоз малын тиешле җиренә куярга мишәйт итмә инде син, бир Акъялны.
Йомык Минсаф дилбегәсен ачу белән арба өстенә ташласа да, тагын бер кат әйтеп карады.
– Мансур бирмә диеп әйтеп киткән иде. Кайткач яхшысынмас. Аның авылда гомерлеккә калырга исәбе бар иде, үзгәрмәсме?
Председатель бу сүзләрне колагына да элмәде. Кабат ферма янына кайтып, Акъялны тугардылар. Ике ир әллә каян озын киң такта табып килде. Йөгәненнән тартып Акъялны шул такта буенча машина әрҗәсе өстенә мендермәкче булдылар. Акъял якын да килмәде. Арткы ботларына дилбегә урап, сөйрәп мендерергә талпынып карадылар. Акъял барыбер тыңламады. Горур ат, күрәсең, кешеләрнең аны туган-үскән җиреннән аерырга теләүләрен сизенә иде.
Арада бер акыллы баш табылды. Машинаны арты белән чиктереп, биек тирес өеме янына куйдылар. Бер ир йөгәненнән тотып тарткалады, икенчесе дилбегә болгап арттан куалады. Кешеләр хәйләсен аңлый алмады шул бичара ат. Ул үзенә корылган тозакны сизмичә, тирес өеме өстенә сикереп менде, аннан машина әрҗәсенә ыргылды. Ә дигәнче әрҗәнең арт капкачын ябып куйдылар. Алдан әйдәкләп менгән ир йөгәнне нык тартып калын бер тактага бәйләде.
Битараф кыяфәттә читтән генә күзәтеп торган йомык Минсафның йөрәге түзмәде күрәсең, җан ачысы белән кычкырып җибәрде.
– Акъ-я-я-ял!
Ат башын күтәреп хуҗасына текәлде. Үкенү-газаплану гына түгел, чиксез сагыш та чагыла иде күзләрендә. Акъял, соңгы минуты җиткәнен сизенгәндәй, кинәт ярсу итеп кешнәп җибәрде. Сузып-сузып, кызганыч, ачы итеп кешнәде. Тоякларын тыпырдатты, башын яман болгап йөгәнен тарткалады.
Машина кузгалды. Акъял кызганыч, ялварулы караш белән хуҗасына кабат текәлде. Ике кулын алга сузып, яңагындагы юеш эзләрне дә тоймыйча, машина артыннан тилмереп-өзгәләнеп йөгерде хуҗа. Тузан аша, машина гөрелтесе аша тик бер сүзе генә яңгырап ишетелде.
– Акъ-я-ял!
(Дәвамы бар.)