

4
Кадермәткә кергәч, Мансур Акъялны авылдагы берәр танышларына куярга киңәш иткән иде, Шамил туктатты.
– Дөнья хәлен белеп булмый, парин. Кадермәт егетләре, тагын бер килмешәкне күргәч, ничек каршылар бит? Ярый ла абзаң инде монда ныклап тамыр җәйгән. Минем Зәйтүнәм артыннан барып пычак та эш чыкмасын беләләр биредә. Ә синең әле монда егетләрне үз җырыңа килештерәсең бар. Бәласыннан баш-аяк, иң яхшысы – Акъялны клуб тирәсенә бәйлик.
Озак киңәшләшә торгач, уртак фикергә килеп, чыннан да Акъялны клуб артындагы караңгы почмакка бәйләделәр. Клуб баскычыннан менешли генә Шамил Мансурның колагына пышылдады:
– Ул-бу була калса, егетләрне үзем тоткарлармын. Син туп-туры басу ягына сыз. Ә монда, иң мөһиме, махы бирә күрмә. Башны югары тот. Күрсеннәр, әйдә, без дә төшеп калганнардан түгел.
Яшьләр уенының тәмам кызган минуты иде күрәсең, тәрәзәләрдән ташып клуб эченнән дәртле гармун һәм җыр авазлары яңгырады.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора…
Караңгы почмакта койма киртәсенә бәйләнгән килеш шактый көткәч кенә, ике дусның, клуб ишегеннән чыгып, бишмәт төймәләрен каптыра-каптыра, Акъялга таба йөгергәне күренде. Юл буе юртып тирләгән атның өстен бәс каплаган иде. Шамил, моны күреп:
– Курыкма, хәзер җылынабыз, малкай. Аякларың гына чыдасын, – диде. Клуб ишеге тагын ачылып ябылды. Бу минутта Акъял инде тапталган юл өстенә чыгып баскан, егетләрнең уй-ниятен сизгән кебек, алга ыргылырга әзерләнеп, аякларын уйнаклата ук башлаган иде.
Караңгы тыкрыкта пәйда булган ике шәүлә, йөгереп килгән шәпкә, чана түренә сикерде. Ике кулы белән Мансурга таянган гәүдәдән тәмле хушбуй, бәхетле яшьлек исе аңкыды.
Шул минутта артта ачы сызгыру яңгырады.
– Әй, малайлар, таптым, монда алар! – дип бар бугазын ярып акырды берсе.
Әйдәкләгәнне көтмәстән, капылт ыргылып, Акъял алга томырылды. Кинәт чөйлегеп киткән Резидә Мансурның кочагына кереп чумды, кайнар йөзен аның күкрәк турысына яшерде. Ике яшь йөрәккә бу җиһанда берни кирәкми иде. Мансур да уйлап-нитеп тормастан кызны кочагына кысты, борыны, яңаклары белән кызның чәч араларын сырпалады. Һуштан яздырырдай хуш исле, мәңге иркәләп туймаслык назлы, йомшак иде Резидәнең чәче. Кыз бала аны-моны уйламый үзе дә егеткә елышты, маңгае-яңаклары белән белән егетнең төк төртә башлаган шома йөзен, ирен өсләрен сыйпады. Үзе йомшак кына, бары икесе ишетелерлек итеп, назлы пышылдады.
– Күрәләр бит, кирәкми инде, Мансур, күрәләр…
Авылдан басуга килеп чыккач, дилбегәне тартып, Акъялны Зәйтүнә туктатты. Үзе авылдагы барча кош-кортны уятырлык итеп ихахайлап көлде.
– Ну, бу замана яшьләре! Вәт булдыралар соң, сиңайтим. Әле бер-берсенең кулларын тотышмадылар, сыңар сүз алышмадылар, инде чуп та чуп үбешәләр. Менә бу мәхәббәт ичмаса. Әле ярый кавыштырганмын. Саргаеп үләсе булганнар икән ләбаса.
Мансур мондый нахак сүзләрдән соң тәмам телен йотты, Шамил үрәчә өстендә сикергәли-сикергәли шаркылдады. Ул тын алган арада гына, өзек-өзек булып, Резидәнең сүзләре ишетелде.
– Абау, Зәйтүнә, кыланчык. Сөйлисең булмаганны, кеше ышандырып.
Айлы кич искитмәле матур, ә гөнаһсыз яшьләр чиксез-чамасыз бәхетле иде. Тагын үзара көлешеп, юк-бар сүз сөйләшеп, алар авыл башында шактый озак тордылар. Тәмам аяклары туңа башлагач кына кызлар телгә килде.
– Ике сантыйдыр без, Зәйтүнә. Сәгать инде унике тулгандыр бит. Әти-әни эзләп чыкса, бетте баш.
– Әйтмәсәң дә, малайкаем. Әйдә, тизрәк чабыйк. Сез дә кайтыгыз, егетләр. Безнең авылныкылар сагалап тормасын.
Егетләрнең курку минутлары инде күптән үткән иде. Кирәк булса, хәзер таулар җимерергә дә, кыя күчерергә дә әзер иде алар. Иң беренче булып Шамил әтәчләнде.
– Нинди кайту ди ул, сез бигрәк тагы. Сезнекеләр сагаласа, ни булган? Төкерәм мин аларга. Кирәк икән, унысын бер итеп урабыз. Мансур, шулаймы?
– И, калай әтәч, тагын киләсеңне онытма, – дип бары Зәйтүнә генә итәгеннән тартып Шамилне күктән җиргә төшерде.
Ул арада Мансур Акъялны кабат Кадермәткә таба борып өлгерде. Клуб янындагы ялгыз фонарь яктысында җиде-сигез егет тәмәке көйрәтеп калды. Арттан усал итеп нидер сүгенгәннәре ишетелде.
– Егетләр, әллә кайтасызмы соң, үзегезгә эләгүе бар, – дип Зәйтүнә шик-шөбһә белдергән иде дә, Шамил аның авызын тиз япты.
– Батыр ярасыз булмас.
Кызлар авылның бер үк очында торалар икән. Башта чанадан Шамил белән Зәйтүнә төшеп калды. Ике-өч йорт арасы юл узгач, урыныннан Резидә кузгалгандай итте. Икәүдән-икәү генә калгач, кыз тәмам коелып төшкән, сүз әйтергә һичбер нияте юк, оялудан йөзен һаман түбәнгәрәк яшерергә азаплана иде. Мансур аны кулыннан тотып туктатты:
– Китмә инде.
– Әниләр эзләп чыкса… – диде Резидә басынкы гына, әмма үзе кулларын алмады.
– Бәлки чыкмас.
– Әгәр чыкса.
– Чыкса, керерсең.
– Хәзер үк керим.
– Кермә инде.
– Әниләр чыкса…
Яшьләрне тыңлап тору рәхәт иде Акъялга. Тик яшьләр генә нигәдер сөйләшми утырдылар. Чана үрәчәсе өстендә тез бөкләп утыру тәмам үзәгенә үтте күрәсең, ниһаять, Резидә урыныннан кузгалды.
– Ярар, керим инде, вакыт соң.
– Әз генә тор инде.
– Шамилең дә көтәдер.
– Әй, көтсә.
– Әйт соң берәр сүз.
– Үзең әйт.
– Вәт инде.
Озак-озак итеп баш вата торгач, өстәвенә, Резидә һаман саен капка ягын каерудан туктамагач, ниһаять, Мансур бер карарга килде.
– Син Чишмәгә кайчан барасың?
– Беләсең лә инде, дүшәмбедә. Ә, шулай бит әле.
– Нәрсә сорамакчы идең?
– Ни бит, ни, Резидә…
– Йә, сузма. Шамиланы
– Кайчан очрашырбыз, димәкче идем.
– Каян белим.
– Ә аны кем белә соң?
– Син белергә тиеш.
– Ничек алай?
– Свиданиены егетләр билгели.
– Кызлар түгелмени?
– Түгел шул.
– Алай…
Бер уртак фикергә килә алмадылар. Урам чатында Шамилнең акрын гына сызгырганы ишетелде. Резидә, ут капкандай кабаланып, капка келәсенә ябышты.
– Абау, Зәйтүнә инде кереп киткән, мин дә керәм, Мансур.
– Кайчан соң?
– Нәрсә «кайчан»?
– Очрашабыз дим?
– Ә-ә, интернат янына килерсең, сишәмбе, кичке җиделәрдә.
– Озак бит.
– Ярар, дүшәмбедә.
– Резидә.
– Әү…
Резидәләр капкасы ябылгач кына, ике дус кабат чанага утырдылар. Һәркайсының үз бәхете тулып ашкан иде, фонарь яктысында кабат теге егетләр шәүләсе пәйда булгач, дилбегәне нык кагып, Акъялга дәштеләр:
– Ну, туганкай, оч канатланып. Бөтен өмет синдә. Егетләр өстенә фонарь ягыннан кар йомарламнары, зур-зур кантарлар сызгырышып очты. Ул кантарларның кайсы колакны, кайсы борынны чүкеде. Тик бу авыртулар егетләр өчен бары төкерек кенә. Җиңүчегә яра алу бер дә газап түгел икән ул.
5
Ихатага кайтып кабат утарга япкач, Мансур беренче кат Акъялны танавыннан үпте. Шул кичтән соң Акъялга булган мөгамәләсе кисәк үзгәрде егетнең. Элек Мансур соры алашаны кое янына сүзсез-нисез генә алып чыга, шуннан ары көннәр буена лапаска кереп карамый иде. Хәзер кетәклектәге әтәчләр ике-өч тапкыр аваз салырга да өлгермиләр, иң беренче булып лапаска Мансур кереп җитә. Шап-шоп китереп Акъялның ботларын сөя, һич ялыкмыйча, озаклап муеныннан кашый, ике адымының берсендә назлап сөйләшә үзе.
– Син тимер терәк, ахирәт, синең белән мең яшәргә була. Син юкка вакыт әрәм итмә, күбрәк хәл җый. Кадермәткә тагын юртасың бар. Анда хәзер абзаңны да үз җанашы көтә. Син бит аңламыйсың гына, малкаем. Тормышта, дөньяның теләсә кайсы читендә булсын, сине күңелеңә якын бер җанашың көтсә, яшәүләре бик тә рәхәт ул.
Тора-бара юл йөрүләр ешайды. Хәзер Мансур белән Шамил бер шимбә-якшәмбене дә калдырмыйлар. Инде юл буе бер Шамил генә җырламый, Мансур да әллә каян үзенә көй тапты.
Резидәкәй,
Зәңгәр күлмәгеңне
Кайсы елгаларда чайкадың?..
Кадермәттә дә инде хәзер егетләр артыннан кар кантарлары атып калмыйлар. Дөрес, Мансур хәзер күпчелек вакытын клубта түгел, авыл очында йә булмаса чибәр кызның капка төпләрендә, бакча артларында үткәрә. Яшьләрнең әледән-әле чыр-чу килеп көлешүләренә, чышан-пышан сөйләшүләренә колак салып тору рәхәт. Андый кичләрнең кайберләреннән соң Мансур серләрен, яшермичә, Акъял белән дә уртаклаша.
– Бүген Резидә җанашым белән беренче кат үбештек бит, ахирәт. Моны Шамилгә дә сөйләп булмый, ә сиңа әйтәм. Валлаһи, үбештек. Мансурның да ат урлап каядыр йөрүен өйдә дә сизенделәр, күрәсең. Йорт хуҗасы Йомык Минсаф белән Нурдидә кайбер көннәрдә, «койма колакларын» уйлап тормый, хәтта ишегалдында да тарткалашып ала.
– Баланың соңгы елы, аңа китап уку кирәк. Кеше балалары, әнә, мулла төсле. Баш күтәрми китап өстендә утыралар. Сынау бирәсе еллары лабаса. Башында акылы булса, ул да шуны уйлар иде. Башкалар институтларга кереп, күркә сыман түш киереп йөргәндә, синең балаң авыз ачып калса, авыл күзләренә ничек күренерсең? Шул чучка көтәргә генә кала аннары. Тәнеңдә җаның булса, син аңа әйткәләр идең. Ул синең дә бала лабаса! – дип, Нурдидә апа озак итеп тезә.
Йомык Минсаф ләм-мим дәшми. Андый чакта юри сәбәп табып, кулына себерке-көрәк алган була, ихата себерә. Хатыны, түзмичә, тагын башлый.
– Ниемә дип тагын телеңне йоттың, Алла колы? Ник сүз әйтми мине табалыйсың? Алтындай телләремне елан төсле чыгарып ялварам лабаса. Ичмасакайларым, әйтер идең, мәҗбүриләп укытыр идең шуны. Кеше балаларында – институт, синекендә итәк кайгысы. Ул синең дә балаң лабаса…
Андый «лабасалар» озак дәвам итә алмый. Йомык Минсаф, көрәк-себеркеләрен алып, лапаска ук кереп шыла. Ишек аркылы гына ике-өч сүз ташлый.
– Әфтияк укып кына мулла булалмыйлар. Кулы эш белсә, Алла боерса, үлмәс.
– Шул баланы кеше итә алмыйча, адәм рисвае буласыларыбыз бар икән әле. Син сантыйга әйткән мин дивана, – дип, күз яшьләре аша сукрана-сукрана, Нурдидә өйгә таба атлый. Ир белән хатын арасындагы алыш-биреш берара тынып тора.
…Кыш үтеп, хәтфәлеккә талчыккан җир кар суларыннан арынган иде инде. Көтмәгәндә-уйламаганда егет белән кыз арасы бозылды.
Шимбә көн иде. Кичке эңгер-меңгер төшә башлауга, чибәр кыз янына гүя үзе барган төсле, Акъял баскан урынында тынычлык тапмыйча, туктаусыз кыбырсый, ашкына башлады. Һәр шимбә-якшәмбе саен Кадермәткә йөрү, бәхетле яшьләрнең кайнар пышылдауларын тыңлап тору аның өчен инде ияләнгән гадәткә әверелгән иде. Башка шимбәләрдә лапаска йөз кереп, йөз чыга торган Мансур бүген утар эчен куе караңгылык каплап киткәч тә күренмәде. Шамил килеп, әллә ничекләр ашыктыра башлагач та, Мансур, утар капкасына сөялеп, тораташтай хәрәкәтсез торды.
– Бармыйм да, йөрмим дә. Ике аягымның берсен дә атламыйм! – диде Мансур чит-ят, ачулы тавыш белән.
– Юләрләнмә инде син, парин. Баш ярылып, күз чыкмаган, – дип Шамил аны үгетләп карады.
– Бушлай акыл сату бик рәхәт ул. Теше сызлап интеккән кешегә «чалкан ятып кара», дип өйрәтү белән бер. Ә мин ничек түзим? Син үзең дә күреп тордың ла. Мотоцикл артына утырып кем китте? Күзең чыкканые мәллә шул колга буйлы егетне күрмәскә?
– Йә, күрсә соң? Әле ул колганың кем икәнен белгәнең юк, ә бөтенләй ашыңа таракан төшкәндәй кыйланасың.
– Тегенди-мондый чит-ят кеше булса, мотоциклга атланып, дәресләр беткәнен махсус көтмәс иде.
– Тәмам борынгы заман калдыгы икәнсең син, парин. Резидә хәрәм сиңа. Синең белән тапма да, бүлешмә дә икән. Чукын шушы лапасыңда…
Шамил, җан ачуы белән кул селтәп, ихатадан чыкты. Мансур Акъялның муенын кочаклап хәрәкәтсез калды. Егеткә җиңел түгел иде, күрәсең. Сүз әйтмәде, какмады-этмәде, әмма йорт тәрәзәләрендә тәмам ут сүнгәнче лапас утарында таптанды ул. Бер-ике тапкыр кинәт каударланып Акъялның муенына йөгән дә ташлаган иде. Ләкин тора-бара күңеле кайтты бугай, йөгәнен йомарлап утар почмагына атты да борынын Акъялның муенына төртте. Кинәт кенә гәүдәсе тартышып куйгалый, тыелып кына үкси иде егет.
Шамил икенче көнне таң аткач та килде. Йөзе кичәгедән дә ныграк җимерелгән, тавышы коры иде. Кызып-кызып Мансурның тетмәсен тетте.
– Әллә кем түгел, үзенең кардәш тиешле абыйсы икән лә ул колга егет. Ә син ни уйладың, борынгы заман калдыгы? Резидәнең күзенә ничек күренерсең? Шамил беравык тын торды, аннары капылт кына Мансурның кулына йөгән ыргытты.
– Ут йотып йөрүдән эш чыкмас. Хәзер үк янына очып бар да, кирәк икән, алдына тезләнеп гафу үтен. Мин, әнә, кичә Кадермәткә җәяү дә бардым әле. Кирәк булса, елан ите дә ашата ул җанашың.
Мансур берара хәрәкәтсез торды. Сәгатенә күз ташлады да, катгый карарга килеп, бер ыргуда Акъялның сыртына сикереп менде. Артыннан Шамил кычкырып калды:
– Иелгән башны кылыч кисми, парин. Ачы булса да, ашарга туры килә. Үз куагың җимеше. Акъял урамга ихатадан ук чаптырып чыкты. Авыл урамнары артта калып, алда такыр юл ачылгач, үкчәләрен уйнаклатып та, йөгән очларын һавада болгап та куалады Мансур.
Алда Кадермәт урамы пәйда булгач, Мансур йөгәнне кинәт уңга тартты. Алар, авыл урамнарын читләтеп, ялан кырдан чаптылар. Таныш йортның бәрәңге бакчасына җиткәч кенә Мансур, Акъялны туктатып, чирәмгә сикерде дә тыкрык буйлап таныш йортка таба томырылып чапты. Бу минутта, озын кара толымнарын уйнаклатып, чибәр кыз үзе дә егеткә каршы йөгерә иде инде.
Бер-берсенең кочагына кереп, яшьләр тын калдылар. Егетнең тузган чәчләреннән сыйпый-сыйпый, назлы тавыш белән кыз эндәште:
– Жүләрем син минем! Шулай көнләшергә ярыймы?
– Ачуланма, Резидәм.
– Синең киләсеңне белдем мин, иртән үк тәрәзәдән күз алмадым.
– Син үпкәләп ятмасын диеп, канатланып очтым.
– Акъял очты диген, ялганчым.
Яңа һушына килгәндәй, Мансур сәгатенә күз ташлады. Тел шартлатып, сызгырып баш чайкады.
– Егерме минутта китереп җиткергән мине Акъял. Вәт очып та куйган ичмаса.
– Әйтәм бит, син түгел, Акъял очкан.
– Аллаһ боерса, Сабантуйга әзерлим мин аны. Синең хакка беренчелекне алам, күрерсең.
– И, мактанчыгым, сиңамы соң?
– Торган урынымда җир йотсын, валлаһи.
– Алайса, тәвәккәллә, мактанчыгым. Тик көнләшмә генә.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com